Каенана – иреңнең газиз кешесе

Каенана – иреңнең газиз кешесе

Каенана һәм килен. Безнең заманда бу ике сүз рәттән тора аламы? Без бик үзгәрдек хәзер. Беренчедән, 70 ел буенча динсез яшәдек. Шактый гына гореф-гадәтләребездән тайпылдык. Икенчедән, теге заман кешеләреннән белемле булуыбыз белән аерылып торабыз. Элек гаиләләрдә сәке, ястык, чабата, билбау, мич артында комган бар иде. Мин революциягә кадәрге гаиләләр турында әйтәм. Безнең тормышка искиткеч күп яңалыклар үтеп керде, үзебез дә төрле яктан үзгәрдек. Динебез кайтса да, яңа карашлар барлыкка килде. Мәчетләр төзесәк тә, аларга йөрүчеләр аз. Күп авыллар, авыл мәчетсез булмый, дигән шикелле генә күренә.

Инде төп темабыз: каенана белән килен. Безнең тормышыбыздагы үзгәрешләргә юкка гына тукталмадым. Хәзер XIX гасыр каенанасы һәм килене безнең заманга һич кенә дә мисал булып тора алмый. Яшьләр беренче көннән үк аерым яшәргә тырыша, әмма барыбер каенана белән килен мөнәсәбәтләре кала бирә. Шулай ук кияү, килен сүзләре дә үзгәрмәс. Киленнәреннән зарланучылар, багып-тәрбияләп үстергән газиз улыннан аерылып ялгыз яшәргә дучар булган ата-аналар саны арта. Шулай да бер-берсен чын мәгънәсендә ихтирам итеп, тату, тавыш-гаугасыз бергә яшәүче каенана һәм киленнәр аз түгел. Якын таныш-белешләрем, дус-ишләрем арасында мин ул яктан Сәйдә һәм Дамир Абдуллиннар гаиләсен күпләргә үрнәк булырлык гаилә дияр идем. Бу гаҗәеп пар менә ун ел инде уллары Ренат, аның хатыны Раилә, оныклары Әхмәт тату гаилә булып яшиләр. Өйләнешкәндә, Ренат Раиләгә:

– Без әти-әни янында яшәячәкбез. Әни әйбәт каенана, син әйбәт килен булсаң, бар да яхшы булыр. Төзегән тормышны сакларга кирәк, – дип әйтә.

– Ренат, мин синең сүзләрең белән килешәм. Без ике як әти-әниләребезне дә хөрмәт итәргә тиеш. Нишләп әле аларны җәберләргә урын калдырыйк. Алар безне үстергәннәр, тәрбия биргәннәр.

Ренат белән Раилә, минемчә, үз вәгъдәләреннән һич тә тайпылмадылар.

– Килен белән каенанага тату яшәү өчен нәрсә кирәк? – дигән сорауга Раилә ханым:

– Каенанага яраткан кешенең газиз әнисе итеп, ире күзлегеннән карарга кирәк. Кайбер танышларым, нигә әле ят кешегә әни дияргә, кебегрәк фикер йөртәләр. Мине әни дә, әти дә өйләнешеп бергә яши башлаган көннән үк үз кызларыдай якын иттеләр. Мин дә аларга шундый ук җылылык белән җавап бирдем. Әнием үлгәндә, миңа 15 кенә яшь иде әле. Әти икенче хатынга өйләнде. Алар миңа кырын карамадылар. Шулай да әтинең әнисе – дәү әни – янымда күбрәк булды, ятимлек ачысы ул кадәр үк сизелмәде. Иремнең әнисе мине үз кызыдай каршы алгач, ничек сөенгәнемне үзем генә беләм. Тормыш серләренә дә күбесенчә иремнең әнисе төшендерде: «Иреңне эштән ашарга әзерләп, ачык йөз белән каршы ал. Алай-болай соңга калып кайтса да, сорау алып, караңгы йөз күрсәтергә ашыкма. Башта ашат, аннары гына соңаруының сәбәбен бел. Кирәк дип тапсаң, битәрләп алырга да була, ләкин башта аңлаш, юк-бар өчен тавыш-гауга чыгарырга ашыкма!» – әнинең беренче киңәше шул иде. Ренат белән яши башлаганыбызга – ун ел. Улыбызга – тугыз яшь. Әхмәтне тәрбияләүдә дә иң зур ярдәмчем, булышчым каенанам булды. «Баланың яратуын теләсәң, башта аның үзен ярат, хөрмәт ит», – ди әни, тәрбия турында сүз чыкканда.

Еллар үтәр, улыбыз өйләнер. Үзем дә каенана булгач, сабыр, кешелекле әниемнең тәҗрибәләрен тормышымда кулланырмын дип уйлыйм, – диде ул.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Каенана-килен дуслыгы – гаилә иминлеге

Килен һәм каенана мө­нәсәбәте – мәңгелек тема­ларның берсе. Гадәттә, ки­лен туйдан соң иренең йортында яши баш­лый. Әлбәттә, яшь хуҗабикәнең үзенчә яшисе килүе, йорт эшләрен үзе белгәнчә генә башкарырга тырышуы каенанага оша­мый. Килен кеше әле яшәргә өйрәнә генә, еш кы­на ялгыш адымнар ясый, ә каенанасының киңәшләрен кабул итәсе килми. Мондый хәлләр килеп туганда яшь иргә һәрчак хатынын якларга киңәш ителә. Хәтта әнисе хаклы булса да.

Әлбәттә, каенаналарның да төрлесе була: көнчеле, усалы, түземсезе. Әмма акыллы килен үз каенанасын карарга, үз әнисен хөрмәт иткән кебек үк аны да яратырга, ихтирам итәргә тиеш.

Килен кеше ирнең әнисен көндәше сыман кабул иткән очракта ике хатын-кызның бер-берсеннән көнләшүе ях­шы нәтиҗәгә китерми, ә ир-ат ике ут арасында кала.

Гомумән, каенанасы белән тату яшәргә теләгән ки­леннәргә түбәндәге киңәш­ләрне тәкъдим итәбез.

* Ирегезне яратып, аңа кияүгә чыккансыз икән, туганнарын һәм, иң беренче чиратта, аның әнисен дә хөрмәт итәргә тиешсез. Каенананы ничек бар, шулай ка­бул итегез. Аңа карата игътибарлы һәм ита­гатьле булыгыз.

* Күп кенә ки­леннәр «каена­намнан уңмадым» дип кабатларга ярата. Гаепне, иң беренче чиратта, үзегездән эзләгез. Бәлки сез күп нәрсәне аңлап җиткермисездер. Ка­дерләп үстергән улының язмышы хәзер инде башка ха­тын-кыз кулында булуын ка­бул итү аңа да җиңел икәнен аңлагыз.

* Булачак каенана белән беренче тапкыр очрашу җаваплылык таләп итә. Чөнки киләчәктә гаиләгезнең татулыгы күп очракта сайла­ган ярыгызның әти-әтиләре белән булган мөнәсәбәттән гыйбарәт. Шуңа күрә каена­нагыз сөйләгәндә, аны игъ­тибар белән тыңлагыз, га­иләләрендә булган гореф-гадәтләр, гаилә әгъзаларының холык-фигыле турында белешегез.

* Каенанагыз аның улын чын күңелегездән яратканы­гызга ышанырга тиеш. Ышанса, ул үзенең сөекле улын сезнең кулларга тап­шырып, моның белән горур­ланып яшәячәк.

* Сезгә тиң ир, балаларыгызга яхшы әти тәрбияләгәне өчен каенанагыз­га һәрвакыт рәхмәтле булы­гыз, ул аны нәкъ сездән өмет итеп яши.

* Җае чыккан саен киңәшләр сорагыз һәм ул кушканча эшләргә тырышы­гыз.

* Каенанагызның тормышы белән һәрвакыт ихлас кызыксыныгыз һәм кирәк бул­са, ярдәм кулы сузыгыз.

* Кияүгә чыккан көннән ка­енанагыз белән икегез ара­сында яхшы мөнәсәбәт бул­дырыгыз һәм аны бозмаска тырышыгыз.

* Каенанагызның да ха­тын-кыз затыннан икәнен онытмагыз. Аның белән ха­тын-кызларга гына кагылган темаларга серләшегез.

* Аны чын күңелдән яра­тыгыз һәм хөрмәт итегез. Ул моны кайчан да булса бары­бер бәяләячәк.

* Каенанагызга еш кына бүләкләр бирегез.

Уйлап карасаң, бө­тенләй чит ике кешегә бер түбә астында яши башларга туры килә. Бу очракта кемне якларга, кемне гаепләргә дә белмисең. Тавыш чыгару, ачуланышу өчен күп кирәкми, күп вакыт каенана үз йортында икенче хатын-кызның хуҗабикә булуы белән килешә алмый, килен кеше үзен читкә тибәләр дип үпкәли, мондый че­терекле хәлләр килеп ту­ганда, әлбәттә, һәрьякка тү­земле булырга, бер-береңә карата игътибарлы булу мөһим. Үзвакыты белән барысы да хәл ителә, ә ачу­ланышып, аралар бозылгач, бернәрсәне дә кире кайтарып булмый.

СЕЗ НИНДИ КАЕНАНА?

Мини-тест

  1. Киленегез яраткан табагызны яндырган, сез:

а) табаны берсүзсез үзегез генә юып куясыз;

б) үзе пычраткан, үзе юсын, дия­сез;

в) ачу белән табаны киленегезнең танау төбенә китереп куясыз.

  1. Киленегез өч көн рәттән эшеннән соңга калып кайта, сез:

а) аның кайтуына кичке ашны әзерләп куясыз;

б) ни өчен соңлап кайтуы турын­да сорашмыйсыз;

в) түрәсенә шалтыратып, ни өчен киленен тоткарлавы турында кызык­сынасыз.

  1. Киленегезнең туган көне, сез:

а) иртүк торып табын әзерлисез;

б) килгән кунакларны тиешенчә сыйларга ярдәм итешәсез;

в) кемнең туган көне, шул йөгерсен, дип тик утырасыз.

  1. Киленегез авырлы, ди, сез:

а) аңа һәрьяклап булышырга ты­рышасыз;

б) исән-сау гына бәби алып кайту­ын телисез;

в) миңа әле дәү әни булырга иртәрәк дип уйлыйсыз.

ҖАВАПЛАРНЫ ТИКШЕРЕГЕЗ:

а – Сез искиткеч яхшы каенана! Сезнең киленегез бик бәхетле.

б – Сез киленегезгә бик зур терәк, ләкин кайчакта артык кайгыртып туйдырып куясыз.

вКиленегезгә табаларыгыз да, үзегез дә кирәкмисез.

УСАЛ КАЕНАНА КӨН КҮРСӘТМӘСӘ

Әгәр каенанагыз ар­тык усал булып, сезгә көн күрсәтми башлаган икән, бу вакытта зарар­лы киңәшләр сезгә тик файдага гына булачак.

  1. Исегездә тотыгыз – каенаналар белән яхшы мөнәсәбәтләр беркайчан да була алмый, чөнки сез аның көндәше, шуңа күрә аңа ярарга тырышу юлларын эзләп тә кара­магыз.
  2. Туй үтүгә ире­гез белән аның әти-әнисе яшәгән фатирга күченегез. Әзер ризыкны гы­на ашап, үзегезне генә карап яшәгез.
  3. Үзегезнең планна­рыгыз турында каенана­гызга сөйләмәгез. Өйне үзегезгә ошаганча җыеш­тырыгыз, икенче төсле обойлар ябыштырыгыз, артык булып тоелган әйберләрне чыгарып ташлагыз.
  4. Сәгатьләр буена те­лефоннан сөйләшегез. Яраткан музыкагызны кычкыртып куеп тыңла­гыз.
  5. Көн саен ахирәт­ләрегезне кунакка чакы­рыгыз.
  6. «Улыгызны дөрес тәрбияләмәгәнсез» дип еш кына аны битәрләгез.
  7. Кичен юылмаган са­выт-саба өеме калдыры­гыз.
  8. Каенанагызның «са­бынлы опералар» кара­выннан егылып көлегез.
  9. Өйдә үзегезнең хуҗа икәнегезне күрсәте­гез. Юк-барга бәйләнеп, каенагызның теңкәсенә тие­гез.
  10. Аның бер сүзенә дә, ки­ңәшләренә дә колак салма­гыз.
  11. Бүләкләр бирсә, алма­гыз, яки ошат­маган булып кыланыгыз.

Комментарии