Әйткән сүз – аткан ук

Әйткән сүз – аткан ук

Игорь АРТЕМЬЕВ, Монополияләргә каршы федераль агентлык башлыгы:

– Дарулар сату өлкәсе бүген оешкан җинаятьчелек, чын мафия кулында. Даруларның артык кыйммәт булуы нәкъ шуңа бәйле. Һәм бу проблеманы без үзебез генә, полиция ярдәменнән башка җиңә алмыйбыз.

РИА «Новости»

Изображение удалено.Рәфыйк МӨХӘММӘТШИН, Русия Ислам институты ректоры, Татарстан мөфтие урынбасары:

– Безнең Ислам университетында кайбер дәресләр русча укытыла. Чөнки татарча гына укытканда, укыту дәрәҗәсе бик түбәнгә төшәчәк. Дин өлкәсендә татар телендә җиренә җиткереп укытучылар юк дәрәҗәсендә.

«Татар-информ»


Рамзан КАДЫЙРОВ,
Чечня башлыгы:

– Без Татарстанның киләчәккә ышаныч белән каравын һәм анда яшәүчеләрне лаеклы тормыш белән тәэмин итүен белеп, республика халкы белән бергә горурланабыз.

«Ислам Ньюс»

Комментарии