НИКОЛАЙ ЮКАЧЕВ ВАФАТ

Рәхимсез үлем тагын бер талантны арабыздан алып китте. Бу театры өчен зур югалту. 3 октябрьдә каты авырудан соң 53нче яшендә Г.Камал исемендәге дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Николай Юкачев вафат булды.

Ул 1956 елның 3 декабрендә Республикасының районы Нырты авылында туа. 1981 елда театр училищесын тәмамлап, Әлмәт Татар дәүләт драма театрында эшли башлый. 1983 елдан Камал театры сәхнәсендә. Үзенә генә хас аһәңгә ия булган, табигыйлеге, ихласлыгы һәм музыкальлеге белән аерылып торган талантлы артист тиз арада күпсанлы тамашачы мәхәббәтен яулый.

Николай Юкачев белән бер-беребезне танысак та, якыннан таныш түгел идем. Ләкин бер тапшыруыма килгәч, ул зур хөрмәт белән хәтеремдә уелып калды. Тапшыру вакытында аның татар түгеллеген белеп шаккаттым. Әтисе – украин, әнисе рус булган. Без белер-белмәс телебез белән русчаны катыштырып сукалаганда, ул татарларны да уздырып, чын татар телендә сөйләшә. Катнаш никах турында сөйләшүгә чакырылганнар арасында иде ул. Тапшыруда кунакларның ни сөйлисен алдан килешеп куймый идем. Күп очракларда эфирдагы сөйләшү минем өчен дә зур яңалык була. Бу да шул очрак. Николай үз гаиләсендә татарча да, русча да аралашуларын, балаларын татар рухлы итеп тәрбияләүләрен сөйләде. Шушы тапшырудан соң мин бу артистның иҗаты белән якыннан кызыксына башладым. Ул уйнаган рольләрне күрсәм, бар эшемне, уемны ташлап карарга керешәм. Аннан татар түгеллеген табарга тырышам, акцент эзлим. Ләкин таба алмыйм. Аны сәхнә артында русча сөйләшеп, сәхнәгә чыккач кына ятлаган татарчасын сөйләүче русча фикерле артистларга үрнәк итеп куясым килде. Ул барыбыздан да татаррак булды. Бу кешедә татар милләтенә чиксез хөрмәт белән бергә үз милләтен дә ярату ярылып ята иде. Соңыннан белештем, баксаң, татарга татар сәхнәсендә хезмәт күрсәтүче бердәнбер рус актеры булган икән ул. Хатыны, бик булдыклы актриса Рушания белән яшисе дә яшисе иде дә бит, безне иҗатлары белән сөендерәсе иде… Тик юк шул, рәхимсез авыру кырысрак булып чыкты…

Шундый фидакарь сәнгатькәребезнең урыны җәннәттә булсын. Туганнарына, якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.

Н.В.Юкачев үзенең кешелеклелеге, тыйнаклыгы, сайлаган һөнәренә тугрылыклы булуы белән хезмәттәшләренең тирән ихтирамын яулады. “Татар театрының талантлы артисты, сәнгатькә тугрылыклы булган дустыбыз, сәхнәдәшебезнең якты истәлеге безнең күңелдә мәңге сакланыр”, – ди аның хезмәттәшләре.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии