Милләт турында уйланулар

Милләт турында уйланулар

«Безнең гәҗит»тә (9 ноябрь, 2016 ел) «Аzatliq radiosi»ннан күчереп басылган тарихчы галим Индус Таһировның «1917нче елгы Октябрь фетнәсенең татар тарихында урыны» дигән мәкалә буенча язылган мәкаләләрнең дәвамы

Дәүләт чикләре дөньякүләм бик четерекле мәсьәлә. Аны беркайчан да ике як та канәгать калырлык итеп хәл итеп булмый. Илләр, милләтләр турында сөйләп тә торасы юк. Ир белән хатын аерылышканда да эшләр кайчак үтерешкә барып җитә. Күп сугышларның сәбәбе – шул чик мәсьәләсе. Мондый мисаллар меңләгән. Менә мәкаләдә, Сталин аркасында Татарстан «киселгән итеп, бүгенге чикләрдә генә» оештырыла, дигән фикер алга сөрелә. Беренчедән, авторларның нинди чикләргә дәгъва кылуы әйтелмәгән. Бу мөмкин дә түгел. Кем дә булса чикләрне киңәйтеп күрсәтә икән, аны экстремизмда гаепләү бик җиңел булачак. Моны күпләр аңлыйдыр. «Султангалиевщина»ның нәрсә икәнен тарихчылар яхшы белә. Тарих кабатланып тора. Шуңа күрә буш сүз сөйләүдә мәгънә юк.

Икенчедән, бу әйберләрне «тели-теләми»гә генә әйләндереп калу һич тә дөрес түгел. Өстә күренгәнчә, декретта: «Чикләрне ахыргача билгеләү бу Республика Советларының Оештыру съездына бирелә», диелгән. Сталинның төрле өлкәләрнең конкрет чикләре белән шөгыльләнергә вакыты да, информациясе дә булмаган дип уйлыйм. Бу мәсьәлә күп очракларда урыннарда хәл ителгән. Безнең авыл белән янәшәдә генә мари авылы Сәрдәял урнашкан. Әтинең сөйләве буенча, ул авыл кайчандыр Татарстан составында булган. Ләкин үз вакытында алар җыен уздырып, Калининга (әти сүзләре) мөрәҗәгать итәләр. Нәтиҗәдә аларны Мари республикасына күчерәләр. Шул ук вакытта кайбер татар авыллары шул ук юл белән Татарстанга күчәләр. Алда күренгәнчә, Ленинга башта татарлар керә, республика сорап, алар артыннан башкортлар килеп җитә, без каршы, дип. Бу башка милли республикалар белән дә шулай ук була. Мәсәлән 1922нче елда грузиннар СССРга Кавказ арты Федерациясе составында түгел, ә турыдан-туры керергә телиләр. Бәхәс шул кадәр кыза, Кавказ арты райкомы секретаре Серго Орджоникидзе Грузия компартиясе секретарен сугып та ега. Зур тавыш куба. Шушыннан туепмы, үзенең 1936нчы елда СССР Конституциясен кабул иткәндәге чыгышында Сталин: «СССРда край һәм өлкәләрне бик тырышып бүлгәләргә теләүчеләр бар. Алар моның белән эштә буталчыклар тудыра. Конституция проекты мондыйларга йөгән булдыра. Бу бик яхшы», – ди.

Сталин да адәм баласы. Грузин буларак, ул 1936нчы елда аерым Абхаз Совет Социалистик Республикасын Грузия составындагы АССР итеп калдыра. Моның ни белән беткәнен, күпме кан коелганын күпләр яхшы беләләрдер, дип уйлыйм. Менә моны инде Сталин гаебе дияргә була. Абхазларның аңа үпкәләре нигезле.

Яңадан кайтып Индус абыйның сүзләрен китерәм: «Татарларны, башкортларны, казахларны, гомумән алганда, төрки халыкларны бүлгәләп, бергәләшеп яшәмәсеннәр дип, барысын да эшли». Ярар, татар-башкорт мөнәсәбәтләрен бераз ачыкладык кебек. Ә кем әйтте әле, казахлар татар белән бер илдә (билгеле инде, ул илнең исеме «татар» сүзеннән башланырга тиеш) яшәргә телиләр, дип. Кайда моның дәлилләре? Ә менә «Сталин булмаса, татар белән бергә яшәргә тиешле» тугандаш төрки халыкларның: «Русские в Рязань, татары в Казань!» – дигәннәрен, Татарстанга күчеп кайткан күпләр расларга мөмкин. Туганыйлар, сез калыгыз, димәгәннәр бит. Месхет төрекләрен дә, кырым татарларын да калдырмадылар.

Нинди татар ул?! Бу «тугандаш төрки халыклар»ның бүгенге көндәге үзара мөнәсәбәтләре дә күп очракта эт белән мәче кебек. Җирдән бигрәк, су бүлә алмыйлар. Берсенә-берсе янап кына калмыйлар, ут ачарга да күп сорамыйлар. Мәсәлән Үзбәк-Таҗик чиге биек койма, чәнечкеле тимерчыбык, мина кырлары белән бүленгән. Мин әле Совет вакытында бер ел Төрекмәнстанда яшәдем һәм шулай ук Урта Азия республикаларында күп тапкырлар командировкаларда булдым. Андагы мөнәсәбәтләрне бераз чамалыйм. 1990нчы елда Чулпан-Атада мине үзбәкчә сөйләшә башлаганнан соң чүттән генә тәпәләп атмадылар. «Мин – татар», – дип әйтергә өлгердем. Татар булган өчен түгел, үзбәк булмаган өчен тимәделәр (Ош вакыйгалары). Ярый әле Сталин бүлеп калдырган. Бүлмәгән булса, ул кабиләләр «ботка»сында (үзбәкләрдә генә 92 кабилә) бүген ниләр булыр иде? Әйтүе кыен. Мин әле дә хәтерлим, бер үзбәкнең икенче үзбәккә: «У-у, мангыт!» – дигәнен. Әле аз бүлгән. Тау таҗиклары белән үзән таҗикларының 90нчы елларда ничек сугышканнарын күпләр беләдер. Сталин үз вакытында һәрберсенә үз өлешен бүлеп биргән булса, хәзер, бәлки, сугышмаган булырлар иде. Аның каравы аларның сәяскәрләре: «Сталин таҗикларны бүлгәләп, бергәләшеп яшәмәсеннәр дип, барысын да эшли», – дип ду килерләр иде.

Инде килеп әйтергә тиешмен: «1917нче елгы Октябрь инкыйлабының татар тарихындагы» әһәмияте гаять зур. Бәлки, кемдер белмидер йә белергә теләмидер, кемнәрдер онытканнардыр йә оныттырырга телиләрдер, ләкин бу факт. Мин кайчандыр укыган бер китапта: «Патша хөкүмәте татарларны бер өлкәдә дә күпчелек булмаслык итеп 6 губернияга бүлгән», – диелгән иде. Сүз, уйлавымча, Казан татарлары турында бара һәм алар Казан, Уфа, Вятка, Сембер, Самара, Оренбург губернияларына бүленгәннәр. Казаннан 100 чакрымдагы безнең авыл (Арча районының Мирҗәм авылы) Вятка губерниясының Малмыж өязенә кергән. Казан губерниясында 1897нче елда руслар – 38,4; татарлар – 31,1; чуашлар – 23,1; марилар – 5,7 процент тәшкил иткән. Татарлар Уфа губерниясында – 11,2; башкортлар – 41 (?), руслар – 38; Вятка губерниясында – 5,1; Сембер губерниясында – 8,8; Самара губерниясында – 8,0; Оренбург губерниясында – 7,2; Пермь губерниясында – 1,6 проценттан артмаганнар. Бу губернияларда гына түгел, башкаларында да губернаторлар арасында гына түгел, хәтта өяз җитәкчеләре арасында да татарлар булмаган. Бу шулай ук эчке эшләр министрлыгы, суд, фән, мәгариф өлкәләренә дә кагылган. Билгеле инде, монда татарларның ниндидер хокуклары турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Татар автономияле республикасы оешуның татарларга нинди мөмкинлекләр бирүе турында мин монда тукталып тормыйм. Алар аз гына булса да хәтере булган кешеләр өчен билгеле. Кайберәүләргә бу, күрәсең, барыбер. Ә миңа юк! Мин Вятка губерниясында түгел, Татарстанда яшәргә телим һәм шушы мөмкинлек өчен Совет хөкүмәтенә рәхмәтлемен.

Мәкаләдә «Большевиклар федерациягә һәрвакыт каршы булды», диелгән. Тик әле ел башында гына В.В.Путин Ленинны Русия астына атом бомбасы салуда гаепләде. Моны антиленинистлар, шатланышып, дәррәү күтәреп алдылар. Шул чираттан татарлар да. Үзләренең нәрсәгә шатланганнарын да белмичә. Ә «атом бомбасы» астында нәрсәне күз алдында тотуын В.В.Путин хәтта үзе дә әйтергә җөрьәт итмәде. Бары «Там много было мыслей таких: автономизация и так далее», дигәненнән генә аның федерализацияне күз алдында тотуы аңлашылды. Бу В.В.Путинның ул вакыттагы Сталин фикере булган «автономлаштыру»ны күтәрүе иде. Ягъни ул Ленинны Союздан чыгу хокукы булган республикалар оештыруда һәм шуның аркасында илнең таркалуында гаепләде. Бу минем күңелгә хәйран шом кертте. Күп тә үтмәде «Российская нация» турында канун кирәк, дигән сүзләр чыкты.

Минемчә, Индус Таһировның большевикларны федерациягә каршы булуда гаепләве фактларга каршы килә. 1922нче елда федератив дәүләт буларак Советлар Союзын кем оештыра соң?! Монархистлармы, кадетлармы, эсерлармы? Юк, большевиклар. Ниндидер «мәҗбүрият» турында сүз бара. Нәрсә, бу 1917нче елмы, әллә 1919нчымы, ягъни кем җиңәсе билгеле булмаган гражданнар сугышы чорымы? Юк, бу 1922нче ел, ягъни большевиклар бу сугышта шатырдатып җиңеп чыккан вакыт. Кем аларны мәҗбүр итә ала? Мәҗбүр итәргә теләгәннәр кайсы Парижда, кайсы Стамбулда, кайсы Харбинда. Янәшәдә эштеренеп йөргән сул эсерлар белән меньшевиклар да төшеп калганнар. Бары большевиклар Советлар Союзын тигез хокуклы республикалар федерациясе итеп оештыра. Ул Ленин кул астында оештырыла. Бу мәсьәләдә Ленин белән Сталинны капма-каршы куярга тырышу бик күптәннән бара. Чыннан да СССР оешканда анда бәхәсләр була. Ләкин «федерациягә каршы булган» Сталин 1922нче елдан 1936нчы елга кадәр аралыкта союздаш республикалар санын 4тән 11гә җиткерә. «Диктатор Сталин»ны кем моңа мәҗбүр итә ала? Киресенчә, ул 1922нче елгы фикере буенча, СССРдан РСФСР ясаган булса (Украинаны, Белоруссияне, Кавказ республикаларын автономия итеп кертеп), бу гаҗәп булмас иде. 1936нчы елда Сталинның анлык кына көче була инде. В.В.Путин фикере буенча, бу очракта ил бүгенгә кадәр таркалмаган булыр иде. Ләкин ул 1917-1918нче елларда Россия империясенең ничек таркалганын оныткан, күрәсең. Русияның унитар дәүләт булуына карамастан, Польша, Финляндия, Украина, Грузия, Армения, Әзербәйҗан, Белоруссия, Эстония, Литва, Латвия, Молдавия гына түгел, хәтта Кубань, Кырым, Дон, Ерак Көнчыгыш һ.б. мөстәкыйльлек игълан итәләр. Польша патшалыгы белән Финляндия Бөек князьлеген санамаганда, алар бөтенесе дә губерниялар формасында булалар. Күрәсең, илнең таркалу-таркалмавы аның төзелешенә караганда, үзәк хакимиятнең һәм аның җитәкчесенең көченнән тора. Большевиклар боларның күбесен җыеп алып, Советлар Союзын оештыруга ирешәләр. Ә соңрак Сталин кул астында Балтыйк буе илләре, Молдавия, Польшаның күп өлеше, Финляндиянең күпмедер җирләре шулай ук СССРга кушыла. СССРның таркалуы да аның җитәкчесе Горбачевның хыянәте аркасында. Мин моңа бик күп дәлилләр китерә алам. Бары Советлар Союзын таркату турындагы килешүгә кул куйган БССР Министрлар Советы рәисе В.Кебичның сүзләрен китерәм: «ул чакта эшебезнең дөреслегендә зур шик булды, чөнки де-юре бу хыянәт иде, без Конституциягә хыянәт иттек. Әгәр дә мин Горбачев булсам, мин бер рота «Альфа» җибәрә идем дә, бөтенебезне дә «Матросская тишина»га озата идем». Бу минем сүзләр түгел. Әле килешүдәге кара кипмәс борын, Ельцинның үз хуҗасы АКШтагы Бушка телефоннан шалтыратып доклад ясавы да моны раслап тора.

Менә мин инде бу мәкаләмнең иң зур тавыш кубарачак өлешенә дә килеп җиттем. Минем фикеремчә, ким дигәндә, Урта Азия республикаларының дәүләт кабинетларында Сталин портретлары эленеп торырга тиеш. Ни өчен? Үзбәкләрнең, казахларның, таҗикларның, төрекмәннәрнең, кыргызларның бүгенге дәүләтләренә нигез салучы буларак. Әгәр дә ил башында грузин Сталин тормаса, аларның әле бүген дә Русия составындагы «Туркестанская АССР»да яшәп ятулары бик мөмкин иде. (Бүген дә анда татарлар күпләп яшәрләр иде. Без кунакка йөргән булыр идек.) Чөнки грузин буларак, Сталин патша Русиясендә рус булмаган халыкларга мөнәсәбәтне үз шәхесендә тоеп яшәгән. Революцияга кадәр хәтта Ленин да аны «преданный грузин» дип атаган. Иосиф түгел, Кабо түгел, ә грузин. Менә миңа хәтта дустанә итеп «татарин» дип дәшсәләр дә, эчтә нидер калачак. Чөнки минем үз исемем бар. Руска «русский» димиләр бит, Вася, диләр, Иванов диләр. Шуңа күрә рус кешесе ул кечерәк халыкларның хәлен аңлый алмый. Бу гаеп түгел. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, дип бик дөрес әйткәннәр. Яшерен-батырын түгел, без үзебез дә татарларны күрше милләтләрдән өстенрәк куярга яратабыз. Шуңа күрә рус кешесен башка милләтләрнең мәнфәгатьләрен аңламауда гаепләп булмый. Шул ук СССР Конституциясен кабул иткән съездда Сталин менә бит нәрсә ди. «8нче төзәтмә 33нче матдәгә карый. Анда 2 палата булдыруны максатка ярашлы түгел һәм Милләтләр Советын юкка чыгаруны тәкъдим итәләр. Бу төзәтмәне ялгыш дип саныйм. 1 палаталы система 2 палаталыга караганда яхшырак булыр иде, әгәр СССР бердәм бер милли дәүләт кенә булса. СССР күп милләтле. Бездә хезмәт ияләренең милләт белән бәйсез гомуми мәнфәгатен яклаучы югары орган Союз Советы бар. Ләкин СССР милләтләренең үзләренең үзенчәлекле милли аерым мәнфәгатьләре дә бар. Моны санга сукмаска ярамый. Әнә шуңа да икенче палата – СССР Милләтләр Советы кирәк». Моны рус булмаган кеше генә әйтә ала.

Кайда бүген Советлар Союзының иң күп милләтле республикасы булган Русиянең Дәүләт Думасында Милләтләр палатасы. Юк! Иртәгә генә булыр кебек тә күренми. Ә, киресенчә, «российская нация» дигән әйбер кайнатыла. Әгәр дә «Милләтләр палатасы» булса, бу канун шул Палатада каралган вакытта ук кире кагылган булыр иде.

Икенче яктан, сәяси дошманнары Сталинга беркайчан да үзенең «азиат» (автор Красин), «Чингисхан» (автор Бухарин), «грузин», «осетин», «килмешәк», «рябой», «усатый таракан» (Мандельштам) һ.б. икәнен онытырга мөмкинлек бирмәгәннәр. Билгеле инде, алар үзара, иң күп санлы милләте руслар булган СССРның башында «азиат» тору мәсхәрә, дип тәкрарлаганнар. Әнә бит Киров бар, Бухарин бар, башкалар. Шуңа күрә, үзенә каршы көрәш чарасы булган шовинизмга каршы торыр өчен Сталин милли республикалар санын арттыра, аларның статусларын күтәрә. Бу аңа милли республикалар вәкилләрен Үзәк Комитетка, Югары Советка кертергә һәм сәяси көрәштә аларга таянырга мөмкинлек бирә. Милләте рус булган Генераль секретарьга моның кирәге булмаган булыр иде. Ул болай да үз кеше. Шуңа күрә ул чорда илбашында грузин Сталин тору башка милләтләр өчен әйбәт булганмы, юкмы икәнен укучылар үзләре нәтиҗә ясарлар, дип уйлыйм.

Рифат ҖАМАЛ КОРБАНОВ,

шагыйрь, профессор

Комментарии