Корабтан кемнәр кача?

Корабтан кемнәр кача?

Кайчакта бу дөньяны бөтенләй аңламый башлыйм. Әллә нинди мантыйксыз гамәлләр кылалар. Шул ук РФ Дәүләт Думасы депутатларын гына алып кара: берәүләре мандатларын бирмәс өчен җан тартыша, икенчеләренә сүз әйтер хәл юк – шунда ук мандатларын ташлап чыгып китәләр. «Гадел Русия»ле Геннадий Гудков эшмәкәрлек белән шөгыльләнмәвен күпме раслады – беркем ишетмәде. Хәтта ниндидер документка куелган имзаның күчермәсе нигезендә генә дә Думадан куып чыгардылар. Югыйсә, бу үзе үк закон бозу. Чөнки экспертиза уздыру өчен бары тик оригинал имза гына ярый. Гудков очрагында экспертлар аның имзасымы-түгелме икәнен тәгаен генә әйтә алмасалар да, кирәксез депутат мөнбәрдән сөрелде. Гудков шунда ук эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче «»ле депутатларның исемлеген чыгарып болгады. Ләкин илнең «идарә итүче» партиясенә беркемнең дә тиясе килмәдеме, исемлектәгеләргә кагылмадылар. Ә менә АКШта әйбәт кенә йорты һәм ике затлы фатиры барлыгын декларациясендә күрсәтергә «оныткан» «»ле депутат Владимир Пехтин башта бу байлыгыннан баш тартып маташса да, соңыннан иң гади юлны сайлады – мандатын тапшырып китеп барды. Миңа бу депутатның соңгы сүзе ошады: «Партиябезнең пакъ исемен оппонентлардан пычраттырмас өчен үз теләгем белән китәм. АКШка барам, гаепсезлегемне раслыйм», – дигән булды ул. Миңа калса, ул әйткән партияне, пычратырлык урын барлыкка килсен өчен, башта хлорлы суга салып кайнатырга кирәк… «Мы еще повоюем!» – дип, нотыгын тәмамлавы исә бернинди мантыйкка да сыймастай гамәл булды. Кем белән сугышырга уйлый ул? Ә инде бу сүзләрдән соң залдагы башка депутатларның гөрләтеп кул чабып алуын бөтенләй аңламадым. Нәрсә, әллә депутатлар аңа караклыкта тотылуы өчен кул чабалармы?

Пехтин әфәнде мандатын тапшыруы булды, тагын ике «Бердәм Русия»ле депутат – Анатолий Ломакин һәм Василий Толстопятов мандатларыннан баш тарттылар. Асларына су керә башлады ахры…

Әллә моны күселәрнең батып баручы корабтан качуы белән чагыштыру дөресрәк булырмы? Хәзер бит депутатларны гел «селкетеп» кенә торалар, кагылгысызлыкларын алудан да тайчынмыйлар. Ә безнең күпчелек депутатларыбызга бары тик гөнаһларын яшереп тору өчен «кагылгысызлык» дигәне генә кирәк тә. Әгәр ул булмаса, үз бизнесың белән шөгыльләнүеңә, депутатлыгыңны эшкә җигеп, тагын да баюыңа күз йоммасалар, нигә кирәк ул мандат? Шуңа да Толстопятов «Газпром»га китте, Ломакин чирли икән…

Белмим, ник бүген «Бердәм Русия» фракциясе депутатлары бер-бер артлы Думадан китәдер, әмма партиянең чистарынырга тырышуына ышанасым килми. Моның өчен аны ябып, тулысынча куып таратып, яңадан җыярга кирәктер, дип уйлыйм. Хәзерге килеш аңа ышану бик авыр. Властька нинди сайлаулар аша килүләрен барыбыз да беләбез…

«Бердәм Русия» фракциясе әгъзаларының төркемләп Думадан китүе эзсез калмады, шунда ук «Гадел Русия» фракциясе әгъзасы А. Чепаның АКШта, Майами каласында ике миллион ярым долларлык фатиры барлыгы ачыкланды. Әлбәттә, РФ гражданнарының чит илдә фатиры булу законда тыелмаган, әмма депутатлар аларны декларацияләрендә күрсәтергә тиеш. Ләкин, Чепа әфәнде үзенең әлегә бу фатирга хокукы юклыгын, аның банкныкы саналуын әйтә. Чөнки ул аны кредитка алган икән!!! Ике миллион ярым доллар кредит алып, Майамида фатирлы булырга теләүчеләрне мин һич аңлый алмыйм. Аннан соң, РФ Дәүләт Думасы депутатының айлык хезмәт хакы уртача 150 мең сум (5 мең доллар) гына, дип беләм. Мондый акча белән ул ипотекасын 42 ел чамасы түләргә тиеш була икән, жәлләдем бахырны. Мин монда ике миллион ярым сумны кредитка алырга куркып йөрим, ә алар миллион долларлап алалар. Ничек шуннан соң да бу кешеләр үзләренең бизнес белән шөгыльләнмәүләрен расларга җөрьәт итә икән?

Соңгы араларда чын оппозициянең барлыкка килүе, Навальныйның тикшерүләр уздыруы, блоггер Доктор Zның интернетка күп мәгълүматлар чыгаруы, депутатларны контрольгә алу өчен этәргеч булды. Әгәр якын араларда Навальныйның үзен төрмәгә утыртып куймасалар, РФ Дәүләт Думасыннан әле шактый депутатлар китәргә мәҗбүр булыр. Мөгаен, оппозиция вәкилләренә карата әллә кайчангы булыр-булмас гөнаһларын казып чыгарып, җинаять эшләре ачу да тиктомалдан гына түгелдер. Бүгенге властьта утыручылар, кулларындагы бөтен пропаганда машинасын җигеп, халыкка: «Кемгә ышанасыз, алар үзләре карак», – димәкче була. Бәлки шулайдыр да, әмма властьта булмаган оппозициянең караклыгы «карак власть» белән чагыштырганда пүчтәк кенә. Чөнки властьтагы караклар үз дәрәҗәләреннән файдаланып, бер җәзасыз урлыйлар иде, Навальный һәм Доктор Zлар азмы-күпме җәза бирдерә башладылар. Шуңа күрә, аларның гаепләрен раслап, үзләрен утыртып куйсалар да, халык бу кешеләргә барыбер күбрәк ышаначактыр…

Гомумән, бизнесын кешегә калдырып, депутат, сенатор яки дәүләт түрәсе булып киткән кешенең элекке эшеннән тулысынча читләшүенә ышанып та булмый. Ничек инде төннәрен йокламыйча булдырган ширкәтеңне кем кулынадыр тапшырып, тыныч кына яшәп булсын?! Әнә, та «Вамин»ын калдырып, Мәскәүгә сенатор булып китеп карады, ләкин «гаилә бизнесы»н бөтенләй үк ташлый алмаган булып чыкты. Чираттагы акционерлар җыенына кайтып төшкән иде. Хәтта дәшмичә тыңлап кына да утыра алмады, бәхәскә катнашып китте, үз сүзен әйтте. «Бердәм Русия» вәкиле булган Вәгыйз әфәнде Минһаҗевка моның өчен Югары Палатада сүз әйтерләрме, белмим. Әлегә бу хакта мәгълүмат юк, әмма аның чыгышлары интернетта инде эленеп тора. Миңа калса, бу «сөекле сенатор»ыбызның да бераз «йонын йолыккаласалар» әйбәт булыр иде. Югыйсә, авыл халкын күп елатты инде ул, ә ул күз яшьләренең әҗере кайчан да булса үзеңә кайтырга тиеш. Ахирәттә һичшиксез булыр, иншалла, әле бу дөньяда да беразын татыса начар булмастыр… Әгәр сенаторларга да тия башласалар, бәлки халык ялчыларының сафлары чистарып калыр, ә кагылгысызлык кына эзләп килгән күселәр үзләре үк качып бетәрләр иде.

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии