«Свей» корбаннары пикетка чыкты

«Свей» корбаннары пикетка чыкты

Газетабызда «Кәкре каенга терәтүче «Свей» (№43, 30 октябрь, 2013 ел)дигән язмам басылгач, кәрәзле телефоным тынмады. Юк, оешманың җитәкчесе Рәшид Аитовтан да, аның даирәсеннән дә авыр сүз ишетмәдем. Гади халык күтәрелде. Арада: «Мондый язманың матбугатта басылуына бик аптырадык, алайса безнең проблеманы күрмәмешкә салышалар», «Бу теманы дәвам итәргә кирәк, берәр нәтиҗәсе булмасмы әле», – дип куәтләп алучылар да, «Сез Бехтяров урамындагы йортны гына күтәргәнсез, «» капкынына эләгүчеләр Казан тулы бит», – дип үпкә белдерүчеләр дә табылды.

«Свей»га булган ачулары тулып шартлаган халык 26нчы ноябрь иртәсендә чираттагы мәртәбә каршылык акциясе оештырды. Ирек мәйданына 50ләп кеше җыелган иде. Күбесе – Четаев, Тельман, Шмидт, Ульянов, Некрасов, Заслонов, Бехтярев урамнарындагы фатирларын көтә-көтә көтек булучылар. Һәм иң гаҗәбе – фатирны сатып алганчы «дольщиклар»ның берсе дә әлеге эш артында «Свей» торуын чамаламаган. Яман даны чыккан бу оешма исемен сатып алучылардан ныклап яшергәннәр, килешүләрдә төзүченең исемен генә күрсәткәннәр. Хәтта халыкны якларга тиешле дәүләт учреждениеләре дә: «Свей»ның моңа катнашы юк, тыныч күңел белән алыгыз», – дип халыкта ышаныч уяткан. Төзүче оешма дигәннән (генподрядная организация), «Свей» белән эш алып баручыларның исемнәрен белеп тору комачауламас: «Строитель и К» (ягъни «СтройЦентрСити»), «Фаворит», «Константа», «Мегаполис»…

– Четаев урамыннан 2011нче елда фатир алдык, акчасын шул вакытта ук тулысынча түләттерделәр. Хәзер әлеге хуҗасы булуыбызны танымыйлар. Чөнки «Свей» әлеге фатирны тагын бер мәртәбә икенче кешегә саткан. Акчабызны да кире кайтармыйлар, фатир да юк. Риэлторлар белән барысын да ныклап тикшергән идек югыйсә. Алары да шомарып беткәннәр – үзләре белән төзегән килешүне алып юкка чыктылар, – дип ачынып сөйләде Татьяна Бурнаева.

– Монда күп кеше фатирга соңгы акчасын кырып-себереп биргән, гомере буе җыйган маясыннан колак каккан. Хәзер тулай торакта бүлмә «снимать» итеп яшәүчеләр дә бар. Башка барыр җирләре юк, нишләсеннәр. Диләрәнең, әнә, үзенең фатиры банкта залогта, хәзер аны бүген-иртәгә тартып алырга мөмкиннәр дип куркып тора. Без ирем белән кечкенә фатирдан туеп, картлык көнебездә булса да иркендә яшәрбез дигән идек. Бер бүлмәле фатирга миллион ярым түләдек. Ләкин ул сумманы түләвебезне дә, кулдагы документларыбызны да берәү дә танымый бүген, – дип уфтана Роза Хәйруллина.

Казанның үзәгендә – Тельман урамында яшәргә хыялланучыларның хәле шулай ук мөшкел. Йорт төзелеше тукталу гына җитмәгән, андагы фатирлар саны да сәер юл белән кимегән.

– Бу фатирларның рәхәтен 2012нче елда ук күрә башларга тиеш идек, – ди Диләрә Сәмигуллина. – Башта Тельман урамы, 18нче йорттан барлыгы 36 фатир сатканнар. Ләкин көннәрдән бер көнне әлеге адрес буенча нибары 27 фатир гына булуы ачыкланган. Калган тугыз фатирдан җилләр искән! Проектларын үзгәрткәннәр дә, фатирларны зурайтып күрсәткәннәр һәм вәссәлам. Хәзер кемнең фатиры шулай юкка чыккан, кемнеке калган икәнен белмичә, билгесезлектә яшибез. Иртәгә теләсә кайсыбызга: «Сезнең бит монда фатирыгыз юк!» – дип әйтергә мөмкиннәр. «Долевое строительство» буенча бу фатирны алганда 20гә якын түрәдән имза җыйдык, хәтта Казан хакимиятенең зур-зур җитәкчеләре дә рөхсәт кәгазьләренә кул куйды. Ник берсе дә шундагы фатирлар һәм сатып алучылар саны туры килмәвен күрмәгән? Хәзер безгә: «Техник хата бу, пичәтләүче кыз ялгыш клавишаларга баскан», – дип акланалар. Нинди ялган! Әмма бу хатаны беркем төзәтми, үзебезгә суд сукмагын таптарга кушалар. Әле без артыннан еллар буе йөргән очракта да, суд карарының ситуацияне үзгәртәчәге бик шикле…

– Безне «Свей» кебек шарлатаннардан дәүләтебез якларга тиеш дип уйлый идем. Ләкин фатир алганда районның Башкарма комитетында: «Бер фатирны ике тапкыр сатмаячаклар, ышанычлы оешма бу, алыгыз», – диделәр. Хәзер дә кайсы гына җитәкче ишеген шакысаң да, «Свей»ны чиста итеп күрсәтәләр, Аитовны яклап, амбразурага ташланырга әзер кебекләр. Дәүләткә безнең кирәгебез юк, – ди Заслонов урамы, 40нчы йортта ике миллион сумга фатир сатып алып та, анда яши алмаган Лена ханым.

– Дүртәр-бишәр миллионын суга салучылар бар! Без дә улыбызга фатир алган идек. Тиенләп җыйган акчабыздан колак кактык, – ди Наилә ханым.

Пикетта Торак сәясәте идарәсенең бүлек җитәкчесе Рафыйк Хатыйпов та бар иде. «Бары тик суд аша гына хәл итеп була бу проблеманы», – диюдән ерак китә алмады ул. Акчаларыннан да колак каккан, фатирсыз да калган халыкны бүген шәһәр хакимияте дә, Торак сәясәте идарәсе дә якламый. «Свей» корбаннары кая барып бәрелергә дә аптыраган. Йөзләгән кешене төп башына утыртучы Рәшид Аитов һаман Шәһәр думасы депутаты, һаман аның сүзе үтә, ул һаман иректә. Тиресе калын, күрәсең. Еллар буена сузылучы проблемага күз йомучы, «свейчы»ларны күрмәмешкә салучы хакимияткә аптыраудан башка сүз юк. Әллә республика җитәкчелегенең үзенә моннан файда тамып утыра микән соң?

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.

  «Свей» корбаннары пикетка чыкты, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии