- 12.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №40 (9 октябрь)
- Рубрика: Архив
Г. Камал исемендәге татар дәүләт академиясе театры артисты Искәндәр Хәйруллин белән инде күптән очрашасым килеп йөри иде. Искәндәр абый белән күрешкәч тә, ике нәрсә турында сорамавымны үтенде: «Минем ничек театрга килүемне һәм гаиләм турында сөйләшмибез яме?» – диде ул. Шунда ук: «70% сорауларың җавапсыз калдымы инде хәзер?» – дип елмаеп та куйды.
– Искәндәр абый, артист баласы, гадәттә, сәхнә артында үсә. Әти-әни артист булгач, баланың да киләчәген сәхнәдә күрәләр. Ә сезнең, барысын да «шаккатырып», башка һөнәр сайларга уйлаганыгыз булмадымы?
– Юк. Яшь вакытта уйлап та бетермәгәнмендер, бәлки. Мин театрга бөтенләй очраклы килеп эләктем. Малай чакта андый әйберләр турында уйламыйсың бит инде ул. Тормыш үзе шулай театр белән бәйләде.
– Әти-әниегез белән еш чагыштыралармы?
– Элек: «Син әти-әниең кебек яхшы уйнарга тиеш!» дип әйтәләр иде. Хәзер инде алай әйткәннәре юк. Пластика буенча мине әтигә ошаталар.
Безнең «Кияү» дип атала торган бер шаян бию бар. Шул биюне ниндидер бәйрәмдә башкарган идек. Биеп бетергәннән соң, Ренат абый Таҗетдиновның хатыны, әти янына килеп: «Молодец, Илдар! Матур биедең», – дигәне истә калган. Күрәсең, геннар барыбер үзенекен итәдер…
– Иҗат белән шөгыльләнүчеләрнең эш сәгате билгеләнмәгән, артист халкының бигрәк тә. Сез театрда көнегезнең ничә сәгатен үткәрәсез?
– Хәзер театр бөтенләй бик аз вакытны ала. Мин билгеләнгән вакытка киләм, ролемне уйныйм да, кайтып китәм. Ә элек, яшь чакта, вакыт дөрестән дә тар иде. Син һәр спектакльдә катнашасың: күмәк күренешме ул, рольме – бер спектакль дә синсез үтми. Минем дә аена 20ләп спектакль уйнаган чаклар булды.
– Ә хәзер сез үзегезне картайдым дип саныйсызмы?
– Юк, картаймадым, әлбәттә! Тик кырыкка җиткәндә, мин малай дип тә йөреп булмый инде хәзер. Элегрәк, кайчагында төнге икеләрдә генә йокларга ята идем. Хәзер исә малай белән бергә ятам, бергә уянам…
– Спектакльне тамашачыга күрсәткәнче күпме көч түгелгәнен театрның сәхнә арты белән таныш кеше генә аңлыйдыр. Ә сезгә, шәхсән, репетицияләр ясарга ошыймы, әллә инде әзер спектакльне тамашачыга җиткерүме?
– Репетиция ясау күпкә кызыграк. Мин үзем җаваплы, җитди кеше. Шуңа да спектакль уйнаганда, кайчагында артыгын да тырышып ташлыйм. Ә артыгын тырышу ул тамашаны бозып та куярга мөмкин. Кеше синең уйнавыңны карарга акча түләп килгән икән инде, димәк син аңа яхшы уен күрсәтергә тиешсең.
Репетицияләр, әйткәнемчә, күңеллерәк үтә. Чөнки анда теләсә ничек шаяртып була. Сәхнәдәш дусларың белән дә шаярыша аласың, ролеңне дә төрлечә үзгәртәсең. Мин гомумән, тормышны шаяртуларсыз күз алдына китерә дә алмыйм!
– Ә иң яратып башкарган ролегез кайсысы?
– Рольне яратырга, яки яратмаска мөмкин түгел. Мин барысын да күңел биреп башкарам. Шуңа да кайсы икәнен төгәл генә әйтүе дә кыен…
– Һәр артистны таныткан, визит карточкасына әйләнгән роле була. Сез шундый ролем дип кайсысын әйтә аласыз?
– «Гөргөри кияүләре» мине халык арасында танытты дисәм, бәлки, ялгыш булмас. Мине күп очракта кыяфәтемнән түгел, ә тавышымнан таныйлар. Берсендә шулай телефоннан сөйләшә-сөйләшә азык-төлек кибетенә кереп барам. Сатучы миңа «Здравствуйте!» – ди. Каядыр аскы киштәләрдә нәрсәдер төзүче икенче бер сатучы: «Исәнмесез!» диген, танымыйсыңмы әллә, Хәйруллин бит!» – дип куйды.
– Г. Камал театрында, башка татар театрларыннан аермалы буларак, чит ил язучыларының пьесалары сәхнәгә ешрак куела. Актер буларак, сезгә кайсы язучылар язган рольләрне уйнавы җиңелрәк: татарныкынмы, әллә чит ил язучыларыныкынмы?
– Әйбәт пьеса була, була начар. Тагын камил һәм бөек булырга мөмкин. Мин үзем милләтче түгел, шулай да татар теленә күбрәк тартылам. Ләкин безнең драматургия әле дөнья дәрәҗәсенә үсеп җитмәгән, чөнки әле ул безнең бик яшь.
Дөнья күләмендә танылган язучылар бик күп, шул исәптән урыс язучылары арасында да. Чеховны Ауропада да уйныйлар, Латин Америкасында да куялар. Безнең театр белгечләре исә: «Нәрсәгә миңа, татарга, Чехов? Кирәк икән, мин аны урыс театрына да барып карый алам!» – диләр. Дөрес, соңгы вакытта мондый фикерләрне сирәгрәк ишетергә туры килә. Чехов әсәрләрен бит урыс булганы өчен түгел, ә гениаль булган өчен сәхнәгә куялар! Миңа калса, чит ил язучыларына, урыс язучыларына шундый мөнәсәбәттә булу – ул үз милләтеңне кимсетү!
Безнең театр Мольерның «Тартюф» әсәрен сәхнәләштерде. Аны Илдус Әхмәтҗан тәрҗемә иткән иде. Без, актерлар фикеренчә, Франциядән килгән режиссер әллә ни белемле, искиткеч талантлы да түгел иде. Ә менә әсәр үзе!.. Мольер язган сүзләрне сәхнәдән әйткәндә авызда ниндидер бер тәм кала. Тәмле әйбер ашаганнан соң калган кебек…
– Сез инде 30 яшегездә үк Татарстанның атказанган артисты исемен алгансыз. Моңа ирешү өчен нәрсә эшләргә кирәк дип саныйсыз?
– 30 яшь инде ул соң. Бездә андый исемнәрне нишләптер бик саранланып кына бирәләр.
Минемчә, ул исемнәрне бөтенләй бетерергә кирәк. Ул исемнәрне бирү бездә колбиләүчелек психологиясеннән калгандыр. Иҗат кешесе беркайчан да уч тутырып акча алмаган, хәзер дә материаль ягы ташка үлчим генә. Күрәсең, шул исемнәрне биреп, кесәсен тутырмаса да, һичьюгы минминлеген бассын дия торганнардыр инде. Әгәр дә шундый исем уйлап тапканнар икән инде, кызганмасыннар аны, бирсеннәр әйдә! Кесәсен тутырмасаң да, минминлеген тутыр син аның!
– Башка театрларга спектакльләр карарга еш йөрисезме?
– Элегрәк еш була идем. Хәзер алай йөргәнем юк. Мин начар уйналган спектакльне карый алмыйм, ул минем кәефемне төшерә. Әсәр хәтта начар язылган очракта да, аны яхшы итеп уйнарга була. Ә сыйфатсыз уен ул хәтта гомер буе сәхнәдә эшләгән кешенең дә иҗатка булган дәртен сүндерергә мөмкин. Бер уйласаң, «Мин моннан яхшырак уйныйм, ул миннән түбәнрәк», дигән фикер киресенчә, артистны үстереп җибәрергә тиеш… Тик бу алай түгел. Хәзер, гомумән дә театр сәнгатен үзешчәнлек баса бара.
– Бик озак еллар буе сез «Татар җыры»н алып бардыгыз. Аннан ник киттегез?
– Менә киләсе «Татар җыры»н тагын мин алып барачакмын!
Мин иң беренче театр артисты, төп эш урыным – театр. «Татар җыры» вакыты театрның репертуар планы белән туры килмәде, сәбәбе шунда гына. Бу чараны алып бару минем өчен чираттагы бер рольне башкару, спектакльне уйнауга тиң. Әлбәттә, бераз гына материаль ягы да бар, аз гына…
Миңа сәхнә партнерым Гөлназ Сәфәрова белән эшләү бик ошый! Ул күңелгә ниндидер җиңеллек, бәйрәм бирә! Гөлназ кебек якты, чиста күңелле кешеләр хәзер бик сирәк. Без бер-беребезне бер караштан аңлыйбыз, тоябыз. Гөлназ ул уникаль кеше!
– Һәр иҗат кешесенең дә рухландыручысы була. Ә сез нәрсәдән илһам алып иҗат итәсез?
– Төрлечә була. Бу кайвакыт кәеф булу-булмауга да бәйле. Бүген моңсу гына, йомшак кына итеп яңгыр яуды. Ул да илһам чыганагы булырга мөмкин. Кәеф начар булган вакытта да сәхнәдә үзеңне башкача тотасың. Миңа калса, һәр нәрсәдә илһам чыганагы күрергә мөмкин. Мисал өчен, җылы су бирделәр ди, яисә хезмәт хакы алдың. Бу да илһамландырырга мөмкин. Кешенең әйткән җылы сүзе дә күңелгә рәхәтлек бирә.
Урамда барганда, берәр кызык кешене күрдең ди. Син аны башка беркайчан да күрмәячәгеңне аңлыйсың, әмма үзенең ниндидер бер үзенчәлеге белән күңелгә кереп калырга мөмкин. Шул кешенең чалымнарын, атлауларын истә калдырырга тырышасың. Аннары исә үзеңнең булачак ролеңдә шуны кулланырга да була.
– Ә сез еш гашыйк буласызмы?
– Юк.
– Гашыйк булганыгыз да юкмы?!
– Бар, әлбәттә!
– Алай булгач, сезнеңчә мәхәббәт нәрсә ул?
– Белмим. (Җилкәсен җыерып.) Мин аны интегү дип кенә беләм. Кемгә дә булса артык бәйле булу.
– Димәк, сез – ирек яратучы кеше?
– Әйе, миңа бөтен нәрсәдә дә ирек һәм азатлык кирәк.
– Ә эштәге романнарга мөнәсәбәтегез ничек?
– Миңа калса, бу бер дә начар әйбер түгел, әгәр дә гаиләң булмаса һәм бу роман эшкә комачау итмәсә, әлбәттә.
– Сезгә шалтыраткач, телефонны хатыныгыз алды. «Белмим инде, интервьюлар бик бирергә яратмый ул. Бәлки хәзер үзгәргәндер…», – диде. Сез шул кадәр «ябык» кешеме?
– Мин үземне ачылып китә торган кеше дип әйтмәс идем. Соңгы вакытта журналистлар белән ешрак күрешә башладым.
Малай чакта интервью бирүне кирәк дип тапмадым. Хәзерге яшьләр, сәхнәгә күтәреләләр дә, шунда ук интервью бирә башлыйлар. Бәлки, яңа кеше укучыга кызыктыр да. Тик, миңа калса, иң беренче күрсәтер эшең булу кирәк. Бу үзен бик күп эшләгән кешегә санап утыра икән, дип уйламасыннар. Хәзер буш вакытым күбрәк, шуңа да журналистлар белән дә ешрак аралаша башладым.
– Тагын 20-30 ел үткәннән соң үзегезне ничек күз алдына китерәсез?
– Иң мөһиме исәнлек булсын һәм гомер бирелгән булсын. Балалар, гаилә исән-сау булса, шуннан да кирәкле әйбер юктыр дип саныйм.
Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА.
Искәндәр Хәйруллин: «Мәхәббәт – ул интегү!»,

Комментарии