Тыныч протестларга ясин чыктылар

Тыныч протестларга ясин чыктылар

Узган атнада Казан Кремле янында «кабер» барлыкка килде – тыныч протестларга «кабер». Берничә атна элек Дәүләт Советы каршында активист Дмитрий Егоров берьюлы 9 «кабер» куйдырган иде: гадел хөкемгә, ирекле сайлауга, ирекле җыенга, сүз ирегенә, бәйсез матбугатка, Татарстан Конституциясенә, Русия космонавтикасына, ирекле рәвештә эшмәкәрлек итүгә һәм чиста һавага. Дөрес, бу «зират» озак тормады үзе: «каберләр»не тиз арада юкка чыгардылар, активистны 7 тәүлеккә сак астына алдылар. Кремль янындагы «кабер» шул активистны яклап куелды да инде. «Идрисова (Казанның Вахитов районы суды хөкемдары. – Авт.), сез шушыңа (ягъни тыныч протестларның үлеменә. – Авт.) өметләнгән идегезме? Юк, сез үз гамәлегез белән гадел хөкемнең үлгәнлеген расладыгыз гына. Ә протест исән әле», – дип язылган иде «кабер ташы»на. Анысы да тиз арада юкка чыкты. Аңа карап, халыкның ризасызлыгы басылмас, билгеле.

Комментарии