«Бер кашык бал җыю өчен 200 корт көне буе эшләргә тиеш»

«Бер кашык бал җыю өчен 200 корт көне буе эшләргә тиеш»

Соңгы вакытта яшьләр арасында авыл тормышын сайлаучылар артты кебек. Башкалар ничек кирәк алай шәһәргә яраклашырга тырышканда, мондыйлар «Чит җирдә солтан булганчы, үз җиреңдә олтан бул» дигән гыйбарәгә таянган. Сазлыклы юллар да, ихатада терлек тотарга кирәк булуы да, хәтта авылларның тамырын корыткан эшсезлек тә куркытмый аларны – тырышкан кеше акча кертүнең әмәлен барыбер таба. Менә Әлмәт районының Чупай авылында яшәүче 25 яшьлек Рамил Гыйбадуллин бал кортлары үрчетү белән шөгыльләнә. Ул үзен «мин – өченче буын умартачы» дип атый. Заманында аның бабасы бал кортлары тоткан һәм умарталар, нәкъ патша тәхете кебек, буыннан-буынга, ир-ат балаларга күчеп барган. «Ни өчен бал кортлары үрчетү белән шөгыльләнергә булдың?» – дигәч, Рамил: «Алдашып тормыйм, дөресен әйтәм, акча китерә торган эш булганга…» – дип җавап бирде.

ИҢ ФАЙДАЛЫ БАЛ – ЮКӘНЕКЕ

Бал кортын үрчетү белән шөгыльләнүне теләсә кем булдыра алмый. Вакытны күп ала, үзе мәшәкатьле, әле җәй әйләнәсе чагып торачакларын да уйласаң, «балны сатып кына алырбыз» дип кул селтәрлек. Һәр эшне дә яратып башкарырга кирәк шул.

Әтисе Наил улы Рамилнең бал кортларына мәхәббәте кечкенә чакта ук бар иде дип сөйли. Бервакыт бер яшьлек Рамилне югалтканнар. Эзләп тә караганнар соң, ә бала юк та юк, ди.

– Карасак, умарталыкка киткән дә шунда утыра. Ничек чакмаганнар аны кортлар, шаккаттык. Шуннан бирле минем белән бергә бал кортлары карады, инде үсеп буй җиткәч, бөтен умарталыкны аның кулына тапшырдым, – ди ата кеше.

Наил әфәнде үзе дә оста умартачы – биш яшеннән алып ул да бал кортлары үрчетү белән шөгыльләнгән, тик өлкәнәю сәбәпле, «отставка»га китәргә булган. «Мин хәзер улымның ярдәмчесе генә», – ди ул. Хәзерге вакытта Рамил 35 умартага хуҗа, аларның санын 100гә кадәр җиткерергә тели, тик менә аларны кайда тотарга гына белмиләр.

– Дүрт-биш кенә булса, ишегалдында да тотар идең, безнеке күбрәк шул. Шуңа күрә күршеләр белән конфликт килеп чыгып кына торды. Талашмаска тырыштык, билгеле. «Балабызны кортыгыз чакты, аллергия булды», – дип әйткәннәр иде, бөтенесен җыеп, урмандагы бер аланга күчереп бетердек, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Сүзгә Наил абый да кушылды:

– Күршеләр белән тавышланмый гына умарта асрап булмыйдыр инде ул, алай да кайвакыт низагларны шаяру белән җайлап җибәрәм. Минем янга килеп, кортың чакты, дисәләр, «Минекеләрнең колагы киселгән иде, сине чаккан кортның колагы кисек идеме?» – дим. Теге кеше аптырап китеп, «Юк», – ди. «Булмагач, димәк, минеке түгел», – дим.

– Чакмый торган бал кортлары да бар, диләр бит. Алар белән кызыксынганыгыз юкмы?

– Без ике төрле токымдагы бал кортлары үрчетәбез. Берсе – карпат, икенчесе – уртарус (среднерусский) токымлы. Карпат – безгә җылы яклардан кайткан токым, бу бал кортлары тыныч булуы белән аерылып тора, агрессив түгелләр, чакмыйлар. Тик аларга безнең климатта яшәргә авыррак, чөнки аерым игътибар кирәк. Бүлмәдә 0, +1 градустан да түбәнрәк температура булганда, теләсә нинди кортларга кыш чыгуы авыррак, ә карпат токымын аеруча җылырак урында кыш чыгарырга тырышабыз.

Өч атна элек беренче уңышларын җыйган Гыйбадуллиннар. Быел бал әйбәт булачак, дип аңлата алар. Бал уңышы аның күләме белән билгеләнә, тик әле бит икенче ягы да бар: кайсы бал сәламәтлек өчен иң файдалысы? Бу сорауны Наил абыйга бирдем.

– Иң файдалысы – юкәнеке! Юкә балы – салкын тиюләрдән, тамак авыртудан яхшы дару, диләр. Ул иммунитетны да бик тиз ныгыта. Тик соңгы елларда мондый бал бик аз. Хәзер бит тирә-якта яшь юкәләр генә. Чәчәге дә бар аның, исе дә, ләкин ул сок бирми. Ә бу агачка кортлар кунсын өчен, ул 97-100 яшьлек булырга тиеш. Әле тагын бер шарт бар – һава торышы 25 градустан да түбән булмасын. Безнең Әлмәт якларында кортлар күбрәк чәчәк балы җыя, аеруча иван-чәйдән. Чәчәк балы эчәклекләргә уңай тәэсир итә, диләр. Балның кайсы төре дә файдалы инде аның, үзегез уйлап карагыз, бер кашык бал алу өчен 200 корт көне буе бертуктаусыз эшләп торырга тиеш. Шушындый көч, шундый тырышлык белән табылган әйбер ничек файдалы булмасын!

– Умарталарны урман янындагы аланда тотабыз дисез, бу да бал тәменә тәэсир итәдер?

– Умартаң саф һавада торса, балың да искиткеч тәмле була. Авыл эчендә үскән чәчәкләр барыбер үзләренә ят исләрне сеңдерә. Анда машинасы да йөри, терлек исе дә килә, нинди генә ис юк авылда. Икенче момент шул – урманда күләгә күп, агачлар арасында үскән чәчәкләр шиңми һәм күп нектар бүлеп чыгара, шуңа күрә урманда торган умартадан бал да күбрәк чыга. Аннан соң, бал эзләп кортлар ерак җирләргә очмый – янәшәдәге үсемлекләр янында гына эзләнәләр. Менә үзегез уйлап карагыз, сезгә су ташырга куштылар, ди. Сез аны кайдан ташысагыз мичкәне тизрәк тутырасыз – өй янындагы коеданмы, әллә авыл башындагысыннанмы?

– Өй янындагысыннан инде…

– Менә, шулай булгач!.. Бал корты бер очуында 1 граммга кадәр нектар күтәреп алып кайтырга сәләтле. Якында гына үсемлекләр күп булса, алар да кәрәзләрне бал белән тизрәк тутыра. Гомумән, урманда умарта тоткач, җан да тыныч, ерак аралардан кайткан чакларында бал кортлары көчле җилгә эләксә, аларның канатлары ярыла яки алар машиналарга да бәрелеп үлә бит…

СЕРКӘДӘН ЧЫККАНДА, АНА КОРТ «МЕСКЕНЛӘНӘ»

Акрынлап, өченче буын умартачы белән сөйләшүгә кайттым. 25 яшендә генә булса да, Рамил Гыйбадуллин умартачылык өлкәсендә билгеле бер чыныгу алган булып чыкты. Үзенең бу шөгылен «азарт» дип атый ул һәм ел саен нинди дә булса яңа технология кулланып карарга, шул рәвешле уңыш күләмен дә арттырырга тырыша егет.

– Рамил, бал әйбәт булсын өчен, умарта көчле булырга тиеш, диләр. Ә умартаның көчле булу-булмавы нәрсәдән гыйбарәт?

– Умарта көче андагы кортлар күләме белән билгеләнә. Бер умартада аларның күләме 5 килолап булырга тиеш. Кортларның санын арттыру өчен, төрле махсус методлар бар. Мәсәлән, быел беренче мәртәбә мондый схема буенча эшләдем. Бер умартадагы кортларны икегә бүлдем. Бер өлешен шул ук умартада калдырдым, икенчесен яңа умартага күчердем. Иске умартада ана корт калды, ә аерып куйган күчтә ул әлегә юк иде. Һәр күчнең дә анасы булырга тиеш, шуңа күрә ана кортлар сатып алдым. Ана кортларны шырпы кабы зурлыгындагы махсус читлеккә урнаштырасың да (маточник дип атала) умартага куясың. Читлеккә кую мәҗбүри, чөнки иске умартадан аерып алган күч бу яңа ананы талап бетерергә, үтерергә мөмкин, алар аңа ияләшмәгән була бит әле. Болай эшләүнең бер өстенлеге бар – мондый умарта аермый. Инстинкт буенча яшь ана корт аермый, үзен әле үрчергә тиеш дип саный, ул икенче елга гына аерачак. Тик яшь әнкәле умарта көчсез була, шуңа күрә аера торган умарталарның улларын, ягъни инде чыга башлаган серкәләрен шушы яшь әнкәле умартага тутырабыз. Әлеге умартада бер «кормовой», өч серкәле рамка булырга тиеш. Эшче кортлар серкәләрне туендырып, ашатып тора, бераздан ана кортка да ияләшәләр һәм үзләренеке итеп кабул итәләр, кыскасы, бу умарта бик көчле була. Болай эшләп, мин ике куянның койрыгын берьюлы тотам. Беренчедән, күчне аерып китүдән саклап калам, чөнки бал кортларым очып китсә, акчам оча дигән сүз бит. Икенчедән, көчле умарта булдырам.

– Умарта аеру нәрсәдән килеп чыга ул?

– Кортлар умартадагы серкәдән ана корт чыга башлагач аера инде, чөнки ул чыгар алдыннан тавыш бирә, кычкыра. «Пи-ии» дигән сыман мескен аваз бирә. Кешегә дә ишетелә әле ул. Бәлки үзенчә, карт анага «Ике тәкә башы бер казанга сыймый, чыгып ычкын», – дип әйтәдер. Шуны ишеткәч, карт ана кортларны җыя да аера. Ничек дип әйтим, аларча кычкырган ике ана башы бер умартага сыймый. Чыгып ычкын тизрәк, дигәндәй кычкыра.

– Ана корт умартаны тотып тора, димәк? Ә менә аның бармы-юкмы икәнлеген умартаны ачмый гына белеп буламы?

– Яңа ана умартадан аталанырга дип чыккан чагында югалырга мөмкин. Умартада ана булмаса, кортлар аны эзлиләр: оядан чыгалар да кире керәләр, таралып йөриләр… Шуны да әйтергә кирәк, ана корт булмагач, серкә дә булмый, ә серкәләрне ашату өчен бал кортлары перга ташый. Кортларның аягына карап алу да җитә, әгәр перга юк икән, умартада серкәләр һәм, димәк, ана корт та юк.

Гыйбадуллиннар елына 800 литрлап бал алалар. Шундый яхшы күрсәткечкә алар нәкъ менә умартадагы кортларны аерудан саклап калу аркасында ирешә. Хәзер аларның үз клиентлары да бар, инде җәй башыннан ук савытларын китереп куялар да урман балы белән сыйланалар икән. «Алар көтә дип кенә ашыгып бал аертмыйбыз, югыйсә ул тиз ачый һәм сыйфатсыз була», – дип аңлата миңа өлкән умартачы Наил абый.

– Наил абый, бу сорау күпләрдә бик актуальдер – базар тулы бал, әйтегез әле, ничек алданмаска, ялган балны чыныннан ничек дөрес аерырга?

– «Химический карандаш»ның ни икәнен беләсездер. Төкерекләсәң, зәңгәр төстә яза башлый ул. Кыскасы, базарга баргач, күзең төшкән балны кулыңа сөртәсең дә өстеннән химик карандаш белән сызасың. Әгәр дә зәңгәр эз калса, димәк, аңа нәрсәдер кушканнар. Бал үзенең эчендә бернинди ят әйберне дә тотмый, шунда ук өскә чыгара. Мондый карандашың булмаса, балны бер стакан суда эретеп карарга кирәк. Чын бал тулысынча эреп бетә, стакан төбенә юшкын утырмый. Һәм тагын бер ысул – бал сатып алырга барганда кесәгездә кәгазь салфетка булсын. Аның өстенә бал тамызып карагыз. Салфетканың бал тамызган урыны юешләнебрәк китсә, сезне күзгә карап алдап торалар.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Әлмәт – Казан

Комментарии