- 09.05.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №19 (10 май)
- Рубрика: Архив
Ике ел элек Мисырдан Татарстанга күченеп кайткан Рәсүл Тавдиряковның кызлары Казан мәктәпләрендә белем ала. Яулыктан йөрүче 11 һәм 12 яшьлек кызларны яшьтәш малайлар «Аллаһ бабах», «Син үскәч интихарчы буласыңмы?», «Говно в платочке» кебек сүзләр белән котырта икән. Бу хакта Тавдиряков үзенең «Фейсбук»тагы битендә язгач, күпләр Татарстанда мондый хәлнең булуына гаҗәпләнү белдерде.
Тавдиряков «Азатлык»ка кызларының кайда укуын әйтергә теләмәде. «Бу мәктәп проблемасы түгел. Аннары кызларым икесе ике мәктәптә укый», – диде ул. Аның сүзләренчә, монда ниндидер куркыныч нәрсә дә юк, чөнки малайларның кызларны котыртуы, шул рәвешле әтәчләнүе гадәти әйбер.
«Бәлкем, алар шул рәвешле кызларга карата кызыксыну белдерәләрдер, шаяралардыр. Шулай да мондый әйберләр бик күңелле түгел инде. Аннары бу матбугатның тискәре тәэсире нәтиҗәсе. Әгәр инде зурлар яулыклы хатын-кызлардан курка икән, балалардан нәрсә көтәсең?! Мин Мисырда яшәдем һәм, гаиләмдә барысы да яулыклы хатын-кызлар булуга карамастан, Мәскәүдә кап-карадан киенгән мөслимә хатын-кызны күргәч, бераз шүрләп куйдым. Гәрчә моның мәгънәсезлек икәнен аңлыйм, әмма инде мигә шул кадәр сеңдергәннәр. Нәрсәдер булыр төсле тоелып китә. Ул мәктәптәге балалар да андый сүзләрне кайдандыр алган бит инде. Юкса Татарстанда яшиләр һәм күпчелеге татар-мөселманнар. Хәзер инде бераз тынычландылар, элек күбрәк котырталар иде», – ди Рәсүл.
Алар Мисырдан күченеп кайткач, кызларына: «Барыгыз, яулыксыз йөреп керегез», – дип әйткән, кызлары ризалашмаган. «Мисырда алар кечкенәдән үк яулыктан йөрде, чөнки анда инде ул гадәткә кергән. Яулык алар өчен киемнең бер өлеше кебек. Алар үзләрен яулыксыз күз алдына да китерә алмый», – ди ул.
Психология фәннәре кандидаты Люция Закирҗанова «Азатлык»ка әйтүенчә, бу психологик түгел, ә толерантлык проблемасы. «Балаларга башка яшьтәшләрен котырту хас әйбер. Аларның бер-берсе алдында үз-үзен күрсәтәсе килә, бу бигрәк тә малайларга хас. Һәм малайлар бигрәк тә кызларны котыртырга ярата. Бу яшь белән дә бәйле. Үсә-үсә ул бетәчәк, әлбәттә.
Әмма бу очракта дини хисләргә кагылу турында сүз бара һәм бу инде тәрбия проблемасы. Монда ата-аналар һәм мәктәп балаларга аңлату эшләре алып барырга тиеш. Толерантлык мәсьәләсен аңлату мөһим. Ягъни шәхескә кагылырга ярамаган кебек, дини хисләргә дә кагылырга ярамый, дип өйрәтергә кирәк. Аннары кием ул кешенең шәхси эше. Безнең аннан көләргә яки шаяртырга хокукыбыз юк», – диде ул.
Закирҗанова сүзләренчә, яулыктан йөргән кызларга да стресска бирешмәскә өйрәнү зарур, чөнки яулык бәйләү ярдәмендә, ягъни кием аркылы үз диннәрен чагылдыра икән, алар инде мондый проблема белән вакыт-вакыт барыбер очрашачак. Шулай да ул һәрбер кешенең үзеннән көлүне авыр кабул итүен әйтә.
«Кызларда үзләреннән көлүләре үпкә тудыра. Бу әле ким дигәндә. Әгәр яшүсмерлек чорында булсалар, алар бөтенләй йомылырга һәм тулысы белән дингә кереп китеп, дөньяви гамәлләрдән читләшергә, яисә инде, көлмәсеннәр өчен, бөтенләй диннән баш тартып, ата-анасына: «Мин күпчелек ничек йөри, шулай киенеп йөриячәкмен», – дияргә, яшьтәш малайлар белән аралашудан, хәтта мәктәпкә барудан баш тартырга мөмкиннәр. Башкалардан аерылып торган балаларга бераз авыррак була. Яшүсмер вакытта балалар бер-берсенә охшарга тырыша.
Бу кызларның ата-аналары хәтта полициягә шикаять тә итә ала. Аннары инде бу проблеманың юридик ягы калкып чыгачак», – ди психолог Люция Закирҗанова.
Ландыш ХАРРАСОВА
Банкларда акчаларын югалтканнарга һәм фатир алам дип алданганнарга, ярдәм йөзеннән, җир бирү тәкъдим ителә
Татарстанның экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында парламентарийлар проблемалы банк клиентларына һәм, фатир алам, дип алданучыларга, ярдәм максатыннан, җир бирү турында канун өлгесен хуплады. Канун өлгесе Дәүләт Советының чираттагы утырышында каралачак.
Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Сергей Демидов җир бүлеп бирүнең эзлеклелеге белән таныштырды. «Без инвесторга инвестиция ягыннан отышлы дип саналган җир кишәрлекләре тапшырабыз, ул шуларда нинди дә булса проектны тормышка ашырачак. Әлеге проекттан кергән акчаның бер өлеше финанс, кредит оешмалары һәм намуссыз төзүчеләрнең эшеннән зыян күрүчеләргә тотылачак», – диде Демидов.
Элегрәк Татарстан Хөкүмәте проблемалы банк клиентларына һәм «дольщиклар»га ярдәм күрсәтү өчен махсус оешма төзиячәк, дип хәбәр ителгән иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Русия Президенты Владимир Путинга да җиткерде.
Казан кирмәнендә Президент үзәге ачарга җыеналар
Казан кирмәнендә Президент үзәге ачарга ниятлиләр. Матбугат чаралары аны Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев шәхесе белән бәйли.
«Казан кирмәне» дәүләт музей-тыюлыгы Президент үзәгенең фәнни концепциясен һәм сәнгать проектын ясату өчен бәйге нигезендә «Дисплей арт» ширкәтен сайлап алган. Ул Татар халкы һәм Татарстан республикасының дәүләтчелеге тарихы музее нигезендә башкарылырга тиеш.
«Дәүләтчелек тарихы музееның Президент үзәге, музейга килүчеләр белән эшләүнең яңа форматларын кулланып, ТАССРның булачак 100 еллык юбилее уңаеннан, Татарстан үсешен төрле яклап тирәнтен өйрәнергә мөмкинлек бирергә тиеш», – диелгән дәүләт сатып алулары порталындагы техник йөкләмәдә.
Йөкләмәгә ярашлы рәвештә, Президент үзәге музей экспозицияләрен, күргәзмә залларын, китапханә һәм архивны берләштергән бердәм мәйдан булырга тиеш. Шулай ук конференцияләр, бәхәс һәм лекторийлар өчен урын калырга тиеш. Килешүнең башлангыч бәясе – 4 миллион сумга якын.
2015нче елда Екатеринбурда Ельцин үзәге ачылган иде. Бу – Русиядә беренче шундый үзәк. Биредәге китапханә, музей һәм күргәзмә Русиянең элекке Президенты Борис Ельцин мирасына багышлана.
Хыдырлез кырымтатар бәйрәмеме, әллә пропаганда коралымы?
6нчы майда Акмәчет–Бакчасарай юлында кырымтатарларның Хыдырлез-2017 яз һәм муллык бәйрәме үтте. Кырым хакимиятләре аны оештыруга быел тагын да зуррак әһәмият биргән.
Кырымтатарларны бәйрәмдә «шатландыру» өчен Русия төбәкләреннән дә артистлар катнашты. Сәхнәгә чыкканнар арасында Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов та, Нальчиктан килгән, «ну, татарочки, танцуем», дип урысча җырлаган Мурат Тхагалегов та, Дагыстаннан Аслан Гусейнов та бар иде. Тагын бер Татарстан кунагы – «Татар җыры» премиясе иясе Сөмбел Билалова, кеше күп булмаганга, күрәсең, микрофонны алып: «Исәнмесез, Кырым халкы, кайда сез?» – дип сәхнәгә чыкты. Бу юлы да хакимият ачкан «Милләт» кырымтатар телеканалы чараны турыдан туры эфирда күрсәтте.
Шуны да әйтергә була: кайчандыр бу бәйрәмгә һәркем үз теләге белән килгән булса, бүген инде хакимиятнең кырымтатарларны анда җыелырга үзенчә өндәве беркемгә дә сер түгел. Сәхнәдән чыгыш ясаучы кырымтатар дәүләт ансамбльләренең, мәдәният йортларында эшләүче төрле кырымтатар төркемнәренең чыгышлары ихтыяри-мәҗбүри булганын да һәркем белеп тора.
Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров «Фейсбук»тагы сәхифәсендә хакимиятләр, Кырымда Хыдырлез бәйрәменә күп кеше килде, дияр өчен мәктәп автобуслары белән укучыларны һәм укытучыларны махсус китергәннәрен дә язды.
Бөтендөнья кырымтатар конгрессы рәисе урынбасары Ленур Ислямов исә Кырымда яшәүче кырымтатарларны Хыдырлезта катнашмаска чакырды. «Улларыгыз, ирләрегез, якыннарыгыз эзәрлекләнгән, урланган, эзсез югалган, хаксыз утыртылган чакта Кырымда бәйрәм итү, анда катнашу – халкыбызга хыянәт итү, оккупантлар өчен, кырымтатарларда барысы яхшы, дигән картина булдырып, аны дөньяга тарату. Алар оештырган бәйрәмгә бармагыз, катнашмагыз», – дип чакырды ул АТР телеканалы эфирында.
Корылтайның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев исә «Фейсбук»та: «Мәчетләрне, зиратларны мәсхәрәлиләр, Коръәннәрне ерталар, кырымтатарларны кулга алалар. Кем бу тормышта ирекле, кызык яши? Кем 6нчы майда бәйрәмгә барып, көрәктән бушлай чебурекләр ашаучы бәхетле татарлар массовкасын ясаячак?!» – дип язды.
Украина заманында бу халык бәйрәменең чыгымнарын күбрәк кырымтатар эшмәкәрләре, гади кешеләр үзләре каплап торган булса, бүгенге көндә бәйрәмне хакимият үз контролендә тотып, аны оештыруга зур көч куя дияргә мөмкин. Хыдырлез-2017 Кырымның Мәскәүдән билгеләнгән башлыгы Сергей Аксёнов патронатында узуын хәбәр иткән Кырым матбугаты, чыннан да, кырымтатар бәйрәменә хакимиятләр игътибар иткәнен раслый.
Хәтта бөтенләй көтелмәгән кешеләрдән дә бу юлы котлаулар яңгырады. Русия тышкы эшләр министрлыгы матбугат сәркатибе Мария Захарова да 5нче майда кырымтатарларны «Россия сегодня» радиосының туры эфирында Хыдырлез бәйрәме белән котлады. Моны ишеткәч, Кырымның Милләтара мөнәсәбәтләр һәм сөргенгә дучар булган ватандашлар эшләре дәүләт комитеты рәисе Заур Смирнов, Хыдырлез халыкара дәрәҗәгә чыкты, дип бәяләде. Ул чыннан да шулай уйлыймы, юкмы – билгеле түгел, ләкин 2014нче елдан башлап, Хыдырлезны кырымтатарларның Кырымда яшәешләре тыныч, матур дип халыкара дәрәҗәдә күрсәтү өчен файдаланганны күзәтергә мөмкин.
Ни өчен хәтта Русия Тышкы эшләр министрлыгының югары катлам даирәләре дә кырымтатарларга игътибар итә башлады соң? Дөнья илләре кырымтатарларны Кырымда эзәрлекләүләрен белеп, Мәскәү алдына яңадан-яңа фактларны китереп, каты таләпләр куюны, төрле документлар кабул итүне туктатмый. Русия Тышкы эшләр министрлыгы кырымтатар факторының гаять катлаулы бер фактор булачагын көтмәгән булса кирәк. Матбугат сәркатибенең Хыдырлез бәйрәме белән котлавын Мәскәүнең кырымтатарларга «якты» йөз күрсәтү омтылышы итеп кабул итәргә мөмкиндер.
Кырымтатар халкы җитәкчесе Мостафа Җәмилевне 2014нче елда Кырымга кертмәгәннән соң, халык Хыдырлезга барудан бөтенләй баш тарткан иде. Ул елда хакимиятнең бәйрәмне әзерләүгә сарыф иткән миллионнары һавага очты.
Комментарии