Ахырзман каршылаганда

Ахырзман каршылаганда

Бүген «соцзащита»га бардым әле. Казаннан иң күп субсидияне Урыссуга бирәбез, дип сөйләгәннәр иде. Миңа аның бер тиене дә тими икән. Мине җәфалап, әллә ничә кат документларымны тикшерделәр дә: «Син бит улыңның фатирында торасың, шуңа күрә сиңа тиеш түгел», – диделәр. Фатирны улым исеменә күчергән идем шул. Җинаять эшләгәнмен икән. Без бит мәрхәмәтле аналар, балаларыбызның киләчәген кайгыртабыз.

«Тыл ветераны»өчен ташлама аласыз бит, шул җитмиме», – дип кимсеттеләр. Җитә ул, тик башкалар икесеннән дә файдалана бит.

Элекке заманнарда бездән беркем дә: «Балам, син кайда яшисең, нәрсә ашыйсың, сиңа ничә яшь?»– дип сорамады…

Ул Урыссуга бирелгән зур суммага берәрсе кулын сузмас микән? Бездә бит башта урлашырга юл куялар, аннан төрмәгә утырталар. Төрмәдә утырасы килмәгәне югарыдагылар белән бүлешә. Коррупция шул инде ул. Жәллим мин шул мескен байларны, кайгыларыннан яшьли үлеп китәләр. Ә менә без, балаларын кайгырткан әбиләр, субсидия бирмәсәгез дә яшибез. Зиннур әйтмешли, «бет шикелле сытсалар да, сытылмыйбыз».

Кемгәдер каты кагылган булсам, гафу итегез. Өемә кайтып киттем, йә ахырзаманны күрмичә калырмын. Ахырзаманда безне һәм депутатлар кебек кешеләрне сортларга аермаслар. Барыбыз да тигезләнербез.

Өемә кайтсам, «Безнең гәҗит»килгән. «БГ»мөхәррире Илфат Фәйзрахманов атна саен үзенең бүләген миңа җибәреп, Зәйтүнә әбисен сөендереп тора. «Кеше зуры кеше зурлый»дигән әйтем бар бит, без аның үзен дә зурлыйбыз.

Газетаны бер кат укып чыгуга караңгы төште. Икенче кат Ильич лампасын кабызып тәмләп укыйм инде. Кайчандыр ут өчен 4 тиен түли идек, хәзер 257 тиен.

Газетаны алган саен Искәндәр Сираҗиның «Ахырзаманның икенче көнендә «Татар җыры»язмасын кат-кат укып рәхәтләнеп көләм.

Анда мондый сүзләр бар: «Расписание буенча безнең 21нче декабрьдә дөнья бетү каралган, бетсә дә, 22се көнне «Пирамида»га киләсеме, әллә килеп тормаска буламы…»Укыган саен көлеп рәхәтләнәм. Субсидия онытылып тора. , килми тор әле. Безнең Сираҗига әле бары кырык яшь кенә.

Кырык яшь ул кырык кына,

Әле егет чак кына.

Иллесе җитәр тагын.

Алтмыш белән җитмеше

Көтеп тора чиратын.

Усал бит ул Искәндәр,

Сиксәненә дә җитәр.

Юашланса Искәндәр,

Туксанны үтеп китәр.

Усал Искәндәр, кыю Искәндәр,

Син бит безгә бик кирәк.

Бәхетле бул, рәхәт яшә,

Йөзгә дә җит, үтеп тә кит.

Бездән сезгә шул теләк.

Бүген 19нчы декабрь, чәршәмбе көн. Таң аткан, матур булып кояш чыккан. «Саумы, кояш!»– дим. Ап-ак кар өстендә кояш нурлары җемелди. Декабрь ае булса да, шундый матур көн булыр икән! Африкада яшәүчеләр мондый матурлыктан мәхрүм бит.

Чәй эчеп, өемне җыештырырга тотындым. Ишек кагып, күршем Җәмилә керде. «Әллә идән юа инде, берәр яры китмисеңдер бит?»– ди. Мин: «Беркая бармыйм», – дим.

– Мин китәргә җыендым инде. Улым мине кодагыйларга илтә, аларның мунчалары бар, шуны ягып торырбыз, дибез. Аннан, аларның бәрәңге базлары да бар, анда төшеп тә котылып калып булыр. Син Мәскәүне карамадыңмыни, мин үзем карадым. Анда бик зур бункер ясаганнар, 3 мең кеше сыярлык, дип сөйләделәр. Бөтен депутатлар шунда бикләнеп исән калачаклар икән. Бөтен документларны үзең белән алырга куштылар. Ахырзаман җиткән көнне бөтен дөньяда ут бетә ди бит, син нишләрсең берүзең? – ди.

– Ул көнне нишләп ут бетсен, энергетикларның бәйрәме бит, – дим.

– Исәр икәнсең, берни ишетмәгәнсең, ярый, күрешмәсәк, сау бул, – дип, ишекне япты Җәмилә.

Идәнне юып бетерүгә тышка чыктым. Урыссуның автовокзалы янында бер машина туктаган, кеше дә күп җыелган, чират торалар. Нәрсә саталар икән дип барсам, шәм саталар икән, яннарында «Ахырзаман каршылыйбыз!»дигән плакат та бар. «Шәмегез күпме тора?»– дип сорыйм. «Чират тор, апа, сиңа да җитәр», – диләр. Шәм алган бер ханымнан ничә сумга алдыгыз, дип сораган идем: «Кыйммәт булса да алдым инде», – дип, хакын әйтмәде. Кибетләргә керсәм, бөтен җирдә чират.

Бер ир ун килолы 3 капчык он алды. Башкалар колбаса, консерва җыя. Мин дә бер банка яшел борчак алдым, йә яңа елга бетәр.

Өйгә кайткач, дустым Сәриягә шалтыратам.

– Алло, хәлләрең ничек, Сәрия? – дим.

– Әйбәт түгел әле, ахырзаман җитә диләр бит, күршеләр китәргә җыена, кая китәселәрен әйтмиләр. Минем барыр җирем юк. Оныгым Радик фатирны үзенә яздырырга сорагач, ризалашмаган идем, үпкәләп йөри. Хәлемне белергә дә килми, үлеп китсәм, җыйган әйберләрем дә кала инде. Документлар белән акчамны әзерләп куйдым. Өч көнлек су алып куярга диләр, ут та, су да булмый ди. Син нишләргә уйлыйсың? – дип сорый.

– Беркая бармыйм, өй җыештырдым, генераль уборка ясадым, – дим.

– Алайса мин дә җыештырып алыйм әле, – дип Сәрия телефонын куйды.

Дустым Айсылуга шалтыратам.

– Алло, исәнме, Айсылу, хәлләрең ничек? – дим.

– Әле генә шәм алып кайтып кердем, чират тордым, ишекнең биге юньләп эшләми, шәм белән чистартам, – ди.

– Ахырзаманга әзерләнәсеңме? – дим.

– Иртә бит әле, атнакич мунчага барам, аннан чиста-матур киемнәремне киярмен, ахырзаман җомга көн бит ул. Үлсәң дә матур итеп үләргә кирәк, – ди укытучы дустым Айсылу. Мин дә килешәм Айсылу белән, үлсәң дә матур итеп үләргә кирәк.

Мин дә җомга көнен көтәм. Ахырзаман булса да, ахырзмаман булмаса да, җомга көнне бит миңа «Безнең гәҗит»киләчәк.

21нче декабрьдә таң атып кояш чыгар. «Саумы, кояш», – диярмен, Аллаһ боерса.

Зәйтүнә ӘБРАРОВА,

Урыссу бистәсе, Ютазы районы.

Комментарии