Полициядә җәзалау, төрмәдә үлемнәр Татарстанда җитди проблема булып кала

Полициядә җәзалау, төрмәдә үлемнәр Татарстанда җитди проблема булып кала

«Зона права» хокук яклау оешмасы координаторы Булат Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, кеше хокуклары темасы Татарстан өчен бүген дә актуаль булып кала. Булат әфәнде белән полициядә җәзалаулар һәм төрмәдәге авыруларның газаплары турында сөйләштек.

«Дальний» полиция бүлегендә булган гадәттән тыш вакыйгадан соң республикада, гомумән алганда, биш ел ярым тыныч булган иде. Октябрь аенда Түбән Камада 22 яшьлек Илназ Пиркинның үз-үзенә кул салуы дөньяны шаулатты. Бу хәл әлеге калада полиция тарафыннан җәзалаулар булганын да ачты. Без хәзер Тикшерү комитеты белән бу җинаятьләрне ачыклау өстендә эшлибез. Түбән Кама полициясендә зыян күргәннәрнең барысының да хокукларын яклыйбыз», – ди «Зона права» хокук яклау оешмасы координаторы Булат Мөхәммәтҗанов.

«Зона права» оешмасы Тикшерү комитетының Татарстан бүлегеннән полициягә китерелгәннәргә карата көч куллану һәм тоткарланганнарның үлеме белән бәйле соңгы ике ел эчендә ачылган җинаять эшләренең күпме булуын сораган.

Булат әфәнде сүзләренчә, 35 җинаять эше ачылган. Узган ел тикшерүдән соң 10 эш мәхкәмәгә җибәрелгән, 6 гаепләү карары чыгарылган. Алар Казан, Бөгелмә, Чистай, Түбән Кама, Әлмәттәге полиция хезмәткәрләре белән бәйле эшләр. Быел мәхкәмәгә 4 эш җибәрелгән, ике гаепләү карары чыккан. Бер гаепләү карары –Әлмәттә, берәү Казандагы хәлгә карата булган.

Бу саннарга Казанның Юдино бистәсендәге «Карлыгач» («Ласточка») ысулы белән җәзалау кермәгән. Әлеге хәл «Дальний»га кадәр була.

– Бу эш хәзер генә мәхкәмәгә җитте һәм полиция бүлегенең дүрт хезмәткәренә гаепләү карары чыкты. Аларның барысына да шартлы төрмә җәзасы бирелде. Без бу карар белән берничек тә килешмибез. Чөнки җәзага катышы булган полиция хезмәткәре төрмәдә утырырга тиеш, – ди Булат әфәнде.

«Дальний» һәм Түбән Камада булган вакыйганы чагыштырсак, соңгысында прокуратура да, Тикшерү комитеты да эшне тиз тотты, дип әйтә хокук яклаучы.

Халык арасында, полиция хезмәткәрләренә өстән җинаять ачу планы төшә, һәм алар план тутыру өчен, кыйнап, гаебе булмаганнарны гаепли, дигән сүз дә йөри.

– Рәсми җыелышларда полициядә таяк системасы күптән инде юк, дип, күп тапкыр белдерелсә дә, чынлыкта ул бар. Узган ел 100 җинаять эше ачкан булсаң, быел бу сан 101 булырга тиеш, дигән кебек. Бу хәл дә полиция хезмәткәрләрен җинаятькә этәрергә мөмкин.

Зур шау-шу тудырган эшләрдә һәм шулай ук билгеле шәхесләргә карата полициядә көч кулланылмый. Чөнки бу эшләр җәмәгатьчелек һәм мәгълүмат чаралары игътибарында. Түбән Каманы алсак, ул – зур булмаган шәһәр. Полиция хезмәткәрләре белән зур шау-шу моңа кадәр беркайчан да булмаган иде. 2013нче елга кадәр без бу шәһәр полициясендә кешеләрне җәзалаулары турында бер генә сигнал да алмаган идек.

Полиция хезмәткәрләре һәрвакыт диярлек, җитәкчелек яклап алып калыр, дип өметләнә. Җаваплылыкка тартмау шундый хәлләргә китерә дә инде. Түбән Кама полициясендә кешеләрне кыйнаулары турында хезмәткәрләрнең барысы да белгән дип уйлыйм. Хәзер генә ачылган җинаять эшләренә күз салсаң, кайбер хәлләр 2015нче елда, кайберләре узган ел һәм менә соңгысы быел булды. Ничек инде Түбән Кама районында эшләгән полиция хезмәткәре күрше бүлмәдәге хезмәттәшенең кеше җәзалавы турында белмәсен? Кычкырулар, шикаятьләр бар бит, – ди Мөхәммәтҗанов.

Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, хәзер үз хокукларын яклый белгәннәр арта. Моны ул интернетның көндәлек тормышның аерылгысыз өлеше булуы, яңа технологияләр үтеп керү белән бәйли.

«10 ел элек безнең оешмага мөрәҗәгать иткәннәрнең кулларында бернинди документлары да булмый иде. Полициядә кыйналсалар, күп очракта хастаханәгә барып, кулларына тән җәрәхәтләре турында кәгазь дә алмый иделәр. Шул сәбәпле тикшерү үткәрү, зыян күрүчене яклау бик кыен була иде. Ә хәзер кешеләрнең 90 проценты документлары белән килә. Алар арасында безгә мөрәҗәгать иткәнче прокуратурага, тикшерү комитетына шикаять итүчеләр дә була», – ди Мөхәммәтҗанов.

Хокук яклаучы сүзләренчә, төрмәдә медицина ярдәме күрсәтү иң җитди проблема булып кала, авырган кеше өчен колония үзе газапланулар урынына әверелә.

«Бу шул кадәр авырткан тема, гомумән алганда, һәр төбәккә дә хас ул. Татарстанда төрмәләрдә авырулар проблемасы Җинаять җәзасы үтәтү идарәсенең (УФСИН) йомгак утырышларында һәрвакыт тикшерелеп килә. Төрмә идарәсе, гадәттә, каты авырганнарны мәхкәмәгә кадәр үк иреккә чыгару ягында. ВИЧ, туберкулез һәм авыр хәлдәге инвалидлар турында әйтәм.

Төрмә алар өчен җәзалау урыны кебек килеп чыга. Аларны дәваларга, кешечә яшәтергә акча да, дарулар да юк. Шуңа күрә алар йә бик тиз генә, йә булмаса азапланып, озак авырып үлеп китә. Андыйларны азат итү мәсьәләсе мәхкәмәгә барып җитсә, прокуратура кискен каршы чыга. Йә аз утырдылар, йә авыр җинаять кылган өчен утыртылдылар, дип белдерә һәм күп очракта хөкемдарлар моның белән килешә.

Бу хакта Татарстанда кеше хокуклары вәкиле дә, төрмә идарәсе үзе дә гел белдереп тора. Әмма әллә ни алга китеш юк. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаятьләр китә тора. Әле күптән түгел генә Европа мәхкәмәсе төрмәдә үлгән татарстанлының туганнарына 24 мең евро түләү карары чыгарды», – ди Булат әфәнде.

Татарстан җинаять җәзасы үтәтү идарәсе белдерүенчә, 2016нчы ел нәтиҗәләренә караганда, республикада хөкем ителгән 16 мең кешенең 4 меңнән артыгы авыру. Шул исәптән:

– туберкулез – 394 кешедә,

– ВИЧ һәм туберкулез – 65 кешедә,

– ВИЧ – 851 кешедә,

– наркомания – 706 кешедә.

Авыруларның 300ләбе – инвалидлар. Төрмәләргә 85 процент кеше авыру булып керә, күп очракта аларда хроник чирләр була.

Русия Җинаять кодексы, Җинаять-процессуаль кодекс, Җинаять-төзәтү кодексларында җинаять кылганнан соң хөкем ителеп, каты авыруга дучарларны азат итү турында язылган. Әмма Татарстанда хөкем ителгәннәр өчен махсус хастаханәләрдә елына уртача 30 кеше үлә. Җәза үтәтү идарәсе елына каты авырган 10-15 кешене азат итү тәкъдиме белән мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә. Гадәттә дүрт кеше генә азат ителә, шуның кадәр үк кеше мәхкәмә карарын көтеп ала алмыйча, дөнья куя.

Наил АЛАН

Кеше хокуклары: Конституциядә бар, көндәлек тормышта юк

1948нче елның 10нчы декабрендә Гомум мәҗлес Кеше хокуклары декларациясен кабул итте. Татарстанда кеше хокуклары якланамы? «Азатлык» әлеге сорауга җавап эзләп, белгеч һәм республикада яшәүче гади кешеләр белән сөйләште.

Татарстанда кеше хокуклары, Русиянең башка төбәкләрендәге кебек, адым саен диярлек бозылып тора, дип белдерә социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев. Галим Русия Конституциясенең II бүлеген ача һәм анда язылган хокукларны Татарстандагы хәлләр һәм үзе шаһит булган вакыйгалар белән чагыштыра.

– Социаль яктан, расага, милләткә, телгә һәм дингә карап, кеше хокукларын бозу тыела (19нчы маддә). Тыелмый шул. Гади генә мисал: Татарстан полициясе аерым бер этник төркемгә караган кешеләрне туктата һәм аларның документларын тикшерә. Канун һәм мәхкәмә каршында бөтен кеше дә тигез (19нчы маддә). Юк, бөтен кеше дә тигез түгел. Казансу яр буенда «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе башлыгы Равил Җиһаншин белән килеп чыккан низагтан соң, мин кичергән хәлләр канун һәм мәхкәмә каршында бөтен кешенең дә тигез түгеллеген күрсәтә. Ирләр һәм хатын-кызлар тигез хокукка һәм иреккә, аларны тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлекләргә ия (19нчы маддә). Татарстанда бу алай түгел. Республикада ирләрнең яхшы хезмәт хакы түләнгән эшкә урнашу һәм хезмәтендә югарырак күтәрелү өчен мөмкинлекләре зуррак. Беркем дә җәзалауларга, көч куллануларга һәм кеше абруен түбәнсеткән гамәлләргә дучар булмаска тиеш (21нче маддә).Түбән Кама шәһәре полициясендә булган хәлләр белән хәбәрдарлар бу маддәнең Татарстан чынбарлыгыннан бик ерак икәнлеген күрсәтә. Һәркемгә дә сүз һәм фикер иреге гарантияләнә (29нчы маддә). Бу алай түгел. Социаль челтәрләрдә белдергән фикер өчен «экстремизм» маддәсе белән акылга сыймаслык җинаять эшләре барлыкка килү Татарстанда бу ирекнең юк икәнлеген күрсәтә. Мәгълүмат чаралары иреге гарантияләнә. Цензура тыела (20нче маддә). Юк. Татарстанда цензура хакимлек итә. Хакимиятләр контролендәге региональ мәгълүмат чараларында «кара исемлек» бар. Анда кемнәрне чакырырга, кемнәрдән комментарий алырга ярамаганлыгы һәм хакимиятләр беркайчан да тәнкыйтьләнмәскә тиешлеге язылган. Бу хакта миңа элекке студентларым журналист булгач әйтте. Русия ватандашлары җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар үткәрүгә хокуклы (31нче маддә). Татарстанда бу хокук бөтенләй юк. Навальный штабының берничә ай дәвамында Казанда митинг үткәрергә омтылышлары хакимиятләрнең бәйсез ватандашларыннан башка сыймаслык курку кичерүен күрсәтә. Русия ватандашлары сайларга һәм сайланырга хокуклы (32нче маддә). Бу хокук бөтенләй юк. Башкарма хакимият сайлау эшләрен тулысынча үз кулында тота, анда бәйсез намзәтләрне кертми, алдашулар белән хакимиятләргә кирәк сайлау нәтиҗәләрен ясый. Русия ватандашларына дәүләт хезмәтенә эшкә урнашканда тигезлек гарантияләнә (32нче маддә). Юк. Минем яшьләр белән интервьюлар үткәреп, тикшеренүләрем күрсәтүенчә, таныш-белешлек булганнарга һәм хакимиятләргә тел-теш тидермәгәннәргә генә дәүләт хезмәтенә юл ачык. Русия Конституциясендә язылган хокуклар бозылуны саный китсәң, исемлекне дәвам итеп була, – дип белдерә Искәндәр Ясәвиев.

Без элемтәгә кергән Татарстанда яшәүчеләр дә үзләренең хокукларын яклый алмаулары, хокук бозылу очраклары турында сөйләде.

Алсу Хуҗина, Әлмәт:

– Кеше хокуклары якланмый! 2012нче елдан бүгенгә кадәр үз хокукларымны яклый алганым юк. Улым белән 7 ел ярым яшәгәннән соң, киленем өч баланы алып Әлмәт шәһәрендәге бер түрә янына китеп барды. ДНК экспертизасы өч баланы да минем улымныкы түгел дип тапты. Мәхкәмә карары белән өч онык та түрә фамилиясенә күчте. Өченчесе, бәлки, безнеке түгелдер, әмма ике онык безгә охшаган бит. ДНК анализын сатып алырга, алыштырырга да мөмкин дип шикләнәм, әмма безгә бәйсез экспертиза ясатырга мөмкинлек бирмиләр. Бәйсез ДНК ясатасым килә. Биологик материалны баладан үзебез алсак та, аның юридик көчкә ия түгеллеген беләбез. Мин 100% ышанам ул балаларның улымнан булуына. Мәхкәмә дә әлеге түрә ягында булмыйча, безнең яклы булмас бит инде. Әлмәт башлыгына, Татарстан президентына, хөкүмәткә, кеше хокуклары вәкиленә, җәмәгать пулатына, Русия президентына һәм тагын әллә кайларга мөрәҗәгать иттем. Оныкларым белән күрешә алмыйм, ярдәм итегез, дип сорыйм, әмма бүгенгәчә алар белән күрешә алганым юк. Балалар янына якын китермиләр, саклап кына йөртәләр.

Раушан Саттаров, Балтач районы, Салавыч авылы:

– Юк, хокуклар якланмый! Улым Рәсим менә инде 30нче марттан бирле сак астында утыра, июль аеннан бирле мәхкәмәләр дәвам итә. «СХП Татарстан» ширкәтеннән 2,5 миллион сумлык ягулык үзләштергән дип гаепләгәннәр иде, шул караклыкны бүгенгә кадәр дәлилли алмыйлар. Дәлилләр булмаса да иреккә чыгармыйлар. Хәзер бурыч күләме, кими-кими, 400 мең сумга гына калды инде. Барысы да район түрәсенең улыбызга булган үче аркасында дип уйлыйбыз.

«СХП Татарстан»ның рәисе – район башлыгының улы. Шуның йортлары, милке турында мәгълүмат газетада басылгач, шуны Рәсимнән күрделәр. Салавычта булган КВНда район башлыгы белән мәгариф бүлеге җитәкчесе арасындагы гыйшык-мыйшык турында скетч куелгач, аның сценариен да Рәсим язган, дигән сүз китте һәм шул КВНның икенче көнендә аны кулга алдылар да инде. Мин инде кайларга гына ярдәм сорап язмадым, президентка кадәр яздым, әмма барысы да районга әйләнеп кайта, ә районда иң зур канун – ул район башлыгы. Ул ничек әйтсә, шулай була!

Комментарии