ЫШАНАСЫЗМЫ?

ЫШАНАСЫЗМЫ?

Узган ел илдәге инфляция 5,4 процент тәшкил итте, дип хисап тота Росстат. Бу – Русиянең өр-яңа тарихында иң кечкенә күрсәткеч. 2015нче елда 12,9 процент булган. Ләкин сөенергә иртәрәк, дип кисәтә белгечләр: түбән инфляция халыкның хәерчеләнә баруы, ягъни реаль керемнәрнең кимүе белән аңлатыла. Русиялеләрнең кибетләрдә йөрергә артык акчалары юк.

«Интерфакс»

«КИНӘТ КЕНӘ СӘЛАМӘТЛЕКЛӘРЕ НАЧАРАЙГАН»

Соңгы бер ел эчендә Русиянең полиция бүлекләре һәм изоляторларында 99 кеше үлгән. Рәсми хисапларда үлемнәрнең төп сәбәпләре итеп «үз-үзенә кул салу» һәм «кинәт кенә сәламәтлеге начараю» күрсәтелә. Исемлеккә Татарстан да керә. Әйтик, 8нче сентябрьдә Казанда административ хокук бозучыларны ябып тору урынында 30 яшьлек ир баш мие җәрәхәтеннән үлгән. Ике атнадан соң Чаллыда шулай ук баш миенә зыян килеп тагын бер ир вафат булган. Ә 12нче июньдә Бөгелмә тикшерү изоляторында 17 яшьлек яшүсмер үз-үзенә кул салган.

«Русская эбола»

ВАКЫТЫНДА БИРӘЛӘР

Пенсионерларга бердәм түләнәчәк 5 мең сум гыйнвар пенсиясе белән бергә 13-28нче гыйнвар аралыгында биреләчәк. Бу хакта Русиянең Пенсия фонды хәбәр итә. Әлеге тәртип айлык акчаларын почта аша да, банклардан алучы пенсионерларга да кагыла. Илбашы Владимир Путин вәгъдәсен үтәү өчен фондның быелгы бюджетында 222 миллиард сум чамасы акча каралган.

«Бизнес-Онлайн»

«ДӘҮЛӘТНЕКЕ – ДИМӘК, ҮЗЕМНЕКЕ»

Думаның элеккеге өч депутаты үзләренә Мәскәүдә вакытлыча бирелгән фатирлардан күченергә теләмиләр. Сүз Михаил Яшин («Бердәм Русия»), Владимир Таскаев (ЛДПР) һәм Михаил Заполев (КПРФ) турында бара. Әгәр дә алар үз теләкләре белән әлеге фатирлардан китмәсәләр, мәсьәлә судта хәл ителәчәк, дип янады регламент комитеты рәисе урынбасары Михаил Романов.

РИА «Новости»

Комментарии