Сәлимҗан Шәмсетдинов: «Улым гарык булдым дип аңлатты»

25нче октябрь кичендә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә каравыл алышынганда хәрби хезмәттәге Рамил Шәмсетдиновның сигез кешене атып үтерүе хәбәр ителде. Ике кеше яраланган диелде. Рамил сак астына алынды. Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов бердәнбер сәбәп – «бабайлык» кына була ала, дип әйтте.

Интернетта Рамил Шәмсетдиновны яклап петиция барлыкка килде. Бүгенге көндә аны 30 меңгә якын кеше имзалаган. Моннан тыш Русиянең солдат аналары иҗтимагый оешмасы да Русия Президенты Владимир Путинга Байкал арты хәрби бүлегендә булган фаҗига офицерлар, генераллар намусында дип, армияне тулысынча реформалауны таләп итүче ачык хат язган, петицияне интернетта урнаштырган. Әлегә аны 3 меңгә якын кеше имзалаган.

Байкал артындагы хәрби бүлектә хезмәт иткән, 8 кешене атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдинов Читаның тикшерү изоляторында утыра. 6нчы ноябрь көнне, беренче тапкыр улы белән аның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов очрашты. Читага ул улы олы улы Риян белән килгән. Юлга акчаны туганнар, авылдашлар җыеп бирде диде ул. Сәлимҗан Шәмсетдиновтан улы Рамил белән очрашуы турында сораштык.

– Сәлимҗан әфәнде, улыгыз Рамил белән очрашу ничек узды?

– Улым Риян белән Читага 5нче ноябрьдә килдек. Юлыбыз бераз урау булды. Кичә үк очрашырбыз дип өметләнгән идек, әмма соңга калдык. Бик күп кәгазьләр тутырасы, рөхсәт документларын аласы булгач, өлгермәдек. Әмма аңа дигән ризыкларны да, кием-салымны да тапшыра алдык. Тикшерү изоляторына килү белән аңардан солдат киемнәрен салдырганнар. Кемнәндер калган киемнәр биреп торганнар. Шуңа оеклар, эчке киемнәрдән башлап өске киемнәргә кадәр сатып алдык.

Бүген инде очрашу иртәнге сәгать сигезгә билгеләнгән иде. Улым Риан да керер дип уйлаган идек, әмма аңа рөхсәт ителмәде. Аңа иртәгә, 7нче ноябрьдә очрашу билгеләнде. Әллә нинди тоткарлау булмады, килергә әйткән сәгатькә килдек, улым урамда калды, мине исә тикшереп керттеләр.

– Очрашу ничә сәгать дәвам итте?

– Бөтенесенә дә бер вакыт бирелә бит – бер сәгать. Очрашу бүлмәсендә пыяла куелган, улым белән телефон аша сөйләштек.

– Ниләр турында сөйләштегез? Хәрби бүлектә булган фаҗига турында сүз каттыгызмы?

– Хәлләре турында сораштым. Анда бит барысы да тыңлана. Аннары миңа алдан ук аның турында сорашмаска киңәш иттеләр. Мин нечкәлекләрен сорамадым. Мин бит прокурор да, тикшерүче дә түгел, мин улым янына килдем. Сәламәтме ул, хәле ничек – минем өчен мөһим сораулар шул.

Минем күзлектән караганда, сәламәт кебек. Өч тапкыр ашаталар, туклану хәтта армиядәген дә яхшырак, дип әйтте. Берсе дә какмый, сукмый диде. Камерада 4 кеше утыралар. Кемнәр икәнен белмим, әмма алар турында начар фикер әйтмәде. Барысы да яхшы, диде. Ябыкмаган кебек. Камерада барлык кирәк-яраклар бар диде, анысы. Кичә без алып килгән киемнәрне дә, ризыкларны да тапшырганнар.

Кәефе шәптән дип әйтеп булмый, әлбәттә. Күзләре боек. Мин армиягә шат күңелле, дәртле егетне озаткан идем, бүген каршымда инде сагышлы күзле, авырлыктан җилкәләре бөгелгән ирне күрдем.

– Үкенәм димәдеме?

– Андый сүз әйтмәде, әмма: «Гарык булдым, туйдым, шуңа шулай килеп чыкты», – дип әйтте.

– Нәрсәдән туйганын әйттеме? Мыскыллаулар турында әйттеме?

– Юк, әйтмәде, сөйләшмәдек ул хакта. Әмма Рамил: «Байкал арты хәрби бүлеген таратырга кирәк», – дип әйтте. Мин ул андагы тәртипсезлекләрдән, мыскыллаудан гарык булган дип аңладым, шуңа ул хәрби бүлекнең эшләвен туктатырга кирәк, дип әйтте.

– Рамилне яклаучы адвокат белән очраштыгызмы?

– Юк әлегә. Әмма алар бүген тикшерү изоляторына миннән соң керде дип беләм. Бу хакта Риан әйтте. Мин изоляторга кереп киткәндә ул бер кеше белән урамда күрешкән. Мәскәүдән Равил Тугушев белән Сәид-Мөхәммәд Чапанов дип аңладым. Бәлки, алар да түгелдер. Адвокат белән соңыннан очрашырмын дип уйлыйм.

– Улыгыз Рамил хезмәт иткән хәрби бүлек җитәкчеләре, офицерлары белән элемтә бармы? Анда барырга җыенасызмы?

– Нишләп йөрим инде мин анда?! Алар миңа нәрсә әйтәчәк? Улым үтерүче икәнен ишетер өчен барыйммы? Кирәкми ул миңа. Барган очракта да, кертәләрме алар мине? Чынын сөйләмәячәкләр, нинди сәбәпләр аркасында фаҗига булганын аңлату булмаячак. Алар бит әлегә кадәр миңа шалтыратмады да, килмәде дә, очрашмады да. Мин барып анда нишлим?

– Сәлимҗан әфәнде, һәлак булган кешеләрнең әти-әниләре, туганнары сезгә яздымы, шалтыраттымы?

– Юк, булмады андый хәл. Мин үзем дә аларны эзләмәдем, миңа да язучы, шалтыратучы булмады.

* * * *

Улы белән күрешеп чыкканнан соң Сәлимҗан Шәмсетдинов әлеге очрашу турында тикшерү изоляторы янында Вечорка ТВга да сөйләде.

Без Равил Тугушев һәм Сәид-Мөхәммәд Чапанов белән элемтәгә кердек. Алар Рамил Шәмсетдиновны яклау эшенә керешкән, әмма әлегә Читага бармаган. Чапанов хәбәр итүенчә, алар беренчел документларны соратып алган, танышкан. «Мин Рамил Шәмсетдиновны якларга дип дәүләт тарафыннан билгеләнгән адвокат Лев Асауленко белән телефоннан сөйләштем. Шулай ук бүген Сәлимҗан Шәмсетдинов белән дә элемтәгә кердем. Бераз документлар белән танышкач, Читага юл алачакбыз. Документлар белән танышкач, анда уставта тыелган мөнәсәбәтләр булганы күренә. Үзем армиядә хезмәт иттем һәм «бабайлык»ның нәрсә икәнен беләм, шуңа без аны якларга алынабыз», – диде әңгәмә барышында Чапанов.

Римма ӘБДРӘШИТОВА

Чаллыда «Русия коммунистлары» митингында Путинны вазифадан алу, Сталинга һәйкәл кую тәкъдим ителде

6нчы ноябрьдә Чаллыда «Русия коммунистлары» фиркасе Октябрь инкыйлабының 102 еллыгын билгеләде. Чарада яңгыраган чыгышларда һәм кабул ителгән резолюциядә Русия Президенты Владимир Путинны, Дмитрий Медведев хөкүмәтен, Русия Думасын һәм Федерация шурасын халыкны бөлгенлеккә җиткергәннәре өчен вазифаларыннан алу һәм тарату турында сүзләр булды. Урам җыенына килгән йөзләп кеше әлеге сүзләрне алкышлап каршы алды. Шулай ук «Җир шарында тынычлык урнаштырганнары, халыкларга лаеклы тормыш булдырганнары өчен», дип, Чаллыда Ленинга һәйкәл, Сталинга бюст кую тәкъдимнәре ишетелде. «Әгәр Ленин һәм Сталин булмаса, Татарстан республикасы да, Чаллы шәһәре дә булмас иде. Шушы республиканы булдыручыларга хөрмәт йөзеннән шәһәр аларга һәйкәлләр куярга тиеш», дигән фикерләр яңгырады.

Моңа каршы сүзләр кычкырып әйтелмәде, кемдер үзалдына: «Моннан бер мең еллар элек үк татарның зур дәүләте булган, нишләп безгә Ленин дәүләт ясап бирсен» дип, сөйләнеп куйды да, тынып калды. Зур бәхәсләр кузгалмады.

Әлеге фирка үз җыеннарында Русия кешеләренә лаеклы пенсия, хезмәт хакы мәсьәләсен дә даими күтәреп тора. «Русия коммунистлары» таләпләреннән күренгәнчә, илдә минималь хезмәт хакы 30 мең сум, уртача хезмәт хакы 70 мең сум булырга тиеш. Ә инде уртача пенсияне алар 40 мең сумга җиткерүне тели.

Җыенда элек татар милли оешмаларына йөргән, инде олыгайган дистәдән артык кеше дә күренде. Аларның кайберләре сүзләренчә, бирегә татар милли хәрәкәтенең күтәрелеш елларын сагынып, шул күтәрелештә катнашкан чордашларын күрергә дип киләләр. «Менә шушындый гына булса да, урам җыеннары оештырып, милли проблемаларны күтәрергә дә көчебездән килми. Бастылар, бетерделәр татар хәрәкәтен», – диючеләр дә булды.

Коммунистлар әлеге җыеннан соң Җиңү паркыннан Тынычлык урамы буйлап шәһәр хакимияте бинасына кадәр җәяүле йөреш уздырырга теләгәннәр. Ләкин шәһәр хакимияте рөхсәт бирмәгән. Шунлыктан алар бары җәяүлеләр генә йөри торган юлдан Тукай һәйкәленә кадәр барды.

Октябрь инкыйлабы көне булып 7нче ноябрь санала. Коммунистлар бу вакыйганы 6нчы ноябрьдә, Татарстан Конституциясе көнендә билгеләүне ял көне булу белән аңлата. «Эш көнендә урам җыенына халык килмәскә мөмкин. Ә ял көнендә кешеләр күбрәк килә», – диде оештыручылар.

Сораштыру: русиялеләрнең 59 проценты илдә «кискен үзгәрешләр» тели

Илдә «кискен үзгәрешләр» теләүче русиялеләр саны ике ел эчендә шактый артып, 59 процентка җиткән. Бу хакта Мәскәү Карнеги үзәге һәм Левада үзәге уздырган тикшерүдә әйтелә.

2017нче елда респондентларның 42 проценты илдә «кискен һәм зур үзгәрешләр» теләвен белдергән иде. 2018нче елда андыйлар саны 57 процентка, ә 2019нчы елда – 59 процентка җитте, диелә тикшерүдә. «Бик зур булмаган үзгәрешләр» теләүчеләр 41 проценттан 31 процентка, ә үзгәрешләр кирәкми диючеләр – җиде проценттан икегә калган.

«Нинди үзгәрешләр кирәк?» дигән сорауга иң еш очраган җавап хезмәт хакларын, пенсияне һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрү булган (24 процент). Аннан соң «хөкүмәтне, президентны, хакимиятне алыштыру» (13 процент) һәм торак коммуналь хезмәтләргә, даруларга һәм азык-төлеккә бәяләрне киметү (12 процент) килә.

Респондентлар фикеренчә, үзгәрешләрне, беренче чиратта, түрәләр, олигархлар һәм зур бизнес, президент Владимир Путин һәм аны даирәсе теләми.

«Сораштыруда катнашучыларның яртысыннан күбе безнең илдә үзгәрешләр «сәяси система җитди үзгәргән очракта гына мөмкин» дигән фикер белән килеште. Респондентларның өчтән бер өлеше генә үзгәрешләр «хәзерге сәяси система кысаларында булырга тиеш», дигән фикерне сайлады. Мондый бүленеш кешеләрнең хакимиятнең тулысынча алышынуына әзерлеген күрсәтми. Әмма бу җәмгыять эчендә илдәге хәлләр торышыннан канәгатьсезлек арта баруын аңлата», диелә тикшеренү хисабында.

Андрей Назаров Башкортстанда Милли кием көне булдыруны тәкъдим итә

Башкортстанда Милли кием көне булдырылырга мөмкин. Аны елына ике тапкыр – апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында уздыру тәкъдим ителә.

Башкортстанда Милли кием көне булдыру башлангычы белән Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы җыелышта республика премьер-министры урынбасары Андрей Назаров чыкты. Ул яңа бәйрәм булдыру өчен документлар әзерләнгән диде. Бәйрәмне елына ике тапкыр – апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында уздыру тәкъдим ителә. Бу хакта Башкортстан басмалары яза.

«Республикада 164 милләт вәкиле яши. Һәрберсенең тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре бар. Башкортстан халыкларының милли кием бәйрәме бабаларыбыз тарихы һәм мәдәниятенә тагын бер кат мөрәҗәгать итәргә, рухи кыйммәтләрне үсеп килүче буынга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк», – ди Назаров.

Татарстанда мондый тәкъдим белән Дәүләт шурасының элекке депутаты Разил Вәлиев тә чыккан иде. «Елга бер тапкыр булса да, һәр милләт вәкиле үз халкының милли киемнәрен киеп урамга чыкса, яисә эшкә килсә, алардан күреп башкалар да үз милләте, рухи мирасы, милли киемнәре тарихы белән кызыксына башлар иде», – диде ул парламент утырышларының берсендә.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Әгәр киләсе утырышка «вышиванкада» (украиннарның милли киеме – ред.) килсәләр?» – дип, сүзне көлкегә борырга маташты һәм әлеге тема турында уйларга кирәк дип белдерде.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии