Гүзәл балачак илендә…

Гүзәл балачак илендә…

Җирдә әниләрдән дә изгерәк зат бармы? Үзем язам, үзем уйланам: мин күптән инде, кендек күрсәтеп, джинсы чалбардан чаба торган «әти кызы» түгел. Күп сулар аккан, күп карлар эрегән, ләкин бер әйбер үзгәрмәгән: мин әле әнием өчен һаман да сабый. Һаман да бит ул: «Кызым, мә азрак акча ал әле, балаңа берәр нәрсә алырсың, йә булмаса, үзеңә кием алганда өстәрсең», – ди. Әнием онытканмы: мин бит күптән инде тормыштагы хатын, минем өчен акча юнәтергә тиешле ирем бар, баласы турында уйларга аның әтисе бар. Ник һаман да әниебез алтыбыз турында да кайгырта соң? Без бит инде югары белемле эшчеләр, үзебез ул-кыз үстерүче аналар!

өчен без – әтисез үскән ятим кызлар, җил-давылдан саклап үстергән алты күгәрчене. Бүгенгедәй хәтеремдә: без мәктәп балалары булган елларда, Сабантуй җитәр алдыннан, , колхоз җитәкчеләре янына барып, бер көнгә машина һәм шофёр сорый. Аның бу теләген беркайчан да кире какмадылар. Машинага бер йорттан бик иртә әтисез калган кечкенә балалар төялә дә, матур күлмәкләр алырга район базарына китә. Бездән олырак өч апам инде шәһәрдә укый, базарга без өч төпчек бара идек. Сату нокталары башлануга әнине өчебез өч якка тарта, кайсыбызга монысы ошый, икенчебезгә тегесе… Ул һәрвакыт без теләгәнне алып кидерде. Артыбыздан йөреп, үзенә бер яулык та ала алмады. Сабантуйда, беренче сентябрь бәйрәмендә без – иң матур кызлар идек.

Күпме генә тырышсаң да, әти юклык барыбер сизелә шул. Бигрәк тә җәй көне печән әзерләгәндә, чалгы тотып бәрәңге сабагы чапканда, 3-4 чиләк бәрәңге салып капчык ташыганда, кемнәрдер матур киенеп клубта биегәндә, без «уфалла» арбасы белән колхоз басуыннан люцерна ташыганда: «Эх, әти исән булса…», – дип алтыбызның кайсы уйламаган икән дә, кайсының йөрәге сыкрамаган икән? Әйе, кар да түктек, мал да карадык. Ир кеше эше дип тормадык, эшләп үстек.

Арыш кылчыклары битне кисә,

Саз ябыша нечкә аякка,

Җилкәдәге авыр йөге дә бит

Тик өстери һаман арт якка.

Ә барырга кирәк… Һаман алга…

Һәм без бардык… Түздек йөккә дә…

Җәрәхәтле куллар, битләр генә түгел,

Җәрәхәтле инде йөрәк тә…

Бервакыт яраткан сеңелләрем игезәкләрдән һәм әниемнән интервью алырга Казаннан журналист килгән. Газета битендә дөнья күргән язманы укыйм да, ирексездән йөрәгем әрнеп елый. Әнинең анда мондый сүзләре бар: «Өйгә керү өчен тау менәргә кирәк, ләкин аяк атламый. Өйгә керсәм, анда халык җыелган. Башка беренче килгән сорау – нәрсә булган? Әллә Раиф үлгәнме?» Күрәмсең, алдан сизенгән әни. Кадерлебезгә болай да авыр булган, ә мин, киреләнеп, өстәлгә ятып, аяк тибә-тибә: «Әти кирәк», дип елый идем. Хәзер генә аңлыйм: өзгәләгәнмен әни үзәген. Әти кызы идем шул.

Тормышның язылмаган ачы кануннары бар: кемдер туа бу җиргә, ә кемнәрдер дөньяның матурлыгын да тоймыйча китеп бара. 46 яшь… Яшәргә дә, яшәргә иде бит әле. Ләкин язмыштан узмыш юк шул. Бишенче бала итеп малай көткән әтигә әни ике игезәк кыз алып кайткач, аннан да бәхетле кеше булмаган. Әни шулай сөйли. «Әй, карчык, бу игезәк кызларның кияүләре белән кайчан бер табын артында утырырбыз икән?» – ди торган булган ул. Насыйп булмады шул. Игезәкләре дә үсеп җитте, кияүләре дә бар, әти генә юк. Түгәрәк табын ни дисәң дә, барыбер китек. Түгәрәк табын дигәннән… Безнең беркайчан да барыбыз бергә җыелып, төшке, кичке аш ашаган булмады. Өйдә хәтта кем ашаган, кем ашамаган, белүче юк иде. Газ өстендә аш, мичтә бәрәңге, өстәлдә әнинең үз куллары белән пешергән йорт ипие. Артыгы юк. Без тук үстек. Тик бергә җыелып утырырга әнинең беркайчан да вакыты булмады, ә без кирәк тапмадык. Һаман шул балалары өчен чапкан да, чапкан әни.

Мин Аллаһыдан ялварам: «Булган бәхетебезне генә күпсенмә, балаларыбызга исәнлек, кадерле әниебезгә саулык бир!»

Үзем укытучы булгач, еш кына шуны уйлыйм: хәзер балалар әти-әнисе ярдәменнән башка дәрес хәзерләми. Ә менә мин әнинең ялгышып кына да: «Кызым, дәресләрегезне карадыгызмы?» – дигәнен хәтерләмим. Без беркайчан да әниебез йөзенә кызыллык китермәдек, һәрвакыт үрнәк укучылар идек. Миңа калса, апаларымның югары дәрәҗәле вазифа башкаруы да, минем кызыл дипломлы укытучы булуым да, сеңлемнең филология фәннәре кандидаты булырга теләве дә – әнинең тел белән аңлатып бирә алмаслык зур хезмәтедер.

Уйланам да шаккатам: ничек йөрәге шундый зур һәм көчле була соң ул? Иреңне җир астына алып барып тык та, алты күгәрченеңне кеше ит.

Өченче класста гына укучы өченче оныгы, озак кына җыйган акчасына, әбисенең туган көненә дип, халат алган. Күзләргә яшь тулды. Кечкенә вакытта базарда йөргән мизгелләр искә төште. Үзеңә алмый идең, хәзер безнең балалар кием ала сиңа, әни.

Әниемә атап язган шигыремнән соң, төш күрәм: имеш, сеңлем минем сүзләргә көй яздырган һәм клип төшергән. Клипта безнең каралты-кура салынган ишегалды һәм шунда әнием, мал карый торган көрән халатын кигән дә, итәк очларын тотып, матур көйгә әйләнә дә әйләнә. Ул шундый яшь, шундый матур, йөзеннән елмаю бөркелә. Әни хәтта клипка да шул мал карый торган киеме белән төшкән бит! Ул гомергә шулай инде: кая барса, ни генә эшләсә дә, эш киемен өстеннән төшермәде. Аның каравы, берәү дә: «Гүзәлия апа, син ямьсез киенеп йөрисең, башка мәктәпкә алай килмә», – димәде. Бу юклыктан түгел иде, бәлки вакыт җитмәгәндер, ә бәлки, күңеле үсмәгәндер.

Эшләде дә эшләде. Без әнинең кайчан йокларга ятып, кайчан торуын бер дә белми идек. Сорамый да идек. Әни кеше ул армыйдыр, һәрвакыт шулай эшләп йөридер кебек иде. Без дә шулай әнигә охшарга тырыштык. Менә хәзер үзебез дә әни булгач, балаларыбызда көчле рух тәрбиялибез.

…Каһәр төшкән «уфалла»лар белән

Чыныккан ул көчле беләкләр.

Тик пышылдый хәзер иреннәрем

Үз балама изге теләкләр.

Барысы өчен дә рәхмәт, сиңа әни. Көчле рух тәрбияләгәнең өчен, тормыш авырлыкларыннан курыкмаска өйрәткәнең өчен, горур кызлар итеп үстергәнең өчен… Дөньяны, җирне, кешеләрне яратырга өйрәткәнең өчен! Нинди генә авырлыклар каршында калмадың, һаман да дөнья матур, дип сокландың. Син – үзең гүзәллек патшабикәсе. Җиргә, тирә-якка гүзәллек таратасың. Гүзәллеккә ия, Гүзәлия! Рәхмәт әни! Барысы, барысы өчен дә. Алты кызың, алты оныгың исеменнән мең тапкыр рәхмәт укыйм Сиңа. Алдыңда сәҗдәгә китәрлек балалар тәрбияләп үстердең! Ышан: оныкларың да шулай булачак. Сиңа сокланачак, сине яратачак, синең белән горурланачак, синең алда түбәнчелек белән баш иячәк. Оныкларың гына түгел, оныкларның оныклары да… Шулай мәңге дәвам итәчәк. Гүзәллек иленең мәңгелек чишмәсендә коенып дөньяга килгәнсеңдер син, Әни! Безгә шул чишмәнең шифасын өләшәсең. Рәхмәт сиңа!

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Раилә НУРГАТИНА.

Комментарии