«Рубин» составында тагын үзгәрешләр

«Рубин» составында тагын үзгәрешләр

«Рубин» футбол командасы яңа уенчылар белән тулылана. Элегрәк «Краснодар» командасыннан Иван Игнатьевның Казанга күчүе хәбәр ителде. 21 яшьлек һөҗүмче Казан командасы белән 4 ел ярымга килешү төзеде. Ә «Рубин» аның өчен 7 млн. евро акча түләде. Әле югары дәрәҗәдә үзен күрсәтә алмаган футболчы өчен бу зур сумма. Инде трансфер башкарылганнан соң ук массакүләм мәглумат чараларында, Игнатьев Краснодардан тыелган матдәләр куллануы аркасында китте, дигән хәбәр дә таралды. Казанга яңа баш тренер итеп билгеләнгән Леонид Слуцкий исә, бу сафсатага ышанырга кирәкми, дип үз фикерен белдерде. Дөрес хәбәрме юкмы икәнен Игнатьев Рубин өчен уйный башлагач беләчәкбез. Иван Игнатьевның агенты Алан Агузаров футболчының кокаин куллану турындагы хәбәрен «Чемпионат» порталына болай шәрехләгән: «Без барыбыз да мондый гайбәтләрнең каян чыгуын яхшы аңлыйбыз. Бу эш белән шөгыльләнүчеләрнең намусында булсын. Миңа бу кешеләр кызык түгел, без исә Ваня белән бу сүзләрдән көлдек. Без «Рубин»га күчүебезгә шат. Бүген «Рубин»да барган бар нәрсә – профессиональ дәрәҗәдә, бик тә кызыклы. Клубка күп файда китерергә тырышасы килә. Ваня моны эшләячәк», – дигән футболчы агенты. Ә бу сезонда Казан клубына аңа турнир баскычында өскәрәк күтәрелү бурычын башкарганда тагын бер яңа уенчы – Түбән Каманың «Нефтехимик» командасыннан күчкән Денис Макаров булышырга тиеш. Әлеге уенчының да Казанга күчүе сәер тарихлы булды. Перспективалы футболчы белән тотрыклы рәвештә Европа кубокларында уйнаучы ЦСКА кызыксына иде, тик Макаров трансферында төп рольне «Рубин» һәм «Нефтехимик»ны финаслаучы ТАИФ уйнады. Футболчылар сатып алганда берничә тапкыр «пешкән» «Рубин» ярымсакчы белән кызыксынганда аның сәламәтлеген төптән тикшерде һәм беренчел медицина күзәтүе футболчы сәламәтлегендә тайпылышлар ачыклаган, ә инде кабат тикшерү уздыргач аның белән бар да әйбәт булуы билгеләнә. Бүген ФНЛда 5нче баскычта баручы «Нефтехимик» уңышында Макаровның лидер булып команданы үз артыннан тартуы бәхәссез, тик Премьер-лига белән икенче лига нык аерыла, шуңа күрә бу футболчының да «Рубин»га нинди уңыш китерү-китермәвен әйтүе әлегә авыр. Шул ук вакытта Татарстанның төп футбол клубына тагын бер «опорник» килергә мөмкин. Ул моңа кадәр Мәскәү «Локомотив»ында уйнаган Дмитрий Тарасов. Русия җыелма командасы өчен дә дистәгә якын уен уздырган футболчының тәҗрибәсе Казанның чагыштырмача яшь командасына куелган бурычны үтәргә булышырга тиеш. Ләкин бу футболчы очрагында да бер «ләкин» бар. Тимерюлчылар җәрәхәтләнеп уен кырына озак вакыт чыкмаган футболчы белән килешүне озайтырга теләмәде. Бай клуб Тарасовтан юкка гына баш тарттымы икән дигән сорау туа. Дөрес, әлегә «Рубин»да да аңа килешү тәкъдим итүче кеше юк, ул команда белән Төркиядә узачак беренче җыеннарга китте, ә инде аның ни дәрәҗәдә әзерлеген шул җыеннардан соң ачыклап, килешү төзү-төземәү мәсьәләсен хәл итәчәкләр. Казанлылар составыннан инде китүчеләр дә бар. 32 яшьлек сакчы Виталий Денисов белән дә яклар килешүе буенча контракт өзелде. Денисов «Рубин» га 2019нчы елның июнендә килде. Гомумән алганда, ул команда өчен тугыз уен уздырды. Исландия һөҗүмчесе Видар Кьяртанссон шулай ук клубтан китә. «Рубин» һәм «Ростов» аренда срогын вакытыннан алда туктату турында килештеләр. Кьяртанссон барлык турнирларда казанлылар өчен 17 матч уйнады, аларда бер гол һәм бер нәтиҗәле пас бирде. Казан клубындагы зур үзгәрешләр яңа уңышлар алып килер дип ышанып калыйк.

Руслан ХӘСӘНОВ

«Рубин» составында тагын үзгәрешләр, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии