Без дә булдык Кайбыч якларында

Кайбыч районының Соравыл, Иске Тәрбит авыллары турында “Безнең гәҗит” битләрендә язылды. “Аклы-каралы мунча”(14 октябрь, 2009 ел), “Тарихны җуймаучылар авылында”(28 октябрь, 2009 ел) дигән язмалар бәхәс уятты. Анда язылганнарны үзләрен мыскыллау дип кабул итеп, кайберәүләр ризасызлык белдерде. Ә автор Эльвира Фатыйхова: “Киресенчә, авылларын мактап, кешеләренә сокланып язган идем, дөрес аңламаганнар”, – дип бу як халкына үпкә белдерә. Без дә Кайбыч районында булып кайттык. Гаҗәпләндергән нәрсәләр, чыннан да, күп икән анда.

ЙОРТНЫ ӨМӘ БЕЛӘН САЛАЛАР

Иң элек, авыл кешеләренең үзара тату-дус яшәвенә, ярдәмчеллегенә сокландык. Өйне бу якларда өмә белән күтәрәләр. Буралы өйне өмә белән күтәргәннәрен беләбез, ә менә таш йортны берьюлы берничә кешенең (ташчы түгел, гап-гади авыл кешесе!) бер көндә өеп куйганын ишеткән юк иде. Авылның һәр кешесе – туганы да, туган түгеле дә, яше дә, карты да таң белән үк өмә буласы урынга җыела. Ашарга да үзләре белән алып киләләр. Хуҗаның өе дә юк, кемнәрдәдер әзерләп мәшәкатьлиселәре дә килми. 70 яшьлек әбиләр дә бу эштән читтә калмый: измә изә, кирпеч бирә… Һәр почмакның кем кулы белән өелгәнен танып була, “Шулай төрлечә булмаса, өйнең күрке юк”, – диләр. Ташчылар кирпеч салганда, хуҗаларга яхшы теләкләр тели-тели эшлиләр. Бәлки шуңадыр да, бу якларда аерылышулар сирәк икән. Монда шактый гына хәлле кешеләр дә акчага оста ялламый, авыл йоласы буенча әнә шулай өмә үткәрә. Кыр Буасы авылындагы шундый йортларның берсенә кереп, хуҗалар белән танышып чыктык: алар – Людмила белән Вячеслав Поляковлар. Берсе – тракторчы, икенчесе – бозау караучы. Улларына 6 яшь. Людмиланың пешекче, бухгалтер белгечлекләре буенча дипломнары бар, шулай да фермада эшли.

– Бозаулар каравыма бер дә читенсенмим. Эш эш инде ул. Булып торсын. Фермалар гына бетмәсен. Ел саен премия бирәләр. Хезмәт хакына да зарланмыйм, Аллага шөкер, – ди Людмила, бәхетенә куанып.

Моннан җиде ел элек өйләнешә алар. Икесе дә ятимлекне күргән балалар. Йорт төзеп керү турында хыяллана да алмыйлар, чөнки бер ярдәм итәр кешеләре юк. Авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов, идарәгә чакыртып, яшьләр программасы буенча йорт төзергә мөмкинлек барлыгын әйтә, документлар җыярга куша. Алты ай дигәндә, кирәкле кәгазьләр булдырылып, бер ел тулганда, йортны төзеп тә керәләр. Менә шундый гаҗәп хәлләр монда.

ТӘРӘЗӘЛӘРЕ КӨЛЕП ТОРА

Бу якларда оста куллы кешеләр күп. Шуларның берсе – Сергей Степанов. Агачка төрле бизәкләр уеп төшерү белән шөгыльләнә. Күп өйләрдә ул ясаган ишекләрне, тәрәзә рамнарын, йөзлекләрен очратасың. Бизәкләре төрле-төрле, бер-берсенә охшамаган.

– Һәр тәрәзәнең үз бизәге булырга тиеш. Йөзлек бит ул йортның иминлеген, бәрәкәтен саклый. Күңел җылыңны биреп эшләсәң генә, хезмәтең үзеңне дә, хуҗаларны да сөендерә, – ди Сергей.

Берничә ел элек ул пилорамада эшләгән. Тирә-яктагы авыллардан да такта ярдырырга, агач эшкәртергә шунда килгәннәр. Заман чире монда да килеп җиткән: бурычы күп дип, электр чыбыкларын кисеп киткәннәр, аннан соң инде җиһазларын да кайсын-кая ташып бетергәннәр. Хәзер Сергей гаражында үзе ясаган агач эшкәртү җайланмасы тора. Егәре алай көчле булмаса да, кирәкле операцияне эшли.

Сергей, агачны уеп, сыннар ясау белән дә мавыга. Әтисенең бюстын да эшләп куйган. “Нәкъ Иван дәдәй инде, бигрәк үзенә охшаган”, – диләр, бюстны күрүчеләр. Тагын әле үзе ясаган тегермәне дә бар икән.

Степановлар өч кыз тәрбияләп үстергән. Алар бөтен эшне башкарса да: “Кыз баланың урыны агач-тимер арасында булырга тиеш түгел”, – дип саный әтиләре һәм белгәннәрен тапшырып калдырырга онык көтә.

КУЛЫННАН БӨТЕН ЭШ КИЛӘ

Соравылда да кул эшләре осталарына сокланып йөрдек. Шундыйларның берсе – Леонид Ямщиков. Итеген дә баса, мичен дә чыгара, агач эшләре буенча да мастер. Үзе әле фермер да. 7 гектар җиргә печән чәчеп, шуннан бер сезонга өч тапкыр уңыш җыеп ала. Артык печәнен халыкка сата. Хуҗалыгында бозаулар асрый.

– Хәзер нәрсә файда китерсә, шуның белән шөгыльләнәм. Китереп бирерләр әле, дип көтеп утыра торган заман түгел, үзеңә табарга кирәк. Үзем тракторчы да, бухгалтер белән экономист та, менеджер да. Хатыным Мария белән биш бала үстердек. Бишәү түгел, унау булсын иде, дим Марияга. Бергә-бергә өйрәнеп үсә бит алар. Балаларыбыз эшчән булды. Өч улым да – мич чыгару осталары. Җәйге-көзге эшләр беткәч, улларым белән читкә чыгып китәбез. Берсе хуҗалыкны карарга авылда кала. , Саратов, Мәскәү якларыннан заказлар алабыз. Өлкән улым Феликс әле күптән түгел актер Никита Михалков дачасына барбекю-мич чыгарып кайтты. Берьюлы йөз кешегә ит кыздырып була! – дип сөйли йорт хуҗасы.

Үз өйләренең миче дә әллә кемнәрне сокландырырлык. “Хәзерге заманда мич нигә кирәк инде?” – дигән соравыма:

– Мичсез ничек була инде? Мичсез өй – нурсыз өй бит ул. Өй мичендә пешкән тәбикмәккә, көлчәгә, бәлешкә ни җитә? – дип, сорауга сорау белән җавап бирде Леонид.

Менә шулай, җәмәгать. Кайбыч ягы авылларында кара мунчалар күбрәк очрый икән, бу әле ак мунча төзи белмәгәнлектән түгел. Чыннан да, кара мунчада юынуның рәхәтен, шифасын бернинди ак мунчага алыштыра алмаудан…

Матур яши кайбычлылар. Башкалар теләгәнчә, таләп иткәнчә түгел, үзләре теләгәнчә.

Шулай да язмамның ахырында “Безнең гәҗит” журналисты күтәргән проблемаларга тукталасым килә. Авылның бер урамында гына асфальт юл булып (анысы да Президент Иске Тәрбит авылына мәктәп ачарга киләсе булгач салынган), калган урамнар саз эчендә икән. Бердәнбер медпункт, үзәк җылыткычка тоташтырылмыйча, утын белән җылытыла, искиткеч бай экспонатлары яраксыз бинада череп әрәм булып ята икән – монда уйланырлык хәлләр бар, дигән сүз. “Чирен яшергән – үлгән”, – ди халык. Чир ул үз вакытында дәвалауны сорый. Монда инде журналистка гына үпкәләп булмый, югарыдагылардан сорарга, кирәк икән, ныклап таләп итәргә туры килә.

М.МАРТЫНОВА,

Туганайлар” газетасыннан

Комментарии