Керәшенчә Раштуа

Башка праваслаулар кебек керәшеннәр дә Казандагы Тихвин чиркәвенә Раштуа гыйбадәтенә җыелды. Келәү, татарча әйткәндә гыйбадәт кылу, 6 гыйнвар көнне төнге 12дә башланып, 7 гыйнварда иртәнге 4тә тәмамланды. Раштуа келәве Христосның дөньяга килү хөрмәтенә үткәрелә. Башка еллар белән чагыштырганда, бәйрәмдә яшьләр дә шактый иде. Келәүне Тихвин чиркәве җитәкчесе Павел атакай Павлов алып барды.

Узган ел ахырында гына чиркәүдә төзекләндерү эшләре тәмамланган. Хәзер Тихвин чиркәве иркенәеп калган.

ЯШЬЛӘР РУС ЧИРКӘВЕНӘ ЙӨРМИ

хәрәкәте аксакалы Аркадий Фокин сүзләренчә, бәйрәмгә яшьләр елдан-ел күбрәк килә. Бу керәшеннәрнең дини яктан да күтәрелеш алуын күрсәтә, дип саный ул. Милли хисләр дә үзенекен итә, ди Фокин. Юкса, халык рус чиркәвенә дә йөри ала. Әмма анда күңел тартмый, монда үзебезнең өйдә кебек тоябыз, ди күпләр. Дөресен әйтим, чиркәве – ул әле дини урын гына түгел. Анда керәшеннәр бер-берсе белән очрашу, сөйләшү, бәйрәм белән котлау өчен дә җыела.

Алена Кутузова – кызы. Керәшен чиркәвенә гаиләләре белән йөриләр икән. Гыйбадәт телендә алып барылгач, керәшеннәр өчен горурланып куям, ди Алена.

РАШТУАДАН СОҢ НАРДУГАН

Монысы дини бәйрәм түгел, ул керәшеннәрдә мәҗүсилек чорыннан ук сакланып калган. Нардуганны чиркәү хупламый, шайтан бәйрәме дип атый. Әмма хәзер бу бәйрәм онытылды инде. Аны авылларда да искә алмыйлар. Алай да Нардуганны олылар сагына. Әле шушы көннәрдә генә Япониядән килеп керәшеннәрне өйрәнүче Акира Сакурама Көлкәмәргә (мин шул авылдан) килеп китте. Раштуа, Нардуган бәйрәме турында әбиләрнең истәлекләрен җыеп йөри. Акирага миңа да ярдәм итәргә туры килде. Яшь япон галимен татарча аңламый, дип уйлаган идем. Баксаң, ул инде татар телен дә өйрәнеп өлгергән. Әби-түтиләргә татарча сорау биргәч, егылып китә яздым.

Бергәләшеп берничә йортка кереп чыктык. Әбиләр бәйрәм турында рәхәтләнеп сөйләде. Нардуган бәйрәме 7 гыйнварда башланып 19ында гына тәмамлана торган була. Бәйрәмдә яшьләр уеннар уйнаган, кич утырган, йөзек салган, парларын табышкан. Яшьләр гармуннар уйнап, өй саен кереп йөри торган була. Әмма бәйрәмдә үз-үзеңне танытырга ярамаган. Шуңа төрле кызыклар да күрсәтә торган булганнар. Хәтта шәп-шәрә калып биючеләр дә табылган.

– Ул чакта хәзерге сыман җитеш яшәмәсәк тә, яшьлегебез күңелле үткән. Уйнап-көлеп, җырлап-биеп калганбыз. Хәзер кич утырырга авылда яшьләр дә юк. Тормышның яме калмады, – ди Нардуган турында сөйләүчеләр.

“ТУЫМ ҖОНДЫЗЫ” ФЕСТИВАЛЕ

Хәзер республиканың керәшен оешмасы да Раштуа бәйрәменә игътибар бирә башлады. Быел икенче ел рәттән яшьләр арасында керәшен җырларын башкаручыларның “Туым җондызы” фестивале уза. Аны республиканың керәшен иҗтимагый оешмасы, Казан керәшеннәре җәмгыяте, керәшен яшьләре оештыра. “Фестиваль сәләтле керәшен яшьләрен табу, аларны сәхнәгә чыгару өчен үткәрелә”, – ди чараны оештыручыларның берсе Лидия Әхмәтова.

“Туым җондызы” фестивале 16 гыйнварда “Ак Барс” яшьләр үзәгендә кичке сәгать биштә башлана. Фестивальдә күренекле керәшен җырчылары Георгий Ибушев, Лена Бичарина, Лидия Әхмәтова, “Сәлам” керәшен фольклор ансамбле дә катнашачак.

РАШТУАНЫ НИЧЕК ҮТКӘРДЕГЕЗ?

Георгий Ибушев (Татарстанның халык артисты):

– Быел Раштуаны Түбән Кама шәһәрендә дәдәйләрдә үткәрдем. Анда чиркәү юк. Шуңа өйдә генә утырдык. Хатыннар тәм-томнар пешерде. Телевизордан бәйрәм келәвен карадык. Бер-беребезгә матур теләкләр теләдек, балачак елларын искә төшердек. Казанда булган булсам, керәшен чиркәвенә бара идем инде. Бу – безнең өчен бик олы бәйрәм.

Дмитрий Сизов ( районының Керәшен Сәрдәсе авылы чиркәве башлыгы):

– Раштуа келәвенә 40лап кеше җыелды. Быел бәйрәмгә яшьләр дә килде. Узган елларга караганда халык күбрәк җыелды. Барыбызга да җирдә ни өчен яшәвебезне аңларга язсын.

Гәрәй Рәхим (шагыйрь, Тукай бүләге иясе):

– Раштуаны кунаклар чакырып уздырмадык. Бәйрәм белән генә үтеп китте. Бик әйбәт итеп мунча яктык. Аны төрле урман үләннәре, чыршы ботаклары белән бизәдек. Мунча кергәч, яңадан туган шикелле булдык. Хатыным коймак пешерде, таба исе чыгардык.

Матди яктан тормышның көннән-көн начараюын күреп торабыз. Кешеләргә яшәргә мөмкинлекләр тудырылса иде. Хәзер пенсияләрне арттырабыз дип, бәяләрне күтәреп торалар. Акчаны пенсионерлар кесәсе аша үзләштерү ягын таптылар. Менә шушы әйберләр булмасын иде.

Саша ДОЛГОВ

Комментарии