Бер казанга ике баш…

2009 елны Медведевның популярлыгы узган ел белән чагыштырганда 12%ка арткан. Хәзер инде русиялеләрнең яртысы аны үз итә. Шулай да әлегә, элитасын алганда, популярлык буенча беренче. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырулары күрсәткәнчә, аны 67% халык яклый. Әмма Медведев инде Путин үкчәсенә басып килә.

Медведев һәм Путинның үзара мөнәсәбәте һәрдаим игътибар үзәгендә. Бу хакта үзләреннән туры бәреп сораучылар да булды. Әмма әлегә җитәкчеләрнең берсе дә сер бирми. Медведев күптән түгел генә Русиянең 3 телевизион канал башлыклары белән очрашуында, Путин белән дустанә мөнәсәбәтләре күптән дәвам итүен һәм киләчәктә дә шулай булачагын әйтте. Путин да аларның сәяси карашлары тәңгәл килүен белдергән иде.

Сүздә төрле, гамәлдә бер

Гарвард университетыннан сәясәт белгече профессоры Кэрол Сайветц “Америка авазы”на әйтүенчә, президент белән премьер-министрның бер-берсенә карата мөнәсәбәте төрле юнәлештә үсеш алырга мөмкин.

– Медведев президент вәкаләте чыкканчы, ягъни 2012 елга кадәр реформалар һәм икътисадый модернизацияләү хакында биргән вәгъдәләрен үтәргә өлгермәячәк. Шуның белән Путин Медведевны чын мәгънәсендә сәяси упкынга этәрә, – ди ул. Шулай ук Медведев һәм Путинның каршылыклы сәясәт алып барырга мөмкинлеген әйтә. – Мисал өчен, Медведев Көнбатыш ишетергә теләгәнне әйтәчәк. Ә Путин киресенчә. Ул аның халыкара һәм эчке сәясәт карарларының кайберләрен кире кагачак.

Чыннан да, тышкы сәясәтне алганда, Медведев белән Путин каршылыгы әледән-әле сизелә. Ләкин гамәлләргә килгәндә, алар бер үк, ди белгечләр.

Халыкның кеременә карап

“Ведомости” газетасының аңлатмалар бүлеге баш мөхәррире Максим Трудолюбов сүзләренчә, бу бер үк сәяси системаның ике тармакка бүленүе генә. Һәм ул тармаклар төрле дәрәҗәдәге халыкка юнәлгән.

Аның фикеренчә, Путинның популярлыгы күбрәк урта керемле халык. Болар, беренче чиратта, бюджет тармагында эшләүчеләр, пенсионерлар һәм телевизор күп караучылар. Ә Медведевның чыгышлары күбрәк югары керемле халыкка юнәлгән төсле. Трудолюбов фикеренчә, алары – яшьләр һәм шәһәрдә яшәүчеләр.

– Путиннан аермалы буларак, Медведевның илдәге сәяси көчкә басым ясау өчен үз карашы да, мөмкинлеге дә юк, – дигән фикердә Трудолюбов.

Аерма күзгә ташлана

“The Washington Post” газетасы хәбәрчесе Энн Эпплбаум узган елның июлендә АКШ президенты Барак Обаманың Русия җитәкчеләре белән очрашуы турындагы язмасында Америка идарәсенә Медведев белән аралашуы җиңелрәк булуын ассызыклады. “Путин белән сөйләшү еш кына Русиянең үпкәләре турындагы зарлануларга кайтып кала”, – ди журналист. Шул ук вакытта ул Медведевның Русиянең тышкы сәясәтенә тәэсире зуррак булыр дип уйлау беркатлылык икәнен әйтә.

– Ике җитәкчене берьюлы күргән кешеләр алар арасындагы аерманың шулкадәр күзгә ташлануына аптырый. Мисал өчен, аларның икесе дә катнашкан очрашуда булган бер кеше: “Нигездә Путин сөйләде, ә Медведев язып кына барды”, – дип әйткән иде, – ди Эпплбаум.

Ландыш ХАРРАСОВА

хисаплый һәм фаразлый

29 декабрьдә «РИА Новости» агентлыгында Русиянең Ислам конференциясе оешмасындагы илчесе Камил Исхаков һәм шул оешма вәкилләре белән матбугат очрашуы узды. Казанның элекке җитәкчесе анда Татарстанның яңа президенты турындагы фаразын да әйтте.

Ислам конференциясе оешмасына күзәтүче буларак кабул ителгән Русия нәкъ бер ел элек анда үз илчесе итеп Камил Исхаковны куйган иде. Камил Исхаков – Казан шәһәренең элекке мэры, аннан соң Русия Президентының Ерак Шәрыктагы вәкиле. Ел хисаплары дип аталган бу матбугат очрашуында Камил Исхаков Ислам конференциясе оешмасы белән эшчәнлекне Русия өчен уңышлы дип бәяләде.

Ул “Азатлык” хәбәрчесе белән аерым сөйләшеп алды.

– Бүген Татарстанда март аенда билгеләнәчәк яңа президентны фаразлыйлар. Татарстан Президенты итеп раслар өчен 3 кеше инде тәкъдим ителгән: хәзерге Президент , Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм премьер-министр . Сезнең фараз нинди? – дигәнгә Камил Исхаков:

– Бу турыда ишеткән идем. Минемчә, әлеге урынга Русия Президенты Минтимер Шәймиевны раслар. Башкача мөмкин түгел, – диде.

– Ә үзегезне Татарстанда эшләүче буларак күрәсезме?

– Мине кайда билгеләсәләр, үземне шунда күрәм. Әлегә Владимир Владимирович Путин бу эшкә кушты. Эшкә билгеләү минем иректә түгел, – диде Камил Исхаков. Һәм шушы җавабы белән илдә кемне хуҗа итеп күрүен дә әйтеп салды.

Нәзифә КӘРИМОВА

Җимерек халык җилкәсенә

2010 елда капиталь төзекләндерү өчен һәр фатирдан ике тапкырдан да күбрәк акча җыячаклар. Казан шәһәре депутатлары 2010 елга торак-коммуналь хуҗалык бәяләрен тикшерде. 2009 ел белән чагыштырганда халык фатир түләүләренә 21%ка күбрәк акчасын чыгарып салачак.

Почта тартмасына килгән фатир түләүләре кәгазен алуга, күпләр өйләренә кереп җиткәнче үк, тагын нәрсәләрне арттырдылар икән дип, тиз генә күз йөртеп чыга. Гыйнвар аенда капиталь ремонт өчен бирәсе акчаны күреп аз керемлеләр һәм пенсия яшендәгеләр хәйран калырга мөмкин. Мисалга, 50 кв/м өчен ай саен 250 сумыңны чыгарып салу 4-5 меңлек пенсия алучылар өчен хәйран гына кесәгә сугып барачак. Љлкәннәр тагын, узган ел алай ук түгел иде бит, дип идарәче оешмаларның юлын таптаячак.

Совет районындагы “Бриор” ширкәте җитәкчесе Кәүсәрия Мотросова да: “Љлкәннәр тагын безгә киләчәк инде”, – дип белдерә. Әлеге ширкәт районда төзекләндерү, ремонт һәм яшелләндерү эшләре белән шөгыльләнә. Шулай да ул кв/м ны 5 сумга күтәрү дә төзекләндерү эшләре өчен җитеп бетмәячәк, ди.

– Бөтен йортларны су баса. Чөнки торбаларның күбесе технологияләр бозылып куелган. Коммуналь хезмәтләр су, җылылык басымын гел генә дөрес итеп бирми. Шуңа анда-монда тишелә тора. 40-60 еллык йортларга әкренләп ремонт ясап киләләр. Яңарак дигәннәренә дә 35 ел тулды инде, – ди Мотросова.

Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте башлыгы урынбасары Ләззәт Хәйдәров та башкалада кичектергесез төзекләндерелергә тиешле йортларның күп булуын яшерми.

– Бүген Казан шәһәрендә 1,5 мең йортка капиталь ремонт таләп ителә. Таләпләр буенча ул 25-30 елга бер тапкыр булырга тиеш. Торба, түбәләрне 25 елга бер алыштырырга, подъездларны ешрак төзекләндерергә кирәк. Совет елларында алар тоткарланып килгән. Соңгы вакытта торак-коммуналь хуҗалыгына ризасызлык арта бара. Һәм черек мичкәне хәтерләтә башлаган иде, – ди Хәйдәров.

2009 елда 400 йорт капиталь төзекләндерелгән иде. Хәйдәров сүзләренчә, “Торак-коммуналь хуҗалыгы реформасы” дип аталган махсус программа өчен 2009 елга барлыгы 3 миллиард сум акча бирелгән булган.

– Ул программа тәмамланды. Хәзер Татарстан хөкүмәте Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә махсус программа төзи. Мәскәү ярдәменнән баш тартмый. Әмма шартлар үзгәрәчәк, – ди Хәйдәров. Аның әйтүенчә, моңа кадәр төзекләндерү өчен Мәскәү, Татарстан һәм муниципалитет биргән акчалар өстенә яшәүчеләр дә чыгымнарның 5%ын каплый иде. Алга таба кабул ителәчәк программа “Пенсия фонды” рәвешендә булачак. Мисалга, милекчеләр төзекләндерү өчен 100 сум акча җыйса, федераль хөкүмәт нәкъ шуның кадәр өстәячәк.

Берничә дистә еллар буе капиталь ремонт өчен акча түләп йортлары төзекләндерелмәгәннәр күп. Яңа тәртипләргә караганда, түләнгән акчалар 2003 елдан башлап кына исәпкә алыначак. Менә-менә җимереләм, дип торган йортлар өчен бу акча җитмәскә мөмкин. Аннан кала, шушы бер-ике ел эчендә генә өр-яңа йортта фатирлы булганнар күршедәге төзекләндерү таләп ителгән “сталинка”, “хрущевка” өчен акчаларын биреп торырмы? Бу мәсьәләне әлеге йортта яшәүчеләр үзләре хәл итәргә тиеш икән.

Кайбер белгечләр, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге үзгәрешләрне һәм капиталь ремонт өчен ике тапкырдан да күбрәк акча җыюны, әлеге эшләр өчен киткән чыгымны алга таба халык җилкәсенә аудару дип бәяли. 2009 елда капиталь ремонт өчен халыктан кв/м га 2 сум 7 тиен җыйдылар. Узган елларда тагын да азрак иде.

Наил АЛАН

Башкортстан татарлары җанисәпкә әзерләнә

Башкортстан татар милли хәрәкәтенә караган оешмалар быелгы җанисәпкә әзерлек алып бару кирәклеген узган елның ноябрь һәм декабрь айларында узган җыелышларында да җитди искәрткән иде. Бу хакта сөйләшү өчен, 8 гыйнварда Уфада татар оешмалары җитәкчеләре һәм кайбер галимнәр кыска гына очрашу оештырып алды. Танылган татар галиме, этнология һәм этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков сүзләренчә, Башкортстандагы һәр халыкның җәмәгатьчелек оешмалары бу мөһим кампаниядә үз тырышлыгын салачак. Татар оешмалары да йоклап ятарга тиеш түгел.

– Башкортстанда 2002 елда узган җанисәптә хәрәмләшүләр сәбәпле, татарлар халык саны буенча икенче урыннан өченчегә тәгәрәде, ә башкортлар киресенчә, икенче урынга менде. Моңа хакимиятнең басымы сәбәпче, – ди Илдар Габдрафыйков. – Бу юлы да шушы хәл кабатланачагына шик юк. Башкортлар тагын да артып, татарлар тагын да азрак күрсәтелергә мөмкин. Моңа бүгеннән агрессив эш алып барыла. Башкорт галимнәре республика телевидениесендә көн саен диярлек татар районнарыннан тапшырулар әзерли. Андагы татар авылларында яшәүчеләрне телләре татарга әйләнгән башкортлар, дип халыкның башын бутаулар башланды.

Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, татар оешмалары һәм татар галимнәре әлеге шартларда Башкортстандагы демографик вәзгыять һәм кайсы халыкның чынлыкта күпме булуы турында мәгълүмат биреп торырга тиеш. “Үзебезнең газетаны чыгару кирәк, шушы темага фәнни конференцияләр дә оештыру зыян итмәс”, – ди Илдар әфәнде. Аның сүзләренчә, халык исәбен алуда хакимият басымы булмаса, бу җанисәптә татарлар элекке кебек хәлгә кайтып, республикада сан буенча руслардан кала икенче урынга менәчәк. Ләкин хакимият басымы бүгеннән үк иң югары ноктасына җитте һәм бу хәлдә татарлар тыныч кына: “Нәрсә булса, шул булыр”, – дип ятарга тиеш түгел.

Сөйләшүдә чыгыш ясаган Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин быел беренче өч айда татар оешмалары башкарырга тиешле беренчел бурычларга тукталды. Ул Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан хакимиятләре белән берлектә март йә апрель аенда альтернатив Башкортстан татар конгрессы корылтаен үткәрүгә әзерлек алып баруын хөсетлек дип атады.

– Безнең Башкортстан татар конгрессы татар мәнфәгатьләрен яклый. Ә альтернатив Башкортстан хакимиятләренә хезмәт итеп, киресенчә, республика татарларына зыян салучы гына булачак, – ди Мәҗит Хуҗин.

Фәнис ФӘТХИ

татар милли хәрәкәте зур югалту кичерде

78нче яшендә Чаллы ТИҮ рәисе урынбасары “Болгар” клубы рәисе, Татарстандагы милли хәрәкәттә иң зыялы шәхесләрнең берсе дип танылган Габдрахман Җәләлетдинов вафат булды. Аның үлеме дистә еллар буена бер-берсенә салкын карашта торган милли оешма вәкилләрен беркадәр якынайтты.

Кеше үлгәннән соң аның турында начар сүз әйтергә ярамый, дигән гыйбарә бар. Шунлыктан, кайбер кешеләрне җирләгән вакытта күп кенә ясалма сүзләр дә ишетергә туры килә. Габдрахман Җәләлетдиновны соңгы юлга озату уңаеннан хакыйкый сүзләр генә әйтелде, дияргә җирлек бар. Аның соңгы 20 ел эчендә милли хәрәкәт өчен башкарган эшчәнлегенә хушлашырга килүчеләр һәрьяклап уңай бәя генә бирде.

Без 1992-97 елларда милли бүлектә эшләдек. Гаҗәеп эшлекле, тәртипле кеше. Җаны-тәне белән болгарчы иде. Башкаларга үз фикерен көчләп такмады, үз сүзендә нык торган булды, – диде Чаллы шәһәр шурасы депутаты Галимҗан Зарипов.

– Габдрахман абый белән үз гомеремдә еш очраштым. Ул халкы өчен янып йөрде. Абруйлы, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер кеше иде. Авыр туфрагы җиңел булсын, – дип искә алды Чаллы керәшеннәр җәмгыятенең элекке рәисе Николай Ипеев.

– Арабыздагы кешеләр Габдрахман абыйны ФСБга, прокуратурага эшләүдә гаепләде, татар милли хәрәкәтен сата, диде. Бу дөрес түгел. Саткан булса, мондый авырлыкларга калмас иде. Ул җомга көнне, автобуска утырып, ТИҮ идарәсенә эшкә килгәндә, йөрәге тотып, вафат була. Соңгы көненә, соңгы сулышына кадәр милләт дип яшәде, – диде Чаллы ТИҮе рәисе .

– Татар халкы иң акыллы, иң зыялы кешесен югалтты. Без исән. Габдрахман абый хезмәт иткән татар-болгар дәүләтчелеге булыр. Ул татар мәктәбе биргән бөек кешеләрнең берсе иде. Холкы, килеш-килбәте белән дә татар дәүләтенең премьер-министры, Черчиле булырлык шәхес. Аның исеме татар милли хәрәкәтендә алтын хәрефләр белән язылырга лаек, – диде язучы Айдар Хәлим хушлашу сүзендә.

Милли Мәҗлес рәисе судлардан соң авырып тора, мәрхүмне соңгы юлга озатуда катнаша алмады. Әлеге югалтуны ул да авыр кичерә.

– Чын татар зыялысы иде. Беркем белән дә фетнәләшеп йөрмәде, ләкин үзенекендә нык торды. Татар халкына хезмәт итте. Чаллыда татар мәктәпләрен ачуда аның өлеше зур, дип саныйм. Болгарчылык идеясенә соң дәрәҗәдә бирелгән, аны бөтен көче белән яклады. Ләкин тупаслык белән түгел. Ул болгарчы булса да, татар милләтенә хезмәт итте. Чөнки, кем дип аталсак та, мишәрме, керәшенме, милләтебез бер, татар икәнен аңлап эш итте. Габдрахман абый милли хәрәкәттә яшь лидерлар да әзерләде. Аның эше дәвамлы булыр, – диде Бәйрәмова “Азатлык”ка.

Габдрахман Җәләлетдинов 1932 елның 20 июнендә Яшел Үзән районы, Әрәле авылында туган. 11 гыйнварда Чаллының татар зиратында җирләнде.

Гафиулла ГАЗИЗ

azatliq.org

Комментарии