Лаеклы ялдан соң лаеклы тамаша: «Казан кичләре» кире кайтты

Лаеклы ялдан соң лаеклы тамаша: «Казан кичләре» кире кайтты

Узган атнада гына телевизорда «BEZ» дип аталган өр-яңа татар каналы барлыкка килде дип язган идек. Ә беренче декабрь көнне телеканалның бер проекты белән танышып кайтырга да өлгердек. Хәер, «Казан кичләре» күпләргә таныш. 2017нче елдан бирле «Мәйдан» телеканалында күрсәтелүче әлеге концерт-тамаша халыкның күңелен тиз яулады. Ләкин аның гомере кыска булды – проектны яптылар. Ниһаять, елдан артык ялдан соң «Казан кичләре» кабат Филармония концертлар залына кайтты.

Татар халкының проектны юксынып алганы күренеп тора: зал тутырып килгәннәр. Күпләр «Казан кичләре»нә беренче генә тапкыр килми иде, билгеле. Шуңа аларның телендә «күптән кирәк иде инде», «озак көттерде» кебегрәк сүзтезмәләр йөрде. «Елдан артык вакыт күп бит ул, сагындырган да», диештеләр. Аннары, җырчыларның фонограммага җырлавын гына тыңлар өчен концертлар залын таптыйсы килми. Ә монда җырчыларга да, тамашачыга да кызыклы формат тәкъдим ителә. Җырлаудан тыш, артистлар бәйрәмне алып баручы Фәнил Вәкказовның кызыклы сорауларына җавап бирә. Соңыннан тамашачы да үзен кызыксындырган сорауга җырчыдан җавап алырга мөмкин. Иң кызыгы: сорауларга бернинди киртәләр дә куелмый, уеңа килгән беренчесен сорарга була.

Концертта катнашучылар әллә ни күп түгел иде. Болар барыбызга да таныш булган җырчылар – Зөфәр Хәйретдинов, Марина Карпова, Алинә Давыдова, Вадим Захаров, Сәйдә Мөхәмәтҗанова, Рафил Җәләлиев, Эльмира Гыйльфанова, Алмаз Мирзаянов, Зөлфирә Шәйдуллина, Лейна, Лилия Гыйматдинова, Раяз Фасыйхов, Ләйсән Мәхмүтова һәм Винарис Ильегет. Хәзер болар барысы да икешәр җыр җырлый да, бер сәгатьтә тәмамлана дип уйлаучылар ялгышты. Концерт дүрт сәгать барды, әмма бер тамашачы да урыныннан кузгалырга ашыкмады. Тамаша кимендә тагын берәр сәгать барыр иде дә, халык та түзәр иде, ләкин фотосы алдан ук афишаларга эленгән һәм концертта чыгыш ясарга тиешле Салават Фәтхетдинов килә алмады. Һава торышы начар булу сәбәпле, Уфадан килеп җитә алмаган дип аңлатты моны оештыручылар. Ләкин бу факт кына тамашачының кәефен төшермәде.

Җырчылар бер-бер артлы сәхнәгә чыгып җырлый торды, Фәнил кызыклы сорауларын яудырып барды. Хәзер сәхнә артында алдан ук әзерләнеп куйган сорауларга җавап бирүчеләр күп, андый җырчыларны да беләбез. Ләкин монда барысы да һич ялгансыз эшләнелде. Кайбер сорауларга кызыклы җавап кайтарсалар, кайберләрен ишетүгә үк югалып калдылар. Шәхси тормышка кагылган уңайсызлары да очрады, билгеле.

«Казан кичләре» проектының беренче концерты узгач та, Фәнил Вәкказов социаль челтәрләргә «тамашачы гына түгел, артистлар да көтеп ала бу проектны» дигән эчтәлектәге бер язма элеп куйган иде. Бу сүзләр әле дә дөрес булып кала бирә. Зал тутырып килгән тамашачы алдында сорауларга дөрес һәм матур итеп җавап биреп, халык мәхәббәтен яулау өчен менә дигән форсат. Дөрес, каршыбызда чыгыш ясаучыларның күбесе танылган артистлар. Алар ел дәвамында Татарстанның төрле авыл-районнарында концерт куеп йөри. Шуңа да кайбер җырчыларга тамашачы үзенең рәхмәт сүзләрен генә белдерде, кайберләре концертларын мактады, кемнәрдер уңышлар теләде, берәүләре артистларның шәхси тормышы, алдагы планнары белән кызыксынды. Әйтик, Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфановадан «Кайчан бәби алып кайтасыз?» дип сорадылар. Җәләлиевлар гаиләсе башлыгы сүзләренчә, бу сорауны аларга еш бирәләр. Ләкин һәр вакытта да Рафил «Аллаһы боерса» дип җавап бирә икән. Ә җырчы-композитор Зөфәр Хәйретдиновтан худсоветның кирәк булу-булмавы турында сорадылар.

– Безнең заманда худсоветтан җыр үткәрү җиңел түгел иде, – дип башлады сүзен Зөфәр Хәйретдинов. – Гомумән, җырчының җыр язуын бераз җитешмәгән нәрсә кебек кабул итәләр иде. Танылган композитор Риф Гатауллин да беренче җырларын курка-курка гына язган иде. Аларны беренчеләрдән булып Илһам абый Шакиров башкарды. Бу Риф абыйга худсоветны үтәргә булышты. Үзем исә беренче җырымны псевдоним астында яздым. Зөфәр исеме татарчага тәрҗемә иткәндә «җиңүче» дигән мәгънәгә ия, ә гарәпчә «Мансур» була. Шуңа күрә исемемне Мансур дип алдым, фамилиямне Гыйльми дип үзгәрттем, чөнки әтием Гыйльметдин иде. Шулай Мансур Гыйльми булдым. Шул исем астында худсоветны да уздым. Анда исә, кем ул Мансур Гыйльми, дип сорыйлар. Аптырамадым, ерактан ул, Ленинградтан, дип җавап бирдем. Аннары «Ай җаный, вай җаный» җырын яздым. Аны худсоветка керттем, әмма кире бордылар, безгә мондый такмаклар кирәкми, диделәр. Шунда бу җырны Хәмдүнә апа Тимергалиева ошатты. «Апаем, бу җырыңны җырлыйм әле, радиога яздырыйм», ди. «Әлбәттә, ләкин минеке икәнен әйтмә, халык җыры дип яздырт», дидем. Шулай эшләде дә ул. Җыр чыкканнан соң, «кайдан таптың мондый матур җырны» дип, яратып кабул иткәннәр.

Фонограмма һәм тере тавыш темасына да сүзләр кузгатылды. Ни дисәң дә, халыкка сузып җырлый торган, үз эченә мәгънә сыйдырган җырлар кирәк. Әйтик, Сәйдә Мөхәмәтҗанованың моңлы тавышыннан соң, быел җәй көне бик күп тыңлаулар җыйган «Малай на белом барсе» җырын башкаручы Лейнаны тыңлау күктән җиргә төшүгә тиң иде. Ләкин һәр артистның үз аудиториясе бар. Зөфәр Хәйретдинов әйтмешли, җырчыны халык үзе сайлый шул.

Дүрт сәгатькә сузылган интерактив тамаша бер сулышта үтеп китте дисәк, ялгышмабыз. Җанлы аралашу, халык белән тере әңгәмә кору да артист һәм тамашачыга бер дулкында булырга ярдәм итте. Мондый формат тамашаны бер кәсепкә салып карый торган милли музыкаль премия тапшыру тантаналарыннан аерып тора да инде.

Беренче коймак төерле була, диләр. Озак ялдан соң үз эшчәнлеген башлап җибәргән «Казан кичләре»нең төерсез коймагыннан гына авыз иттек. Алга таба бу коймакка бал һәм май да сыларга язсын!

Әлеге тамашаны залдан күрә алмаучылар, аны 31нче декабрь кичендә зәңгәр экраннар аша карау мөмкинлегенә ия. Таттелеком (летай) кабель каналына ия булучылар челтәрдәге 128нче төймәне тапсын («Без» телеканалы шушы оператор аша күрсәтелә). Ә башкалар исә интернет аша BEZ.ТV сәхифәсен ачсын (телеканал тапшыруларын аннан теләсә кайда күреп була). Төртмәле сораулар да, тапкыр җаваплар да, матур җырлар да, шаян сүз дә ишетерсез. Концерт яңа ел кичен бизәп җибәрер. Ышанмасагыз, безнең сүзләребезнең дөреслеген тикшереп карагыз!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии