Алмаз Гайфуллин: «Гитара белән дә халык җырларын башкарып була!»

Алмаз Гайфуллин: «Гитара белән дә халык җырларын башкарып була!»

Зур сәхнәдә әле күптән түгел генә балкый башлаган Алмаз Гайфуллин – Казан егете. Тамашачы күңелен «Берәүне бәхетле итегез» җыры белән яуларга да өлгерде ул. Алмазның тагын бер үзенчәлеге бар: ул җырларны гитара белән башкара.

– Алмаз, ә ни өчен нәкъ менә гитараны сайладың?

– Аның тарихы бик кызыклы. Кечкенәдән үк төрле җыр конкурсларында катнашып, җиңүләр яулагач, Туапседагы «Орленок» лагерена бару бәхетенә ирештем. Биредәге малайларның гитарада оста уйнауларына сокланып кайттым да, үземә бу уен коралын үзләштерәчәкмен дип сүз бирдем. Шуннан башланды инде. Өстәвенә, әтием дә яшьтән гитарада уйный.

– Үз гомереңдә гитараларың күп булдымы?

– Әйе. Берара иске гитараларны төзәтеп, кылларын алыштырып, хәтта башка фанера кисәкләре белән ялгап, уен коралларына икенче гомер өрә идем. Кызганыч, вакыт тар булу сәбәпле, хәзер бу эштән читләштем. Әмма юктан бар ясау – бик күңелле!

– Гитара белән халык җырларын башкарып буламы?

– Мин моң байлыгы ягыннан баян һәм гармунны бик яратам. Әмма гитара да алардан калышмый. Әлбәттә, аның белән дә халык җырларын җырларга мөмкин. Әлегә бу өлкәдә үземне сыныйм гына.

– Әле Уфада узган «Туган тел» халыкара телевизион фестиваленнән кайтып кына төшкәнсең икән. Уңышлар ничек соң?

– «Яшь башкаручы» номинациясендә лауреат исеменә лаек булдым. Бирегә илебезнең төрле төбәкләреннән күпсанлы моң сөючеләр җыелган иде. Аларның талантына чын күңелдән сокланып кайттым.

– Җиңүең белән котлыйм! Мондый фестивальләрдә еш катнашырга туры киләме?

– Мин кечкенәдән үк «Ватан», «Казан сандугачы», «Яшь йолдыз» конкурсларында җырлап йөрдем. «Татар моңы-2009»да исә «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә лауреат булдым. Әлбәттә, мондый ярышларда җиңүләр киләчәккә стимул булып тора, иҗатка илһам бирә. Ә өчен аннан да кадерле нәрсә юк.

– Алмаз, җыр дөньясына ничек килеп эләктең?

– Сәнгатьтән ерак булсалар да, әтием дә, әнием дә җырлый. Моң миңа алардан күчкәндер. 4-5 яшьтә үк Буа поезды белән авылга, Апас якларына кайткан чакта, купедагы бөтен халыкны шаккаттырып, концерт куя идем. Алкышлар урынына конфет, ул вакытларда сирәк очраучы сагыз белән тулы кесәләремне кыштырдатып, авылга кайтып төшә идем. Мәктәпкә укырга кергәч, А.Алиш исемендәге яшьләр иҗат үзәгенә йөрдем. Аннан Балалар иҗат үзәгендә Марина Федаевна Понамаревадан вокал дәресләре алдым. Мәктәпне тәмамлагач, мине Әүхәдиев исемендәге Казан училищесы да кабул итеп алды. Әмма үсә төшеп, тирә-яктагы гаделсезлекләрне күрә башлагач, юрист булу теләге уянды, Казан эшмәкәрлек һәм хокук институтына укырга кердем.

– Димәк, белемең буенча син юрист та әле. Бер-берсеннән ерак булган бу ике өлкәне янәшә алып бару кыен түгелме соң?

– Хокук институтына кергән генә вакытларда, музыка көллиятенең җырлы-моңлы стеналарын сагына идем. Әмма тора-бара ияләштем. Юрист артист булырга тиеш бит ул. Шуңа бу ике өлкә бер-берсенә комачауламый гына түгел, ә бәлки, киресенчә, ярдәм дә итә әле.

– Шулай да, кайсы күңелеңә якынрак?

– Күңелем белән җырчы мин.

– Җырларыңны сайлаганда, нәрсәләргә игътибар итәсең?

– Әлбәттә, иң беренче чиратта җыр күңелгә ятарга тиеш. Бу уңайдан Зөфәр Хәйретдиновка рәхмәтлемен. Ул мине тыңлап карап, җыр сайлаганда һәрчак ярдәм итә. Зөфәр абый кемгә нинди җыр туры килүен сизә торган кеше.

– Син иҗат итә торган стиль ничек атала?

– Мин җырларны баллада стилендә башкарам.

– Татар җырчылары арасыннан кемнәрдән үрнәк аласың?

– Кечкенәдән Таһир Якупов, Хәйдәр Бигичевны тыңлап үстем. Замандаш җырчыларыбыздан Зөфәр Хәйретдинов, Салават Фәтхетдинов, Венера Ганиева иҗатына хөрмәт белән карыйм.

– Киләчәктә үзеңне ниндирәк җырчы итеп күрәсең?

– Беләсезме, мин алдан ук планнар корып яшәргә яратмыйм. Әмма иҗатта шушы юнәлеш буенча эшчәнлегемне дәвам итеп, үз аудиториямне булдырырга телим. Бүген легендар Виктор Цойны тыңлыйм да җырларының әле дә актуаль булуына гаҗәпләнәм, сокланам. Дистә еллардан соң да яратып тыңланачак җырлар башкарасым килә.

– Амин, Алмаз, теләгеңә ирешергә язсын! Ихлас әңгәмәң өчен рәхмәт!

Әңгәмәдәш – Ләйсән ИСХАКОВА,

КФУ студенты.


Алмаз Гайфуллин: «Гитара белән дә халык җырларын башкарып була!», 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии