- 06.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №4 (2 февраль)
- Рубрика: Архив
Аллаhыга шөкер, бүген радиода дистәләрчә канал булып, һәрберсендә җырлар бирелеп кенә тора. Җан сүз дә сорый үзе, тик анысы ярамыйдыр. Кемдер кемгәдер ошамаган сүз ычкындырып куюы бар бит. Аллаh сакласын, толерантлык бозылмасын…
Яшь буынга телебезне җырлап кына тапшырасы булгач, аларның эчтәлегенә, җөмлә, дөрес сүзгә игътибар итәргә кирәктер.
Г.Сафин “Мин сине бирмәмен ятларга” җырында «Мәңгелек причалым син” дип суза. Моны ничек аңларга? Ә андый җырлар артык күп бит.
Совет чорындагы «худ.совет”лар да телебезне саклаган булып чыга түгелме? Эфирга теләсә нәрсә эләкмәгән. Менә шул чор җыр моңнары язылган Татарстан дәүләт радио фонды фонотекасы юкка чыкты. Имеш-мимешләргә караганда, ул халык хәзинәсе дәүләт архивында яңа CD форматка күчерелә, ди… Моны халыкка кайтаруда бер көн соңару да милләткә әйтеп бетергесез зур зарар салу дип уйлыйм мин!
Х.Туфанның Һ.Такташка багышланган “Кайтырсың шикелле” шигыренә Бәхти Гайсин көй язган. Аны Ф.Кудашева башкара иде. (Боларның барысының да бу көннәрдә юбилее) Сорап карагач, шуны бер татар радиосында да тапмадылар.
Хәсән Туфанның “Агыла да болыт” шигырендәге “мине бары чылатып китте ак каеннар белән беррәттән” дигән сүзләре җырга “кукурузлар белән беррәттән” булып күчкән.
Чор сәясәтенә тартып китерүдә Тукаебызны да онытмаганнар. “Китмибез” шигырен шагыйрь “Кара йөзләр” дип башлаган булса, интернетта толерантлык булсын диптер инде, шигырь уртасындагы “Монда тудык”тан язып киткәннәр.
Анурбик Г.
Яр Чаллы шәһәре.
Комментарии