- 12.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №14 (11 апрель)
- Рубрика: Архив
Бу дөньяда татар милләте кебек авылларга бай башка бер халык бар микән? Бүген милләтебездә биш меңнән артык авыл барлыгы билгеле, әле бу хисапка чит илләрдәге татар авыллары кермәгән. Миңа калса, Себердәге, мишәр җирләрендәге татар авыллары да әле тулысынча саналмаган, ә алар – йөзләгән. Бу авыллар кайсы борынгы тарихы, кайсы бөек шәхесләре, кайсы динилеге, кайсы миллилеге белән башкалардан аерылып тора. Татар авылларын барлау, тарихта теркәп калдыру – аларның тарихын, бөек шәхесләрен милләтебезгә җиткерү – галим, язучы, зыялыларның изге бурычы.
Үзем дә, кайсы төбәккә генә барсам да, анда берничә татар авылына керүне, халык белән очрашуны, мәчет-мәктәпләрдә булуны үз бурычым дип саныйм. Арада, кат-кат барып, үзенчәлекле тарихын өйрәнеп, милләткә җиткерердәй авыллар да була. Пенза өлкәсенең Белинский районына урнашкан Качкару шундый «магнитлы» авылларның берсе. Бу авыл рәсми документларда Кутеевка дип атала, халык телендә Качкару, Кыти иле дип тә йөртелә. Ул Пензадан йөз чакрымнар ераклыкта, Мәскәү – Тамбов юлы өстенә урнашкан, Белинский районында бердәнбер татар авылы. Дөрес, ул халык телендә «Алты авыл» дип атап йөртелгән төбәктә урнашкан, әмма татар авылларының башкалары янәшәдәге Каменка районына кереп калган.
Урыс архивындагы чыганакларга таянып, Качкару авылын XVIII гасыр башында барлыкка килгән дип язалар, ләкин биредә татар авыллары аңа кадәр үк булган.
Борынгы Качкару – 7 мәчетле авыл. Архив чыганакларыннан күренгәнчә, биредә 1723 елда ук 343 ир-ат яшәгән, димәк, тагын шуның кадәр яки аннан да артык хатын-кыз, балалар да булган, бу исә XVIII гасыр башында Качкаруда меңнән артык кеше гомер иткән дигән сүз. 1745 елда исә авылда 404 ир-ат, 1762дә – 435, 1795 елда 540 ир-ат һәм шуның кадәр хатын-кыз яшәгәнлеге билгеле. Ә инде XIX гасыр башында, ягъни 1805 елда Качкаруда 708 ир-ат, 766 хатын-кыз яшәгән, һәр татар гаиләсендә җиде-сигез бала булганлыгын истә тотсак, Качкару ул вакытта өяз шәһәрен хәтерләткән. Хәер, хәзер район үзәге булып йөргән Белинский шәһәрен, элеккеге Чембарны да шушы авылларның татарлары төзегән һәм тотып торган бит! Качкару элек-электән бай, хәлле авыл булган, җирле тарихчы Кадир Акъегет язуынча, «1864 елда биредә 4 мәчет, 1 икмәк кибете, 3 ярма тегермәне, 2 тимерчелек, 5 җил тегермәне эшләгән». (Кадир Акъегет. Алты авыл. – Казан, 2010, 95 бит.)
Качкару авылын да көчләп чукындыру афәте әйләнеп үтмәгән. XVIII гасыр урталарында авыл, нигездә, йомышлы татарлардан, морзалардан һәм берничә чукындырылган татардан тора. «В1762 г. в деревне Кутеевщине 435 служилых татар, из них мурз 52 и новокрещенцев 5 душ», диелә архив документларында. (ГАПО. – Ф. 60, оп. 4, д.69.) Игътибар итегез – XVIII гасыр уртасында Качкару авылында 52 морза-татар дворяны яшәгән! Алар кая киткән соң? Чукындыруга ризалашмыйча, алар бар мал-мөлкәтен калдырып, дөнья буйлап таралган… Бүген ерак Себердә, Уралда, Татарстанның Тау ягында, Төркиядә, Финляндиядә, Америкада Качкару авылыннан чыккан затлы нәсел кешеләрен очратырга мөмкин.
Бу авыл элек-электән затлы кешеләре, морза-дворяннары белән данлыклы булган. Биредә бик күп фамилияләрне санарга булыр иде. Мишәр-татар фамилия-атамалары – гомумән, үзе зур тарих. Алар бик борынгы чорларга – бортас, хәзәр заманнарына, Алтын Урда хан-морзаларына, тарханнарына барып тоташа. Арада кайбер урысча фамилияләрнең очравын көчләп чукындыру нәтиҗәсе дип карарга кирәктер, әмма бу татарлар инде күптән, моннан йөз ел элек Ислам диненә кайткан, алар бүген мөселманнар.
Качкару авылыннан бөтен төрки-татар дөньясына билгеле шәхесләр дә чыккан, шуларның иң данлыклысы – Шакир паша. XIX гасыр уртасында Качкаруда туып-үскән, Мөхәммәтшәриф мулланың улы Мөхәммәтшакир Яваев хәрби хезмәткә алына һәм 1877-1878 елларда урыс-төрек сугышында катнаша. Биредә ул төрекләргә әсирлеккә төшә. Мөхәммәтшакир берничә ай төрек зинданнарында ятарга мәҗбүр була. Әмма бу татар егетенең динилеген, төрмәдә дә намазларын калдырмавын күреп, аның зур гыйлем иясе булуын, берничә чит телдә аралаша алуын аңлап, төрекләр Мөхәммәтшакирны азат итә, Төркия армиясенә хезмәткә чакыралар.
«Ул бу тәкъдимгә каршы килми һәм легендар Осман-Нури-паша (1832-1900) корпусына эләгә, – дип яза төбәк тарихчысы Кадир Акъегет, «Татар иле» газетасының 2002 ел, 34нче санындагы Азат Ахунов мәкаләсенә нигезләнеп. – Осман-паша кул астында Мөхәммәтшакир хәрби карьерада уңышлы күтәрелә һәм генерал чинын ала. Мөхәммәтшакир Яваев зур белемле кеше була. Җиде тел белә… Туган ягын һәм гаиләсен онытмый, Кутеевкада калган хатынын һәм улы Хәсәнне Төркиягә чакыра, әмма гаиләсе риза булмый. Шулай да, бертуган энесе Мөхәммәтһади ике мәртәбә аның янына кунакка барып кайта. 1917 елдан соң элемтәләр өзелә, Мөхәммәтшакир Яваевның үлеме турында Төркиядә әсирлектә булган Мачали кешесе хатыннан беләләр». (Кадир Акъегет. Алты авыл – Казан, 2010, 170 бит.)
Бүген дә Качкару авылында Шакир пашаның нәселе яши, авыл зиратында аның туганнары күмелгән, ә ул үзе, әсирдән төрек генералына кадәр күтәрелгән гаярь татар ир-егете, ерак Төркиядә мәңгегә ятып калган… Ни гаҗәп, Шакир пашадан кала да Качкарудан күп кенә югары дәрәҗәле хәрбиләр чыккан, әмма алар инде СССР, Русия дәүләтләренә хезмәт иткән.
Качкаруны чын мәгънәсендә хәрбиләр, полковниклар авылы дияргә була. Әйтик, Качкаруда туып-үскән юстиция полковнигы Байкин Рәшит Заһидулла улы хәзер Русия Президенты аппаратында эшли; Яваев Карибулла Хөсәен улы, полковник, Мәскәү хәрби округында часть командиры; Дубин Илнур Заһидулла улы, Русия хәрби көчләренең Баш Командованиесендә хезмәт итә; Алмаев Әнвәр Ибраһим улы, полиция подполковнигы, Әстерхан өлкә Думасы депутаты, Әстерхан өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе һәм башкалар.
Качкару авылыннан танылган галимнәр, зыялылар, эшмәкәрләр дә чыккан. Әйтик, Акжигитова Надирә Ибраһим кызы, геоботаник, биология фәннәре докторы, профессор, Үзбәкстанда яши; Кайбелев Наил Сабир улы, фәнни хезмәткәр, атом физикасы өлкәсендә эшли, Екатеринбург шәһәрендә яши; Акжигитов Якуб Усман улы, Казан дәүләт консерваториясендә укыта, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Казанда яши; шулай ук академик Әхмәт Мазгаровның да бабасы Качкару авылыннан булып чыкты, телевидение дикторы булган Абдулла Дубинның да нәсел җепләре шушы авылга барып тоташа. Качкару авылы турында «Кутеевщина» дип аталган китап язган Идрис Мөхәммәт улы Ишкин да биредә туып-үскән, гомер буе җитәкче урыннарда эшләп, хәзер лаеклы ялга чыккан, Пенза шәһәрендә яши.
Качкару авылыннан чыккан, аңа иң күп ярдәм иткән кеше дип Акжигитов Бәкер Усман улын әйтер идем. Ул бүген Пенза шәһәрендә яши, зур эшмәкәр, «Кагау» сату-алу челтәре директоры, Пенза өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе. Бәкер әфәнде туган авылында ике катлы мәчет торгызган. Аның дүрт манарасыннан төннәрен яшькелт нурлар тарала, көндезләрен намаз уку өчен зур заллар, китапханә, музей, мәдрәсә бүлмәләре эшләп тора, дини йолаларны, мәет белән бәйле эшләрне башкару өчен дә аерым бүлмәләр бар. Бәкер Акжигитов Пензада да мәчет төзетә, татарларның милли эшләрен башкару өчен ул шәһәр уртасында өч катлы ярымҗимерек бинаны алган, хәзер үз акчасына аны торгыза. Ул шулай ук үз акчасына татарлар өчен өлкәдә ике газета чыгара, берсе татарча, берсе урысча. Милли-мәдәни автономия рәисе буларак, ул өлкәдәге иллегә якын татар авылының барысына да диярлек барып, аларның проблемаларын өйрәнгән, хәзер шуларны хәл итә. Милләтен өзелеп яраткан, аның өчен җанын да, малын да кызганмаган, йөзеннән нур бөркелеп торган Бәкер әфәнде Акжигитов туган авылы Качкару өчен генә түгел, бөтен Пенза татарларына зур бәхет, Аллаһ бүләге, дияр идем, шундый кешеләрнең кадерен белик!
Качкару авылының тагын бер асыл сыйфатын әйтмәсәк, язмабыз тулы булмас иде. Биредә бик борынгы татар халык җырлары сакланып калган, алар Казан галимнәре тарафыннан өйрәнелеп, фәнни китапларга да кертелгән. Шундыйлардан данлыклы мишәр җыры «Әбделмән купис», «Үзебез яшьләр», «Бичараны картка бирәләр», «Чит-ят җирләрдә», «Гашыйклыкка күңел бирмәгез», «Алтын алмам, ятларга каласың», «Оныта алмыйм», «Әллә нигә сине яратам» һәм башка моңлы җырларны әйтер идем. Авыл үзенең тарихын, кешеләрнең язмышын шул җырларына теркәп калдырган.
Качкаруда бүген ике мәчет, урта мәктәп, мәдәният сарае, медпункт, почта, шәхси кибетләр эшләп тора. Авыл элек бик нык хуҗалыкның үзәге булган, хәзер инде колхоз таралган, аның урынында берничә фермер хуҗалыгы барлыкка килгән. Авылда бүген дә меңнән артык кеше яши, халык мал тота, бакча үстерә, яшьләр якын-тирә шәһәрләргә юл тота. Мин 2010 елның октябрендә бирегә беренче тапкыр килгәндә, Качкару урта мәктәбендә 94 бала укый иде, хәзер аларның саны 75кә калган. Мәктәптә атнага 2-3 сәгать татар теле укытыла, туган як музее эшли, ашханәсе бар. Ике баруымда да мәктәптә укучылар һәм укытучылар белән очраштым, аларга бу якларның тарихын сөйләдем, китапларымны бүләк иттем. Шундый ук очрашуларым мәчеттә дә булды. Бу килүемдә мәктәпкә үземнең «Ачылмаган татар тарихы» дип аталган өр-яңа китабымны бүләк иттем, чөнки анда Пенза татарлары турында, Качкару авылы хакында да күләмле язма урнаштырылган. Мин бу юлы турыдан-туры югары сыйныфта укучы балаларга мөрәҗәгать иттем:
– Сез бик борынгы, тарихи урыннарда яшисез. Биредән ерак түгел Алтын Урданың төньяк башкаласы Наровчат урнашкан, икенче якта – мең еллык борынгы Юлау-Городище шәһәрлеге, бортас-мишәрләрнең данлыклы каласы Золотаревка… Бу тарихны әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе, ачасы да ачасы, ул эшләр сезгә кала, балалар! Үзегезнең данлы тарихыгызны белегез, шушы юнәлештә белем алыгыз, китаплар языгыз, моңлы телебезне, асыл динебезне, гүзәл мәдәниятебезне, авылларыбызны, милләтебезне саклагыз! Без башлаган эшләрне дәвам итегез…
Мин аларга Пенза туфрагыннан чыккан асыл затлар – дөньякүләм танылган дин белгече Муса Бигиев, язучылар Муса Акъегетзадә, Заһир Бигиев, Гафур Колахмәтов, Кәрим Тинчурин, Гадел Кутуй, Шамил Усманов, Хәсән Шабанов, Исхак Зәбиров, Азат Вергазов; галимнәр Әдһәм Тенишев, Ришат Кудашев, Фатих Бахтеев, Якуб Агишев; композитор Мөнир Мазунов; танылган Акчуриннар, Бибарсовлар, Гилдеевлар, Акжигитовлар, Дәүликамовлар, Иртугановлар нәселләре турында сөйләдем. Бу балалардан да шундый талантлы, көчле шәхесләр үсеп чыгар, иншаллаһ, чөнки шартлар бар, үрнәк бар, бары тик милләт өчен эшләргә, дигән теләк-омтылыш кына кирәк! Татар балаларына бу юлны, юнәлешне без күрсәтергә тиеш.
Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
Качкару – Кыти иле… ,
Комментарии