БАР ДА КИРЕСЕНЧӘ

Күптәннән укытучы “тиресен” киеп карыйсым килә иде – теләгем чынга ашты. Үзидарә көне турында сөйләвем! Укытучылар һәм өлкән сыйныф укучылары үзара рольләр белән алмашканга, бу көн бәйрәм рәвешендә үтте. Без, 11 сыйныф укучылары, көчебезне сынап карадык. Дәресләрне сыйныфташларым арасында бик тиз бүлештек. Һәркем үзенә ошаганын тиз эләктереп алды. теле һәм әдәбиятын сайлап, дөрес эшләдем кебек.

Дәресне кызыклырак үткәрү өчен, төне буе язган, бозган, сызган материалларны күтәреп, һәм әдәбияты укытучысы ролендә мәктәпкә килдем. Ишек төбенең бизәлүе көтелмәгәнрәк булды: төсле-төсле шарлар, төрле язулы плакатлар… Рәхәт шундый! Өстәвенә, балалар бусагада ук, шаярып:

– Исәнме, укытучы апа! – дип дәште. Шуннан соң тулаем образга кереп киттем. Әйдәгез дәрескә! Бусагада таптанып тормыйк инде!

1нче дәрес. VI сыйныф.

Алай каушамыйм да кебек, ләкин барыбер бераз шүрләтә. Ни дисәң дә, БЕРЕНЧЕ дәрес! “Исемнәрнең ясалышы” темасы, аның буенча әзерләгән сораулар, уеннар укучылар күңеленә уелып калырмы? Менә кыңгырау! Я, Раббым, башланды!

– Исәнмесез, балалар!

– И-сән-ме-сез!

Сыйныфта үзенә күрә бер дустанә атмосфера урнашсын дип, кәефләре, үзидарә көне буенча фикерләре турында сораштым. Аннан соң темага күчтек. Миңа ярдәм иткән, ягъни дәрестә актив катнашкан укучыларга сары кояшлар тараттым. Ә балаларның барысы да шулкадәр бирелеп тыңлый, дәрестә теләп катнаша, ясаган “кояшларым” җитмәс дип шикләндем. Вакытында туктап, ике командага бүленеп үтә торган уенны башладык.

Бу дәрес миңа шундый ошады! Һәрвакыт балаларга “Афәрин!” дип кенә торасы килде! Юмарт укытучы булып чыктым, ахрысы: бер укучы да “5ле”сез калмады.

2нче дәрес. X сыйныф.

Боларга кояш таратып утырып булмас инде… Аларның менталитеты, кечкенәләр белән чагыштырганда, башкарак шул – үскән. Шуңа күрә Фатих Әмирхан тормышы буенча презентация ясадым.

Дәрес башлангач, укучыларымны информатика кабинетына алып кердем. Янәсе, компьютерда презентация күрсәтәм. Тәнәфестә дә көйләргә вакыт булмады: директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары идем бит. Вак-төяк белән мавыгып, тәнәфес үткәнен сизми калганмын. (Зинһар, чын укытучыны гаепли күрмәгез!) Проекторны көйли алмагач, югалып калдым. Үзем Фатих Әмирханның тәрҗемәи хәлен сөйлим, үзем компьютерда актарынган булам. Информатика укытучысын чакырырга туры килде. Аллага шөкер, барысын да көйләп бирде. Шуннан соң, теге “киребеткән” презентацияне карап чыккач, ык-мык сөйләү башланды – каушатты бит. Әдипнең “Корбан” хикәясен укыдым үзе, тик барысы да онытылган кебек.

“Тәртипсез” укучыларга сорау да бирергә өлгердем:

– Әйдә, миңа Фатих Әмирхан турында сөйлә әле! – дим берәүгә.

– Тормышы бик катлаулы аның. Паралич суккан. белән бик яхшы дуслар булганнар, – дип тезеп китте “тәртипсез”. Моның кадәрен исендә калдыргач та рәхмәт инде, гел буш түгел бит.

Интерактив такта, компьютер дигән булалар. Алары сине юләр итеп калдырырга бик оста икән.

ТӘМАМ…

Үзидарә көненнән соң ясалган иң мөһим нәтиҗә – укытучы хезмәтенең никадәр авыр булганын аңлаудыр, мөгаен…

…Бу көн бик күп кешегә ошаган икән (өеп “5ле” алсыннар да ошамасын, имеш). Хәтта укытучыларга да! Мәктәптә дисциплина булмас дип бик курыкканнар иде юкса. Соңыннан аларның безгә, “бик үк тәртипле булмаган” 11 сыйныф укучыларына, рәхмәт әйтүе күңелгә сары май булып ятты. Шулай ул! Безгә мөмкинлек кенә бир, тау да күчерербез әле!

Руфинә ГАБДРАХМАНОВА.

Азнакай районы, Кәкре Елга авылы.

Өстәлгә “тугры” калдым

яки егет тә промоутер була ала

Июнь башында эш эзләп тилмереп йөри торгач, шәһәребезнең бер реклама компаниясенә мөрәҗәгать иттем. Анкета тутыргач, олы яшьтәге апа: “Кирәгең чыкса, шалтыратырбыз”, – диде. Мәшгульлек үзәгенә май аенда ук барган идем, әмма: “Быел оешмаларда яшьләр өчен эш урыннары юк”, – диделәр. Яшьләр хезмәт биржасында чиратка басу да файда китермәде.

Июль уртасында “Сәләт” лагереннан кайткач, реклама компаниясеннән Любовь Васильевна исемле хатын шалтыратты: “Бүген кереп чык әле, иртәгә эшкә чыгарсың”, – дигәч, күтәренке күңел белән шунда ашыктым. Баксаң, мин промоутер булып бер элемтә челтәрендә эшләргә тиеш. Футболка белән бейсболка тоттым да шуның белән шулдыр дип уйладым… Тик иң авыры алда икән: урамда баручыларны җәлеп итәр өчен, алдан әзерләнгән сүзләр ятлыйсы бар. Кешенең нинди икәнлегенә карап, текстның күләме һәм эчтәлеге төрле: ашыгучылар өчен кыска сөйлисең, иркен баручыларга акциянең шартын энәсеннән-җебенә хәтле аңлатасың. Текстны укып чыккач, Любовь Васильевна: “Ятладыңмы, яле, сөйләп кара әле”, – ди миңа. Аңа дорфа килеш: “Мин ятлаган әйбер яратмыйм, кеше башын катырганчы, үз телем белән гади итеп аңлатырмын”, – дидем.

Икенче көнне эшкә тотындым. Кибеткә килеп кергәч, сатучы кызлар: “Тукта, тукта, планнар үзгәрде, син яныбызда, кибеттә өстәл артында эшләргә тиешсең”, – диде. Ә Любовь Васильевна миңа җир асты юлында эшләргә кушты. Болар мине сыныйлармы: текстны никадәр яхшы үзләштергәнемне тикшерәләрме әллә, дип сәерсендем. Үтеп баручылар: “Монысы күпме тора, тегесен бушлай алыр өчен нәрсә кирәк…” – дип, сорау өстенә сорау яудыра. Бер хатын: “Бу тарифның минуты күпме тора, икенче минуты ничә тиен, озакка “чыдыймы”, дигән төгәл сораулар биргәч, бу махсус кешеләр мине юри тикшерә дигән фикергә килдем. Сатучы кыз чыкты да: “Нәрсә сөйлисең син анда”, – дигәч, үтеп баручыларга сөйлисе сүземне моңа да кабатладым, теге кыз: “Син нәрсә?!” – дип, “ялган” таратканымны аңлагач, өр-яңа мәгълүмат бирде. Акция шартлары бик “кырыс” иде. Дүрт сәгатьлек беренче эш көнемдә өч кеше акция тарифына тоташкан. Көн ахырында кибет хезмәткәре махсус бланк тутыра: анда минем ничәдә килүем һәм китүем, ничаклы флаер (реклама бите) таратуым, никадәр кеше тоташуы турында мәгълүмат бар. Атна дәвамында төрле кибеттә эшләдем, үзенчәлекле кешеләр белән танышырга туры килде. Бөтен тәне (хәтта күз кабаклары) татуировка белән “бизәлгән” ике исерек килде дә нәрсәләр майтаруым белән кызыксынды. Берсе: “Бу абыеңны таныйсыңмы?” – дип, дустына ишарәләде, “Юк!” – дигәч, бераздан моның фәлән-фәлән кеше икәнлеген “белдем”. “Кепкаңны бир әле”, – диде икенчесе, фирма киеменнән башка эшләргә хокукым булмаганны бәйнә-бәйнә аңлаткач, “дусларым” китеп барды. Берничә мизгелдән соң бер сәер егет килде дә колагыма: “Синең хакер программасы бармы? “Вконтакте”да берәүнең шәхси битенә яшерен килеш керәсе бар”, – дип пышылдады. Сиксән яшьләр тирәсендәге әби белән ярты сәгать буе сөйләшүем һаман истә. Кагыйдә буенча эшләгәндә таныш-белеш белән озак сөйләшергә ярамый. Нинди генә ишарәләр ясасам да, әби аңламады: апасы, туганнары турында сөйли, кәрәзле ике телефоны булуы белән мактана… Ә ике егеткә акция тарифын мактый-мактый, түләүле икәнен әйтергә онытканмын. Болар паспорт тотып, кибеткә тариф тоташтырырга дип керделәр дә, чыккач, аяз көндәге кара болыт сыман йөзле булып, миңа: “Бу бит түләүле, ник алдан ук әйтмәдең?” – дип җенләнделәр. Тишекле чүмеч башым аркасында уңайсыз хәлдә калучылар аз түгел иде. Промоутерга Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен, флаер сузган саен төрле кеше очрый: исерекләр, сүгенүчеләр, кулын селтәп, мырлап китүчеләр дә байтак, мәгълүматны “чәйнәп” биргән өчен рәхмәт әйтүчеләр дә юк түгел. Моннан соң оста психолог булырга да мөмкиндер бит.

Бер кибеттә өстәл чыгарганымны күреп, сатучы кызлар аптырап калды. Мин аларга кәгазь таратып йөргәнче, кешене кибет түренә чакыруны отышлырак күрәм дидем. Җир асты кичүендә баручы кеше кызыгып китсә дә, кибет эзләргә вакыты һәм теләге юк. Бу кызлар Любовь Васильевнага шалтыратып, мине әләкләгәннәр. Кич начальнигым: “Нинди яңалык кертәсең анда?! Промоутер өстәл артында басып торучы түгел, ул – мобиль кеше, хәрәкәтләнергә тиеш”, – дип кырт кисте. Алдагы көннәрдәге тәҗрибәмә таянып, барыбер өстәлгә “тугры” калдым. Беркөнне Любовь Васильевна тикшерергә килде (җитмәсә, иптәш кызымны иярткән идем). Шыпырт кына күзәткән дә киткән. Икенче көнне иртән рәхәтләнеп шелтәләде бу мине. “Кичә ничек эшләвегезгә карадым, – ди ул. – Зөләйха (иптәш кыз) урындыкта утыра, син җир асты кичүендә һәр бишенче кешегә флаер тоттырасың. Синең алда эшләгәннәре дә кул кушыра иде, әмма эштән азат итү белән янагач, күрсәткечләре кинәт күтәрелде”, – дип кисәтте ул. Киләсе көнне дүрт сәгать буе кешегә флаер тараттык. Элемтә челтәре бик хәйләкәр булып чыкты: флаерда кибетләрнең бары тик адресы күрсәтелгән, ә мәгълүматны промоутер җиткерергә тиеш. Кешегә акциянең шартын аңлатмыйча, кәгазь тоттыруның мәгънәсе юк. Ярый әле классташлар очрады, ун-унбишләп реклама бите аларга биреп җибәрдем. Өстәлдән “мәхрүм” калган көнне тарифка бер кеше дә тоташмады. Начальнигыма нәтиҗәмне җибәргәч (көн саен sms аша эш башында “мин килдем” һәм азакта теге бланктагы мәгълүматны язып җибәрергә тиеш), ул миңа: “Ни өчен күрсәткечең түбән? Хатаң кайда?! Эшеңә анализ яса!” – дигән sms юллады. Аңа ачы җавап язгач, ул: “Әгәр эшеңә sms язуга куйган кадәр көчеңне һәм күңелеңне салсаң, күрсәткечең яхшырыр”, – диде. Икенче көнне мин күңел биреп, әмма барыбер өстәл артында эшләдем. Кич Любовь Васильевна белән шатлыгымны турыдан-туры шалтыратып уртаклаштым: “Исәнмесез! Мин бүген акциянең 8 (!) тариф планы саттым! Әлбәттә, күңел биреп, әмма үземчә, өстәл артында!” – дидем, ә ул: “Афәрин! Җиңүчене хөкем итмиләр инде!” – дип урынына утырды. Ниһаять, акция тәмам, сигез көн артта калды. Көненә 240 сум булса, сигез көнлек эш хакым 1920 сум тәшкил итә. Шәп бит, ә!

Кеше белән көн буе аралашу бик авыр. Рухның көчле һәм чыдам булуы мөһим. Элек промоутер флаер сузса, үзем дә кул селтәп китеп бара идем… Әмма хәзер андый ияләрен хөрмәт итәм. Үтеп баручыларның берәрсе шәхескә кагылышлы яман сүз әйтеп китә икән, аны үзеңә түгел, театрда режиссер актерны ачулангандай, образыңа кабул итәргә кирәк.

Күпләр: “Кәгазь тарату – егет эше түгел”, – ди, әмма мәктәп укучысы буларак, акча эшләү ысуллары таба алмыйча интегеп йөрсәң, егет тә промоутер һөнәрен үзләштерә ала икән!

Линар ЗАКИРОВ.

шәһәре.

Комментарии