«Башкортстанда идарә сыйфаты нык төште, коррупция артты»

«Башкортстанда идарә сыйфаты нык төште, коррупция артты»

Башкортстан 2019нчы елда үз дәүләт бюджетында керемнәр белән чыгымнарны тигезләү өчен федераль бюджеттан дотация алучы төбәкләр арасында унынчы урында тора. 2015 елга кадәр исә республика Татарстан белән беррәттән төп донор төбәкләрнең берсе, башкаларны ашатучы иде. Хәлнең шулай зур тизлек белән үзгәрүенә нәрсә сәбәп булган? Бу турыда Азатлык соравына икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин җавап бирде:

– Ширкәт, хуҗалык җитәкчеләренең сыйфаты кисәк төшүне күрсәтә бу. Икенче сәбәп – коррупция. Салым җыю хәзер булган мөмкинлекләрдән бик түбән дәрәҗәдә дигән сүз. Элек салым җыюның ничә процентка үтәлүе турында сүз бара иде. Хәзер инде моны беркем дә телгә алмый. Күп кенә эшмәкәрләр салымнан кача. Хәзер зур ширкәтләр дә салымнардан качу юлларын белүче икътисадчыларны эзли. Бездә хәзер начар оештыручыларга, начар менеджерларга ихтыяҗ күзәтелә.

1990нчы елга кергәндә Башкортстанда совет акчасы белән 4,5 млрд сум салым җыела иде. Шуның 3,5 млрды Мәскәүгә китә, 1 млрд бездә кала, аннан 0,5 млрд авыл хуҗалыгына субсидия буларак кире кайта иде. 2,5 млрдтан артыгы тулысынча Мәскәүдә кала иде. 1990нчы елларда без аның күбрәк өлешен үзебезнең республикада калдыра башладык. 1996нчы елда Башкортстан керемнәр ягыннан Русия төбәкләре арасында 70нче урыннан 26нчы урынга сикерде. Ә шуннан бирле гел түбән тәгәрәү бара. Мортаза Рәхимов чорында нефть ширкәтләрен хосусыйлаштыру, дәүләт милкен үзләштерү башланды. Дәүләт идарәсе республика, халык мәнфәгатьләренә түгел, ә үзләренең шәхси баюы өчен эшли.

– Башкортстанның шундый хәлгә төшүенә Мәскәүнең геополитик сәясәте, Кырым белән бәйле чикләүләр, Русиядә алып барылган икътисади сәясәт ни дәрәҗәдә өлеш кертә?

– Башкортстан икътисадының структурасы Русия икътисадыныкына бик охшаш. Шуңа күрә бу чикләүләр Башкортстанга да, Русиягә дә бер дәрәҗәдә тәэсир итә. Әмма Башкортстан икътисади яктан түбәнгә тизрәк тәгәри. Бездә идарә сыйфаты соңгы 15 елда нык начарайды, бигрәк тә 2010нчы елда Рөстәм Хәмитов килгәннән соң.

– 2016нчы ел ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең бай төбәкләрне талау сәясәтен тәнкыйтьләп, Русиядә яхшырак эшләүдән файда булмауга зарланган иде. Башкортстан икътисадына бу сәясәт тә тәэсир иткән булырга мөмкинме?

– Заманында әле Адам Смит та салымнарның тотрыклылыгының ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы турында әйткән булган. Салым акчаларының бюджетларга бүленүе дә тотрыклы булырга тиеш. Салым акчаларының район, төбәк, федераль бюджетка ничек бүленүе гел үзгәреп тора. Төбәкләрдә ниндидер акча барлыкка килүне күрүгә Мәскәү аны бүлешү кагыйдәләрен үзгәртә дә куя. Миңнеханов бу мәсьәләдә дөресен әйткән.

– Бу вазгыятьтән чыгу өчен хәзер ниләр эшләргә кирәк?

– Инновацион икътисадка күчү, инвестицияләр кирәк дип әйтмим дә. Зур ресурслар җәлеп итми генә идарә сыйфатын күтәрү, коррупцияне җиңү аша да икътисадны шактый яхшыртып булыр иде. Соңгы 10 елда коррупция, җинаятьчелек ягыннан безнең республика иң начарларның берсенә әверелде. Икътисади күрсәткечләрнең начараюы коррупция, җинаятьчелек, әшнәлекнең икенче ягы гына. Республикада бернинди кадрлар сәясәте алып барылмый. Әмма төп проблема – салымнарның тулысынча җыелмавы. Уфада күп санлы фатирларга ия бай кешеләр бар, әмма салымнарны тулысынча түләмиләр. Кайбер дәүләт хезмәткәрләренең, түрәләрнең бишәр фатиры булуы ачыклана. Күпләр өчен бу ниндидер ачыш була. Әгәр алар салым түләсә, күчемсез милек өчен зур салым түләүләре күренеп торыр иде. Шуңа күрә бюджетны тулыландыру өчен зур мөмкинлекләр бар дип уйлыйм.

Ринат Гатауллин шулай ук Башкортстанның дәүләт бурычлары зур булмавын да әйтә. «Татарстанныкы белән чагыштырганда бөтенләй юк дип әйтергә була, ди ул. Башкортстанның дәүләт бурычы хәзер 17,1 млрд сум булса, Татарстанныкы 94,9 млрдка җитә. Узган атнада Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин Чаллыда республика бюджетына багышланган киңәшмәдә 2023нче елдан Татарстанга ул бурычлар өчен елына җиде млрд сумга кадәр түләп барырга туры киләчәк дип кисәтте.

azatliq.org (Русия Юстиция минстрлыгы әлеге мәгълүмат чыганагын «ят агент» дип күрсәтте)

КФУда мәгариф мәктәбе булдырылды. Милли университет идеясе күмеләме?

КФУдагы Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәният-ара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе дип үзгәртелде. Мәктәп яңа структура буларак 1нче ноябрьдән эшли башлый. Бу үзгәрешләр хакында матбугат очрашуында әйтелде.

Көндезге бүлеккә студентлар математика һәм информатика, тарих һәм җәмгыять белеме, музыка һәм өстәмә белем бирү дигән белгечлекләргә кабул ителгән. Аларның һәркайсы, укуларындагы уңышларына карап, өстәмә стипендия алачак, диелде.

Читтән торып уку бүлегендә «балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныф укытучылары» дигән белгечлеккә укытачаклар. Студентлар киләчәктә фәннәрне татар һәм урыс телләрендә укыта алырдай белгечләр булачак.

Филология һәм мәдәният-ара багланышлар институты җитәкчесе Рәдиф Җамалетдинов киләсе елларда республика математика һәм физика, математика һәм информатика, биология һәм химия, чит телләр укытучылары әзерләүгә заказ бирергә җыена дип тә сөйләде.

Кабул ителгән 125 студент өчен Татарстан бюджетыннан барлыгы 11 миллион сум чамасы акча бүленгән.

Җамалетдиновка «Милли педагогика институты идеясе шуның белән күмелеп каламы?» дигән сорау бирелде. «Без әлеге сорауга турыдан-туры җавап бирә алмыйбыз. Безгә быел республика хөкүмәтеннән заказ булды һәм шушы юнәлештә эшли башлыйбыз. Киләчәктә әлеге проектның нинди масштабларга чыгуы дәүләт заказына бәйле булачак», – диде Рәдиф әфәнде.

Ул шулай ук, бу өлкәдә юл картасы әзерләнә, диде. Эшче төркемгә университет хезмәткәрләре, мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре һәм Лев Толстой институты каршындагы багучылар шурасы әгъзалары кергән. Киләчәктә район башлыклары, мәктәп җитәкчеләре, укытучылар белән дә киңәшләшәчәкбез, диелде.

Җамалетдинов, КФУның педагогика институтын кушып куюга төрлечә карарга мөмкин, ди. «Бердәм уку йорты булып эшләүнең җитешсез яклары да бардыр, бәлки, әмма уңай яклары бик күп. Элек педагогик кадрлар күпме әзерләнгән булса, хәзер дә шулай. Күпмедер соңарып булса да, ике телдә белем бирә алучы укытучылар да әзерләү эшен башладык», – диде ул.

«Азатлык» сораштырган белгечләр дә ике телле укытучылар әзерли башлау эшен, гомумән алганда, хуплый. Милли университет яки милли педагогика институтын тиз генә күктән төшереп куеп булмый, диләр.

КФУ доценты, физика-математика фәннәре кандидаты Әнис Галимҗанов бүгенге вазгыятьтә бу иң оптималь вариант дип саный. «Мәгариф өлкәсе – ул бик консерватив өлкә. Дөресен генә әйткәндә, бүгеннән милли университет ачам дию – ул профанация. Ничә кеше татарча укыта ала? Татарча сөйләшә белү татарча укыта алу дигән сүз түгел әле. Булган укытучылар өлкән яшьтә. Лицензия, аккредитация алып булачакмы? Анда укыган студентлар кая барачак? Алар көндәшлеккә сәләтле булачакмы? Бу бит кеше язмышы», – ди Әнис әфәнде.

Заманында Татар дәүләт педагогика институты милли университет нигезе була алыр иде, дип саный ул. Ләкин КФУга кушылгач, анда татар телендә белем бирү механика-математика факультетында гына кала. Әлеге факультетта быел соңгы чыгарылыш укый. Оптимизация шаукымына ияреп, башка кабул итү булмады.

«Ике телле укытучылар әзерли башлау бик дөрес нәрсә. Бу милли институт идеясен бетерү түгел, ә аңа нигез салу дип өметләнәм. Бүгенге хәлләрдән чыгып караганда, бу хәтта батырлык та. Моның башына чүкеч белән сугарга ярамый», – ди Әнис Галимҗанов.

Ул мондый әйбер Русия ислам институтында да ачылсын иде дип тели. «Яшь кеше авылга мулла булып кайта, шул ук вакытта мәктәптә математика яки физика да укыта», – ди КФУ доценты.

Әнис әфәнде, шулай ук, төгәл фәннәрне башлангычтан ук татарча укытмый торып, татар телле белгечләр әзерләп булмаячак, дип саный. «Татфак студентлары да татарча уйлый белми, чөнки төгәл фәннәрне урысча укыганнар. Телне саклап калуның төп юлы – төгәл фәннәрне татарча уку», – ди галим.

Казан дәүләт технология университеты (КХТИ) галиме Исмәгыйль Хөснетдинов та КФУда ике телле белгечләр әзерли башлауны хуплый, әмма бу гына бик аз дип саный.

«Бу элекке педагогика институтын кабатлый. Ул да кирәк. Әмма бу гына җитми. Ике телдә укытучылар әзерләү мөһим, моны якларга, хупларга кирәк. Бу мәктәпләрдә татар телле укытучылар җитмәү проблемасын чишә. Шул ук вакытта мәктәптә татар телендә укыган бала кая барырга тиеш? Югары уку йортларында татар телендә укыту юк», – ди Исмәгыйль әфәнде.

Ул Ачык университет идеясен тәкъдим итә. «Югары мәктәп һәм Ачык университет бер-берсен тулыландырып эшләргә тиеш. Ачык университет нинди уку йорты нигезендә булачак, аны кем җитәкләячәк, кайсы бинада урнашачак – анысы мөһим түгел. Булсын гына. Тагын бер 20-25 ел сузсак, соң булачак», – дип белдерде «Азатлык»ка галим. Ул Ачык университет идеясе белән төрле фәнни конференцияләрдә, чараларда чыгыш ясады.

Бөтендөнья татар яшьләре конгрессы рәисе Тәбрис Яруллин Ачык милли университет концепциясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да җиткерелде дип белдергән иде. Әмма әлеге идея дәүләт дәрәҗәсендә караламы, юкмы – билгесез.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов бу исем алыштыру Рөстәм Миңнехановның милли педагогика институтын булдыру тәкъдименнән соң оештырылды дип саный. «КФУ артка чигенә. Яңа педагогика институтын төзеп булмый бит, шуңа болар Миңнехановның кушканын үтәргә тырыша инде», – ди Хәкимов. Галим фикеренчә, пединститутны саклап калган булсалар, аны милли университетка әйләндерү авыр булмас иде. «Аерым университет кирәк дип әйтеп киләм. Татар мәктәпләре, гимназияләре, югары уку йорты кирәк. Ләкин бөтен уку йортларын, биналарны КФУга куштылар. Аны кире кайтарып була микән? КФУ җитәкчелеге үзе дә җибәрмәскә тырышачак», – дигән фикердә Рафаил Хәкимов.

Милли университет булдыру фикере Русиядә урыслаштыру сәясәте көчәеп, ана һәм республика дәүләт телләрен укытуны ихтыярига калдырганнан соң кабат күтәрелде. Татар җәмәгатьчелеге Татарстан җитәкчелегеннән үз югары уку йортын ачуны сорады. Узган ел Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Шурасы депутатларына еллык юлламасында милли педагогика институты торгызылачагын вәгъдә иткән иде.

26нчы июньдә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, «Азатлык» соравына җавап биреп, 1нче сентябрьдә милли институт оешачак, дип белдергән иде. «Якын араларда яңа нигезләмә теркәләчәк (милли югары уку йорты нигезләмәсе – ред.). Аның ничек аталасы да шунда билгеле булачак. Анда журналистлар да, педагоглар да, мәдәният белгечләре дә әзерләнәчәк», – дип белдерде ул вакытта Борһанов.

Әмма белгечләр милли педагогика институтын КФУ карамагына тапшыруга каршы.

Рафис Борһановның «ата-аналарны тезләндерү» турындагы сүзләрен экспертизага җибәргәннәр

Хәтерегездә булса, Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Чаллыда үткән укытучылар киңәшмәсендә татар телен сайламаган ата-аналарны кискен тәнкыйтьләгән иде. Ул анда «һәр укытучы теләсә кайсы ата-ананы тезләндерә ала» дигән сүзләр дә әйтте. Бу урыс телле ата-аналар арасында шау-шу тудырды. «РоСТ» дип атала торган урыс телле ата-аналар төркеме мөрәҗәгатеннән соң, Борһановның сүзләрен экспертизага җибәргәннәр.

Министр сүзләрен экспертизага Татарстан прокуратурасы җибәргән. Бу хакта «РоСТ» оешмасы мөрәҗәгатенә килгән җавапта әйтелә. «Тикшерү барышында республика прокуратурасы Борһанов чыгышы текстын эксперт оешмага җибәрде. Хәзерге вакытта экспертиза тикшерүе тәмамланмады, тикшерү дәвам итә», – диелгән ул хатта.

«Родительское сообщество Татарстана – РоСТ» урыс телле ата-аналар төркеме министрның «Конституциягә каршы гамәлләренә чик куюны» сорап, Русия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать тә язды.

Татарстан президентының матбугат вәкиле Лилия Галимова Борһановның сүзләрен дөрес аңламадылар, «матбугат чаралары дөрес булмаган мәгълүмат таратты» дип акланырга мәҗбүр булган иде.

Казанда Путин туган көненә баннер элүче активистлар тоткарланды

7нче октябрьдә Владимир Путинга 66 яшь тулды. Аны кем генә котламады! Ләкин котлауларның барысы да уңай булмады. Казанда Путинны котлап баннер эләргә маташкан өч активист тоткарланган.

Бу активистлар – Путин хакимлегенә каршы оешкан «Бессрочка» дигән чарада катнашучылар. Бу чара пенсия яшен күтәрүгә каршы митинглардан соң, ягъни 10нчы сентябрьдә башланды.

Активистлар эләргә җыенган баннерда «туган көнең белән, ялганчы һәм карак» дип язылган. Бу «котлау»ны Казанның Җиңү Проспектындагы күпергә эләсе булганнар. Активистлар әйтүенчә, аларны үтеп баручы полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Алар бу чара турында каян белгәндер – активистларга анысы мәгълүм түгел.

Элегрәк активистлар оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйны иреккә чыгару таләбе белән баннер элгән иде инде.

Исегезгә төшерәбез: 9нчы сентябрь митингларыннан соң Русиядә йөзләрчә кеше тоткарланды. Казанда 20дән артык кешегә штраф һәм административ кулга алу җәзалары бирелде.

9 сентябрь митингларын Навальный оештырды, әмма митингка берничә көн кала ул инде кулга алынган иде.

Путинга ышаныч рейтингы 2013нче елгы дәрәҗәгә төшкән

Русия Президенты Владимир Путинга ышаныч дәрәҗәсе сентябрьдә 58 процентны тәшкил иткән. Бу – Кырым вакыйгаларына кадәр булган 2013нче елгы дәрәҗәгә җитеп килә дигән сүз. Шулай ук «президент ышанычка бөтенләй лаек түгел» диючеләр дә арткан.

Узган ел белән чагыштырганда, президент Путинга ышаныч дәрәҗәсе 17 процентка кимегән. Кырым вакыйгаларына кадәр ышаныч дәрәҗәсе күрсәткече 55 процент иде. Бу хакта, «Левада үзәге» сораштыруына сылтама белән, «Коммерсантъ» яза.

Шулай ук «президент ышанычка бөтенләй лаек түгел» диючеләр дә 4 проценттан 13 процентка кадәр җиткән.

«Левада үзәге» мәгълүматларына караганда, Путинга ышаныч дәрәҗәсенең иң югары ноктасы 2015нче елда булган (80 процент).

Шул ук вакытта халык күбрәк Русия гаскәренә ышана. Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, русиялеләрнең 66 проценты ил гаскәре ышанычка лаек, дип саный.

Моннан тыш, респондентларның яртысы ФСБ һәм махсус хезмәтләргә, чиркәүгә (48 процент) һәм хәйрия оешмаларына (38 процент) ышана. Ә эре бизнеска, фиркаләргә, Русия Думасына һәм хөкүмәткә ышанучылар саны, киресенчә, аз.

«Левада үзәге» социологы Денис Волков сүзләренчә, президент Владимир Путинга халык ышанычының кимүе 2018нче елның башында ук күзәтелгән. «Сайлау алды кәефләре Путинның рейтингын җанландырып җибәргән иде, ләкин сайлаудан соң халык хезмәт хакларын күтәрү урынына пенсиягә чыгу яшен арттыруга тап булды», – дип аңлата Волков.

3нче октябрьдә Владимир Путин пенсия реформасы турындагы канунны имзалады. Нәтиҗәдә, ирләр – 65, хатын-кызлар 60 яшьтән пенсиягә чыга башлаячак.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии