- 06.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №48 (4 декабрь)
- Рубрика: Архив
Рәсим Хәбибулланың «Кеше талау шатлыкмы?« (№47, 27 ноябрь, 2013 ел) дигән язмасын укыгач, мин дә бу темага язмый кала алмадым. Чөнки бу тема бөтен кешегә дә кагыла. Күреп торабыз, милициядән полиция ясау берни бирмәде. Бу эшкә кемне генә куйсаң да берни үзгәрмәячәк, чөнки система үзгәрмәде бит! Элеккечә «таяк системасы»: эшкә чыккансың икән, күпмедер тәртипне, яисә юл хәрәкәтләре кагыйдәләрен бозуны теркәп кайт. Башкача булса, син артта калучы, «план» үтәмәүче. Интернетта күпләрнең күргәне бардыр, план үтәмәгән өчен, юл инспекторларын башлыклары ничек сүгә. Ә бит иң яхшы эшләүченең үзенә тапшырылган урында бернинди тәртип бозулар булмаска тиеш, эшнең көзгесе – шул. Ул тәртип бозу мөмкинлекләрен бетерергә тиеш. Ә юл хәрәкәтләре кагыйдәләрен кемнәр яза – шул ук полиция хезмәткәрләре. Монысы инде кәҗәне кәбестә сакларга кую. Нинди үзгәреш кирәк (планны җайлырак үтәргә), шундыйны язалар. Ә инде безнең Дәүләт Думасының ничек закон кабул итүен hәркем белә – штрафны арттырырга, җәзаларны көчәйтергә, урамга чыкмаска, властька сүз әйтмәскә h.б. Ә бит Конституция халыкның яшәү хәлен начарлата торган законнар кабул итүне тыя! Думада утыручы депутатлардан Конституцияне белү дәрәҗәсен тикшереп имтихан алырга кирәк, аны бозган саен җәзага тартырга. Бу хәзергә фантастика, ләкин андый заманнар бик тиз килеп җитәр дип уйлыйм, Алла боерса.
Штрафларны күтәрүнең аварияләр белән бернинди бәйләнеше юклыгы күптән исбатланды бит инде, шуңа да карамастан, Д.И.Медведевның 500 мең сумлык штрафлар кирәк дип сөйләнүен hәркем хәтерлидер. Үзе җитәкләгән илдә пенсиянең күпме булуын аңа җиткермәгәннәрдер, мөгаен. Шуның өстенә, безнең чиновниклар: «Чит илләрдә күптән шулай, без яңалыкны шулардан алып кертәбез», – дип сөйләнергә, ягъни ялганларга яраталар. Быел май аенда Германиядә булырга туры килде. Безне йөрткән шофердан андагы юлларның яхшылыгына, радарларның юклыгына аптырап сорау биргәч, ул болай дип җавап бирде: «Шоферларга аз гына булса да җайсызлык туса, без бит урамга чыгарга мөмкин, ә без ул – 300 мең шофер», – дип җавап бирде. Ә ул халык чыкса, хөкүмәт шул көнне үк эшеннән китәргә мәҗбүр була. Миңа, радарлар анда да бар, дип әйтергә мөмкиннәр. Бәлки бардыр, ләкин бик аз, аларны хәзер юл кырында матур рәсемнәр алыштыра башлаган, аларның максаты кеше талау түгел, ә аның күңелен күрү: дөрес барсаң, алар елмая, тизлекне арттырсаң, ачулы йөз белән карап калалар! Менә кайда ул дөрес эшләүнең өлгесе!
Татарстанда радарлар тезүнең бик ук законлы булмаган яклары да бар дип беләм. Мәсәлән, ул радарларны зур суммаларга сатып алу гына җитмәгән, аларның кырына кеше яллап утырталар! Ягъни, ЮХИДИ үз функцияләрен чит кешеләргә тапшыра. Мондый логика белән инспекторларны да, ЮХИДИ башлыкларын да башка яллаган кешеләр белән алыштырып була, алар өйдә, мич башында гына акча (зур акча!) алып ятсыннар! Радарлар экономик яктан үзләрен аклый, дип җавап бирәчәкләрен дә беләм. Бу экономиканы бөтенләй белмәүнең бәласе. Алар, беренчедән, бернинди продукт та эшләп чыгармыйлар. Икенчедән, күпме акча штрафлар белән әйләнештән чыгарылып, Мәскәүнең төпсез капчыгына салына, ә урында акча әйләнеше hәм салымнар суммасы кими.
Аннан соң ул радарлар, багана саен тезелгән «күке»ләр экологик тикшерү үттеме икән? Үтмәгәндер, чөнки хәзер безнең илдә бит тараканнар да яшәми. Фараларны кабызып йөрү белән дә шул ук хәл, машиналар күбрәк тузу гына түгел, 10%ка кадәр ягулык күбрәк ягыла. Бу «яңалык»та экологик тикшерү узмады, ашыгып кертелде. Заводлар барлык автомобильләрне дә кабызып йөрергә исәпләнгән фаралар куеп чыгара башласа – анысы икенче хәл.
Юлларда билгеләрне дөрес кую да ЮХИДИга файдалы түгел, «план» үтәп булмаячак. Чаллы белән Казан арасында юл төзү бара, шуның аркасында Мамадышка кадәр сызык сызылган, узып та, тиз барып та булмый. Шунлыктан бөтен радарларны ике яклы, аварияләр булмый торган урынга тезеп куйганнар. Ә инспекторларга ни эшләргә соң? Кайгырмагыз, табалар. Менә мамадышныкылар бер җирдә өзекле сызыклар бетә торган урынга килеп урнашканнар да, үзләренең «видео»ларына өзексез сызыкны гына төшерә торган итеп куйганнар. Кайсыбер машина йөртүчеләр узарга сызыклар өзекле урында керсәләр, чыкканда өзексез урынга туры киләләр. Элек бу кагыйдәләрне бозу дип исәпләнми һәм инспекторларның протоколларын судлар дөрес түгел дип таба иде. ЮХИДИны бу хәл туйдыргач, алар моны тыныч кына (Дума аркылы) кагыйдәләрдән алып атканнар икән, ә халык әле белеп бетерми. Мин дә аларның «капкынына» 1нче ноябрь көнне эләктем. Капитан Кузнецов Ю.П. сөенә-сөенә язып куйды. Минем бу «абсурд» хәлне аңлатырга тырышуга колак салучы да булмады. Алар моны «каршы юлга чыгу» дип язалар! Бу, исереп руль артына утырудан соң, иң зур кагыйдә бозуларның берсе! Ярый, боларга «план» кирәк, ә судлар ни өчен? Интернеттан карагач, аптырап калдым, судьяларның 30%ы инспектор hәрвакыт дөрес яза дип шоферны гаепли, 10% – гаепле түгел дип таба, 30% – бу каршы юлга чыгу түгел, узуны тәмамлаганда өзлексез сызыкны «кисү» – 500 сум штраф дип таба. Боларның кайсысы дөрес соң? Димәк, законны дөрес якка үзгәртмәгәннәр! Машина йөртүче гаепле булганда – 5000 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр таныклыкны алу. Әгәр мин судья булсам, ни эшләр идем? ЮХИДИ гаепле дип табар идем, чөнки бу бик куркыныч урын булгач (күпчелек инспекторлар шундый «ипиле» урынны эзләп табып шунда гына утыралар) нигә «узарга ярамый» (обгон запрещен) дигән юл билгесе куелмаган!?
Р.Хәбибулланың Татарстанда гына шулай законлаштырып талаумы, дигән соравына ул үзе үк җавап бирә, әйе, бездә генә. Хәтерегездә булса, Татарстанда экология буенча hәм энергетика буенча Петров дигән берәүне башлык итеп куйганнар иде. Ул вакытта эшмәкәрләрне талауның яңа төре кертелде: экология паспорты (80-100 мең сум тора) ясалмаса, электр энергиясен бирмиләр. Паспорт булмаса – зур штраф.
Бөтен Русия буенча бер Татарстан җыйган кадәр дә штрафлар җыелмыйча, эшмәкәрлек бөтенләй авыр хәлдә калгач, бу хикмәтне үзенең бик вакытлы һәм дөрес әйтелгән сүзләре белән Р.Миңнеханов кына туктата алды. Бәлки хәзер дә аның саллы сүзләре кирәктер? Русиянең башка өлкәләрендә мондый «перегиб»лар очрамый, ни эшләптер бөтен бәлаләр безнең башка гына!
НӘСИМ И.
БАРЫСЫ – БЕЗНЕҢ БАШКА,
Комментарии