Мулык шәхескә бәйле

Мулык шәхескә бәйле

Яңа гына ачылган «Авылым сулышы» сәхифәсендә хуҗалыгында мактауга лаек мисаллар, шәхесләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Бәхетсезлеккәме, куанычкамы, предприятиенең уңышлы эшләве, халыкның чагыштырмача муллыкта, канәгать яшәве, күпчелек очракта, аерым шәхесләрдән тора. Мисал өчен, районының Урсай хуҗалыгын гына алыйк. Җитәкче булып Равил Бәкиров эшләгән ике дистә ел дәвамында әлеге хуҗалык Татарстан буенча алдынгылардан санала иде. 2009 елның ахырында пенсиягә чыкканда да, ул хуҗалык кассасында 5 миллион сум чиста табыш калдыра. Равил Бәкировтан соң нибары ел ярым вакыт эчендә Урсай халкы «хуҗалык таркалу», «бурычка бату» дигән төшенчәләрне үз җилкәләрендә татырга мәҗбүр була. Продукция җитештерү кими, хуҗалык банкротлык чигенә килеп җитә.

Дөрес, алдынгы хуҗалыкның шул хәлгә калуына илдәге соңгы еллар вәзгыяте дә үз тәэсирен ясагандыр. Ләкин, ул вәзгыять бүген дә авыл хуҗалыгына карата куанырлык түгел бит. Киресенчә, Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү тагын да санабрак эш йөртергә, бил каешын кысыбрак бәйләргә мәҗбүр итә. Ә Урсайда соңгы бер елда янәдән хәлләр күзгә күренеп уңай якка таба үзгәрә башлый. «Торгынлык» чорында түләнми җыелып килгән хезмәт хакы буенча 5 миллион сумлык бурычны алу бәхетенә ирешә халык. Продукция бирү түгел, чак җан асрап аякта басып торган терлекләр ныгып китәләр. Үлем очраклары туктала, тәүлеклек сөт саву күләме ун ай дигәндә барлы-юклы 2 тоннадан 5-6 тоннага җитә. Малларның баш саны да 400гә арта…

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Әлеге уңай үзгәрешләрнең сәбәпчесе җитәкчелек алышынуда булган икән. Әйе, һич арттырусыз шулай. Хуҗалыкта бүген дә шул ук халык эшли, җире дә үзгәрмәде. Аерма шунда гына – җитәкче башка. Алдан районга яңа башлык куела. Марсель Шәйдуллин хуҗалыклардагы хәлләрне беренче көннән үк ныклап тикшерә башлый һәм Урсайны бөтенләй югалтмас өчен ашыгыч чаралар күрергә кирәк дигән нәтиҗә ясый. Иң элек халыкта, белгечләрдә эшкә карата мөнәсәбәтне үзгәртү мөһим. Замана таләп иткәнчә, эшмәкәрлек, бизнес принцибы тудырырга кирәк. Әлеге җаваплы миссия нәкъ шул принциплар буенча эш алып баручы Фәнүс Кәримовка йөкләнә. Ул моңарчы 1 мең гектар җирдә крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып яхшы гына нәтиҗәләргә ирешеп килә торган була. Җимерелеп беткән торакларны заманча ремонтлап, хатыны белән гаилә фермасы да ачып җибәрәләр. Аннан тыш Фәнүснең сөт җыеп сату кооперативы да матур күрсәткечләргә ирешә.

Һәрбер тармакны исәпләп, нәтиҗәле эшләтә алган Фәнүс Кәримов3200 гектарҗире булган Урсай хуҗалыгын алгач та югалып калмый. Эш элементар тәртип һәм технология үтәлешен булдырудан башлана. Бүген хуҗалыкта эшләүчеләр инде алдагы көнгә өмет белән карыйлар. Хезмәт хаклары вакытында һәм мулдан түләнә, хезмәт шартлары тудырылган. Җитәкчелек һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер. Тырышып эшлә генә.

– Әлбәттә, хуҗалык әлегә чыгымнар сарыф итүне сорый. Бер ел эчендә Урсайны аякка бастыру өчен 57 миллион сум инвестиция ясадым инде, – ди эшмәкәр Фәнүс Кәримов.

Билгеле, бу заманда зур тәвәккәллек сорый торган, хәтта хәтәр тармак саналган авыл хуҗалыгына шул хәтле акча юнәлтү мантыйкка сыймый кебек. Нигездә үз акчасын сарыф итә бит, кайбер инвесторлар сыман дәүләттән алган ярдәм түгел. Үзен инвестор дип атарга мөмкин булса да, халыкка мөнәсәбәте дә гадилеге, гаделлеге ягыннан шактый аерыла. Ягъни, аның хуҗалык байлыгын үзләштереп, җелеген генә суырып китәргә килмәгәнлеге күренеп тора. Хәер, кая китсен инде ул, туган-үскән җирләре икән бит. Урсай авылында туган, Мөслим авылында укыган. Алар икесе бер җирлеккә керәләр. Менә шул туган төбәкне ташландыкка чыгармыйча, авылдашларын эшле, димәк ашлы да итеп яшәтергә тели Фәнүс Кәримов.

– Авыл – продукция җитештерү урыны гына буларак түгел, ә совет чорларындагы сыман тулы канлы булып яшәргә тиеш, – ди ул. – Аның клубы, мәктәбе, балалар бакчасы гөрләп торсын, юллары төзек, урамнары чиста булсын. Үсеп килүче яшьләргә, гомумән авыл халкына теләгән юнәлештә шөгыльләнү өчен төрле түгәрәкләр оештыру мөһим. Спорттан, мәдәнияттән өзмәскә кирәк авылны.

Сүздә генә калмыйча, әлеге юнәлешләрдә эшне җанландыру максатыннан шактый ярдәм күрсәтә Фәнүс Кәримов. Менә быел да март ахырында шаулатып Нәүрүз бәйрәме үткәргәннәр. Халык карга боткасыннан авыз иткән, кызыклы уеннарда катнашып, җитезлектә, тапкырлыкта ярышкан. Ә кичен клубта Казан артистлары тарафыннан концерт күрсәтелгән. Әлбәттә, халык өчен бушлай.

– Тиздән язгы-кыр эшләренә кереп китәбез, авыл халкы өчен бүтән бәйрәм юк бит инде уракны тәмамлаганчы. Шуңа да аларны күңелле ял иттереп алу артык булмас, – дип аңлата җитәкче.

Шулай да, ул көннәрдә уздырылган иң зур вакыйга татарча көрәш ярышлары булгандыр. Менә дүртенче ел инде Фәнүс Азнакай районының данлыклы көрәшчесе – әтисе Рәис Кәримов истәлегенә яшүсмерләр арасында турнир оештыра.

– Каты көрәште, күп тапкырлар район батыры калды. Балаларны да көрәш белән күбрәк кызыксындырырга теләде, – дип искә ала Фәнүс әтисе турында. Туганнан туган абыйсы Рафис Ярмиев та, үзе дә шунлыктан сөлгегә тотынганнардыр күрәмсең. Алар да дистә еллар дәвамында көрәшеп, күп ярышларда батыр калалар. Кызганычка каршы, ел ярым элек кенә абыйсы Рафис та вакытсыз бакыйлыкка китеп бара. Шунлыктан быелгы көрәш ярышлары зурлар арасында да уздырыла. Анысы Рафис Ярмиев истәлегенә багышлана.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Әлегә Азнакай районы буенча гына оештырылса да, гаҗәеп зур җанлылык белән уза ярышлар. Барлыгы 115 көрәшче катнаша. Бер Азнакай шәһәреннән генә дә 40тан артык бала килә. Районның физкультура һәм спорт буенча идарә җитәкчесе Рафис Миңнеханов сүзләренә караганда, бу кадәрле киң колач белән уздырылган көрәш ярышлары бик сирәк күренеш икән. Һәрбер авылдан килгән бит яшүсмер көрәшчеләр. Димәк, татар көрәше Азнакай районында массакүләм төсмер алып бара дияргә ныклы нигез бар. Ә күпмесе киләчәктә районның гына түгел, республиканың данын якларлык булып үсеп җитәчәк бит! Азнакай шәһәренең 9нчы мәктәбендә 4нче сыйныфта укучы Рамил Сабирҗанов көрәшен күргәч мәсәлән, шулай буласына шик калмый. Ул шул хәтле мавыгып, хәтта елый-елый көрәшә. Кайбер көндәшләре үзеннән зурраклар булуга карамастан, барыбер үз үлчәмендә җиңүче булып калды. Ярышның иң яшь көрәшчеләре – 6 яшьлек Илһам Кәримов (Фәнүснең улы) белән Алмаз Гәрәев та матур алымнар күрсәтеп, призлы урыннар яуладылар. Кыскасы, көрәшчеләрнең яше-карты – берсе дә игътибарсыз калмады. Муеннарына медальләр тагылды, бүләкләр өләшенде.

Хәер, төп мәгънә бүләктә дә түгел бит. Һәрбер татар егете кулына сөлге тотып карарга тиеш, ди безнең халык. Әлеге ярышларда катнашучы балаларның барысы да көрәшче булып китмәс билгеле. Ләкин, көрәш келәме аркылы тормыштагы авырлыкларга да бирелмәскә характер чыныктыра башлаган бу үсмерләр киләчәктә әле ярышларны оештыручыларны күп тапкырлар рәхмәт әйтеп искә алырлар.

Алмаз КӘРИМОВ.

Казан – Азнакай – Казан.

 

Комментарии