15нче октябрь – татар халкының Хәтер көне!

15нче октябрь – татар халкының Хәтер көне!

Буыннар алмашы һәр милләт өчен хәрәкәттә булган тарихның көзгесе булып тора. Һәр халык сынаулар аша уза: сөенечле көннәр кайгылы көннәр белән алмаша. Һәм без үзебезнең ата-бабаларыбыз турындагы хәтерне онытмаска, хөрмәтләргә тиеш.

Һәр халыкның үзенең тарихи, милли каһарманнары бар. Батырлыклары белән алар, тормышларын куркыныч астына куеп, милләтнең, туган җире һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклап чыкты. Аларның аяусыз көрәше безнең өчен, шулай ук алдагы буыннар өчен дә өлге булырга тиеш – милли хокуклар һәм халыкның иреген саклауда рухның ныклыгын күрсәтүче мисаллар бу.

Әйдәгез, үз халкының патриоты саналган һәм тарихта тирән эз калдырган кайбер шәхесләрне искә төшерик: Италиядә – Юрий Цезарь, индусларда – Махатма Ганди, кытайларда – Мао Цзэдун, фәләстиннарда – Ясир Арафат, Аргентинада – Че Гевара, инглизләрдә – Маргарет Тэтчер, французларда – Жанна Д’Арк, төрекләрдә – Мостафа Кемал Ататөрек, Көньяк Африкада – Нельсон Мандела, кубаларда – Фидель Кастро, кара тәнле американнарда – Мартин Лютер Кинг, башкортларда – Салават Юлаев. Ә без, татарлар өчен, шундый каһарманнарның берсе булып Кол Шәриф тора.

Кол Шәрифнең кем икәнлеген кыскача гына искәртим. 1552нче елның 15нче октябрендә Явыз Иван гаскәрләре Казанны штурмлап алганда, дәүләтче, мөселман имамы Кол Шәриф үзенең шәкертләре белән башкаланы саклау бурычын үз өстенә ала. Каһарманнарча сугышып, ул Кирмән үзәгендә шәһит киткән.

ХХ гасыр ахырында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев шул урында җәмигъ мәчетен төзергә чакырып, республиканың күп милләтле халкына мөрәҗәгать итте. Кыска гына вакыт эчендә Идел буе төбәгендә иң зур һәм мәртәбәле гыйбадәт йорты калкып чыкты. Бөек татар юлбашчысы хөрмәтенә аңа Кол Шәриф исеме бирелә. Мәчеттән яңгыраган азан намазга гына дәшми – ул күп кенә татарстанлыларның йөрәгендә ата-бабаларыбыз кылган батырлык турында истәлекләрне яңарта. Башкалабызга килгән журналистлар төрле чараларда, репортажларында татар халкының бөек мирасы турында бөтен дөньяга сөйли, Кол Шәриф мәчетен, Сөембикә манарасын телгә ала.

Һәр елны җәй башында Бөек Болгар шәһәренә бөтен дөньядан 40тан алып 60 меңгә кадәр кеше килә. Идел буе төбәгенең әлеге яңартылган мәдәни һәм тарихи үзәге – борынгы бабаларыбыз киләчәк буыннарга калдырган кадерле ядкәр. Әйе, әгәр дә чынлап торып теләсәк, «Без булдырабыз!» шул.

Әгәр дә Сез бабаларыгыз хәтерен олыларга һәм алар рухына дога кылырга теләсәгез;

Әгәр дә татар халкын сөйсәгез;

Әгәр дә милләтнең тарихы турында күбрәк белергә теләсәгез;

Кол Шәриф мәчетен, Сөембикә манарасын, Казан Кирмәнен күрергә теләсәгез –

Татарстан башкаласына рәхим итегез!

Мин шулай ук чакырам:

1) Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының Хәтер көне турында чыгыш ясар өчен БТИҮ, «Азатлык» татар яшьләре берлеге, «Иттифак» фиркасе, «Милли Мәҗлес», «Аксакаллар шурасы», «Алтын Урда» фронты, «Мөслимә» Бөтенрусия хатын-кызлар оешмасы кебек оешмалар җитәкчеләре һәм активистларына сүз бирергә:

2) Предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр һәм шәхси затларны Хәтер көненә багышланган шигарьләр, транспарантлар, значоклар, сувенирлар, открыткалар ясатырга акчалата ярдәм күрсәтергә;

3) Русиянең төбәк башлыклары һәм шәһәр мэрларын Казанга әлеге тарихи-мәдәни чарада катнашырга теләк белдергән милләттәшләребезгә ярдәм итәргә (исегезгә төшерәм: Татарстан Республикасы ел саен Мәскәү казнасына салым керемнәренең 80 процентын, ягъни 700 миллиардтан артык сумны күчереп бара. Бу саннар Казанга экскурсиягә барырга теләгәннәргә булышырга этәрер, дип уйлыйм);

4) Өлкә һәм республика мөфтиләре, имам-хәзрәтләрне үз өммәтеннән мөселманнарны Казандагы Хәтер көненә баруны оештырырга;

5) Русиянең татар һәм башкортлар яшәгән барлык субъектларында, шулай ук БДБ илләрендә 15нче октябрь көнне белем бирү һәм мәдәният йортларында тарихчылар катнашында җыелышлар үткәрергә;

6) Татарстанның мәгариф һәм фән министрын мәктәп-гимназия директорларына Хәтер көненә аерым игътибар бирүне йөкләргә;

7) Әлеге чакыруны шулай ук якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче татар-башкорт җәмгыятьләренә, шулай ук Идел буе – Урал якларындагы чуаш, урыс, удмурт, мари, татар, башкорт, мордва иҗтимагый оешмаларына җибәрергә

Барлык ватандашларыма, Идел буе – Урал халыклары вәкилләренә Хәтер көнен иң югары дәрәҗәдә үткәрергә теләп калам.

P.S.Күптән түгел Татарстан башкаласына Русия патриархы Кирилл килеп китте. Ул көнне Казан үзәге Тәре йөреше өчен православларга бирелгән булган. Чарада меңгә якын кеше катнашканын хәбәр иттеләр. Тәре йөреше Республика Хөкүмәте ярдәмендә, Президент Рөстәм Миңнеханов күзәтүендә узды.

2016нчы елның 15нче октябре – Татар халкының Хәтер көне дә шулай ук Хөкүмәт, Татарстан Президенты ярдәме белән һәм шундый ук югары дәрәҗәдә узачак, дип өмет баглыйм.

Ихтирам белән,

Рафис КАШАПОВ,

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе,

Коми Республикасы, Микунь шәһәре,

31нче төзәтү колониясе

Комментарии