- 07.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №44 (7 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Көз – коттедж яки йорт төзү, җир кишәрлекләре алу өчен бик уңайлы вакыт. Елның бу фасылында сайлап алынган җир кишәрлегенә барганда ук, андагы юлларның нинди икәнен күреп, аларның «чын йөзен» күрергә уңайлы.
«Орловское» коттедж бистәсендә «Пассаж» күчемсез милек сату агентлыгы бүген сатып алучыларына 50 мең сум ташлама белән җир кишәрлекләре тәкъдим итә. Үз өендә яшәргә теләге булган шәһәр кешесе өчен бу – бик уңайлы вариант. Сайлап алыр өчен җир кишәрлекләренең инде бик аз гына калуын исәпкә алсак та, бүген сатуга куелган биләмләрнең хуҗалары даими рәвештә табылып тора. «Пассаж» күчемсез милек сату агентлыгын, банклар катнашыннан тыш, сатып алучыга җир кишәрлегенең бәясен өч айга кичектереп яки өлешләп бүлеп түләү мөмкинлеген исәпкә алсак, сатып алыр өчен әлеге шартлар тагын да уңайлы һәм җайлы икәнен аңларбыз. Казан шәһәреннән 20 минут ераклыкта урнашкан «Орловское» коттедж бистәсе табигатьнең тыныч һәм экологик урынына урнашуын искә алсак, гаилә, балалар, оныклар өчен менә дигән ял итү урынының нәкъ менә «Орловскийда» булуын аңларга була. Җәен су коенып, балык тотып, җиләк җыю мөмкинлеге булса, кышын рәхәтләнеп чаңгыда шуарга мөмкинлек зурдан. «Орловский» коттедж бистәсендәге сатуга куелган җир кишәрлекләренә инженер коммуникацияләре (ут, су, газ) уздырылган. «Пассаж» күчемсез милек сату агентлыгы сатып алучылар өчен проектлау яки йорт төзелешен алып бару өчен компанияләр табып бирүне дә күз алдында тотып эш итә.
«Көнчыгыш Державино» коттедж бистәсендә «Пассаж» агентлыгы аша алынган җир кишәрлекләренең хуҗалары бүген яшәү урыннарына килүче юлларның ни дәрәҗәдә уңайлы булуларын беләләр.
Күңелегезгә ошаган җир кишәрлеген барып күрү теләге булса, «Пассаж» агентлыгының менеджерларына (843) 236-35-34 (эш көннәрендә) яки (843) 239-0-53 телефоннарына шалтыратып алдан килешеп, вакыт билгеләп барып карый аласыз.
«Пассаж» агентлыгы – Казан шәһәрендә коммуникацияләр уздырылган җир кишәрлекләрен сату белән шөгыльләнүче бердәнбер оешма. Рушания Габделәхәт кызы Бильгильдеева җитәкчелегендә эшләүче агентлыктан җир сатып алучылар милек теркәү палатасына кирәкле документлар җыеп тапшыру өчен озын чиратларда тору мәшәкатьләреннән дә азат. Чөнки җир кишәрлекләренә су, газ, ут кертү белән бергә, документларны әзерләп, сатып алучыларга милек хуҗасы булу хакындагы документларны тапшыралар.
Белешмәләр өчен телефоннар:
7(843) 236-35-34, 239-03-53.
Эш режимы: дүш.-җом. 09:00-20:00,
шим.-якш. 10:00-16:00
Язма реклама хокукында бирелә!
ИНН 1655237620
Комментарии