- 09.10.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №41 (10 октябрь)
- Рубрика: Архив
Үзегез дә игътибар иткәнсездер инде: көз җитүгә, асфальт сала башлыйлар бездә. Әллә көзге яңгыр шифалы була дип шулай эшлиләр шунда – белмәссең. Әлмәт шәһәренең Чернышевский урамында да асфальтны яңартканнар әнә. Юл да түгел ул – ишегалдындагы машиналар кую урыны. Гөнаһ шомлыгына каршы, юл салучылар асфальт салганда, берәү машинасын куеп калдырган булган. Аптырап тормаган юл салучылар: асфальтны машина тирәли генә салып киткәннәр. Машина астындагы җир асфальт күрми калган инде менә, таш кына җәелгән килеш калган. Ярый әле юл салучыларның башы эшләгән: асфальтны машина тирәли түгел, машинаның өстеннән салып киткән булсалар, яманрак булыр иде бит.
Комментарии