БЕР ТАВЫШ ӨЧЕН – 152 СУМ

БЕР ТАВЫШ ӨЧЕН – 152 СУМ

Дәүләт Думасы парламент фиркаләрен финанслауны 38 процентка арттырды. Халык ышанычлылары яулаган һәр тавыш өчен партияләр 110 сум урынына 152 сум алачак. Парламент фиркасе булып соңгы сайлауларда 3 проценттан күбрәк тавыш җыйган сәяси көчләр санала.

ТАСС

РУСИЯ ДЕСАНТЧЫЛАРЫН КӨТӘЛӘР

Хәрби-десант көчләренең 1 меңгә якын вәкиле киләсе елда чит илләрдә хәрби өйрәнүләрдә катнашачак. Сүз, беренче чиратта, Әрмәнстан, Беларусь һәм Никарагуа турында бара. Үз чиратында, Русия дә чит ил армияләренең махсус хәрби отрядлары вәкилләрен кунакка көтә. Бу хакта Саклану министрлыгының мәгълүмат һәм массакүләм коммуникацияләр департаменты хәбәр итте.

«Реальное время»

МӘРХҮМ ПАТРИАРХНЫҢ 200 МИЛЛИОНЫ

Ел башында бөлгенлеккә төшкән «Внешпромбанк»та элеккеге патриарх Алексий Икенченең (Алексей Ридигерның) берничә саклык счёты табылган. 2009нчы елга анда 2,9 млн доллар, 9,4 млн сум һәм 9 мең евро, ягъни, хәзерге курс белән исәпләсәк, 200 млн сумга якын акча тупланган булган. Әлеге байлыкны мираска алу турында Мәскәүнең Арбитраж судына патриархның 81 яшьлек туганы Александра Смирнова мөрәҗәгать итте. Үзенең счётында сакланган долларларны да исәпкә алганда, «Внешпромбанк» карчыкка барлыгы 297,5 млн сум кайтарырга тиеш булачак.

«Медуза»

МАШИНАҢНЫ ДӨРЕС КУЙ!

«Ашыгыч ярдәм» бригадалары һәм янгын сүндерүчеләргә ишегалдында дөрес итеп куелмаган машиналарны бәрдереп китәргә рөхсәт бирмәкчеләр. Мондый тәкъдим хәзер Русиянең Иҗтимагый палатасында карала. Фикер алышуга депутатлар һәм шул зыянны капларга тиеш булачак иминият компанияләре вәкилләре дә чакырылган.

РИА « Новости»

Комментарии