Австралия татарлары кайгыда

28 майда Австралиядә 90 яшендә Аделаидадагы милли-мәдәни тормышны башлап җибәрүчеләрнең берсе, бар гомерен диярлек ватаныннан читтә яшәп тә, телне, динне саклауга зур өлеш керткән Фатыйма Вәлифф вафат булды.

Әле февраль аенда гына Австралия татарлары аның 90 яшьлек юбилеен зурлап бәйрәм иткән иде. Ул көнне 9 баласы, бихисап оныклары булган хөрмәтле әни һәм дәү әнидән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр. Чөнки аларның татарча котлауларын, җырлауларын ишетү Фатыйма ханым өчен иң зур шатлык иде. Ул үзенең бар гомерен киләчәк буынга ана телен, гореф-гадәтне җиткерү өчен тырышып килде.

Ә ватаннан әллә ничә мең чакрым еракта яшәгәндә, бу бер дә җиңел булмагандыр. Һәм әйтергә кирәк, ул үз балаларын гына түгел, ә Австралиядә яшәүче бар татарны да кайгыртты. Милләттәшләребез күпләп килеп урнашкан Аделаида шәһәрендә татар берләшмәсе оешты. Һәм анда татар балаларына ана теле укытыла башлады. Бу эшләрне хәзер мәрхүмәнең балалары алып бара.

Татарларның күпчелеге Австралиягә Шәркый Төркестаннан килеп төпләнде. Фатыйма ханымның гаиләсе – Сафалар да шундыйлардан була. Алар башта Шәркый Төркестанның Өремче каласына якларыннан килеп урнаша.

Сафиннарның кызлары Фатыйма күршеләре булган һәм кечкенәдән үк бергә уйнап үскән Салих Вәлигә кияүгә чыга. Вәлиффләр (Вәлиләр гаиләсе соңрак шундый исем белән теркәлә) заманында Кытай коммунистлары җәберләреннән качып, ватаннарына кайту бәхетенә ирешә алмыйча, нәкъ Австралиягә килә. Бу олы эштә аларга икенче бер танылган – Садриләр зур ярдәм күрсәтә. Ассимиляциягә бирешмәс өчен, алар Татарстандагы һәм башка илләрдәге татарлар белән туганлаша. Һәм Фатыйма Вәлифф куйган тырышлык бушка китми. Алар бүген дә Аделаида шәһәрендә утраучык рәвешендә татар милләтенең бер өлеше буларак сакланып яши.

Ландыш ХАРРАСОВА

ТАССР милли мәсьәләне хәл иткәнме?

автоном совет социалистик республикасының 90 еллыгы уңаеннан Фәннәр академиясендә фәнни конференция үтте. Бу чорга бәя биргәндә, фикерләр аерылды.

Конференциянең пленар өлешендә һәм Татарстан галимнәре , милли мохтариятләр төзеп, милли мәсьәләне хәл иткәнме, бүген ул ничек башкарыла һәм башка якларга бәя бирергә тырышты.

Бүген милләтләр яшәешенә килгәндә, күпчелек галимнәр Татарстанга мактаулы сүзләр әйтте. Чарада: “Республика милләтләрнең бергә, дустанә шартларда яшәүнең үрнәге булып тора һәм монда республика җитәкчесенең өлеше зур”, – дип әйтелде. Бу мәсьәләдә уртаклык булса, совет чорына бәя биргәндә, фикерләр аерылды.

Конференциягә килгән билгеле шәхесләрнең берсе – Русия Фәннәр академиясенең Этнология институты башлыгы Валерий Тишков милли мәсьәләгә үз карашын белдерде. Ул СССРда рус халкы – “старший брат” дигән идея алга сөрелүен таныса да, Советлар берлеген “милләтләр бишеге” дип атады. «СССР аерым халыкларга дәүләт, Конституция, парламент, профессиональ фән, мәдәният бирде”, – диде Тишков.

ТАССРның 90 еллыгы уңаеннан үткән конференциягә Мәскәүдән махсус килгән генерал Мәхмүт Гәрәев та совет чорына үз бәясен биреп: “СССР изелгән ярлы халыкка белем алырга, үсәргә мөмкинлек бирде. ТАССРның юбилеен бәяләп бетермиләр”, – диде.

Татар генералы гасырлардан гасырларга рус булмаган халыкларга Русиядә яшәү никадәр авыр булуын искә алып, булган дәүләтчелекнең кадерен белергә чакырды.

Чыгыш ясаучылар җанисәп темасына да фикерләрен белдерде. Этнология институты директоры Валерий Тишков: “2002 елда халык санын алганда кертелгән үзгәреш кирәкле булды”, – диде. Сүз милләтләрне төркемнәргә бүлеп карау турында. Аның әйтүенчә, бу тәртип 2010 елдагы җанисәптә дә сакланачак.

– Безнеңчә, зур халыклар эчендәге кайбер төркемнәргә үзенчәлеген сакларга һәм милләтен атаганда үзләрен теләгәнчә таныту мөмкинлеген калдырырга кирәк, – диде Валерий Тишков.

Ул шулай ук: “Ялганлау, өстәп язу кебек күренешләрне бетерергә кирәк”, – дигән белдерү дә ясады.

Генерал Мәхмүт Гәрәев исә чыгышында Тишков сүзләренә тәнкыйть белдерде. Аның сүзләрен залда утыручылар кул чабып хуплады.

– Тишков тырышлыгы белән үткәрелгән “демократик” халык санын алуда безнең милләт җыеп булмаслык хәлгә килмәсә, аның киләчәге булачак. Нигә керәшеннәрне һәм башкаларны аерым халыкларга бүләсез? Бу кабул ителмәслек хәл, – диде Гәрәев.

Мәскәү кунаклары СССР турында сөйләгәндә, Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов татар дәүләтчелеге тарихы турындагы сүзен төрки-татарлар төзегән дәүләтләр, Алтын Урдадан башлады.

– Русия татарларсыз һәм ислам диненнән башка оеша алмас иде. Явыз Иван ханлыгын яулап алгач кына, патша булып йөртелә башлады. Русиянең атаклы морзалары татар нәселеннән чыккан, – диде Рафаил Хәкимов.

Ул шулай ук СССР оешканчы ук, XX гасыр башында татарларның укый-яза белүен, җәдитчелек хәрәкәте булуын, милли һәм иҗтимагый аң үсүен мисал итеп китерде.

Хәкимов большевикларның Идел-Урал штатын, татар-башкорт республикасын төзетмәве, аерым башкорт һәм татар автоном республикаларын оештырырга гына рөхсәт бирүе турында да әйтте.

Тарих институты башлыгы милли мәсьәләнең федератив мөнәсәбәтләр аша гына хәл ителә алуына басым ясады.

Милли хәрәкәттә катнашкан, Татарстан президентының сәяси киңәшчесе булган Рафаил Хәкимов декларациясенең кабул ителүен, референдум үтүен, шартнамә имзалануын да искә төшерде. Ул үз чыгышын: “Русия һәрвакыт федератив дәүләт булды һәм булачак, иншалла”, – дигән сүзләр белән тәмамлады.

Бикә ТИМЕРОВА

Русиягә – виза, Европага – кеше хокуклары

Казанда узган Русия-Европа берлеге Советында еврокомиссар Русия министрларыннан адвокат Магнитскийның үлеме белән бәйле нечкәлекләр хакында сорады. Казанда Магнитский мәсьәләсе күтәрелү Русия белән Европа берлеге арасында виза тәртибен бетерүгә аяк чалырга мөмкин кебек тоелды. Чөнки Европа берлегенең эчке эшләр өчен җаваплы комиссары Сесилия Мальмстрем Русия Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев һәм юстиция министры Александр Коноваловтан 37 яшьлек “Hermitage Capital” британ инвестиция фондының адвокатын кулга алу һәм сак астында тоту нечкәлекләре, аңа тиешле медицина ярдәмен күрсәтмәү һәм бәйсез медицина экспертизасы үткәрелүе хакында сорады.

Билгеле булганча, адвокат Магнитский кайбер дәүләт рәсмиләренең коррупция нәтиҗәсендә бюджеттан 5,4 миллиард сумга якын (230 миллион доллар) акча үзләштерүен ачыклаган иде. Ул бу җинаятьтә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашы барлыгын фаш итеп, аңлатмалар биреп чыкты. Бу белдерүеннән соң, аңа карата җинаять эше ачылды һәм ул кулга алынды. Суд эше кичектерелеп килде һәм британ инвестиция фонды адвокаты Магнитский узган елның 16 ноябрендә Мәскәү төрмәсендә үлде. Рәсми чыганаклар аны йөрәк авыруыннан вафат булды дип белдерде. Кеше хокукларын яклаучылар исә: “Магнитский утырган СИЗОда түзеп булмаслык шартлар тудырылган, аңа рухи һәм физик басым ясалган, ялган мәгълүмат бирдерер өчен аны медицина ярдәменнән мәхрүм иткәннәр”, – диде. Еврокомиссар Мальмстрем Магнитскийның коррупция турында курыкмыйча сөйләвен батырлыкка тиңләде. “Киң яңгыраш алуга карамастан, бу үлем очрагы тикшерелмәде, 230 мең доллар акча үзләштерү турындагы эш тә каралмады”, – диде ул.

Европа берлегенең әлеге белдерүе киләсе атна дүшәмбе Дондагы Ростовта узачак Европа берлеге – Русия җитәкчеләре саммиты алдыннан яңгырады. Әлеге саммитта Русия Европа илләре белән виза тәртибен бетерү өлкәсендә сөйләшүләрдә уңышка ирешмәкче. Мәскәү инде виза тәртибен бетерүне күптән тәкъдим итә. Бу хакта беренче тапкыр 2002 елда ул чактагы Русия президенты Владимир әйткән иде. Әмма сәяси каршылыклар сәбәпле, бу мәсьәлә кичектерелә килде.

Ландыш ХАРРАСОВА

Чүп җыю өчен –

27 майда Русия җәмәгать палатасында коррупциягә багышланган утырышта Казан да искә алынган. Татарстан башкаласында ришвәтнең артуы әйтелгән. Гәрчә белгечләр Казанда бөтенләй башка хәл көткән. Ник дигәндә, 2006 елны Татарстан коррупциягә каршы көрәш чараларын эшләүгә ныклап тотынган төсле тоелды. “Индем” фондына социологик тикшеренүләр уздыруны сорап мөрәҗәгать итте, белгечләр өчен төрле семинарлар, журналистлар өчен бәйгеләр оештырылды.

Кеше хокуклары Мәскәү бюросы белгече Борис Пантелеев мондый игътибар булуга шатлануларын һәм, чыннан да, уңай нәтиҗәләр көткәнен әйтә.

– Әмма 5 ел вакыт узып, бәйсез фондлар тарафыннан тикшерүләр уздырылгач, Татарстанда хәлнең өмет иткәнчә яхшы булмавы ачыкланды. Киресенчә, җәмәгать палатасы утырышында хокук яклаучылар Татарстанда ришвәт алуның артуын һәм аның күләме 5 тапкырга үсүен әйтте, – ди ул.

Русиядә хәзер ришвәтнең уртача күләме 28 мең сум дип исәпләнә. Кайбер төбәкләрдә ул күбрәк, кайдадыр азрак. Ә Татарстанда кыйммәтләнгән.

Әлеге мәсьәләгә түрәләрнең карашын белү өчен, сишәмбедә Казанда Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасында коррупция турында “түгәрәк өстәл” сөйләшүе узасы. Әмма Пантелеев Казан мэриясе вәкилләренең анда катнашудан баш тартуын әйтә. Гәрчә беренче чиратта зарлар нәкъ аларга кагылышлы булса да.

– 28 майда тирә-якны саклау Дәүләт Шурасы утырышы булды һәм анда катнашкан Татарстан эшмәкәрләре коррупциядән зарланды, «откат» бирмәгән өчен эзәрлекләнүләрен әйтте. Казан мэриясенең коррупция белән көрәше турында бер төрле сөйлиләр, чынлыкта хәл икенче төрле, – ди хокук яклаучы.

Аеруча торак-коммуналь хуҗалык, көнкүреш калдыкларын җыю-эшкәртү өлкәсендә коррупция көчле булуын әйтә икән Казан эшмәкәрләре.

“Чүп җыю өчен дә ришвәт бирергә кирәк”, – ди Пантелеев.

Хокук яклаучы сүзләренчә, эшмәкәрләр инде кайдан ярдәм көтәргә дә белми. Бар җирдә дә монополизм, тендерларда җиңүчеләр алдан ук билгеле һәм анда катнашып торуның файдасы да юклыгын әйтә.

Шулай ук балалар бакчасы, мәктәпләр проблемасын коррупция аша гына хәл итеп була.

– Татарстанда университетларда ришвәт алу очраклары булды, әмма беркайчан да эш судка кадәр барып җиткәне булмады. Бу хәл бераз куркыта, – ди Пантелеев.

Ландыш ХАРРАСОВА

Тимер юлда фаҗига

Куйбышев тимер юлының Башкортстан бүлекчәсенә караган Әлкә-Чишмә участогында ташкүмер төялгән составның җиде вагоны рельстан чыкты. Состав көнчыгыштан көнбатышка хәрәкәт иткән. Әмма Әлкә янындагы участокта товар поездының берничә вагоны рельстан чыга башлый һәм күрше юлдан килүче “Уфа-Самара” юнәлешендәге пассажир поезды белән очраша. Күмер төялгән составларның берсе кешеләр утырган вагонга бәрелә. “Бары тик бәхетле очрак кына беркемнең дә җәрәхәт алуына китерми”, – ди Куйбышев тимер юлының Башкортстан бүлекчәсе матбугат хезмәткәре Рөстәм Гобәйдуллин.

Әлеге гадәттән тыш хәл урынында авария эзләрен бетерү тулысынча тәмамланган диярлек.

Рәмзит АБУЛЯЕВ

Русия кеше хокукларын боза

“Amnesty International” халыкара хокук яклау оешмасы дөньяда кеше хокуклары торышы турында еллык хисабын чыгарды. Идарәсе Лондонда урнашкан оешманың бу хисабында 159 илдәге, шул исәптән Русиядәге былтыргы вәзгыять бәяләнә.

“Amnesty International” дөньяда күп кенә илләр хөкүмәтләренең былтыр да кеше хокуклары турындагы халыкара кануннарны үтәмәве, халыкара судлар карарларына киртә куюлары, үз мәнфәгатьләрен кануннан өстен күрүләре турында белдерә.

Хисапта репрессия һәм гаделсезлекләрнең дөнья күләмендә арта баруы әйтелә. Былтыр тоткыннарны газаплаулар һәм аларга рәхимсез мөнәсәбәт – 111, гадел булмаган суд карарлары – 55, сүз иреген тыю 96 илдә күзәтелгән. 48 илдә сәяси тоткыннар булуы әйтелә.

Хисапның Русия турындагы өлешенә килгәндә исә, “Хокук яклаучылар, адвокатлар һәм журналистларга янаулар һәм физик һөҗүмнәр булды, кайберләре үтерелде. Бу җинаятьләр күп очракта җәзасыз калды, чөнки тикшерүләре бик нәтиҗәле булмады. Төньяк Кавказда кеше хокукларын бозу турында хәбәрләр күбрәк килде. Кайбер очракларда җинаять кылуда шикләнелгәннәрне, гаепләрен таныту өчен, газаплаулар һәм рәхимсез мөнәсәбәт күрсәтелүе турында хәбәрләр бар. Судларны гадел үткәрү нормаларының үтәлмәве элеккечә үк борчылу тудыра. Рәсмиләр расизмны сүздә хөкем итте, әмма расистик һөҗүмнәр даими рәвештә була торды”, – диелә.

Русия хакимиятләренең былтыр апрель аенда Чечняда террорга каршы чараларның туктатылуын игълан итүенә карамастан, анда кеше хокукларының тупас бозылуы, өйләреннән көч белән алып кителгән кешеләрнең югалуы тәнкыйтьләнә. 1999 елдан бирле республикада югалган кешеләр исемлеге әле дә булдырылмаган.

Июль аенда “Мемориал” хокук яклау оешмасының Грозныйдагы вәкиле Наталья Эстемированың үтерелүе, августта шулай ук Грозныйда хокук яклаучылар, ирле-хатынлы Зарема Садуллаева белән Алик Джабраиловның үтерелүе дә бу хисапка кергән.

Русиядә хокук яклаучыларга, журналистларга, оппозиция вәкилләренә һөҗүмнәр, янаулар, үтерүләр тиешенчә тикшерелмәгәндә, хакимиятләрнең хокук яклаучыларны һәм хөкүмәттән бәйсез оешмаларны экстремизмда, чит ил махсус хезмәтләренә эшләүдә гаепләве әйтелә.

“Экстремизмга каршы көрәш кануны артында көч структуралары көч куллануга чакыручы оппозиционерларны да, башкача фикерләүче тыныч кешеләрне дә бер үк дәрәҗәдә эзәрлекләде”, – диелә.

Сүз иреген һәм хокук яклаучыларны эзәрлекләү бар ил буйлап күзәтелүе әйтелсә дә, хисаптагы мисалларга килгәндә, бары тик Мәскәүдәге очраклар гына диярлек игътибарга лаек булган. Төньяк Кавказ белән Мәскәүдән кала төбәкләрдәге хәлләр турында анда аерым әйтелми. Татарстан һәм Башкортстан да хисапта телгә алынмый.

Наиф АКМАЛ

Эшмәкәрлек шартлары начарайган

“Forbes” журналының чираттагы санында бастырылган рейтингта эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен кулай шартлар тудырылу буенча Казан 2нче урыннан 15кә төшкән.

Ике ел рәттән әлеге исемлектә иң югары урыннар биләгән Казанның кинәт түбәнгә тәгәрәвенә республика икътисад белгечләре шаккатты. Кайберләре хәтта журнал белгечләренең хаксыз булуын әйтә. Янәсе, аларның дәлилләре урынсыз.

“Forbes” белгечләре Казанның катлаулы икътисади проблемалары булуны “Элемтә” инвестиция ширкәте һәм “Александр ЛТД”ның банкротка чыгуы, “Казаноргсинтез”ның шактый бурычы булу белән бәйли. Икътисад белгечләре исә: “Бу ширкәтләрне генә күздә тотып, бөтен Казан хакында сүз йөртү – ялгышлык”, – ди. Кайберәүләр әлеге рейтингта сәяси уен төсмере булуын да әйтә.

Дәүләт Советының өченче чакырылышында бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе булган, хәзер экология, табигать байлыкларын куллану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Илсур Сафиуллин:

– Башка төбәкләр белән чагыштырганда, республика үз дәрәҗәсен югалтмады. Кичә бер эшмәкәр белән очрашкан идем. Ул үз эшен ачарга дип, Краснодар шәһәреннән Казанга күчеп килгән. Ни өчен? Төрле шәһәрләрдә яшәү дәрәҗәсен тикшергән. Нәтиҗәдә Мәскәү, Петербург, Казан һәм Төмән арасында Казан шәһәрен сайлаган. Әгәр Казанда кешеләрнең сатып алу мөмкинлеге башка җирләргә караганда югарырак икән, монда бизнес та киләчәк. Ул исә үз капиталын да алып киләчәк. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Казанда эшмәкәрлекне тоткарлаучы киртәләр азрак, әмма алар бар. Еш кына дәүләт бизнес эшләренә тыкшына. Минемчә, дәүләт эшмәкәрләр эшенә мөмкин кадәр азрак кысылырга тиеш. Иң мөһиме, республика җитәкчелеге салымнарны киметеп, эшмәкәрлеккә уңай шартлар тудырырга тырышсын иде, – ди ул.

Сафиуллин Краснодардан Казанга күчеп кайтучы эшмәкәрне искә алса да, “Forbes” журналы рейтингында бу өлкә эшмәкәрлеккә уңай шартлар тудырылган шәһәрләр исемлегендә инде 2008 елдан 1нче урында тора. Соңгы рейтингта беренче өчлеккә Хабаровск белән Екатеринбург та кергән.

“Forbes” төбәкләрнең икътисади хәлләрен тикшергән арада, Русия икътисадчылары исә бу тармакта көннән-көн хәл авырая баруын әйтә. “Коммерсантъ” басмасы мәгълүматларына караганда, май аеның 3 атнасында гына да чит ил инвесторлары Русия фондларыннан 400 миллион доллар акчасын чыгарган. “Бу 2008 елның августы, кризис башланган вакыттагы күрсәткечләргә якынаючы сан”, – ди алар. Ул вакытта Русия фондларыннан 560 миллион доллар инвестиция акчасы чыккан. 2010 елның 4 аенда Русиягә 2,6 миллиард доллар инвестиция керү сәбәпле, кайбер икътисадчылар артык хафаланмаска киңәш итә.

“Броккеркредитсервис” инвестиция ширкәте белгече Александр Афинагентов бу инвестицияләрнең китүен вакытлы күренеш”, – ди.

– Бүген күпләр Греция белән Европа мөнәсәбәте хакында борчыла. Зур акча тынычлык ярата. Икътисадчылар фондлар базарында тотрыклылык тоймый икән, инвестицияләр кире чыгарыла. Татарстанга төгәл күпме инвестиция кергәнен һәм чыкканын әйтү кыен. Әмма шунысы билгеле: якындагы елларда Универсиада Казанга күп кенә инвестиция кертәчәк, – ди ул.

“Forbes” журналы ясаган рейтингка исә ул ышанырга киңәш итә. Чөнки бу исемлекне төзегәндә шәһәрләр төрле күрсәткеч буенча тикшерелгән. Татарстан башкаласы инвестицияләрне җәлеп итүдә генә башкалардан бераз калыша. Ә социаль күрсәткечләр буенча Казан әйдәп баручылардан санала. “105 шәһәрдән 15нче булу да Казан өчен начар күрсәткеч түгел”, – ди Афинагентов.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

Биш сум кая китте?

Капиталь төзекләндерү программасына эләкмәгән йортларны төзәтү фондын булдыру тәҗрибәсен Русиянең башка төбәкләрендә дә таратырга уйлыйлар. Бу уңайдан Казанга Русия түрәләре җыелды.

Алар арасында илнең “Торак-коммуналь хезмәтен үзгәртеп коруга теләктәшлек итү фонды” башлыгы Константин Цицин, Федерация шурасы башлыгы урынбасары Александр Торщин, Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры Олег Морозов һәм илнең 83 төбәгеннән түрәләр бар иде.

Билгеле булганча, соңгы ике елда Татарстанда тузган торакны төзәтү эшләре башкарылды. Хакимият 4500 йорт төзекләндерелде, дип белдерде. Әмма республика Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, тагын 6 мең йорт начар хәлдә. Бу эшләрне башкару өчен, Татарстанда капиталь төзекләндерү фонды төзелде. Ул исә, күбесенчә халык хисабына эшли. Чөнки фатир хуҗасы һәр ай үз фатирының һәр квадрат метры өчен төзекләндерү эшләренә 5әр сум түләп бара.

Европада таралган бу алымны Казанда куллануны Русия түрәләре хуп күрсә дә, фатир хуҗалары арасында әлеге яңалыкны кабул итмәүчеләр дә бар. Бигрәк тә яңа йорт хуҗалары. Күптән түгел корылуына карамастан, мондый йортларда яшәүчеләр дә төзекләндерүгә квадрат метрыннан 5әр сум түләп бара.

Мәсәлән, Казанда уртача зурлыктагы 1 бүлмәле фатир өчен айлык түләү кәгазенә күз салыйк. Биредә бинаны капиталь төзекләндерү, көндәлек төзекләндерү, йортның эчке ягын төзәтү, торбаларны, электр челтәрен карауга 500 сумга якын акча түләргә тиешләр. Бу гомуми айлык түләүнең дүрттән бер өлеше. Яңа йорт төзекләндерүгә мохтаҗ булмау сәбәпле, фатир хуҗалары, билгеле, моннан канәгать түгел.

Казанда йортларны төзекләндерү белән шөгыльләнүче ширкәт башлыгы Кәүсәрия Матросова торак-коммуналь тармагында халыкның битарафлыгына шакката. Аның фикеренчә, хакимият үткәргән бу программаны уңай кабул итәргә кирәк.
– Йорт хуҗалары берничек тә үз

Комментарии