- 06.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №44 (7 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Күпләр өчен Дума депутаты, зур гәүдәле боксчы Николай Валуевның Чаллыга килеп «Шифа» сәүдә комплексы оештырган турнирда шәрәфле кунак булып катнашуы зур яңалык булмады. Ә менә шушы шәһәрдә татарның милли ризыгын үзенә кулай булган сүзләр белән атавы, мыскыллавы матбугатта яктыртылмады диярлек.
Чаллы матбугаты йөзе-чырае, буе-сыны, бокстагы уңышлары белән танылган Николай Валуевның бирегә килеп Бөтенрусия турниры дип аталган чарада «Исянмесез, дорогие друзья» дигән сүзләренә генә зур игътибар бирде. Бик күп матбугат чаралары Валуевка бирелгән сорауларны, аларга булган җавапларны яктыртуны кирәк санамады. Шулай да бушлай таратыла торган «Единство» реклама газетасында Николай Валуев белән булган әңгәмәнең бер өлеше бәян ителде. Шул әңгәмәнең эчтәлегенә тукталабыз.
Чарада катнашкан журналистлар арасыннан сорау:
– Николай Сергеевич, сездә татар тамырлары бар дип язалар…
– Чынлапмы? Шулай язгач дөрестер инде (көлә). Беләсезме, мин үземне кайдадыр шәрәфле татарлар арасында күрдем! Петербургта Сабантуй даими уздырыла. Бу бәйрәмдә еш булам. Шуннан бирле шәрәфле татар булып калганмындыр инде.
– Татар милли ашлары белән танышырга өлгердегезме әле?
– Әйе, ат итеннән пешергән ашларны, баллы әйберләрне татып карадым. Чәкчәкне, мин, мәсәлән, «чукча» яки «чук һәм гек» дип атыйм, өйгә Татарстаннан гел алып кайтам. Бик тәмле һәм аны тәмләп ашыйм.
xНиколай Валуев белән шушындагы сорау-җавап барышында аның бирегә килер алдыннан Чаллы белән Чабаксарны буташтыруы, Твиттерда аңлашылмаган нәрсәләр язуы уңаеннан да сораулар бирелә. Анысына «урыс гигант»ы (буе 2 метр13 см.) болай җавап бирә:
– Монысы аңлашылмаучанлык булгандыр. Соңыннан билгеле булганча, бу аңлашылмаучанлык бик күпләрне тетрәндергән. Твиттерда миңа язарга булышучы ярдәмчем шалтыратты да әйтә: «Сине Чабаксарда (шау-шу аркасында шулай ишетелде) көтәләр дип язалар. Җавап бирәм: «Мин Татарстанга барам. Чабаксарга – юк».
Әлеге язманы «Единство» газетасы хәбәрчесе Юлия Подыниглазова әзерләгән. Аның мәкаләсе менә мондый юллар белән тәмамлана: «Барысы да спорт белән генә бетмәде. Турнир ачылып бер сәгать үтәр-үтмәс «урыс гиганты» Николайны инфраструктура объектларын күрсәтергә алып киттеләр. Ярым буш трибуналарның калган яртысы Валуев китүгә, җил белән өргәндәй, юкка чыкты».
Кызганыч, безгә Валуев катнашындагы чарада булырга насыйп итмәде. Газетаның 31нче октябрь санында шушы язманы әзерләгән Юлия Подыниглазова белән элемтәгә кергән идек һәм ул чәкчәккә, «чукча»га, «Чук һәм Гек»ка кагылышлы сүзләрнең дәүләт Думасы депутаты Валуев тарафыннан әйтелүен раслады, диктофонга яздырылуын һәм саклануын белдерде.
Николай Валуев тарафыннан татар ризыкларының исемнәрен үзгәртеп әйтү уңаеннан без Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗиев фикерләрен дә белдек.
– Думага депутат булып кертелгән Валуев беренчедән чукча халкын мыскыл иткән, икенчедән – татар ризыгын. Бу депутатның наданлыгын да күрсәтә. Аның кулына башта ук стакан белән дуңгыз мае гына тоттырасы булган. Бездә шулай бит, Пугачева килсә дә, Панин килсә дә, кулларына зур бүләкләр тоттыралар, барысын да чәкчәк белән каршы алалар, сыйлыйлар. Менә – әҗере. Ә бит һәр дәрәҗәдәге Конституцияләрдә: «Милләтләрне, кешеләрне мыскыллауга юл куелмый», диелә.
Туганнар җавап тотачак?
Сочида Олимпиадага берничә ай калып барганда Русия Президенты Владимир Путин террорчы китергән зыянны туганнары, якыннары капларга тиешлеге турындагы канунны имзалады. Документ нигезендә, әгәр террорчының туганнары мөлкәтенең кануни туплануын дәлилли алмаса, аларның тупланган барлык байлыклары хөкүмәткә тапшырылачак. Шулай ук террор гамәлләре эшләү өчен кайдадыр өйрәнүләр узган өчен ун елга иректән мәхрүм итү карала.
Сәясәт белгече Руслан Айсин әлеге канунны гамәлгә ашыру бик авыр булуын әйтә.
– Мәхкәмә террорчының туганнары, гаиләсе белән аралашуын, элемтәдә торуын исбатларга тиеш. Бу бик четерекле мәсьәлә.
Аннары бу Кавказ халыкларына каршы канун, чөнки анда туган-тумачалык бик көчле. Түрәләр, бу канун гамәлгә ашырылса, имеш, террорчылар яисә хакимияткә каршы булган мөселманнар хөкүмәткә каршы ниндидер гамәлләр эшләмәячәк дип саный. Бу инде куркыту өчен эшләнгән.
Шулай ук ул Конституциягә каршы килә, чөнки аның нигезендә һәрбер җинаятьче үзе өчен генә җавап бирә ала. Шуңа күрә бу канунны хокук яклаучылар Конституция мәхкәмәсенә бирергә, экспертиза ясарга тиешләр. Мондый канун Израилдән башка беркайда да юк.
Террорчы кайчан да булса кунган яки кунак булган кешене дә хакимият аның ярдәмчесе дип билгеләп җәзага тарта ала. Бу бигрәк куркыныч әйбер.
Әлеге канунны Волгоградтагы хәлдән соң тиз-тиз генә кабул иттеләр. Интернеттагы видеодан күрүебезчә Волгоградта автобустагы шартлау бик сәер килеп чыккан. Бу интихарчы кыз анда бөтенләй булмаган, диләр, – ди ул.
КАДЫЙРОВ ТӘҖРИБӘСЕН ПУТИН КУЛЛАНА
Дагыстанда инде сәләфи мөслимәләрдән ДНКаларын ала башлаганнар. Бу аларның интихарчы булу очрагында, шәхеснең кемлеген тизрәк ачыклау өчен эшләнә икән. Билгеле булганча, берничә ай элек Төньяк Кавказ сугышчылары башлыгы Доку Умаров Сочидагы Олимпиадада теракт оештыру белән куркыткан иде.
Әйтергә кирәк, Чечняда террорчыларның гаиләләрен эзәрлекләү гадәте инде күптәннән килә. Ингушетия белән Дагыстаннан аермалы буларак, хәзер әлеге республикада терактлар турында бик сирәк ишетергә туры килә.
Jamestown Foundationда Төньяк Кавказ белгече, Парижда яшәүче Майрбек Вачагаев сүзләренчә, әлеге тәҗрибәне хәзер бөтен Русиядә кулланырга уйлыйлар.
– Владимир Путин Чечня тәҗрибәсен барлык Төньяк Кавказга тарата. Әлеге канун турыдан-туры Төньяк Кавказдагы сугышчыларга каршы эшләнгән, – ди ул.
Вачагаев сүзләренчә, Чечня кебек мөселман республикаларында туган-тумачалар дигәндә бөтен нәсел истә тотыла һәм ул моны Сталин заманына кайту дип саный.
«Ул чорда да җинаять өчен күпләп җавап бирү каралган булган. Путинның Сталин чоры тарафдары булуын тагын бер кат күрдек», – ди ул
Министр Корманов улының эше ахырына җиткерелерме?
Татарстан юстиция министры Мидхәт Кормановның улы Илдар Корманов белән бәйле шау-шу яңа баскычка күтәрелде. Узган атнаның чәршәмбесендә республиканың баш прокуроры Илдус Нәфыйков Илдар Кормановның ришвәтчелектә шикләнелүен һәм бу эшнең тикшерү комитетына җибәрелүен белдергән иде. Берничә көн үтүгә үк Татарстанда коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы бу эш турында мәгълүмат чарасына тәфсилле аңлатмалар да бирде.
Тикшерү фаразларына күрә, француз инвесторлары төзегән «Леруа Мерлен» кибетенә электр үткәргәндә кыенлыклар килеп чыккан. Татарстан энергетика министрлыгының юридик бүлеге башлыгы булып эшләгән Илдар Корманов бу мәсьәләне уңай хәл итәчәген вәгъдә итә һәм моның өчен «СЭМ» җаваплылыгы чикләнгән оешмага 47,3 миллион сум күчерүне сорый. Бу ширкәт ут үткәрергә тиеш була. «СЭМ» («Современное энергетическое моделирование») ширкәтен оештыручылар арасында Илдар Кормановның әнисе Луиза Корманова да бар. Нәфиков сүзләренчә, вәгъдә ителгән эш башкарылмаган һәм 47,3 миллион сум да кире кайтарылмаган.
Казан хокук яклау үзәгенең матбугат хезмәте башлыгы Булат Мөхәммәтҗанов фикеренчә, министр Мидхәт Корманов та бу хәлләргә карата үз фикерен әйтергә тиеш. Татарстанда Кормановлар тирәсендәге шау-шуга фаразларның берничә булуын белдерә ул.
– Бу елгыр башлангычларга, әлбәттә, Татарстанда бәяләмәләр бертөрле генә түгел. Кемнәрдер бу алдан планлаштырылган һәм республика җитәкчелеге рөхсәтеннән башка, аерым алганда, министр малаена карата тикшерү кузгатуны була алмый торган хәлләр дип бәяли.
Кемнәрдер Нәфиков әлегә башка куәт структуралары белән үзара килешкән мөнәсәбәтләр урнаштырырга өлгермәгән, әлегә аның ниндидер борылышлар ясарга һәм шулай ук үзен күрсәтергә дә мөмкинлекләре бар дип әйтә.
Өченчедән, монысы тагын кызыклырак: коррупциягә каршы ниндидер эшчәнлек башларга дигән күрсәтмәнең Мәскәүдән төшүе турында да фикерләр бар. Әмма бу төрле фикерләр арасыннан кайсының хак икәнен белү авыр.
7нче ноябрьдә ялдан кайтачак юстиция министрының үзенең фикерен дә ишетү кызык булыр иде. Ни өчен дигәндә, аның җәмәгате «Леруа Мерлен» белән килешүләр төзегән ширкәтне оештыручы булып тора. Министр үз улының эшмәкәрлек нечкәлекләре турында аз гына булса да белергә тиеш иде, минемчә. Җыелган мәгълүматны яңадан күтәреп тикшерүне башлауны мин игътибарга лаек дип саныйм, – ди Мөхәммәтҗанов.
Белгечләр Русиянең башыннан аягына кадәр ришвәткә батканлыгын әйтә. Моны Русия җитәкчелеге дә таный. Октябрь ахырында Русия Президенты хакимияте башлыгы Сергей Иванов 2013нче елда гына коррупциядән килгән зыянның 10 миллиард сум икәнен белдерде. Мәхкәмәләр чыгарган карарлар нигезендә 370 миллион сум урланганы дәлилләнгән. Иванов фикеренчә, коррупция белән бәйләнешле җинаятьләр шулкадәр күп ки, биш ел эчендә 242 мең очрак ачыкланган.
Иванов шулай ук зур түрәләрнең якыннарының да бу җинаятьләр артында торуларын әйтә. Мисалга, ул Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгындагы техник бүлеге башлыгы генерал-майор Молчановның якын туганнары аша коррупция юлына басуын атады һәм аның эштән алынуын әйтте.
Татарстанда әле моңа кадәр мондый зур суммалы – 47,3 миллионлык ришвәт белән бәйләнешле эшнең дөньяга чыкканы булмаган иде. Хәзер Яшел Үзән районының Нижние Вязовые авылындагы каты шартлар тудырылган төрмәдә утыручы Татарстанда Югары Ослан башлыгы булып эшләгән Александр Тимофеев (дүрт елга хөкем ителде) 2011нче елның октябрендә биш миллион сум белән тотылганнан соң министр улының эше – икенче очрак.
Ике ел эчендә барысы да ал да гөл генә булган, ришвәттә гаепләп бер генә түрәне дә прокуратурага, коррупциягә каршы көрәш комитетына һәм хокук саклау оешмаларына шикаять итмәгәннәрмени соң, дигән сорау да туа.
– «Леруа Мерлен»га килгәндә дә бу шау-шу чыкканчы ук тикшерү эшләре булган бит, мәхкәмәгә дә барып җиткәннәр. Ә ни өчен соң җинаять эше кузгатылмаган, менә бу ягы сорау тудыра. Зур сәүдә үзәкләре белән килешү төзеп ниндидер эшләр башкаручы башка эре түрәләрнең туганнары арасында Корманов фамилиясе беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә чыгарылды, – диде Мөхәммәтҗанов.
Прокурор Нәфиков бу хәлне: «Мин моны зур күләмдә ришвәт алудан кала башкача бәяли алмыйм», – диде.
Татарстан президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов «СЭМ» турында: «Аларның ачык булмаган эшчәнлек алып барганлыгы ачыкланды, акча алынган, әмма башкарган эшләрен дәлилләүче документлар кулларында юк», – дип белдерде. Әле моңа кадәр Бәдретдиновның министр хатыны һәм улы белән бәйләнештәге ширкәтнең генә түгел, ә башка кыңгыр эшләр турында да журналистларга тәфсилле аңлатмалар биргәне юк иде.
Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, «СЭМ» һәм башка ширкәтләргә карата Бәдретдинов элегрәк тә ниндидер мәгълүмат биргән булган, әмма коррупциягә каршы көрәш идарәсе каршында оештырылган иҗтимагый шура әгъзалары алдында гына. Бу утырышлар ябык ишекләр артында үткән һәм мәгълүмат чараларына чыгарылмаган.
Комментарии