1917нче елгы Октябрь фетнәсенең татар тарихында урыны

1917нче елгы Октябрь фетнәсенең татар тарихында урыны

Элекке Совет җирләрендә 1917нче елгы октябрь фетнәсенең 99 еллыгын билгеләделәр. Шулай итеп, киләсе елда бу вакыйганың бер гасырлык юбилее була.

Иске стиль белән 25-26нчы октябрьләрдә булган кораллы түнтәрелеш яңа стильдә ноябрьнең 7сенә туры килгәнгә күрә, ул әле дә дәреслекләрдә «Октябрь инкыйлабы» дип йөртелә. Советлар Союзы заманнарыннан бу көн «Октябрь бәйрәме» буларак урта һәм өлкән буыннарның күңелендә саклана. Алай гына да түгел, күп кенә татар-башкортта: «Большевик фетнәсе шушы аз санлы халыкларны дәүләтле итте, автономия бирде», – дигән караш та яшәп килә.

1920нче елның 25нче июнендә Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы төзелә. Ни сәбәпле большевиклар татарны автономияле итә соң? «Азатлык» әлеге сорау белән академик Индус Таһировка мөрәҗәгать итте.

Галим фикеренчә, инкыйлабтан соң хакимияткә утырган большевиклар бүленмәс дәүләтне саклап калу максаты белән генә татарларга бер кыйпылчык җирдә автономия бирә.

ФЕДЕРАЦИЯ – ЯМАН ШЕШ

«Большевиклар чын мәгънәсендә безгә ирек бирәбез, дип тырышмады, чөнки монда мәҗбүрият дигән нәрсә бар иде. Большевиклар федерациягә һәрвакыт каршы булды. Ленин үзе дә каршы иде. Алар үз алларына бүленмәс дәүләтне саклап калу максаты куйдылар.

1917нче елның мартында Сталинның «Против федерации» дигән мәкаләсе чыкты. Ленинның фикерен яклау иде бу. Сталин, хакимияткә килеп, «Правда»дагы мәкаләне кире бастырып чыгарган вакытында өстәмәләр кертә һәм «без федерацияне кертергә мәҗбүр булдык, без властька килгән вакытта Русия таркалып килә, аннан халыклар китә башлаган иде. Шуны туктату өчен федерацияне игълан итү – ул мәҗбүрият булды», – ди.

Сталин һәм аның тарафдарлары федерацияне яман шеш рәвешендәге вакытлы нәрсә генә итеп карый. 1919нчы елны үткән партиянең VIII корылтаенда катнашкан делегатлар: «Милли мәсьәләләрне шул рәвештә хәл итү, үзбилгеләнү хокукы бирү – ул безнең өчен ниндидер явызлык кылу гына иде. Шушы явызлыкны без, һичшиксез, бетерергә тиешбез һәм ул вакытлы гына чара», – дип әйттеләр. Аның документлары бар, барысы да язылган», – ди Таһиров.

Галим Ленин үзенең көрәштәшләренә караганда алдынгырак карашлы була, дип белдерә.

«Ленин башка большевиклардан һәм, шул исәптән, Сталиннан да аерылып торган. СССР төзелгән вакытта аңа Кавказ, Украина каршы чыга. Аларның җитәкчеләре корылтайларда да сөйлиләр. Әгәр вакыйгалар шулай бара икән, без СССР идеясеннән кире кайтып, аны бетереп, Гражданнар сугышы вакытларындагы шикелле республикалар өчен хәрби союз гына калдырырга тиешбез, диләр. Бу – конфедерация (федерациягә караганда бәйләнешләре йомшаграк булган дәүләтләр берлеге) дигән сүз була.

1922нче елда Ленин бу сүзне кулланмый, ә аның тәкъдиме конфедератив дигән фикергә кайтып кала. 1992нче елның декабрендә Горбачев СССР конфедератив дәүләт булырга тиеш, дигән фикергә килә, әмма соң була инде. Ленин әйткәннәрне 1922нче елда ук эшләгән булсалар, аның тәкъдиме яңа икътисади сәясәт белән бергә тормышка ашса, Русия бүген бөтенләй башка шартларда булган булыр иде. Безнең республикабыз да кысылган, кимсетелгән рәвештә түгел, ә тулы хокуклы республика булыр иде.

Русияне бүген кемнәрдер саклап калырга тели икән, бу ил – урыслар иле генә түгел, анда яшәгән бөтен халыкларның иле, аларның мөмкинлекләре, мәнфәгатьләре тулысы белән тормышка ашкан, телләре һәм яшәешләренә тулы гарантия булырга тиеш. Бу фикер алга сөрелмәсә, Русиянең киләчәге уңай булмаячак», – ди Таһиров.

«СТАЛИН ТӨРКИ ХАЛЫКЛАРНЫ АЕРУ ӨЧЕН БАРЫСЫН ДА ЭШЛИ»

Галим, шулай да, татарның автономияле булуы – ул тарихтан килгән үз җирләреннән мәхрүм итү дә, төрки дөньяда әйдәп баручы татар факторыннан ваз кичтерү дә, ди.

«Татар факторы Русиядә һәрвакыт көчле, төрки һәм мөселман халыклар өчен татарлар һәрвакыт үрнәк була. Сталин моны аңлап, бүлгәләп хакимлек итүне максат итә. Гомумән алганда, татарларны яратмый ул. Киселгән итеп, бүгенге чикләрдә генә республиканы барлыкка китерүне оештыра.

Башкортларны да шулай итә. Аларның хәзерге Казахстанга терәлеп торган Аргаяз кантунын Оренбург өлкәсенә бирә. Әгәр болай бүленмәгән булса, Башкортстанның бүген чит дәүләт белән чиге булыр иде. Башкортстан чикле дәүләт булса, шул рәвешле, Татарстанга да шундый ук мөмкинлекләр туган булыр иде.

Сталин акылсыз кеше түгел, явыз акыллы кеше ул. Татарларны, башкортларны, казахларны, гомумән алганда, төрки халыкларны бүлгәләп, бергәләшеп яшәмәсеннәр дип, барысын да эшли.

1936нчы елгы Конституцияне кабул иткән вакытта ясаган чыгышында «татарлар һәм башкортлар союздаш республика хокукларын үз колакларын күрә алмастай күрмәсләр», – дип әйтте. Һәм әнә шул рәвештә эш тә итте», – ди Таһиров.

Наил АЛАН

Русия халкы бушлай таратылган ризык өчен сугышырга да әзер

Төрле шәһәрләрдә тантаналы чараларда халыкка «бәйрәм» оештырырга яраталар – бушка берәр ризык таратыла. Бу акцияләрнең күбесе халыкта ызгыш-талашка китерә.

Хакимият оештыру эшен дөрес алып бармыймы, яки халык бушка килгән ризык өчен әхлак нормаларын онытып барысына да әзерме – монысы билгесез. Без шундый соңгы 10 вакыйгага күзәтү ясарга булдык. Кызганыч, бу исемлектә Татарстан һәм Башкортстан да еш очрый.

  1. Исемлекне соңгы очрактан башлыйк. Ул сентябрь аенда Стәрлетамакта булган вакыйга. Шәһәргә 250 ел тулу уңаеннан 15 сумлык туңдырманы бушка таратканда этеш-төртеш купты, кайберәүләр чак кына бер-берсе белән сугышып китми калды.
  2. 4нче сентябрьдә исә ызгыш-талаш Кызыл мәйданда ук урын ала. Анда йөк машинасы һәм трактор ярдәмендә 20 тонна салат әзерләделәр. Сабырсыз салат сөючеләр чиратсыз кереп, этеш-төртешкә сәбәп булды.
  3. Түбән Кама безнең исемлеккә ике тапкыр эләкте. Беренче очракта– 31нче августта Республика көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чараларындагы вакыйга. Биредә ызгыш-талаш сәбәбе – шулай ук бушка килгән туңдырма.
  4. Туңдырма август башында Новокузнецкиларны да сугыштырды. Анда «Тәмле ризык-2016» фестивалендә «Мәрхәмәтле туңдырма» акциясе узды. Ләкин анда килүчеләр генә бик мәрхәмәтле булмаган.
  5. Янәдән Түбән Камага кайтабыз. Узган Сабантуйда оештыручылар 200 килограммлык чәкчәк әзерләгән. Аны тарату бик үк бәйрәмчә узмады.
  6. Былтыр Чаллыда шәһәр көненә гаять зур алма бәлеше – шарлотка пешерделәр һәм көрәктән өләштеләр. Аны бушлай авыз итәргә шактый күп халык җыелды. Ә аны таратучы ханым пирог өстеннән аяк киеме белән йөрергә кыенсынмады.
  7. Чаллылылар көрәк белән шарлотка өләшкәндә Ставропольдән үрнәк алган, күрәсең. Анда узган ел халыкка көрәк белән тәбикмәк өләшкән иделәр.
  8. Петербург мәдәни башкала булса да, бу исемлектән читтә кала алмады. Узган елны анда бушлай алма өчен ыгы-зыгы булган иде. Анда катнашучыларның күбесе пенсионер иде.
  9. Бушлай ризык теләүчеләрне рухи чикләр дә тотып кала алмый. Былтыр Мәскәүдә пасха куличларын өләшкәндә этеш-төртеш булды. 900 килограммлык куличны 5000 кешегә тараттылар.
  10. Кайбер очракта исә бушлай ризык тирәсендәге ызгыш-талаш хикәясенең дәвамы да була. Мәсәлән, Ижауда 2012нче елда фонтанга әфлисун ыргыту акциясен уздыралар. Җиләк-җимеш сөючеләр тиз генә суга ыргылып, әфлисуннарны җыя башлый. Вакыйгадан соң күпмедер вакыт үткәч, шәһәрдә «кешенең комсызлыгына» әфлисун формасында һәйкәл куела.

Илдар ГАБИДУЛЛИН

«Җилгә очкан акчалар концерты»

Бу ялларда Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Үзгәреш җиле» татар җыр фестивале үтте. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән үткән бу чара турында фикерләр төрле булды.

«Үзгәреш җиле» ачылышына бәйсез журналистлар теркәү үтеп керә алмады – Татарстан Президенты Аппараты рөхсәт иткән матбугат чаралары гына кертелде. Алар күбесе дәүләтнеке булды. Башка журналистлар йә билет алып керде (анысы да беткән иде, театр ишек төбендә артык билет сатучыдан алдык), йә икенче көн тамашасына калды. Билет бәясе 300дән алып 1650 сумга кадәр иде.

АРТИСТЛАР, СӘЯСӘТЧЕЛӘР ҺӘМ ХАЛЫК

Концерт башланырга 40 минут кала театр бинасының ишек төбенең эчке ягы халык белән тулы иде. Полиция, сакчылар җитди тикшерү үткәреп кертте. Сәбәбе – «Үзгәреш җиле»нә фатиха биргән Рөстәм Миңнеханов концерт карарга килгән. Үзе генә түгел, бөтен республика җитәкчелеген иярткән, диярсең.

Фойеда яңа фестивальнең дистәләгән башкаручысының үзләре зурлыгында фото-язулары куелган. Халык арасында Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Дума депутаты Фатыйх Сибагатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, депутат, шагыйрь Разил Вәлиев һәм башка түрәләр, рәсми матбугат чараларының баш мөхәррирләре йөри иде. Рөстәм Миңнеханов театр директоры, проектның баш продюсеры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов белән концертта катнашачак җырчыларның фотоларын карап фойеда бераз йөргәннән соң концерт буласы залга, икенче каттагы VIP урынга үтте.

Татар җыр-моңнарына яңа яңгыраш бирергә тиешле фестивальне Камал театры артисты Равил Шәрәфиев, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреаты Марина Ясельская алып барды. Исәнләшү татарча-русча булса, аннан соң алар кулларына кәгазь тотып, фестивальдә катнашучыларны татарча тәкъдим итеп тордылар. Башында каушаулары сизелде, ахырга таба Равил Шәрәфиев үзе дә бераз җырлагандай булып кыланып алды. Әмма бу кичтә ул көлкеле образда түгел, ә җитди алып баручы ролендә иде.

«ҖЫРНЫ НИГӘ БОЗГАННАР?»

«Үзгәреш»нең сәхнәсе таҗлы чәчәкне хәтерләтте. Җырчылар аның уртасына чыгып җырлаганда, таҗлар ачылды-ябылды, әйләнеп тә алды. Кайвакыт арттагы экранда җырларга туры килгән сурәтләр күрсәтелде.

Программада дистәләгән җырчы 29 чыгыш ясады, аларның кайберләре ике тапкыр чыгып җыр башкарды. Халыкара конкурслар лауреатлары Марсель Вәгыйзов, Илүсә Хуҗина, Лилиана Газизова, Артур Исламов, Айдар Сөләйманов, эстрада концертларында күренүче Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Шәйхразиев, Илвина Миңнегалиева, Зәринә Хәсәншина, Раяз Фасыйховлар җырлады. Шул ук Раязның «Ашхабад» татар халык җырын башкаруыннан соң кырыйда утыручы татар апалары: «Бу җырны да бозганнар икән инде, үзебезчә генә башкарып булмыймы икән, нигә шул кадәр акырып-бакырып башкарырга», – дип үзара сөйләшеп алды.

Ә менә түрәләр һәр чыгыш ясаучыны диярлек игътибарлап тыңлап утырды, үзләренчә бәя бирде, үзара сөйләшеп алулары күренде. Кемгәдер күбрәк, кемгәдер азрак кул чаптылар. Иң күп алкышлар алучылардан «Гөлҗамал»ны башкарган Алинә Шәрипҗанова булды. Җырчы Илгиз Шәйхразиев белән рэп укучы Җәгъфәр дә Татарстан җитәкчелегенең игътибарын җәлеп итә алды.

Концертта күбрәк 1970нче елларда язылган халыкка таныш әсәрләр, караоке итеп җырланучы татар халык җырлары яңгырады. Чарада «Тавыш» («Голос») проекты аша танылган Румия Ниязова, Язилә Мөхәммәтова да җырлады. Оркестрдан тыш, музыкантлардан баянчы Айдар Гайнуллин, торбачы Вадим Эйленкриг «Әдрән диңгез» әсәрен уйнады.

ТАМАШАЧЫЛАР ФИКЕРЕ

«Аксу» студиясе башлыгы, автор-башкаручы Рөстәм Сәрвәров «Үзгәреш»нең артык кыйммәткә төшүен билгеләде.

«Моның кадәр акчага (фестиваль бюджетын якынча 70 миллионга бәялиләр – ред.) яхшырак та эшләп була иде. Мин монда үзгәреш күрмәдем. Башкаручыларның күбесенең тавышы җитми, фальш күп. Җилгә очкан акчалар концерты булды бу. Иң яхшысы – талантлы башкаручыларны сайлап алып, чит илгә укытырга җибәрергә кирәк», – диде ул.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев тә яңа фестивальне ике куллап мактарга ашыкмады һәм, дипломат буларак, сүкмәде дә.

«Алинә Шәрипҗанова башкаруында «Гөлҗамал» ошады, «Әдрән диңгез»не уйнаулары ошады. Чөнки аларда татар моңы сакланган иде. Калганнарда артистларның үзләрен күрсәтүгә корылган, дигән хис калды. Алга китеш бар. Татар моңын саклап иҗат итүләрен дәвам итсәләр, мин аларга рәхмәт кенә әйтәчәкмен», – диде Разил Вәлиев.

«Үзгәреш җиле» ачылуга, Интернетта да фикерләшүләр башланды. Анда да күбесе фестивальдә яңалык булмауны белдерде, татар моңы югала, дип борчылды.

«Татарның «т» хәрефе дә калмады кичә. Әлбәттә, оркестр, музыка, сәхнә бизәлеше, кайбер җырчыларның зәвык белән башкарулары үзенең ролен уйнады, һичшиксез. Ләкин киемнәрдә бернинди үзебезнең милли бизәкләр күренмәде, репертуар күптән бөтен фестивальләрдә тапталган, яңгыраган җырлар, бездә бүтән борынгы, халык, ретро җырлар юкмы әллә? Бик күп аранжировкаларда хәтта яһүд музыкасы урын алды, кайбер җырчылар нәрсә турында җырлаганын да аңламаган бугай», – дип язды «Фейсбук»та җырчы Айгөл Бариева.

Байбулат ДӘҮЛӘТ

Миңнеханов «Политбюро 2.0» исемлегенә кертелгән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Полютбюро 2.0» дип аталган Владимир Путинга якын торган кешеләр исемлегенә кергән.

«Минченко Консалтинг» агентлыгы Миңнехановны әлеге рейтингта «Төбәкләр бүлеге»нә (Региональный блок) керткән. Татарстан Президентыннан тыш, анда Чечня башлыгы Рамзан Кадыров һәм Пермь өлкәсе губернаторы Юрий Трутнев та бар.

Агентлык Русия Президенты даирәсе турында даими рәвештә хисап ясап тора. Белгечләр Кремль тирәсендәге көчләр балансын тикшереп, үз бәясен бирәләр һәм фаразлар ясыйлар.

Көндәшлек берничә үзәк арасында бара. Төп үзәк булып «иске олигархат»ны атыйлар. Бирегә Дмитрий Медведев, Аркадий Дворкович, Игорь Шувалов керә. «Альтернатив интеллектуаль үзәк»кә Алексей Кудрин, Герман Греф, Михаил һәм Юрий Ковальчуклар кертелә. Болардан тыш, эре дәүләт ширкәтләре һәм зур инфраструктура проектлары җитәкчеләре дә бар.

Элекке Президент Аппараты җитәкчесе Сергей Иванов һәм эшмәкәр Геннадий Тимченко исемлектән төшеп калган, диелә. Икътисади проблемалар аркасында эчке элита арасында конкуренция арта, ди белгечләр.

Ә менә «Росатом»нан Президент Хакимияте җитәкчесе урынбасары булып күчкән Сергей Кириенконы әгъзалыкка яңа намзәт, дип атыйлар.

Ивановның «Политбюро»дан төшеп калуын сәясәтчеләр нәкъ менә аның мәртәбәле вазифаны калдырырга мәҗбүр булуы белән аңлаталар.

Тимченконың китүе исә эшмәкәрнең «стратегик юнәлешләр»дә активлыгы кимүе белән аңлатыла.

Рус милли хәрәкәте татар милләтчеләре белән якынаюомтылышын ясады

4нче ноябрьдә Русиядә Бердәмлек көне бәйрәм ителгәндә Казандагы Рус мәдәнияте җәмгыяте һәм аның җитәкчесе Юрий Щеглов «Татарлар һәм рус дөньясы идеологиясе» дигән «түгәрәк өстәл» оештырды. Шул рәвешле урыс һәм татар милли хәрәкәтләре арасында диалог урнаштыра башлау турында игълан ителде. Бу башлангыч ике якны чыннан да якынайта алырмы?

Түгәрәк өстәл Казанда, Шаляпин кунакханәсендә үтте. Кечкенә генә бүлмәгә рус милли хәрәкәте активистлары, татар телен мәҗбүри укытуга каршы иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре, Бөтентатар иҗтимагый үзәге әгъзалары, рус мәдәнияте җәмгыяте белән хезмәттәшлек итүче православ руханилар һәм мөселманнардан мөфти урынбасары килгән иде.

Чараның исеме бәхәс, каршылык вәгъдә итсә дә, сөйләшү шактый тыныч, конструктив рухта үтте. Бу юлы рус милли хәрәкәте активистлары «Яндекс» тәрҗемә программалары ярдәмендә «Азатлык» сайтында чыккан мәкаләләрне тәрҗемә итеп, татар милли активистларын кешелексез булуда, экстремизмда гаепләмәде. Ә бит шундый рухтагы мәкаләләр «Звезда Поволжья» газетасында һәм рус милләтчеләренең сәхифәләрендә, социаль челтәрдәге төркемнәрдә соңгы бер-ике елда даими басылып килде.

«Татар һәм рус дөньясы идеологиясе» дигән теманы рус милли хәрәкәте вәкилләре берничә ел элек күтәргән шигарьнең дәвамы дип аңларга була. Рус милли хәрәкәте башлыгы Юрий Щеглов үткән ел рус маршында «Татарлар – рус дөньясының бер өлеше» дигән язу белән чыккан иде.

Щеглов: «Урыслар һәм татарлар бер-берсенә якын халыклар»

Президиумда Рус милли хәрәкәте исеменнән Юрий Щеглов утырды һәм татарлар исеменнән «иң куркыныч идеолог» сыйфатында билгеле галим, татар милли хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Дамир Исхаков чакырылды. Түгәрәк өстәл модераторы ролен Стратегик тикшеренүләр институты белгече Рәис Сөләйманов башкарды.

Беренче булып чарада катнашучыларны үз дин башлыклары исеменнән православ һәм ислам дине руханилары сәламләде. Аннан соң «Рус җыены»ның Казандагы вәкиле сыйфатында Юрий Щеглов үзенең рус дөньясын ничек аңлавы турындагы озын нотык ясады.

Үз чыгышында ул рус милли хәрәкәтенең билгеле галимнәре, җәмәгать эшлекләренең рус милләтенең бөеклеге, куәте, үзенчәлеге турындагы хезмәтләреннән өзекләр китерде.

Ул нотыгында татар һәм русларны берләштерүче якларга да тукталды, гомум кешелек кыйммәтләре, географик яктан да, Ходайны аңлауда да, менталитет ягыннан да уртаклыклар күп һәм без бер-беребезне һәрвакыт аңларбыз, диде ул.

Исхаков: «Үзара дошманлык юк, әмма татарларның проблемаларын хәл итәргә кирәк»

Татарлар исеменнән чыгыш ясаган галим Дамир Исхаков рус һәм татарларның якынлыгы, үзара каршылык булмауны әйтсә дә, аермалар барлыгын да искәртте. Мәсәлән, галим татар менталитеты ислам дине нигезендә төзелгән һәм татарлар рус цивилизациясе кысаларына сыеп бетмиләр, башка мәдәният вәкилләре булып торалар, диде.

Соңгы вакытта яңгыратылган «россиян» милләте турындагы тәкъдимне искә алып, Дамир Исхаков православ империя төзелү куркынычы турында кисәтте. Рус милли хәрәкәтенең татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытуга каршы көрәшен искә алып, Исхаков аның нинди нәтиҗәләргә китерүен дә сөйләде.

«Бәлкем мин шәхсән, чыннан да, рус балаларын укытмаска кирәк, аның урынына татар балаларын яхшылап укытырга кирәк, дип саныймдыр, әмма монда аерым кешенең фикере хәл иткеч була алмый. Бу гамәл нинди нәтиҗәгә китерәчәк? Беренчедән, бер сыйныфта укучы балалар рус һәм татарга бүленә башлый, икенчедән, татарча белмәгән урыслар татарлар белән бер дәрәҗәдә сәяси яссылыкта дискуссияләр алып бара алмаячак, татар сайлаучылары белән сөйләшә алмаячак, бу ике арадагы араны арттырачак», – диде Исхаков.

Шулай ук галим читтәге татар мәктәпләренең күпләп ябылуы, шуңа да татарларның туган телләрен тиз арада югалтулары, Татарстанда һәм Казанда мәгълүмат кырының күбесенчә рус телле булуы хакында саннар китереп, дәлилләп сөйләде. Ахырда ул татарларның урысларга карата дошманлык хисләре булмаса да, татар милләте алдында проблемалар бар һәм аларны хәл итәргә кирәк, дип белдерде.

Дамир Исхаков, гомумән алганда, татар һәм рус хәрәкәтләре арасында диалог башлауны хупласа да, бер кисәтү ясады. 1980нче еллар ахырында булган шундый ук омтылыш барып чыкмады, ул вакыттагы «Халык фронты» активистлары һәм татарлар икесе ике якка китте, дип искә алды ул.

«Рус дөньясы – рус мәдәнияте тәэсирендә яшәгән халыклар»

Төп чыгышлардан соң нотык тотучыларга сораулар бирелде. Мөфти урынбасары Рөстәм Батров, оештыручыга мөрәҗәгать итеп, фикер алышу темасы буларак Русия дөньясы түгел, ә рус дөньясы төшенчәсе алынуга, татарларны рус дөньясына чакырып, киеренкелек тудыруга аңлатмалар сорады. Щеглов «русияле» төшенчәсен кабул итмибез, әмма рус факторының әһәмияте артуы «рус дөньясына керергә чакыруыбызны аңлатмый», – дип акланды.

Ахырдан катнашучылар «рус дөньясы» төшенчәсенең мәгънәсендә тәмам буталып, оештыручылардан аны бер җөмлә белән генә ничек аңлавы турында ачыклауны сорады. Михаил Щеглов: «Ул бик зур, бер җөмлә белән әлегә әйтә алмыйм», – дип әйтте. Аның каравы, үзен динара һәм милләтара мөнәсәбәтләр белгече итеп санаган Рәис Сөләйманов аңлатып бирде:

«Рус дөньясы – ул рус халкы белән бергә яшәгән, аралашу өчен рус телен кулланган һәм үзләрендә рус мәдәнияте тәэсирен сизгән халыклар, дип аңлыйм», – диде ул.

Очрашуда катнашучы рус милли хәрәкәте активистлары зыялы, фәнни сөйләшү кысаларында калырга теләсә дә, төрттергән сораулар да бирде. Мәсәлән, үзен өч бала әтисе дип таныткан активист Николай Чайка, балаларының мәктәптә татарча укысалар да, татарча сөйләшә алмауларын, элмә такталарны көчкә аңлавын сөйләп китте. Ул Дамир Исхаковның балаларны милләткә карап аеру куркынычы турында кисәтүен телгә алып: «Галим үзе укыган Шәмәрдән авылында рус һәм татар мәктәпләре эшләп торганда, аерымлану, каршылык хисләре килеп чыккан идеме?» – дип кызыксынды.

Шул ук кеше: «Кремльдәге Сарай чиркәвендә татар халкы дәүләтчелеге музее урнашуы һәм элек православ иконалар торган бүлмәдә татар ханы тәхете куелуы, Татарстандагы халыкларның берләшүенә ярдәм итәме?» – дип тә сорады.

Дамир Исхаков, үз чиратында, татар телен укыту бик начар корылган, татарча укыган балалар бераз булса да татарча аралаша белергә тиеш иде, дип Мәгариф министрлыгын тәнкыйтьләде.

Чиркәүгә килгәндә, Дамир Исхаков Кирмәннең эчке төзелеше ахыргача аныкланып бетмәгән, бу Сарай чиркәве элекке мәчетнең бер өлешеннән торган, дигән фаразлар да бар, бәлкем, аны шул килеш калдыру дөресрәк булыр, дип аңлатты. Ул, гомумән алганда, татарларны Кремльдән кысрыклап чыгару бара, дип белдерде.

Кирмәндәге тарихи биналарның берсендә урнашкан Тарих институты да аннан чыгып китәргә мәҗбүр булачак. Ул хәзер Кирмән тышындагы элеккеге төрмә һәм элекке яман шеш клиникасы бинасына күчереләчәк, диде ул.

«Түгәрәк өстәл»нең фикер белдерү өлешендә исемен әйтергә теләмәгән керәшен хәрәкәте активисты Луганск сепаратистлары яклы сугышучы татар мөселманнар белән сөйләшүен бәян итте. Аның сүзләренчә, алар үзләрен бер үк вакытта мөселман, бер ук вакытта татар вә урыс дип саный һәм монда каршылык күрми. «Шундый татарлар күбрәк булса, Русия өчен яхшырак булыр иде, минемчә», – дип белдерде ул.

Ахырдан милли проблемаларны чишүгә багышлаган сөйләшү гомум демократик мәсьәләләргә кайтып калды. Татарстандагы демократик хәрәкәтнең ветераны Олег Александров: «Татарлар бер-берсен көнләштерергә тырышу урынына, урыслар башкаларны куркыту өчен Сүриядә бер мәгънәсез сугыш алып бару урынына Казандагы бик бай кеше Семинның ничек бөтен җирләрне үз кулына төшерүе турында сораулар куйсын иде!» – дигән тәкъдим кертте.

Бу очрашуга Азнакайдан килгән активист Рөстәм Салихов «черек элита»ларның биек диварлар артында бик бай яшәвен һәм сәяси, иҗтимагый кырга беркемне дә кертмәвен тәнкыйтьләде.

«Түгәрәк өстәл» рәсми тәмамланганнан соң да очрашуда ахыргача утырган кешеләр, төркемнәргә бүленеп, фикер алышуын дәвам итте.

Оештыручылар киләсе «түгәрәк өстәл» татар һәм рус теле проблемаларына багышланачак, дип хәбәр итте.

Бикә ТИМЕРОВА

Комментарии