Алмаз Хәкимовка ачык хат

Алмаз Хәкимовка ачык хат
Газетабызда басылган «Пластик коммунизм бурычы» (2011, 19 октябрь) һәм «Пластик коммунизм бурычы – 2» (2011, 9 ноябрь) язмаларының эчтәлеген, бәлки, әле дә хәтерлисездер. Анда без Азнакайдагы пластик тәрәзәләр ясаучы «» оешмасында эшләп, хезмәт хакы ала алмый калган эшчеләр, шуларның берсе – Алмаз Галимовның асылынып үлүе, оешмага кредит алганда булган баш хисапчының җитәкчесе тарафыннан алданып, банк алдында берничә миллион сум бурычлы калуы һәм башкалар турында язган идек. «Пластик коммунизм бурычы – 3» (2011, 21 декабрь) язмасында исә, «АзСтрой» оешмасы җитәкчесе Алмаз Хәкимовның үзе белән күрешеп, бу вакыйгаларга карата аның карашын язып чыктык. Җитәкче кеше намуссыз хезмәткәрләренең караклыгын, алдавын күрмәгән, ул гел заказлар артыннан «чапканда», аны уңлы-суллы талаганнар икән. Шулай ук хисапчы да үз эшен җиренә җиткереп башкармаган һәм, нәтиҗәдә, оешма гел чыгымга гына эшләгән, имеш. Шул рәвешле, оешмага алынган кредитларның хисапчы өстенә өелеп калуын да элеккеге җитәкче гадел күренеш дип кабул итә булса кирәк. Бу язмалар интернет сәхифәбездә дә шау-шу тудырды. Теманы дәвам итүче кайтаваз хатларын да, инде формалашкан гадәткә тугры калып, «Тыелган тема» сәхифәсенә урнаштырырга булдык.

Алмаз Хәкимовка ачык хат

Алмаз, мин Алмаз Галимовның әнисе Тәнзилә апаң булам. Шәт, син мине хәтерлисеңдер. «Безнең гәҗит»тә чыккан «Пластик коммунизм бурычы – 3» дигән мәкаләне укыгач, бераз вакытка телсез калдым. Беләсең бит, улым инженер-программист булып эшләгән җиреннән сиңа эшкә килде. Биржада тору аңа кирәк идеме? Суд та моны раслады. Бу хакта биржадан белешмә дә бирделәр. Син һаман бу ялганыңнан арына алмыйсыңмы? Ике балам да синдә эшләде. Аларның сиңа ишәк урынына җигелгәннәрен бик ачык беләсең. Эшчеләрең Мәскәүгә барып, кайтырга акчалары булмаганда, әҗәткә алып, бригадаңа үзем акча салдым. Ул хурлыкны да балалар «йотты». Мәскәүдә нинди шартларда эшләгәннәрен исеңә төшерәсең килсә, кил, видеосын күрсәтермен. Мәскәүдәге объектларыгызның сызымнарына кадәр миндә саклана. Улым кайтып керер дә, кирәк булыр кебек.

Көненә 300 сум командировочный түләдем, дисең. Айлар буе хезмәт хакы алмаган эшчеләреңнең, ул акчаны гаиләсенә калдырып китәргә мәҗбүр булуы турында берәр тапкыр уйлап карамадыңмы? Әтиләре Мәскәүдән кайта, дип сөенеп йөргән балаларның, бомж кебек яшәп, карар кыяфәтсез калган әтиләрен күргәч, ничек нәүмизләнгәнен күрдеңме? Эшчеләреңнең күбесе гаиләле иде бит. Вакытың юк иде шул. Хатының ул вакытта маникюрны да Яр Чаллыга гына барып ясата иде. Син атналар буе югалып торганда да, эшчеләрең эшеңне туктатмады. Алга таба бар да яхшырачагына, синең буш сүзеңә ышанды. Ышанмаска, син бит оста сөйли беләсең. Китсәләр, бөтенләй акчасыз каласын да аңлый иде алар. Хәер, синең капкорсагың тулмады. Барыбер түләмәдең.

Алмаз югалган көн хәтереңдәме? Син аны эшкә алырга дип килдең. Ана йөрәгем аның бу дөньяда юклыгын сизә иде инде. Шул минутта чыраеңны гына умырасым, бу гайбәтләреңне ишетмәс өчен, буып үтерәсем калган. Түздем. «Алмазны эзләү өчен, барысын да мин аякка бастырдым», – дигәнсең. Син капка төбемә килгәндә, балаларым төнге 12дән бирле тирә-юньне айкый иде инде. Хәтта Алмазның эте дә синнән тугрырак булып чыкты. Хуҗасын ташламыйча төне буе саклаган.

Изображение удалено.

Аннан узган көнне генә улымнан бу эшен ташлавын, синнән китүен сораган идем. Шул чакта улым Алмаз: «Аңа хәзер бик авыр. Ташлап китсәм, моннан соң мин кем булам?» – диде. Дөрес, Алмазны җирләштең. Тик син барысын да куркудан гына эшләдең. Шул вакытта ук җавап юлында йөрүдән курыктың. Минем авыр хәлдә булуымнан файдаланып, син балама тагын бер гайбәт тагып, полициядә дә шул көнне үк ялган сөйләгәнсең. Имеш, ул алдан ук үз-үзенә кул салам дип йөргән.

Алмазны җирләгән көнне ике сабые, балалар бакчасыннан кайткач, кулларындагы әфлисуннарын бүлеп, яртысын әтиләренә дип алып куйды. Шул минутта ничек аңымны җуймый калганмындыр.

Хәтереңдә булса, Алмазның гәүдәсен зиратка кадәр кечкенә эте озата барды. Хуҗасын ярата иде шул. Зиратта, Алмазның аяк очында, аның кабердән кире чыгуын көтеп утыра торгач, кыш уртасында үлеп китте.

Ул теплицаң белән балалар күпме интекте? Кышкы суыкта утырткан әйберләрең катмасын дип, күпме урман кистеләр?! 40 тонна суганыңны утырткан күпме хатын-кыз бер тиенсез калды? Ә син кайда идең? Эшчеләрең акча сорап Айратка янаганда, кайда идең? Атаң белән анаңның итәк астында качып яттыңмы?

Киленем Галиямә рәхмәт. «Әни бергә торыйк», – диде. Балалар хакына үзен саклый алды. Галиягә Алмаз хакын бирдем, дисең. Ул акчалар – өч баланың ашый алмыйча калган ризыгы, кия алмыйча калган киеме, уйный алмыйча калган уенчыгы! Нишләп судка килеп, үзеңнең гөнаһсыз икәнеңне дәлилләмәдең? Нишләп суд карары бүген дә приставларда ята?

Айратка ярдәм иттем дип, үзеңне дә, кешеләрне дә алдама. Әллә бушка берәр әйбер бирдеңме? Әллә балаларымның Мәскәүдә интеккәннәре өчен берәр тиен түләдеңме? Эшчеләреңә пычрак атма! Синнән алданганнар арасында үз туганнарың да бар бит.

Авыл урамы тар ул. Бер булмаса, бер кайтырсың! Кайтмый чараң юк. Ике бабаң кабере монда! Фәндәс бабаңны соңгы юлга үзем озатышкан идем. Очрашырга туры килсә, күземә ничек карарсың икән? «Яшисем килмәгән вакытларым булды», – дигәнсең. Рәхәткә чыдый алмаган идеңме? Алмазымнан истәлеккә калган бер әйберем бар. Сер итеп кенә әйтимме? Ул асылынган бауның калган яртысы! Кирәкме? Бирәм. Син әйтмешли, ярдәм итеп, бушка.

Нәселегез белән, хәбәрчегә кем акча түләде икән, дип баш ватмагыз. Акча түләп эшләнгән эшләр түгел бу – җан авазы! Чуан бит ул тула да бер тишелә. Тишелер чагы җиткәндер. Үзәге шулай авырттырып чыга инде аның.

Тәнзилә апаң ГАЛИМОВА.

Качкын кредитын түли

Хөрмәтле «Безнең гәҗит» хезмәткәрләре! Сез, бәлки, Сәкинә апа көрәшүдән арыды дип уйлыйсыздыр. Юк, ул арымаган иде. Бары тик йөрәге һәм нервлары гына түзә алмады. Аны Актүбәдәге психиатрия больницасының невроз бүлегенә илтеп салдылар.

Татарның «Юньсезгә тарыма – тарыгач арыма», дигән сүзе дөрес икән. Хәкимовлар, аны шушы көнгә калдырып, ул хәзер 4 мең сум пенсиягә яшәп ята иде. Нигә 4 кенә дип аптырамагыз. 45 ел буе эшләп алынган пенсиянең яртысын Хәкимов кредитына тотып калалар, әле житмәсә, мыскыл итеп: «Өеңне, машинаңны сатып түлә», дип «сәлам» хатлары жибәрәләр. Әгәр ул банда берәр мәртәбә судка килсә яки башкача элемтәгә керсә, Сәкинә апа алар белән аңлашыр да иде. Хәкимов үзен бик «чиста» һәм «дини» итеп калдыргач, ничек Сәкинә апа өстенә ялган гаеп ташларга, гайбәт сөйләргә булдыра икән? Хәкимовның нинди кеше икәнен белмәүчеләр, бәлки, чынлап та, бу хисапчы рәхәтләнеп урлаган дип уйлыйдыр.

Аз гына ачыклык кертеп, бу хәлне белмәүчеләр өчен аңлатып үтәсем килә. Сәкинә апа ире Миннәхмәт абый белән 45 ел тормыш итә. Ике бала тәрбияләп үстереп, зур тормыш юлына аяк бастырдылар. Хәзер 7 оныклары өчен шатланып, балалары хөрмәтен тоеп, тыныч кына яшисе урынга, Хәкимовның кредитын түләп, аннан янау сүзләре ишетеп яшиләр. Аларның 2 катлы коттедж түгел, уртача гына төзелгән бер катлы йортлары бар. Алар аны 15 ел буе төзеде, ахырдан, тәмамлап булмый икән дип, Миннәхмәт абыйның, көн-төнен руль артында үткәреп, УАЗда эшләп алган 100 квадрат метрлы фатирын сатып, төзеп бетерделәр. Шуннан калган акчаны, кыса-кыса, машина да алдылар. Бу 2007 елның апрелендә булды. «АзСтрой» ныклап эшләп китмәгән дә вакыт иде. Алар икесе дә пенсиягә чыктык дип өйдә ятмады, эшләп, гараж түбәсен яптылар. Сәкинә апа – кешенең бер тиененә дә тимәүче намуслы кеше! Алмаз Хәкимов та аның янына шуны белеп барган. Ул «АзСтрой»га инде эшләгән урынын калдырып китте бит…

Әгәр Хәкимов, Сәкинә апаның кем икәнен белмәсә, Багиҗә әбисеннән сорар иде. Ул аның кем кызы, нинди нәселдән икәнен бик яхшы белә.

Алар 9 бала үскән. Сәкинә апа – сигезенче игезәк сыңары. Аларны белүчеләр гаиләләренең тырышлыгын, туган җанлы булулары турында сокланып сөйли. «АзСтрой»да эшли башлагач кына каракка әйләнә алмый бит инде ул. Бөтен кеше дә, Хәкимов кебек, 3 ел эчендә 20 миллион туздыра алмый. Ул гына да түгел, аның үз нәфесенә баш була алмавына хәзер кемнәрдер гаепле дә булып кала. Аның кредитларын да хәзер пенсионер түләп бара. Хәкимов хәбәрчегә: «Зарипов эшли башлагач, караклар кереп 400 мең сумлык әйбер урлады», – ди. Белмәгән кеше ышанырга да мөмкин. Дөрестән дә, 100 мең сумлык әйбер урланган, ләкин 400 мең түгел! Икенчедән, Зарипов ул вакытта «АзСтрой»да эшләми дә иде. Бу хакта яза башлагач, аларның коттеджларын да әйтим инде. Ул йорт зур түгел: мәйданы 60 квадрат метр бар микән?! Йортны ничек салганнарын күрше-тирә күреп торды. Мал асрап саттылар. Зариповның энесе йортның диварын өйде, түбәсен япты, эчке эшләрен башкарырга кияве ярдәм итте. Алар икесе дә төзүче. Анда хәзер дә төзү эшләре бара, өйалды ясарга дип, нигез салдылар. Хәкимов исә, кеше хакы кергән йортын башкаларга сиздерми генә сатып, ул акчаларны да кесәсенә салып куйды.

Зарипов аның бу сүзләрен гайбәт итеп судка бирергә уйлаган иде дә, уеннан кире кайтты. Хәкимов шулай бик «пакь һәм йомшак» булгач, нигә соң аларны судка бирми? Азнакай тулы кредиторларыннан нигә качып йөри? Нишләп аның кредитын пенсионер түли? Җитмәсә, туганнары артыннан: «Заткнись, не то хуже будет!» дип янап ята.

Алмазны нинди язмыш көтәдер, билгесез. Аның ике баласын, хатынын ташлап, каядыр Казан ягында качып йөрүе озакка барырмы? Ул балалары яшәгән йортны саткач, акчасын үз кесәсенә салып куйгач, аларның киләчәге ничек булыр – болар бар да караңгы. Кинодагы юньсез бандаларны күреп, юк, арттыралар дип, кино куючыларны гаепләп утыра идек – чын тормышта күрдек. Хәерле булсын инде…

Алмаз, бәлки, кайтып, Сәкинә апа белән күрешеп анлашырсың?! Алар бит Азнакайның бер читендә генә торалар. Башка кредиторларыңа хәбәр итмәс иде, аңлашыр идегез. Бәлки, ул да шуннан соң «заткнулась бы». Аның ак чәчләрен күреп, намус дигән әйбер уянмас микән?

P.S. Шушы хатны язам әле дигәч, Сәкинә апа тагын бер кат Багиҗә апага үзенең бер гаебе юклыгын язуны гына сорады. Ул, аның янына барып, бер тапкыр хәлне аңлатып биргән иде. Бер авылда туып-үсеп, гомергә дус-тату күршеләр булып яшәп, юньсез онык аркасында шундый анлашылмаучанлык килеп чыгу бик аяныч. Багиҗә апага Ходай сабырлык бирсен. Сәкинә апаның оныклары, сөбханалла, берсе диңгез флотында хезмәт итеп кайтты, инде КФУга укырга керде. Икенчесе, вакытында хезмәт итәм дип, 2 курстан хәрби хезмәткә китте. Институтка 17 яше тулганчы ук кергән иде. Калган биш онык та институтта, мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укый. Ходай аларны сәламәтлектән аермасын, киләчәктә чын кешеләр булырлар дигән өметтә калабыз. Юлларына «Хәкимовлар» гына очрый күрмәсен, шул чакта бар да яхшы булыр.

Айгөл.

Алмаз Хәкимовка ачык хат, 4.8 out of 5 based on 5 ratings

Комментарии