Онытма, син – Русиядә!

Онытма, син – Русиядә!

Бүлмәбездә татары белән яшәячәгебезне белгәч, башта сәерсенеп калдым. Гадәттә, тулай торакларда чит ил студентларын аерым урнаштыралар иде. Ә быел, ниндидер хата китү сәбәпле, интернациональ бүлмәдә яшибез: кызы, чуаш һәм 2 татар кызы. Башта бераз кыенрак булса да, хәзер ияләшеп киләбез.

Үзем өчен бөтенләй таныш булмаган дәүләт кешесе белән аралашу аеруча кызык булып чыкты. «Сездә ничек, бездә болай…» – дип башланучы җөмләләрнең саны да йөздән арткандыр. Дустым һәм энем армиядә, алар белән еш аралашам. Фирүзә (кытай кызыбызның безнеңчә исеме) берсендә: «Сез байлардыр инде, егетләрегез рәхәтләнеп армиядә хезмәт итә», – дигән сүз «ычкындырды». Ашап утырган җиремнән, туктап калдым: «Нишләп алай дисең, бездә байлык армия хезмәтенә бөтенләй бәйле түгел», – дип җавап кайтардым. Сөйләшә торгач, шул ачыкланды: аларда (Кытайда) ата-аналар малайларын хезмәткә җибәрер өчен зур суммаларын кызганмый икән. «Армиягә барып кайткан егет югары уку йортына авырлыкларсыз керә, йортлы һәм акчалы була, – дип аңлатты ул. – Хәтта «чирлеләр» дә «таза-сау» дигән белешмә ала». Бездә бу хәлнең киресенчә торуын сөйләгәч, әлбәттә, Фирүзә сүзсез калды.

Икенче шундый «чагыштырулы» хәл ул үзенә ноутбук алып кайткач булды. Нәрсә беләндер канәгать булмавы йөзенә чыккан моның. Бүлмәгә кереп утыргач, сорау тулы карашын миңа төбәде һәм: «Сездә, чыннан да, ноутбук өчен сумкалар аерым сатыламы яисә мине алдаганнармы?» – диде. Көлеп җибәрми түзә алмадым. Аларда ул сумка бергә сатыла һәм күпләр аны бушка бирелсә дә, матур түгел дип кибеттә калдыра икән. «Ә сездә шул 3 тиенлек нәрсәдә дә акча эшлиләр!» – диде үпкәләп Фирүзә. Берни әйтә алмадым.

«Сездәге биш йөзгә бездә кешечә киенеп була», – дип килеп керде ул беркөнне. Аңлашылды, димәк, Фирүзә өс киемнәре кибетен урап кайткан. Кытай киемнәре хакында сүз чыккач, әйтә алмый калмадым: «Бездә сездән алып килеп сатылган кием югары сыйфатлы димәс идем. Шуңа бәлки 500гә киенеп буладыр?»

Ул кыз, гомумән, безнең өчен гадәти булган һәрнәрсәгә аптырый: Татарстанда яшәп – русча сөйләшүебезгә, кызларның дискотекаларга үз акчаларына йөрүенә, кондукторларның ачулы булуына, кибеттәге бәяләргә, ашаган ризыкларыбызга һ.б. Мин аңа бу хәлне ничек аңлатырга белми озак акландым. Туган илемдә бар да ал-гөл булмавын аңлыйм, тик сер бирмәскә тырышам. Бер ай яшәгәч, Фирүзә өчен тынычландыручы дога уйлап таптым: «Онытма, син – Русиядә!»

Ландыш ГАРИФУЛЛИНА.

КФУ студенты.

 

Комментарии