НАСЫЙБЫМНЫ ЭЗЛИМ

Хөрмәтле укучыларыбыз. Бу сәхифәгә игъланнар «Безнең гәҗит» газетасында бушлай басыла. Тик бер шарт белән: алар конвертка салып юлланган булырга тиеш. Телефоннан игълан кабул итмибез! Белдерүләрегезне газетабызның интернеттагы сәхифәсенә үзегез дә урнаштыра аласыз. Алар аннан алынып, газетага да куела. Адресы: һttp://beznen.ru/yawci-pocmagi/

Әгәр телефон номерларыгызны газета битләрендә күрсәтсәк, редакция өчен дә уңайлырак булыр, сезне эзләүче дә турыдан-туры үзегезгә шалтырата алыр. Мөмкин электрон адресыгызны гына күрсәтү дә. Тик без игъланыгызны газетага урнаштырыр алдыннан шалтыратып, белдерүнең чынлыгын тикшерәбез. Әгәр телефон кат-кат шалтыратып та җавап бирмәсә, яисә белдерү хуҗасы табылмаса, игълан куелмый.

Үзегезгә насыйп ярларны табып, бу хакта газетабызга да язып җибәрсәгез, бик шат булыр идек.

***

Мин – ачык күңелле, аралашучан, яшәү урыны булган тол шәһәр хатыны. Намазга бастым. Буем 165 см, авырлыгым 70 кг. Ялгызлыктан туйган, хатын-кызга ихтирамлы, начар гадәтләре булмаган, гаилә тормышына сусаган 60-70 яшьләрдәге тол ир-ат белән аралашырга телим. Кыска буйлы, таза ир-атлар шалтыратмасыннар. Телефоным: 89869095039.

***

Мин, Кайбыч районының бер авылында яшәүче 1991нче елгы тәртипле, итагатьле, инсафлы татар егете, 20-26 яшьлек тәртипле, акыллы, Кайбыч яки Апас районнарыннан булган татар кызы белән танышырга телим. Эчмим, тартмыйм, эшчән. Телефоным 89372859553.

***

25 яшьлек татар кызы матур парлы гаилә корыр өчен 26-30 яшьлек татар егете белән танышырга тели. Элемтә өчен тел. 89874151498. Номерлары яшерелгәннәр борчымасыннар иде. Җитди шалтыратулар гына көтәм.

Комментарии