Нияз Гәрәев: «Шигырь язу җиңел эш түгел!»

Нияз Гәрәев: «Шигырь язу җиңел эш түгел!»

Кеше һәрвакыт нәрсәгәдер омтылып, ниндидер максатка ирешәм, дип яши. Кешенең максаты булганда гына ул үсештә була. Популяр җырлар авторы та кеше үзен үзе формалаштыра һәм камилләштерә, дип саный.

– Нияз абый, сүзне якыннанрак танышу белән башласак иде…

– Мин – Балтач районы егете. Безнең авылның исеме – Әтнә. Күпләр Әтнә районы белән дә бутыйлар әле ул авылны. Дөрес булса, безнең авылга берничә гаилә нәкъ менә шул районнан күчеп килгән. Шуннан исеме калган да инде. Татар халкы арасыннан иң беренче булып адмирал дәрәҗәсенә күтәрелгән беренче кеше – Искәндәров Марс Җәмил улы да нәкъ шул авылдан. Безнең авылның бер ягында урыслар, икенче ягында марилар яши. Һава торышы да бездә күпкә салкынрак. Менә шул Татарстанның чигендә урнашкан авылда, 1974нче елның 12нче сентябрендә дөньяга килгәнмен. Мин үле туган. Табиблар ниндидер процедуралар ясап кына мина җан өргән. Тагын игезәк сыңарым Фаяз бар.

Гаиләдә без биш малай үстек. Фаяз миннән 15 минутка иртәрәк туган дип санасак, мин нәкъ уртанчысы булам инде! ( Көлә.) Пышмара урта мәктәбен тәмамладым. Көчкә! (Көлә.) Дөрестән дә, мин «2» ле капчыгы идем, укырга яратмадым. Бар нәрсә дә кешенең үзеннән тора, күрәсең. Хыялларың, максатларың булса, тырышсаң, барысына да ирешәсең. Укымасам да, мин дә кеше булдым бит әле. Барысына да үз тырышлыгым белән ирештем. Миңа калса, кешенең космоска менәргә хыялы бар икән, үзенә максат куя икән, теләсә кем космоска да менеп төшә аладыр.

– Ә сезнең яшь вакытта хыялыгыз бар идеме?

– Әйе, мин тумыштан хыялый кеше идем. Әле дә шундый мин, чөнки хыялсыз, максатсыз яшәп булмый җирдә. Әлбәттә, без мәктәп партасы артыннан укып чыгып киткәнче, күңелебез белән далада булабыз. Ә менә мөстәкыйль тормыш белән яши башлагач, әти-әнисеннән аерылгач, кешедә ниндидер максатлар барлыкка килә башлый. Хаталана, ялгыша, үзенең ялгышларыннан нәтиҗә ясарга өйрәнә.

Мәктәпне тәмамлагач, сыйныфташларым кайсы укырга, кайсы армия сафларына хезмәт итәргә киттеләр. Мин дә югары уку йортына кереп карадым, тел байлыгым көчле булган аркасында мине, хәтта, ике институтка кабул иттеләр. Укырга да өндәделәр, тик менә миндә генә һаман уку теләге кабынмады. Колхоздагы юан саплы көрәк-сәнәгемне кулай күрдем. Шул вакыт үземә «Танылырга!», дип максат куйдым! Минем тышкы кыяфәт спортчыларныкы кебек. «Укырга яратмыйсың икән, көч белән алдыр», дигән уйлар белән йөри башладым. Сабан туенда гер күтәргәннәрен карап тордым да, икенче көнне үземдә дә шуның белән шөгыльләнү теләге туды. Ярты ел эчендә мин районда гер күтәрү буенча бөтен ярышларда беренче урынны ала башладым. Спорт белән шулай ун ел шөгыльләндем. Барлык ярышларда, Сабан туйларында беренчелекне бирми идем.

Тик бу гына миңа җитмәде. Әле матур итеп, кешечә яшисе дә килә бит. Шуннан ит сату бизнесы белән шөгыльләнә башладым. Ул заманда бу бизнес турында уйлап караган кеше дә юк иде әле. Шулай акрынлап матди байлык тупладым, фатирлы, машиналы булдым. Күңелгә генә нидер җитмәде.

Шуннан шигырь яза башладыгызмы?

– Шигырьне инде мин укыганда ук яза идем. Ул вакыттагы шигырьләрем бүгенге шигырьләремнең хәерче туганнары сыман гына минем өчен. Яшь вакытта шигырь язарга хыялланып карамаган кеше бармы икән? Чынлап шигырь яза башлавым болайрак булды. Мин бит әле Аллаһыга да бик каты ышанам. Моннан ун еллар элек Рамазан ае көзнең ноябрь башларына туры килде, шунда иртән сәхәр ашарга торгач, йоклый алмый интегеп ятканда, тәрәзә каршында үскән алмагачка күзем төште. Ул салкын җилдә бөгелә-сыгыла утыра. Кызгандым шуны. Тордым да, шул алмагач турында шигырь яздым. «Көзге алмагач» дип атала иде ул, шулай яза башладым. Аннан «Әнием ярдәмчем» дигән шигырьгә көй язды һәм беренче җырым туды. Бүген минем теләсә нинди җирдә концерт бирерлек җырларым, китап чыгарырлык шигырьләрем бар. Менә хәзер альбом чыгару эше буенча йөрим, тик ул бик мәшәкатьле нәрсә икән. Урыс шоу-бизнесында бик күп акчалар әйләнә, ә безнең татарныкында авторларның өч тиенлек тә бәясе юк. Җыр авторларына акча бөтенләй түләнми диярлек. Күп очракта мин җырларымны бүләк итеп бирәм. Җырчылар үзләре көй яза, үзләре үк җырлыйлар да. Аерым шигырь алып, көй язылган җырларым берничә генә.

Тагын нинди композиторлар белән эшлисез?

– Минем күпчелек җырларымның көй авторлары – , Илназар, . Менә бер шигыремә көй язып ята. , Айдар Тимербаевның көйләр язганнары бар. Минем җырларым, гадәттә, тормыштан алына. Әгәр йомшак күңелле, мәрхәмәтле булсаң, җыр язуы авыр түгел, әмма шигырь язу да җиңел, димәс идем! Мин шигырь язганда үземне герой урынына куеп карыйм. Минем җырларымда язмыш сурәтләнгән. Минемчә, һәрбер җыр әсәр булырга тиеш. Тыңлаучы җыр башлангач, аның ахырында ни булганын көтеп алса, җыр әйбәт була.

Мин язган шигырьләрнең күбесендә яралы язмышлар, сагыш урын алган. Күп кенә кешеләр: «Гел моңлы җырлар, сагышлы шигырьләр генә язма инде. Тормыш гел карадан гына тормый бит», – диләр. Соңгы вакытта бәхет турында да яза башладым. Тик сагышлы шигырьләр никтер күңелгә якынрак. Урыслар әйтмешли, «шлягер» булырдай җырлар язмамын бәлки, шулай да иҗат итәсе килә.

Сезнең әниләр турында язылган җырларыгыз шактый. Берәрсенең язылу тарихына тукталыйк әле.

– Ринат Рахматуллин башкаруында «» җырын тамашачы бик яратып кабул итте. Күп кенә концертларда, җырны тыңлагач, елап утыралар. Әниләрне сагыну – минем йөрәкне күптән яндырып тора торган бер тема иде инде ул. Җыр язылу тарихы болайрак булды.

ЮХИДИ хезмәткәре булып эшләүче бер иптәш егет миңа шалтыратып, үзенең гозерен җиткерде. «Яшь чагымда әнием еш кына «авылга кайтыгыз», дип чакыра иде. Төрле сәбәпләр табып, кайтмый йөрдем. Хәзер бик кайтыр идем дә, әнием юк шул инде. Шундый темага берәр шигырь язып бирмәссеңме икән?» – диде. Ул көнне без Малмыж шәһәрендә Ринат Рахматуллин белән гастрольләрдә идек. Мин бу шигырьне төнлә утырып яздым.

Икенче көнне концерттан соң безне бер ресторанга чакырдылар. Ринат әниләр турында бер җыр башкарды. Мин дә, өлешсез калмыйм дип, «Әни көттең» шигырен укып күрсәттем. Ринат шунда ук: «Бир моны монда», – диде дә, шигырьне кесәсенә салып куйды. ЮХИДИда эшләүче иптәшем икенче тапкыр шалтыратканда, Ринат ул шигырьгә көй язып, аранжировка ясатып ята иде инде. Менә шулай җыр туды.

Кызганыч, бүген әнием урын өстендә. Бер табиб та диагноз куя алмый торган авыру белән менә ике елга якын җәфа чигә инде. Мин дә яшьлегемдә әни янына еш кайта алмаганмындыр. Әни көткән чаклар да күп булгандыр. Сүз уңаеннан, авылда шәфкать туташы булып эшләүче Рәйханә Нуриевага бөтен туганнарым, гаиләбез исеменнән рәхмәт әйтәсем килә. Көннең теләсә кайсы вакытында әни янына килеп, ярдәм күрсәтергә әзер ул.

«Җәннәт әниләрнең аяк астында», – ди халык. Минем бер гыйбрәт ишеткәнем бар. Бер егет әнисен гомер буе, аркасыннан төшерми кочып йөрткән . Ходай каршына килеп: «И, Ходаем, мин әниемне гомер буе күтәреп йөрттем, әле минем әниемә булган бурычым беттеме?» – дип сораган. Аңа Ходай: «Син әле әниеңнең сине тапкан чагындагы бер тулгагын да сатып ала алмадың», – дигән. Менә шушыны онытмасак иде. Әти-әниләрне без зурласак, безнең дә бит балаларыбыз безне зурлаячак.

– Нияз, сез үзегезне бәхетле дип саныйсызмы?

– Инде үземне бәхетле дип санарга хакым бардыр кебек. Тик күңел бит ул тик тормый, һаман нидер эзли. Минем дә хыяллар бар әле…

Татарның үз киносы юк. Бар, әлбәттә, спектакль кебек уйналган кинолар. Тик ул профессиональ рәвештә эшләнелмәгән. Чын татар киносында төшәсем, анда төп рольне уйныйсым килә. Тик ул килде-китте генә кино булырга тиеш түгел, тамашачыны шаккаттырырга кирәк! Мин бит сәхнә өчен скетчлар да язам әле, тик аларны әлегә берәүгә дә биргәнем юк. Шулай булгач, җиң сызганып тотынсам, кинога сценарийны да үзем яза алам мин. Киләчәктә әле анысы да булыр.

– Уңышлар сезгә! Илһам чишмәгез саекмасын!

Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии