«Магнитлы» җырчы

«Магнитлы» җырчы

«Расих абый, тизрәк телевизорыгызны кабызыгыз, җырлый!» – дип шалтыратты бер танышым. Чынлап та, зәңгәр экранда бер егет белән парлашып: «Шомыртым диясеңме, чиям, дип үбәсеңме?» – дия-дия, җырлый иде. Күңелгә май булып ятты бу җыры да. Шулай әйтәм, чөнки аның җырларын яратып тыңлыйм.

Тәтеш-Олы Тархан якларында Нурзадәне яхшы беләләр. Соңгы вакытта гына да ул берничә концерт программасын күрсәтте һәм тамашачыларда иң җылы хисләр генә калдырды. Нәрсәсе белән тамашачылар күңелен яулый соң ул? «Әллә нәрсә әйтсәләр дә, Нурзадә – молодец, үз урынын, үз тамашачыларын таба алды», – диде бер сөйләшүдә Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрова. Әйе, без аның уңышларын мәдәният йортыбыздагы чыгышларында да, филармония залындагы концертларында да күрдек.

Тамашачыларны ярата ул. Сәхнәгә беренче адымнарын атлауга ук, тамашачылар белән күзгә күренмәс җепләр ашамы, нурлар белән димме, үзара элемтә барлыкка китерә. Хөрмәт итә ул кешеләрне. Күз карашы, кул ишарәсе, гәүдә хәрәкәте, тавышы, һәр сүзе белән дә тамашачыга ихтирамын күрсәтә. Тамашачы да җылы җавап бирә аңа.

Нурзадә һәр концертын чын спектакльгә әйләндерә. Бүгенгә бик отышлы адымдыр бу. Соңгы программаларының «Һиндстан хикмәтләре» дигәне әле дә сәхнәдән төшми. Нурзадәнең актерлык сыйфаты да аңа сәхнә уңышында ярдәм итә. Тамаша кыла белә ул.

Һәр артист үзенә бер төркем туплый. Нурзадә дә җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталарын үз тирәсенә җыя. Бияләй алыштырган шикелле көн саен уңга-сулга ташламый ул аларны. Сәхнәдәшләренә тугрылык сизелә. Җырчылар күп хәзер. Тегесе дә, монысы да яхшы артистларны чакыра. Шундый конкуренция шартында да Нурзадә магнит кебек, талант ияләрен үзе янында саклап кала белә.

Җырчының төп көче җырында, тавышында, башкару осталыгында. Мин музыка белгече түгел, гади тамашачы, бик күп артистлар белән таныш, дус дисәм дә була. Миңа Нурзадәнең тавышы ошый. Тыныч агышлы, күңелне сыйпап алган шикелле, ягымлы аның җырлавы. Һәр җырның эчтәлеген аңлап, образ тудырып җырлый ул. Шул ягы белән безнең игътибарны яулый да. Үз тавышын саклый алган. Ә бит сәхнә өчен үз йөзеңне саклап калу иң төп күрсәткечтер, мөгаен.

Модадан төшеп калмый. Киемнәре турында әйтүем түгел – алары да бик матур, урынлы, үзенә килешле. Мода дип, җырлар язуына ишарәлим. Әйе, репертуарында үзе язган җырлары да байтак. Әйтергә кирәк, уңышлы җырлар туа Нурзадә күңелендә. Халык моңына тартымлы җырлар, эчтәлекле җырлар.

Ничек итеп сәхнәгә килә алды да, ничек итеп ун елдан артык сәхнә түрендә кала ала Нурзадәбез? Җавап гади: максат куя белә һәм шуңа ирешү өчен бик тырыша, күп хезмәт куя. Консерватория, мәдәният университетын тәмамлап та, чын сәхнәгә күтәрелә алмаганнар байтак. Нурзадәнең тырышлыгы – аларга үрнәк булырлык.

Татарстанның атказанган укытучысы Расих ШАГАЕВ.

Тәтеш районы, Олы Тархан авылы.

Комментарии