- 10.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №36 (11 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Пай җирләре дигәч, никтер халыкка таратылган яшел кәгазьләр күз алдына килә. Хөкүмәтебез тарафыннан ясалган бу бүләкне кәгазь хуҗалары ни өчен һәм кайда уңышлы гына куллана алуларына шикләнә яки нигә яраклы икәнен бөтенләй белеп бетерми дә бугай. Салым инспекциясе үз мөлкәтләре өчен түләү кәгазьләре тараткач, халык арасында шау-шу кузгалды. Сүзем кайчандыр авыл җирлегендә яшәүчеләргә пай җире итеп хөкүмәтебез тарафыннан бүләк ителгән җирләр, аларны алып кәсеп күргән инвесторлар хакында булыр. Пай җире проблемасын төптәнрәк өйрәнер өчен сәфәрләрне Кайбыч районыннан башладым.
8 КАПЧЫК АРЫШ ЯКИ ЮГАРЫ СУД ХӨКЕМЕ
Кайбыч районы Борындык авылындагы пай җирләрен «Алтын башак» исемле инвестор алганын, аннан үз файдасын күргәнен җирле үзидарә, муниципаль берәмлек, авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм хәтта мин дә беләм булып чыкты. Алсыннар да, куллансыннар да ди, әмма җәйнең эссе бер көнендә яшен яшьнәгән кебек салым кәгазе китереп тоттыруны кем генә уйлап тапкан икән ул? Болай да юньле хезмәт хакы алып, яшәр өчен тиешле дәрәҗәдә пенсия ала алмаган авыл апа-агайлары өчен бу сумма зуррак тоела.
Мул тормышлы татар авылының урамнарыннан әллә ни зур тизлектә узып булмаса да, авыл апаларының киң күңеллелеге, тормыштан артка калмый яшәве күңелләрне сөендерде. Авыл җирлеге бинасын үз белдегем белән барып табасы иттем. Күптән түгел татарның милләтпәрвәр улы Наил Нәбиуллинны байрак күтәреп йөрүе өчен Биектау районындагы Иске Казан җирендә полиция хезмәткәрләре тоткарлаганны искә төшереп, бинаны күргәч көлә башладым. Татар теле, татар иле дип җан атучы Наил яшәсә, бу авыл советының иске бинасының түбәсендә кайчандыр ачык төсләрдә булган Русия һәм Татарстан флагларының ертык кисәкләре эленеп тормас иде. «Май чүлмәгенең тышыннан билгеле» булуы менә шулдыр инде ул. Ә бәлки, Кайбыч районы полиция хезмәткәрләрен Биектау районына стажировкага алып барыргадыр? Белмим, үзен һәм авыл халкын хөрмәт итүче түрә яңа бинага күчкәндә үз артыннан ни калдырганын борылып карарга тиештер дип уйлыйм. Хәер кем белә инде анысын…
Кайчандыр «Чулпан» исемендәге күмәк хуҗалык машина трактор паркының калдык-постык биналарын күреп, авылның юкка чыга башлавының беренче билгеләредер инде бу дип, йөрәгем әрнеде.
Авылның җирле үзидарәсенең яңа бинасына машина белән керү юлы бик үк җайлы булмаса да, авыл халкының тиз йөрешле аяк киеме – гәлүш бик кирәкле булып чыкты. Идарә каршында берничә урында апа-абыйлар мәш килеп су проблемасы, пай җире өчен килгән салым хакында сөйләшәләр. Авыл җирлеге башлыгының да халык арасында булуы үзе сөендерде, әмма бу беренче карашка гына булып чыкты.
Сөйләшер сүз салым хакында булуын белгәч, авыл җирлеге үзидәрәсенең хуҗасы Рифат әфәнде сәркәтип ханымның бу хакта күбрәк белүен, үзенең әле күптән түгел (өч ел!) генә эшләвен әйтеп куйды. Әйе, халык белән эшләр өчен бу әз срок кебек шул.
Авылдагы инвестор «Алтын башак»ның эшләре күптән төгәлләнеп, авыл халкының пай җирләренә «Ак Барс» холдинг компаниясенең хуҗа булуы хакында беренче итеп әлеге әңгәмәдә ишеттем. Аш бүлмәсенә чит хатын-кыз кереп ризык әзерләргә тотынса, хуҗабикә уңайсызлана башлаган кебек, әлеге бүлмәдә дә кәгазь-язуларның ничек китерелүен, салым өчен акча ни сәбәпле авыл советы бүлмәсендә җыелуын ояла-уңайсызлана гына аңлата башладылар.
Быел салым инспекциясе җибәргән квитанцияләрнең сәерлеген авыл халкының аңламавы хакында әйтеп, проблеманы тәфсилләп сораштым.
– Узган елны һәр пай җире өчен халыкка инвестор бер капчык шикәр комы (1800 сум), бер цетнер арыш (300 сум), бер капчык онны (800 сум) аренда бәясе итеп бирде, – диде ул.
Халык әлеге алынган керем өчен салым түләргә тиеш дип, НДФЛ-3 формасында салым инспекциясенә хәбәр бирелгәч, серле квитанцияләр килгән икән. Дөрес, мескен авыл халкына ике-өч тапкыр бәясен артырып биргән күгәргән он, кыйммәт шикәр комы, һәм тавыкка да ярамас арыш өчен 443 сум 60 тиен салым күп тә түгел кебек, әмма иң күбендә 7-8 мең сум пенсия алучы авыл апа-абыйларының хәлен мин күбрәк аңлыйм. Әле алай гынамы, күбесе бит теге кыйммәтле арышны алмый, ындырда ук калдырган. Инвестор аны исәпкә-санга кертмичә, бер очтан аларны да «баючылар» исәбенә керткән. Теләге булып та, үз милкенә үзе хуҗа була алмаучы авыл кешесенең моң-зарын көннәр буена тыңларга булыр иде. Пай җирләренең кайчандыр «Чулпан» исемендәге күмәк хуҗалыкка арендага бирелүен, йорттан-йортка кереп үзара килешүгә кул куйдырып йөрүне, ул килешүдә ни язылганын да белмәүче авыл апасының салым түлим дип акчаны сәркәтипкә ник китерүен сораштым.
– Китерми ни, әгәр түләмәсәм мине бит Югары судка хөкем итәргә бирәчәкләр, салым гына түгел, суд чыгымнарын да түлимме инде, – ди ул.
Әлеге сүзләрне үз авылында дус-туган булып яшәргә, олы ханымның мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиешле авыл җирлеге җитәкчелегеннән ишеткән икән ак яулыклы апам. Ник авыл халкын куркытып җыярга икән ул акчаны? Аренда килешүенең нинди булуын, кайчан һәм нинди төзәтмәләр кертергә мөмкинлеген беләсем килеп, Борындыктан ерак булмаган Мөрәле авылына юл тоттым. Хуҗалык идарәсенә керү өчен сак хезмәте аша узу бер дә күңелле түгел икән ул. «Ак барс» холдинг компаниясенең әлеге җирлекнең генераль директоры, Борындык авылы егете Айрат Шәһит улы Фатыйхов кулы астында эшләүчеләрдән адәм юньле бернинди фикер дә, сүз дә ишетә алмадым. Кайчандыр пай җирләренең хуҗалары белән «Чулпан» исемендәге күмәк хуҗалыгы төзегән аренда килешүенең төп нөсхәсен ни өчен Яшел Үзән салым инспекциясенә алып китүләрен аңлата алмадылар. Әмма әлеге «Ак Барс» холдингның Мөрәле авылында урнашкан бүлегенең бухгалтериясендә җир биләмәләренең кәгазьләре белән эш итүче итеп билгеләнгән япь-яшь кыз бала: «Теләгән пайчыга күчерелмәсен теләсә кайчан кулына тоттыра алабыз», – диюен алдан өйрәтеп куелган кебек кабул иттем. Соң, мин килеп кызыксынганда булмаган күчерелмәне, миннән соң кергән түтәйгә кем бирсен инде? Үзләре үк әйттеләр бит, салым инспекциясендә, дип. Әлеге килешүне әллә ничә кеше бөтенләй күргәне-укыганы юклыгын әйтте һәм беркайчан да ул серле кәгазьне авыл халкы күрмәячәге, андагы шартларның үзгәрмәячәге көн кебек ачык.
Хуҗа әфәнденең чираттагы читтә уздырылган җыелышын көтеп торырга мөмкинлегем булмаганга, телефоннан сөйләшүче сәркәтибе аша, бу сорау белән миңа «Ак Барс»ның генераль директоры Егоровка мөрәҗәгать итәргә, аннан аңлатма алырга яки инде кичке сәгать биштән соң узачак чираттагы «планерка»сының тәмамланганын көтеп торырга киңәш итте. Туган авылына, авылдашларына төкереп караучы генераль директор Айрат Шәһит улы белән очраша алмадым, кызганыч.
Шәхсән Егоровны күреп белмәсәм дә, аның кул астында эшләүче кешеләрнең ничек итеп «дөреслек көенә» оста биетүен беләм мин. Бервакытта да халыкны рәнҗетер адымнар ясамаган Егоров әфәнде, Борындык пайчыларына 1800 сумнан шикәр комын яки 800 сумлык күгәргән он өләшүләреннән хәбәрдар микән?!
ҖИРНЕ ҖИР ЙОТКАН
Балык Бистәсе миңа туган ягым кебек якын була башлады инде, кая карама шул як халкының проблемасы яки шатлыгы килеп төртелә сыман. Авыл халкы исеменнән язылган хатны беренче күрүгә үк редакциядә «ошатып» укып алдым. «Үлем белән дә котылып булмас ахыры бу салым низагыннан», – дип башланган язма, Түбән һәм Югары Тегермәнлек авылларыннан бер төркем пенсионерларның җан авазы белән сугарылган. Кайчандыр пай җирләренә ничек итеп хуҗа булу юлларын таба алмаган халыкның, юк кына бәягә булса да саткан җир биләмәләренә салым кәгазьләре һаман да алар исеменә килә икән. «Кызыл Шәрык» җәмгыяте хакимлек иткән һәм табыш алган басу кырлар өчен ел саен «бәхет хаты вакытында килә», – диделәр очрашып сөйләшкән агайлар. Дөрес, узган ел түләү кәгазьләрен җыеп алып «Кызыл Шәрык» салымны түләгән түләвен, әмма бу олы яшьтәге ханым-әфәнделәр өчен йөрәкләренә май булып ягылмый: «Алган җирен ник һаман да үз исеменә рәсмиләштерми икән инвестор?» – дип борчыла алар. Эзләнә, сөйләшә торгач бу мәсьәләнең төп асылы нидән гыйбарәт икәнен белдем. «2009нче елда ук сату-алу кәгазенә кул куйдырып, халыкка пай җирләре өчен акчаларын тапшыргач, җирле үзидарә халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, теркәү палатасына барып, пай җирләрен 388 кешенең исеменнән төшереп, Саба районы салым идарәсенә (Балык бистәсе районы әлеге салым идарәсенә карый. авт.) хәбәр бирсә, халыкны әлеге тозактан коткарыр иде», – диде районның салым идарәсе хезмәткәре Фазлыева. Әйе бар да хәл ителгән, тиз генә эшләнелә һәм аңлашыла торган кебек бу эш. Әмма алай гына түгел монда хәлләр, юкәдә икән чикләвек, диярсең соңыннан…
Түбән һәм Югары Тегермәнлек авыллары халкы үз теләге белән клуб бинасына агыла. Алар пай җирләрен сатып алучыларга үзләренең «яшел кәгазьләрен» илтеп тапшыралар. Һәр пай җиренә (ул 4,76 гектар) 13000 сум акчаны кул куеп алалар. Алуын алалар, әмма пайларның кемгә «сатылуын» бүгенге көндә алар да, район түрәләре дә белми. Ә бит чынлыкта, бүген инвестор булып килгән «Кызыл Шәрык»ның халык алдында бернинди гаебе дә юк.
Тиз генә һәм юк бәягә туган туфрагын саткан авыл агае «Восточная земельная компания» җитәкчесе Ольга Николаевна Уварованың кем икәнен дә белми булыр. Балык Бистәсе муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Рафаэль Дәүләтяр улы Исмәгыйлев белән очрашуым вакытында сөйләшә-эзләнә торгач килеп чыккан яңалыкка искитәрлек. Райондагы җирнең хуҗасы кем булуын беркем дә белми икән! Сүзебез «Кызыл Шәрыкны» сүгүдән башланды.
«Нигә салым түләве һаман авыл халкы исеменә килә. «Кызыл Шәрык» кая карый?» – дигән соравыма: «Арендага алынган пай җирләре өчен, халыкка ашлык яки печән бүлеп бирәләр бит. Ә Түбән һәм Югары Тегермәнлек авылларында җирле үзидарә белән яшь кадр бер ел гына җитәкчелек итә, ул әлеге проблема белән таныш түгелдер әле», – диюе кызык булды.
Беренчедән, бездә авыл халкы белән эшләү өчен кадрларны 5-6 ел башта дәүләт җилкәсендә утыртырга, аннан соң гына алардан эш күрсәтүләрен таләп итә башларгамы икән? Әллә инде кемнеңдер арт ягына җылы урын кирәк булганга яки хезмәт кенәгәсендә «авыл җирлеге җитәкчесе» булып эшләде дигән язма вә хезмәт хакы өчен генә куеламы ул җитәкчеләр? Авыллардагы җирле үзидарәләр белән кем җитәкчелек итә соң безнең районнарда? Кая карама, сәркәтип булып эшләүче ханымнар! Ватанны дошман яуларыннан саклаучылар кебек, күкрәкләрен киереп амбразурага баралар, хуҗа гына исән-сау торсын! Икенчедән, минем тарафтан халык сүзенә ышанып бирелгән соравымның да дөрес булмавын икебез дә соңрак аңладык. «Кызыл Шәрык» җәмгыятенең әлеге җирлектә хезмәт куйган җитәкчесе Ракип Гарип улы Гыймадиевның әңгәмәбезне дөрес юлга салып җибәрүенә зур рәхмәт. «Без халыктан җир сатып алмадык һәм аны үз исемебезгә берничек тә теркәү палатасы аша теркәү уздыра алмыйбыз. Бу бик авыр, озын хезмәт икәнен үзегез аңлыйсыздыр. Җирне кишәрлекләү өчен күп вакыт сорала. Икенчедән, авыл халкы ашыга-кабалана кайчандыр сатылган җирләрен без бит «Восточная земельная компания»дән арендага алып эшлибез», – диде ул.
Түрә бүлмәсеннән үк шалтыраттым мин Уварова ханым җитәкләгән оешмага. «Мөрәҗәгать хаты языгыз, без сезгә җавапны рәсми рәвештә бирербез», – диде исемен дә әйтеп сөйләшергә курыккан ир-ат хезмәткәр.
Әле күптән түгел генә эшли башлаган Түбән һәм Югары Тегермәнлек авылларының җирле үзидарә башлыгы Анатолий Николаевичка минем тарафтан казып чыгарып калдырылган әлеге эшне: «Ул ахырына кадәр ерып чыгарлык», – диде Балык Бистәсе муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе. Ә менә хөрмәтле район хакиме Илһам Госман улы Вәлиев белән очрашу өчен әллә президент аша языласы, әллә аның өенә кайтканын капкасы төбендә саклап торасы, һич кенә дә төшенмәдем. Җиде катлы йозак вә сер астында тоталар әлеге түрәне, сишәмбе шалтыратсаң, дүшәмбе килергә идең, дүшәмбе шалтыратсаң, узган атнаны кабул итте, диләр. Районда яшәүче меңләгән кешенең берсе булса да хакимгә кереп сөйләшер сүзе булса, сорауга ничек җавап таба икән? Чыгышы белән әлеге район кешесе булса да, Илһам әфәндене райондагы аңлашылмаучылык мизгелләреннән азат итәргә тырышуларыдыр күрәсең?!
ТУГАН ҖИРЕМ
Тормышның гел кара ягы гына булмаган кебек, ак юлларын да әлеге районда күрергә насыйп булды миңа. Райондагы инвесторларның уңышлы гына эшләп килүенә, халык мәнфәгатен кайгыртучылары булуына да шатланып, әлеге инвестор әфәнде белән ничек булса да күрешеп сөйләшү уе белән яши башладым.
Балык Бистәсе төбәгендә туып үскән, күп уңышларга ирешкән эшмәкәр Альберт Шамил улы Фәхретдинов үзенең казанышлары белән якташларын шатландырып кына калмый, аларга һәрдаим ярдәм итеп яши икән. Ул җитәкләгән «Кулон» ябык акционерлык җәмгыятенә караган «Кулон-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, туган җирендә пай җирләрен арендага алып, халыкны эш урыннары белән тәэмин итеп, матур гына эшләп килә.
– Альберт Шамилович, үз районыгызда җирләрне пайчылардан нинди шартлар белән алдыгыз?
– Балык Бистәсенең чәчүлек һәм көтүлек җирләре ташландык хәлгә килә башлагач, үземнең хезмәткәрләрем белән киңәшләшеп, 10200 гектар җиргә инвестор булып килдек. Бер меңнән артык пайчыдан җирне килешү нигезендә 49 елга арендага алдык, чөнки кыска срокның безнең өчен файдасы юк. Җирне бит аны бала үстергән кебек карап-тәрбияләп торсаң гына нәтиҗәсеннән файда күрергә була. Чүп үләннәреннән арындырып, ашлама кертеп, бөтен кирәкле хөрмәтне күрсәтсәң генә ул сиңа табыш һәм файда китерәчәк. Ә кыска срокка алынган җирне ашлап тәрбияләп кабаттан пайчыга кайтару, эшмәкәрлектә файда китерми бит. Аренда килешүе нигезендә һәр пай җиренә билгеле бер күләмдә акча түләнелә, ә теләге булганнарга ашлык яки печән бүлеп бирелә. Дөрес, безнең хезмәттән канәгать булмаучылар да бар, хәтта бик күптер дип саныйм. Әмма минем туган туфрагымны ташландык хәлдә күрәсем килми, көч барда эшлибез әле без Алла бирсә.
– Кабаттан җирләрен үз карамагына алырга яки үз өлешләрен башка инвесторга арендага бирергә теләүче пайчылар белән эшләр ничек тора?
– Андый очракларда җирне тәрбияләүгә күпме акча тотылганын исәплибез-саныйбыз. Пайчы яки яңа инвестор ул сумманы безгә кайтарган очракта юлларыбыз аерыла, тавыш чыгарырлык эш түгел дип саныйм. Әмма мондый очракның булганы юк әлегә.
«Кулон-Агро» җәмгыятендә 110 кешегә эш урыннары булдырылды, аларның 30дан артыгы – хатын-кыз. Тракторчы, комбайнчы, агроном, пешекче, каравылчы, яшелчә бакчасында эшләүчеләребезнең ел әйләнәсендә һәр ай саен, вакытында бирелеп баручы хезмәт хакының уртача күләме – 17 мең сум тирәсе. Бу авыл җирлегендә яшәүче өчен кечкенә сан түгелдер дип беләм.
– Ә алмашка яшьләр киләме?
– Мине иң борчыган сорау бу. Авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап ник бер белгеч үз һөнәре буенча авылларга эшкә кайтсын, бу статистика күрсәткечен кызыксынып күзәтергә киңәш итәм. Сезгә бер кызыклы фактны җиткерәсем килә. Алдагы уку елы тәмамланганчы ике яшь егет белән сөйләшү уздырдык, берсе чыгышы белән үзебезнең район егете, икенчесе – Питрәч районыннан. Кулларына диплом алгач безнең җаваплылыгы чикләнгән «Кулон Агро» җәмгыятенә эшкә кайтасылар иде. Казанда «Универсиада» вакытында волонтер булып эшләп алдылар да, хәзер Сочида узасы ярышларга тагын волонтер булып язылып китеп бардылар. Ә бит алар гаилә туйдырырга тиешле ир затлары буласы егетләр һичьюгы. Русия күләмендә уздырыласы ярышларда волонтер булып йөри торгач, гомерләре уза, сайлаган һөнәрләренең тәмен тапмаячаклар бит алар. Сайлаган һөнәре буенча эшләмәс булгач, ник ата-анасы берәр киңәш тотмый икән андыйларга? Бары тик «югары белеме» бар дияр өчен генә биш-алты ел ыштан туздырып йөрү бит бу. Безнең хөкүмәтебез аларны стипендия түләп илебезгә, җиребезгә файда китерсен дип укыта инде. Авыл хуҗалыгында белемле хезмәткәрләр җитми, агрономнарга кытлык, мал табиблары юк диярлек. Уйлап карасаң, бездә яшь хезмәткәр өчен барлык уңайлыклар да бар, хәтта торак белән дә тәэмин итәбез. Ә әлегә кул астыбызда эшләүчеләрнең улларын, энекәшләрен, туганнарын читкә җибәрмәскә тырышып, кызыксындырып эшкә чакырабыз.
– «Кулон-Агро»ның киләчәккә планнары?
– Алла теләсә, 2014нче елның азагына, яки 2015 елның беренче кварталына ферма салып бетерсәк, 500 баш тирәсе сыер алып кайтырга исәп тотабыз. Бу өстәмә 30-40 кешегә эш урыны дигән сүз. Кадрлар белән проблема булмас, дип әйтмим, ничек булса да тырышырбыз, табарбыз. Арендага алынган пай җирләренең күләмен 13000 гектар тирәсенә җиткерергә телибез.
– «Кулон» ачык акционерлык җәмгыяте әле иганәчелек белән дә шөгыльләнә, дип ишеттем.
– 22нче сентябрьдә Казаклар Чаллысы авылында чиркәү ачабыз, без бит христиан яки мөселман дине дип бүлмибез. Кая кирәк, шунда хәлебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Безнең ярдәм белән «Акчарлак» балалар һәм яшүсмерләр приютына ремонт ясалды. Берничә авылда мәчет төзелешендә, башлангыч мәктәп ачылуда ярдәм иттек», – диде тыйнак кына Альберт әфәнде.
Арендага алынган җирләрне тәрбияләп, хезмәт куючы кешеләрне үз күзем белән күрергә, җирләренә аяк басарга, бакчасындагы агачлардан алма өзеп ашарга насыйп булды миңа. Чиста, пөхтә итеп җыештырылган машина-трактор паркына да асфальтка биек үкчәле аяк киеме белән генә түгел, яланаяк басарга да мөмкин. Ә техника паркына саклауга куелган һәр трактор комбайнның, йөк машиналарының (алар җәмгыятьтә барысы 48 икән) юылган, каралган булулары, ипи пешерүче яки ашханәдәге кызларның авыр хезмәтләрендә һәрнәрсәгә сан исәп белән караулары бары тик хөрмәт кенә уята. Хуҗалыкта чын хуҗа барын сукыр да сизә алыр, мөгаен.
Очрашуга санаулы минутларда әзерләнеп, Альберт әфәнде янына шикләнә-шикләнә генә барсам да, кыска сорауларыма төгәл алынган җавапларымнан канәгать калып кайттым мин әлеге очрашудан. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, олы буын кешеләренә, ярдәм кирәккән сабыйларга, кул астында эшләүче хезмәткәрләренә ярдәм итүенә, туган җир туфрагының кадерен белүенә сокланырлык шул Альберт әфәнденең. Уң кулы Рафик Вәли улы Мифтахов белән аларның киләчәккә ак юлларындагы планнары чынга ашар дип өметләник.
Әйе, туган туфрагы, нигезен, җирен кадерле итеп саклап, тәрбияләп яшәүче инвестор килсә, күпме пай җире хуҗасы тынычланыр иде җөмһүриятебездә.
Нурзидә ГАЛИУЛЛИНА.
Казан-Борындык-Балык Бистәсе-Казан.
Комментарии