- 06.06.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №23 (7 июнь)
- Рубрика: Архив
Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, Русиядә 13,6 мең кеше азрак үлгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы белдергәнчә, туберкулездан үлүчеләр саны − 16, сулыш органнары авыруларыннан − 9,5, аш кайнату системасы авыруларыннан − 4,6, кан әйләнеше системасы чирләреннән үлүчеләр саны 3 процентка кимегән. Башка сәбәпләр аркасында дөнья куючылар исә 10 процентка азайган. Ә гомер озынлылыгы Русиядә 2016нчы елда 0,5 елга арткан. Соңгы биш елны карасак, гомер озынлыгы 1,6 елга артып, 72 яшькә җиткән.
«Российская газета»
ҺАВА ТОРЫШЫ ӨЧЕН ШТРАФ
Русиянең гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков һава торышы турында вакытында әйтелмәгән һәм дөрес булмаган мәгълүмат өчен Гидрометцентр җитәкчеләрен акчалата җәзага тартырга тәкъдим иткән. Пучков фикеренчә, бу өлкәдә аерым бер кешеләрне җаваплылыкка тарткан очракта гына нәтиҗәле эшкә ирешеп була. Министр әлеге тәкъдимне 29нчы май көнне Мәскәүдә булган гарасаттан соң әйткән. Исегезгә төшерәбез, ул көнне Гидрометцентрдан килгән хәбәрнең төгәл булмавы аркасында, гражданнарны гарасат турында СМС аша кисәтмәгәннәр иде.
«Интерфакс»
Комментарии