Уфа фатир алуда алданучылар башкаласына әйләнеп бара

Уфада фатир алу өчен төзелеш ширкәтләренә акча салып алданучылар каршылык чарасы уздырды. Пикет Черниковка бистәсенең Химиклар мәдәният сарае каршындагы мәйданда узды. Анда өч дистәдән артык кеше катнашты.

Кулларда: «Алдашуны туктатыгыз!», «Каракларны хөкем итегез!», «Халык фәкыйрьлеккә төшә, алдакчылар байый», «Акча юк! Фатирлар юк! Киләчәк юк!», «Хакимият, безгә ярдәм ит!» кебек шигарьләрне күрергә була иде. Берничә кеше тавыш көчәйткечләр кулланып чыгыш ясады.

Наталья Некрасова каршылык чарасында катнашучыларның күпчелеген бер ширкәттән алданучылар икәнлеген әйтеп, гомум вазгыять турында сөйләде.

«Хакимият безне бер ишектән икенчесенә йөртүен дәвам итә. Алдаучыларга карата каты чаралар күрелми. Без хакимияткә дистәләрчә хатлар, мөрәҗәгатьләр яудырып та уңай чишелешкә ирешә алмыйбыз. Башкортстан җитәкчеләренең алданган өлешчеләрнең хокукларын яклауда булдыксызлыгын искә алып, Русия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәбез. Хөрмәтле президент, сез, кеше хокуклары гаранты буларак, Башкортстанда алданган фатир алучылар мәсьәләсен чишүдә ярдәм итсәгез икән. Безнең проблема Русия өчен хурлык! Ул күпме кешене фәкыйрьлеккә төшерде. Безнең башка мөмкинчелегебез калмады».

Күп балалы Мария Алтынбаева исә Башкортстан җитәкчесенең ярдәменә өмет итә. «Безнең йорт 2014нче елдан бирле төзелми. Чынлыкта ул 2017нче елда тапшырылырга тиеш иде. Әлеге вакытта йортның нигезләре генә төзелгән килеш. Ә бит без федераль программа нигезендә йорт алучылар. Мин, күп балалы ана буларак, район хакимиятендә торакны яхшырту өчен чиратка баскан идем.

Хакимияттә «Русия гаиләсенә торак» исемле программада катнашырга тәкъдим иттеләр. Мин аңа ышанып, ана капиталын түләп һәм ипотекага чумып, фатир алу өчен акча керттем. Нәтиҗәдә ай саен ипотека өчен акча түлим, чөнки түләмәсәң, штрафлар китә. Мәсьәләне чишү өчен хакимият бусагаларын таптыйм, мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәм, ләкин файдасы юк. Гаиләдә өч бала үстерәм, ай саен, ипотекага дип, булмаган фатир, ягъни һава өчен акчалар күчерәм. Безнең хәлләрне аңларлар, проблеманы чишү юллары табылыр дип өметләнәм. Хөрмәтле республика җитәкчесе, безгә ярдәм итсәгез иде!»

Уфаның икенче төбәгендә алданган өлешчеләрнең ачлык чарасы дәвам итә. Ачлык чарасы 1нче августта ук башланган иде. Башта анда 12 кеше ач торса, бүген, сәламәтлекләре какшау сәбәпле, алар 4кә генә калган.

Алданган өлешчеләрнең берсе Чулпан Шәрәфетдинова «Азатлык»ка шуларны сөйләде: «Безнең төзелеш 2009нчы елда башланды. Йорт 2012нче елда төзелеп тапшырылырга тиеш иде. Баштан ук эш бик сүлпән барды, йә кирпеч юк, яки башка төзелеш кирәк-ярагы юк, дип тукталып торды. 2013нче елдан ул бөтенләй «туңдырылды». Безнең төзелеш ширкәте бөлгенлеккә төште, читтән идарәче билгеләнде. Ләкин ул идарәче бүгенге көнгә кадәр бернинди адым да ясамый. Йортны тапшыру вакыты узуга биш ел үтеп китте. Йорт төзелеше һаман да булса «туңдырылган» хәлдә. Мәхкәмәләшүләр бара, киләчәккә өметебез юк. Мин миллион ярым сум керткән идем. Инде менә торыр җирсез, ачлык игълан итеп утырам».

Мөнир ВАФИН

Чаллыда татарча гына белем бирүче сыйныфлар ачыла

Шәһәрнең Гали Акыш исемендәге лицей-интернатында бары татарча гына белем бирүче сыйныфлар ачыла. Биредә әйтүләренчә, төгәл фәннәрне татарча укытуда, татарча уку әсбаплары белән тәэмин ителүдә әлегә кыенлыклар һәм проблемалар күренми.

Әлеге язманы әзерләү барышында шушы сорауны ачыклауны да максат итеп куйган идек: гомумән, Татарстандамы, республикадан читтәме бар фәннәрне дә татарча гына укытучы мәктәпләр яисә сыйныфлар бармы, калганмы? Ни өчен дигәндә, Чаллыда дистәдән артык татар гимназиясе, лицее һәм мәктәпләре эшли дип дәрәҗәле җыеннарда, чараларда күрсәтелеп килә.

Укытучылар гына түгел, мәктәп мөдирләре, мәгариф бүлекләре, мәгариф идарәләре башлыклары «без татарча укытабыз» дигән җаваплар әйтеп килде безгә. Чаллыдагы шул ук Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясендә «без татарча укытабыз», дип белдерелә. Ата-аналар, җәмәгатьчелек исә бу гимназиядә укытуның урысча баруын искәртә.

Узган елның 1нче сентябрендә Чаллыда 30нчы мәктәп ачылышына республика президенты белән бергә мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та килде. Энгель әфәнде шунда «Азатлык» хәбәрчесенең татарча укытуның торышы хакында соравына: «Алдагы очрашуларга калдырыйк әле», – дигән иде. Быел июнь аенда министр Энгель Фәттахов Чаллыга кабат килде, шушы 30нчы мәктәптә, аннан Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясендә Чаллыдагы милли мәгариф турында берничә кеше катнашында «түгәрәк өстәл» сөйләшүендә дә катнашты. Анда журналистларны чыгарып җибәрделәр.

Шушы сәфәрләр, сөйләшүләр барышында булса кирәк, Чаллыда татар сыйныфы ачу турында карарга киленгәндер. Менә, нәтиҗә буларак, шәһәрдәге Гали Акыш исемендәге лицей-интернат быелгы уку елына барлык фәннәрне фәкать татарча гына укыта торган сыйныф ачу, сыйныфка балалар туплау турында белдерде.

Бүгенге вазгыятьтә бу зур вакыйга. Чөнки эзләнүләр барышында хәзерге чорда «без бар фәннәрне дә татарча гына укытабыз», дип ышандырган мәгариф хезмәткәрен, укытучымы ул, мөдирме, күрергә туры килмәде бит. Андыйлар бар икән. Гали Акыш лицей-интернаты мөдире Шамил Закиров «Азатлык»ка татарча укыту сыйныфын булдыру, туплау, аның киләчәге хакында сөйләде.

«Әйе, быелгы уку елына бишенче сыйныфта фәкать татарча гына укытыла торган сыйныф ачу максатын куйдык. Без Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатка балаларны бишенче сыйныфка гына кабул итәбез. Быел бишенчегә, гадәттәгечә, берничә сыйныф җыйналыр. Менә шуларның берсен барлык фәннәрне дә татарча укыта алырлык итәргә ниятлибез», – ди мөдир.

Шамил Закиров әйтүенчә, инде татар телендә сыйфатлы белем бирерлек мөгаллимнәр дә тупланган. Татарча уку әсбаплары юнәлешендә дә эш алып баралар. Шулай да сораулар туа. Математика, геометрия, физика һәм химия кебек фәннәрне татар телендә укытучыларны көндез шырпы яндырып эзләсәң дә таба алмассың кебек. Ләкин татарча укытуда лицейның элекке еллардан ук калган тәҗрибәләре бар икән. Искә төшерсәк, моннан 15-20 еллар чамасы элек күпчелек фәннәрне татарча укыткан бу мәктәп төрле күрсәткечләрдән Чаллыда, Татарстанда алдынгылар рәтендә булды.

«Математика, геометрия кебек фәннәрне татарча укытучыларыбыз бар. Менә шул үткән вакытларны искә төшереп, кабат өйрәнеп, системага салабыз. Мондый фәннәрне укытырга укытучыларыбыз әзер. Шунысын да искәртик, әле бишенче сыйныфта алгебра фәне өйрәтелми. Алгебра соңрак керәчәк. Әйткәнемчә, мөгаллимнәребез әзер», – дип ассызыклый Шамил әфәнде.

Мәктәп-гимназияләрдә татарча укыту турында сүз чыкса, мөгаллимнәр, мөдирләр булсын, баланы татар сыйныфына бирмәүне ата-анадан, БДИдан күрә. Ә менә шушы татар сыйныфын татар ата-анасы кабул итәрме, баласын җитәкләп бирегә китерерме, дигән сораулар да туа.

«Без татар сыйныфына балаларны туплау эшен башлап җибәрдек. Җәй бит, эш бераз сүлпәнрәк бара. Гадәттә уку башланырга санаулы көннәр калгач, ыгы-зыгы башлана. Гали Акыш мәктәбенең даны бик зур. Балалар туплауда кыенлыклар булмас, куелган максатка ирешербез, – ди мөдир. – Монда балалар Татарстанның Азнакай, Актаныш, Мөслим, Мамадыш, Минзәлә, Сарман һәм башка төбәкләреннән килеп, интернатта торып укыйлар. Ял көннәрендә әти-әниләре янына кайталар. Дәрестән тыш барлык тәрбия чаралары татарча гына бара. Барлык түгәрәкләр дә ана телендә. Уку өчен бар шартлар тудырылган».

Рәшит Бәшәр – танылган язучы, шагыйрь. Чаллыда татарча гына белем бирә торган сыйныф ачылуга карата аның фикерләрен дә белдек.

«Татарстанда татарча укытабыз, дигән сүзләр күз буяуга гына кайтып кала башлады. Татар теленә ихтыяҗны бетерделәр. Ишетүемчә, Тукай бүләгенә кәгазь-белешмәләр җибәрүчеләрдән дә аның урыс телендә булуын сорый башлаганнар. Инде монда да татар теленә ихтыяҗ калмады. Балам татарча укыса, надан кала, дигән психология керттеләр

Күп мәктәпләрдә, комиссия килгәч, «без татарча укытабыз», диләр. Үз милләтеңне яратырга кирәк. Заманында күпме татар татарча укып зур, халыкара дәрәҗәләрдәге галимнәр булды. Телгә хөрмәт бетеп бара. Татар мәктәпләре дигәнендә дәрестә татарча шигырьләр сөйлиләр. Коридорга чыккач инде урысча китә», – дип борчыла язучы.

Рәшит Бәшәр әйтүенчә, Гали Акыш мәктәбе ана телен үстерү, саклау юнәлешендә бүгенге катлаулы чорда яхшы башлангыч ясый. Район-шәһәрләрдә алар үрнәгенә иярүчеләр булса, оттырмаслар, татар теле алгарышка барыр, диде ул «Азатлык»ка.

Гафиулла ГАЗИЗ

Гарри Поттер сериясенең беренче китабы татар теленә тәрҗемә ителде

Узган елның декабрендә башланган «Гарри Поттер һәм фәлсәфә ташы» әсәрен тәрҗемә итү эше тәмамланды. Моның турында тәрҗемә координаторы, «Гыйлем» берләшмәсе мөхәррире Айдар Шәйхи хәбәр итте. Тәрҗемә 19нчы август көнне Татар яшьләре форумы оештырачак «Печән базары» чарасында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Шуннан соң әсәрне интернетка, ирекле укуга чыгару планлаштырыла.

Тәрҗемә эшендә барлыгы 13 кеше катнашты. Бу түләнә торган эш түгел, ихтыярилар тарафыннан тәрҗемә итү булып тора. Тәрҗемә итүчеләр бердәм стильне, уртак лексика-атамаларны сакларга тырышкан, әсәрне бер күзлектән әдәби мөхәррир дә карап чыккан.

«Өзек-өзек итеп тәрҗемә итү берничә ел элек башланган иде инде. Хәзер төп тәрҗемә эше декабрьдә башланып, июньгәчә дәвам итте», – диде Айдар. Исегезгә төшерәбез, 2016нчы елның декабрендә Гарри Поттер китапларын тәрҗемә итү эшенә ихтыярилар тупланган иде.

Чит ил китаплары татар теленә тәрҗемә ителерме?

«Азатлык» сораштырган белгечләр заманча дөнья әдәбиятының татарчасы кирәклеген таный. Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев сүзләренчә: «Дөнья классикасы, аның иң матур үрнәкләре булган әсәрләре татар телендә дә булырга тиеш». Узган ел «Азатлык» үткәргән сораштыруда катнашучыларның 66,7 проценты «Чит ил китапларын татарча укыр идем» дип җавап биргән иде.

Белешмә өчен: Гарри Поттер – инглиз язучысы Джоан Роулингның дөньякүләм танылган романнар сериясе. Сериядә булган сигез китап та бестселлер булып, күп телләргә тәрҗемә ителде. Дөньяда иң популяр китапларның берсе санала.

Закир ӘМИРХАН

Ярты ел эчендә дарулар бәясе инфляциядән өч тапкырга күбрәк арткан

Сәламәтлек өлкәсендәге күзәтчелек хезмәте (Росздравнадзор) мәгълүматына караганда, яшәү өчен мөһим булган дарулар исемлегенә кермәгән дарулар бәясе ярты ел эчендә 7,6 процентка арткан.

Бәяләре дәүләт тарафыннан куелмый торган дарулар ярты ел эчендә 7,9 процентка кыйммәтләнгән, дип яза «Известия» Росздравнадзор мәгълүматына сылтама белән. 50 сумга кадәр булган дарулар бәясе 1,8 процентка, 50 сумнан артып киткәннәрнең – 7,9 процентка арткан.

«Бәяләрнең төрлечә артуы базардагы тәкъдимгә бәйле», – дип аңлата «Полисан» фармширкәте җитәкчесе Евгений Кардаш. «Арзан дарулар өлкәсендә көндәшлек көчле – бер төрле даруны дистәдән артык ширкәт чыгара. Шуңа күрә бәяләрне артык күтәрә алмыйлар», – ди ул.

Русия Үзәк банкы мәгълүматына караганда, ярты ел эчендә инфляция дәрәҗәсе 2,3 процент тәшкил иткән.

Комментарии