Тукайга ХХI гасырдан хат

Тукайга ХХI гасырдан хат

«Килер бер көн, хәерчеләр йөрер төркем-төркем», – дигән бөек Тукай. Тукай абый, ул көннәр килде бугай. Син, даһи буларак, барысын да белгәнсең. «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» исемле мәкаләң «Фикер» газетасының 1906нчы елгы 17нче апрель санында басылган. 112 ел үткәч җавап бирәбез: татар халкы үлгән. Татарлар күп, әмма рухлары хәерче, милли горурлык юк, милли үзаң бик түбән.

6нчы октябрь – татар халкының иң зур бәйрәме, Татарстан дәүләтенең (ХХI гасырда татарларның дәүләте бар) Конституциясе көне. Бөтентатар иҗтимагый үзәге бу данлы вакыйга уңаеннан бәйрәм концерты оештырды. Казанда кимендә биш йөз мең (!) татар яши. Татарстан дәүләтенең иң әһәмиятле бәйрәменә ике йөз (!) татар килде. Бу концерт Татарстан башкаласында Конституция көненә багышланган бердәнбер чара булса да!

Конституция көне – рәсми дәүләт бәйрәме, ял көне. Әмма Татарстан Парламенты да, Татарстан хөкүмәте дә, шәһәр хакимияте дә бу көнне бернинди дә бәйрәм чаралары үткәрмәде.

Татарлар горурлана алалар: Татарстан дәүләте бар, аның Конституциясе бар, аның рәсми «кызыл көнле» бәйрәме бар, ә шул дәүләтнең Дәүләт Шурасы һәм хөкүмәте, шул дәүләтнең башкала мәҗлесе (Казанская гордума) аны танымый, күрмәмешкә салышалар! Бу вакыйга кешелек тарихында беренче тапкыр түгел микән? Хакимиятнең үз дәүләтеннән баш тартуы?

Булдырасыз, афәрин сезгә, мөхтәрәм Дәүләт Шурасы (Госсовет РТ) депутатлары, хөкүмәт (Кабмин РТ) әгъзалары, Казан мәҗлесе (Казгордума) депутатлары һәм Милли Шура (Бөтендөнья татар конгрессы)! Аеруча милләт өчен, дәүләт өчен җан атучы, ялкынлы йөрәкле Бөтендөнья татар яшьләре форумының җитәкчеләре! Бәйрәмгә килмәдегез, халыкны котламадыгыз – бик зур рәхмәт сезгә!

Тукай, Комиссариат урамында – Казан тимер юлларының башлыгы Макаровның бик матур йорты яныннан йөргәнең булгандыр. Хәзер бу йортта (Мәрҗани, 14) Язучылар берлеге урнашкан. ХХI гасырда шундый берлек бар. Казанда ике йөздән артык татар язучысы яши. Әмма бәйрәмдә өч (!) язучы чыгыш ясады. Калганнары килмәде. Чөнки бәйрәмдә татар теленең язмышы турында да сөйләделәр. Ә нигә кирәк ул татар язучыларына татар теле?

Тукай, хәтерлисеңдер, Гаяз Исхакый «200 елдан инкыйраз» дип язган иде. Менә бүген инкыйраз килеп җитте, әмма татар язучылары аны белми. Аларның Гаяз Исхакыйны укыганнары бар микән, шундый фикер дә туа.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит ЗӘКИЕВ

Комментарии