Камал театры «кытайлары»

Камал театры «кытайлары»

Табигатьтә шулкадәр төс бардыр дип кем уйлаган? Кышның караңгы көннәреннән соң, сәхнәдәге төсләр уенына сокланып, үзеннән-үзе кәеф күтәрелә, уйныйсы-биисе килә башлый. Җитмәсә, Кытайга гашыйк булдым. Әле ахырдан, сәхнә артына кереп, таныш актерымның майлы гримын сөртеп карыйсы иттем.

Узган атнада сезонның төп вакыйгасы – «Хан кызы Турандык» спектакле премьерасы булды. Итальян драматургы Карло Гоцци әкият-пьесасы буенча куелган әлеге искиткеч тамашага театры дүрт ай буе әзерләнгән. Биредә актерлар үзебезнеке булса да, режиссер Ма Дженьхон һәм рәссам Биен Вэнтонг – Кытайдан. Ни өчен дигәндә, Турандык – ул риваятьләрендә гүзәллеге, шул ук вакытта рәхимсезлеге белән дә танылган хан кызы. Димәк, спектакльдә культурасы, костюмнары өстенлек итә дигән сүз. Ә моны кытайларның үзеннән дә яхшырак башкаручы булмас иде, мөгаен.

Пьеса дөнья сәхнәләрендә күп тапкыр куелган, халык тарафыннан яратып кабул ителгән булса да, Камал театры өчен бу яңалык. Менә хәзер без дә үзебездә әлеге спектакльне карап, бөтендөнья мәдәниятына таба берничә адым атлый алабыз. Риваять эчтәлеген тану белән генә түгел, кытай мәдәниятын, костюмнарын, аларның тормыш рәвешен, фикер сөрешен аңлау белән дә.

Турандык – Кытай императорының матур, акыллы кызы – үзен кияүгә сорап килгән шаһзадәләрне кире кага. Ахыр чиктә әтисенең йомшаклыгыннан һәм үзен бик яратуыннан файдаланып, әмер чыгарырга мәҗбүр итә. Бу әмердә Турандыкны кияүгә сорап килгән һәр шаһзадә аның өч табышмагына җавап табарга тиешлеге, тапмаган очракта, башы чабылып һәлак ителүе хакында әйтелгән була. Шуңа да карамастан аны хатын итәргә теләүчеләр кимеми. Егетләр Турандыкның сурәтен күрүгә акылын җуеп гашыйк була, аның хакына гомерен югалтырга да курыкмый. Нәтиҗәдә сарай чикләрендә бик күп шаһзадәләрнең башлары киселә.

Ногай шаһзадәсе Халәф кенә аның өч табышмагына да җавап таба. Тик кыз бу җиңелүне танырга, баш бирергә теләми. Турандыкта егетләргә карата нәфрәт, аларга булган ышанычсызлык, күралмау ярылып ята. Халәф аңа шарт куя: әгәр кыз таңга кадәр шаһзадәнең һәм аның әтисенең исемен әйтеп бирсә, ул аннан баш тартачак. Турандык бу сорауга җавап эзләгәндә, тамашачы тормышның төрле яклары белән бер-бер артлы очраша. Монда хәйлә, икейөзлелек, алдау, көнчелек тә, тугрылык, дуслык, ярату да бар. Тамашачы көлә дә, тетрәнеп көтә дә, хатын-кызның тапкырлыгына аптырый да, ир-атның тугры дуслыгына соклана да… Кыскасы, күңелсезләнеп утырырга вакыт юк биредә. Таңга кадәр Турандыкның Халәфкә булган нәфрәте мәхәббәткә әверелә һәм ул егетнең кемлеген, аның әтисе исемен әйтсә дә, аңа кияүгә чыгарга ризалыгын бирә.

Актерларны тышкы кыяфәттән генә танып булмый иде монда. Битләрендәге буяу арасыннан күзләре генә ялтырап торды да, елмайганда бары тешләре күренде. Ахырдан әлеге буяуларның биткә зыянсыз һәм бу өчен махсус кайтарылган булуын аңлаттылар. Шуңа да карамастан буяулар комачау итмәгәндер, күп тамашачы актерларны тавышыннан таныгандыр дип уйлыйм.

Костюмнарга килгәндә, аларны сурәтләп бетереп булмас, мөгаен. Төсләр байлыгын, кытай милли калоритын әйттем инде. Актерлар ул костюмнарның авыр булуын һәм аларны киеп йөрү өчен аерым бер осталык кирәклеген әйтә.

Осталык дигәннән… Спектакль ахырында «Нур» театр студиясе укучылары – балалар – кытай биюен башкарды. Папье-машедан ясалган зур башларны киеп чыгыш ясаган балаларга караганда, ул башларның борылып кыенлыклар тудыруын аңларга мөмкин иде. Әле репетицияләр вакытында ук, шул башларның борылуы аркасында, балалар бер-берсен күрмичә бәрелешеп, биюне боза торган булган. Хәзер дә бер малай үз урынын таба алмыйча югалып калды.

Актерлар бу спектакльне әзерләү барышында ушу серләренә төшенгән, Кытай мәдәниятын, хәтта аз гына телен дә өйрәнгән. Режиссер татар көйләренең кытайларныкыннан ерак тормавын, гомумән, ике милләтнең үзара охшашлыклары күп булуын әйтә. Камал театры актерлары бу спектакль белән Шанхай, Пекин кебек олы шәһәрләргә гастрольләргә дә барырга җыена икән.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии