Минзәлә халкы да дуңгыз фермасы төзелешенә каршы

Минзәлә халкы да дуңгыз фермасы төзелешенә каршы

Күптән түгел Минзәлә районы газетасы, «Камский бекон» ширкәте 2017нче елның апреленнән дуңгыз үрчетү үзәге объектлары, ә 2018нче елдан дуңгыз комплексы төзи башларга ниятли, дип язып чыкты. Озак та үтми интернетта Минзәлә районы, Коноваловка авылы янында дуңгыз үрчетү комплексы төзелешенә каршы петиция барлыкка килде. «Азатлык» аның авторы Руслан Алтынбаев белән сөйләште.

– Руслан, дуңгыз фермасын төзүгә каршы чыгуыгызның сәбәпләре нидә?

– Чаллыга йөреп эшләүчеләр якындагы Сосновоборск авылы яныннан узганда, андагы дуңгыз фермасыннан бик каты сасы ис килүен яхшы белә. Хәтта без аннан 31 чакрым ераклыкта урнашсак та, сасы исе кайвакыт безнең авылга да килеп җитә. Монда салыначак фермада 11 мең дуңгыз булачак, диләр. Алардан килгән яман искә тончыгачакбыз.

Халык бу төзелешкә каршы. Мөселманнар дуңгыз белән бәйле бар нәрсәне дини яктан якын китермәскә тырышса, урыслар экология белән бәйли. Минзәлә яклары саф һавалы, чиста табигатьле булып санала, шуңа бу якларга Чаллы, Түбән Камадан күченеп кайтучылар да күп. Бума чире (астма) белән чирләүчеләр дә, саф һава булганлыктан, бу якларны сайлый. Монда бит төрле яклардан халык кайтып, балык тота, җәен ауга чыгалар. Дуңгыз фермасы булса, моңа нокта куелырга мөмкин. Дуңгыз тизәкләрен кая куячаклары да билгеле түгел бит.

Коноваловка авылы янында җыелыш оештырганнар, анда шушы авыл халкы гына катнашкан, дип беләм. Тирә-яктагы башка авыл халкына әйтүче дә, алар фикере белән кызыксынучы да булмаган. Минзәлә шәһәре 9 чакрым ераклыкта гына урнашкан булса да, каладагы халык берни белми. Район сайтларына яза торгач кына, халык укып, канәгатьсезлеген белдерә башлады, безне ишетсеннәр өчен петиция язарга булдым. Барысын да бездән башка гына хәл иткәннәр. Без моны Конституция бозылуы дип исәплибез.

– Бәлки, район җитәкчелеге авыл халкын эш белән тәэмин итүне күздә тотып бу адымга баргандыр. Авылда эш урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсе ничек тора?

– Һәр җитәкче: «Сез эш урыны сорыйсыз, менә бу комплекс төзелсә, 200 кеше өчен хезмәт урыны булыр иде», – ди. Ләкин аннан килгән зыянны, чирләрне уйлаганда, 200 эш урыны дип куанып утыру урынлы түгел. Эшләгән акчалар даруларга гына китеп бетәчәк.

Минзәләдә эш урыннары булдыру өчен башка мөмкинлекләр дә бар бит. Мисал өчен, өй җиһазлары ширкәте 55 кешелек эш оештырмакчы иде һәм 120 кешелек тагын бер җитештерү булдыруны күздә тотты. Ягъни эш урыннары белән тәэмин итәм дигән кешегә төрлесен уйлап була. Дуңгыз фермасына гына терәлеп калмаган.

– Тукай районы, Калмаш авылында да дуңгыз үрчетү комплексы төземәкчеләр иде, халык каршы чыккач, бу эш туктатылды. Ничек уйлыйсыз, сезгә колак салырлармы?

– Дуңгызчылыкка каршы булучылар саны 1200дән артты. Бу әле интернет кулланучыларның имзалары гына. Моннан тыш Минзәләдә, авылларда кәгазьгә дә имза җыю дәвам итә.

Өметсез шайтан гына, ди. Җиңү проценты бик аз булса да – тырышабыз. Кемнеңдер бизнесы аркасында, эш урыннары булыр дип кенә яшәгән җиребезне пычратасы килми. Ул дуңгыз комплексын кеше азрак яшәгән урында да төзеп буладыр дип уйлыйм.

«Азатлык» Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова белән дә сөйләште.

– Район җитәкчелеге кешеләр баш тарткан пай җирләрен бер урынга җыеп, аны рәсмиләштерде дә «Камский бекон»га арендага бирде. Хәзер алар бу җирләрдә төзелеш башларга ниятли. Аларның әйтүенчә, проектлар әле барлык экспертизаларны да үтеп бетмәгән. Килештерү әле төгәлләнмәгән. Проектка соңгы ноктаны куйгач, төзи башлыйлар дип беләм.

– Халык фикере исәпкә алыначакмы? Халык бу эшне хупламый.

– Мин авыл җирлегендә җиде ел эшлим, мондагы хәерчелектән халык үзе дә гарык инде. Халык үзе каршы килми, кемнәрдер аларның башларын гына бутый. Якында гына Сосновоборск авылы бар һәм андагы кебек ис таралыр дип әйтәләр. «Камский бекон» вәкилләре әйтүенчә, аларның технологияләре яңа һәм бернинди дә ис булмаячак. Белмим дә инде…

– Мөселманнар, дуңгыз безгә хәрам, ди.

– Коноваловка авылында яшәүчеләрнең яртысы – татар, яртысы – урыс. Катнаш авыл булгач, хәрамлек мәсьәләсе чыкмый. Урыслар да, татарлар да дуңгыз асрап яши. Якындагы барлык авылларда урыслар тормыш итә. Чиркәү дә бар, мәчетендә дә гыйбадәт кылына.

«Камский бекон» кешеләре җыелышка килде. Халык сорау биргәч, алар: «Сосновоборск фермасын төзегән технология искерде, без башка ысул белән төзибез», – диделәр.

Монда акчасызлык, хәерчелек хөкем сөргәндә, хәтта кар чистартырга өч тиен акчаң булмаганда, нәрсәдер төзелеп, анда халык эшли алса, начар булмавы көн кебек ачык. Кайчандыр 1200 кеше яши торган бистәдә 1200 баш мөгезле эре терлек бар иде. Аннан да шул ук сасы ис килеп тора иде, әмма халык яшәде, эшләде һәм шушы исне иснәде. Мохтаҗлык булмагач та халык аны-моны әйтмәде. Хәзер ярык тагарак янында утырып, ниндидер шартлар куела.

Дуңгыз фермасы төзелеше социаль мәсьәләләрне хәл итәргә булышыр иде. Авылда юллар юк, мәктәп, балалар бакчасы ремонтланмаган. Проблемалар бик күп, шуңа да бу төзелешкә өмет белән дә карыйбыз. Гомумән, авыл җирлегенә килеп зарланучы булмады.

– Җыелыш барышында халык ни диде?

– Җыелыш була дигәч, Минзәләдән халык төялеп килде. Бу 2нче февральдә булды. Еллык хисап җыелышы иде. Алар «Камский бекон» ширкәте вәкиленнән, төзелеш проектын сайтка куйдыгызмы, дип сорады. Ширкәт вәкилләре: «Юк әле, эшләнә генә», – диде. Халык, танышу өчен сайтка куегыз, дип әйтте. 4нче февральдә район башлыгы уздырган җыелышка ширкәтнең экологлары килде. Алар комплексның ничек эшләячәген схемалап аңлатып күрсәтте.

– Коноваловкадан тыш, якын тирәдәге башка авылларның халкы фикерен белешү булдымы?

– Халыкның күпчелеге шушы Коноваловкада яши. Бер авылда 20гә якын кеше, алары да 90га җиткән әбиләр. Икенчесендә шулай ук берничә кеше генә яши. Моны бит инде өч ел сөйлибез. Башта ул тавык фермасы булырга тиеш иде. Ул да булмады.

2013нче елда бураннарда кар ерып, халыкка күрсәтеп, аңлатып йөрдек. Өч ел җыелыш саен сөйлибез, чөнки авылда кеше шәһәргә барып эшли. Автобусларга утырып заводка бара. Анда сәламәтлеккә күбрәк зыян киләдер әле. Авылда бит эш юк.

Аннары ул комплекс бит авылга терәлеп тормаячак. Басу кырыеннан авылга ике чакрым. Аның төзелеше әле тагын да ераграк. «Камский бекон» бит, Голландия методы белән төзибез, ди. Анда 5 миллион халык яши, алты миллион баш дуңгыз үстерәләр һәм бернинди ис тә юк, диләр. Минзәләдән килүчеләр: «Без Голландиягә ышанабыз, ә сезгә ышанмыйбыз», – дигәнрәк сүзләр әйтте инде анысы. Бу төзелешнең икътисади һәм экологик ягы бар. Кайсысы истә тотылыр – әйтә алмыйм.

«Азатлык» «Камский бекон» ширкәте җитәкчесе урынбасары Александр Самойловтан төзелешне кайчан башларга җыенулары белән кызыксынды. «Якын арада Минзәлә район газетасында төзелеш турында тулы мәгълүмат басылачак», – диде ул. Самойлов төзелешкә каршы имзалар җыю турында белмәвен әйтте. Ни өчен Коноваловка авылы сайлануы турында: «Бу – өч ел дәвам иткән тарих. Проект белән өч елдан артык шөгыльләнәбез инде», – диде.

Самойлов Тукай районы, Калмаш авылы белән булган вакыйгаларны истә тотып әйткән булса кирәк. Анда халык төзелешкә каршы күтәрелеп чыкты, бу төзелешкә каршы булган мәчет имамы Әхмәтбизан Борһановка карата, төзелешкә каршы митинг оештырган, дип, җинаять эше дә ачылды. Мөгаен, шуңадыр Минзәлә мәчетендә «Азатлык»ка әлләни күп сөйләргә теләмәделәр. «Шәһәр халкы имзалар җыя. Безнең сүз әйтүебез зур роль уйнамастыр. Әлбәттә, куанычлы күренеш түгел», – диделәр телефоннан. Әмма әлеге кеше исемен әйтергә теләмәде. «Мәчеттәге картлар» дип әйтерсез», – диде.

Минзәлә хакимияте төзелешкә каршы имза җыюдан хәбәрдар. Район советы идарәсе җитәкчесе Роза Салдаева «Мензелинск онлайн» дигән битне карап баруларын әйтте. Ул, күбрәк мәгълүмат алу өчен, Коноваловка авылы башлыгына мөрәҗәгать итәргә кушты.

Ландыш ХАРРАСОВА,

Римма ӘБДРӘШИТОВА

Рафис Кашапов төрмә больницасына салынган

Коми республикасында төрмәдә утыручы татар милләтпәрвәре Рафис Кашапов больницага салынган. Декабрьдә ул аңын югалтып егылган булган. Бу хакта «Азатлык»ка аның адвокаты Руслан Гарифуллин хәбәр итте.

«Кашапов миңа рәсми белдерү ясады: әгәр үлә калса, үлемендә ФСБ хезмәткәрләрен, Коми республикасының Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе (УФСИН), Коминың кануннар үтәлешен тикшерү прокуратурасын гаепләргә, диде», – ди Гарифуллин.

«2016нчы елның 12нче декабрендә кичке аштан соң, кан басымы кинәт төшеп, Кашапов аңын югалткан. Медицина ярдәме күрсәтелмәгән. Бары тик аның белән камерада утыручы тоткыннар ишеккә тибә-тибә тавыш куптаргач һәм, медицина ярдәме күрсәтелми торып, бу гамәлләрен туктатмаячагын әйткәч кенә, төрмә хезмәткәрләре Кашаповка укол ясаган. Шуннан соң ул аңына килгән. Камерадашлары аның гомерен саклап калган дип әйтергә була.

Кашаповка гына түгел, башкаларга карата да шундый мөнәсәбәт икән. 19нчы гыйнварда тоткыннарның берсе – Корбан Сәитов – үз-үзенә кул салмакчы булган. Бу төрмәдә җәзалау буларак тоткыннарны түзеп булмаслык салкын камераларга ябалар икән. Сәитов та шундый камерада тотылган. Күпләр мондый салкын камерада тотылуга протест йөзеннән кан тамырларын кисә. Шул ук вакытта үз-үзләренә кул салырга тырышулары турында тоткыннарның туганнарына хәбәр ителми», – ди Гарифуллин.

Аның сүзләренчә, Кашапов кан басымы чиреннән интексә дә, аңа медицина ярдәме күрсәтелмәгән. «Кан басымын ике атнага бер тапкыр гына, ягъни бик сирәк үлчиләр. Мин барганнан соң гына аңа йоклар алдыннан дару бирә башлаганнар», – ди адвокат Гарифуллин.

Хәзер Рафис Кашапов Ухта шәһәренең төрмә больницасында аерым камерада ята. Аның хатыны Нурзия ханым әйтүенчә, Кашаповта ашказаны җәрәхәте тапканнар.

Русиянең «Мемориал» кеше хокукларын яклау оешмасы Рафис Кашаповны сәяси тоткыннар исемлегенә керткән иде. «Азатлык» әлеге оешмага шалтыратып, Рафис Кашаповның бүгенге хәленнән хәбәрдармы, дип кызыксынды. «Безгә бу мәгълүмат килеп җитмәде, әйтүегез өчен рәхмәт. Димәк, без моны карап җиткермәгәнбез. Без, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенә (ФСИН) мөрәҗәгать итепме, моны игътибарсыз калдырмабыз. Кызганычка, ФСИН системасы нык торган, үзләренең гаепсез булуын белгән, канунсыз эзәрлекләнгән кешеләргә карата аеруча да рәхимсез. Аларны «сындырырга» тырыша. Бары җәмгыять алдында яңгырату һәм ниндидер рәсми вә кеше хокуклары оешмалары басымы гына кайсыдыр очракта ничектер ярдәм итәргә мөмкин, әмма тулаем системаны үзгәртеп булмый», – диде «Мемориал» үзәге шурасы әгъзасы Сергей Давидис.

Ландыш ХАРРАСОВА,

Алсу ӘХМӘТ

Мөфтилеккә гаризалар кабул итү тәмам

13нче февральдә Татарстан мөфтие һәм баш казый вазифаларына намзәтләрдән гаризалар кабул итү тәмамланды. Мөфтилеккә дәгъва кылучылар пленумда билгеле булачак.

«Азатлык» мөфтилеккә кемнәр дәгъва кылуын белергә теләп Татарстан мөфтиятенә дә шалтыратты. Мөфтиятнең сайлау штабы җитәкчесе Рафис Шаһвәлиев намзәтләр турында да, мөфти сайлауның ничек узачагын да, ачык яки яшерен тавыш бирү белән, бары тик пленумда җиткереләчәген белдерде. «Берничә көннән, 16нчы февральдә пленумда барысын да әйтәчәкбез», диде ул.

Шунысы кызык, быелгы сайлауда мөфти һәм баш казыйны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә кергән мөхтәсибәтләр тәкъдим итә. Татарстан мөфтиятенең рәсми сәхифәсендә хәзерге мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинны Казанның Совет районы мөхтәсибәте, шулай ук Югары Ослан, Яшел Үзән, Бөгелмә, Кукмара һәм Саба, Балтач, Әтнә, Арча һәм Теләче имамнары мөхтәсибәтләре тәкъдим итте дип язылган.

Казанның «Солтан» мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Бикчәнтәев Татарстанның баш казые вазифасына дәгъва кылачагын әйткән иде. «Гаризаларны тапшырдык. Мине Казанның Вахитов һәм Идел буе мөхтәсибәте тәкъдим итте. Менә хәзер шуннан гариза тапшырып кайттым гына әле», диде ул.

Ландыш ХАРРАСОВА

Комментарии