«Юрист та, җырчы да булмас идем»

«Юрист та, җырчы да булмас идем»

Язучы, шагыйрь, композитор, автор-башкаручы, продюсер, фән һәм иҗат өлкәсендә кайнашучы… прокурорны күргәнегез бармы?! Минем дә юк иде. Шуңа күрә дә 2 декабрьдә «УНИКС» концертлар залында шундый прокурорның иҗат кичәсе булачагын ишеткәч, аның үзе белән очрашып, бер әңгәмә корып алырга булдым.

Белешмә:

Тулы исеме: Рафис Гаптелбарый улы Гаптелганиев

Туган ягы: Апас районының Олы Болгаер авылы;

Белеме: КДУның юридик факультеты;

Гаиләсе: хатыны – Диләфрүз, кызлары – Гөлүсә һәм Гүзәл;

Тормыш девизы: Тормыш бик кыска, вакланып торырга вакыт юк, һәрчак алга атларга!

Бу очрашуга шулкадәр озак җыенып, әзерләнеп йөрдем ки, Рафис Гаптелганиевның үзен күргәнче үк, аны биш бармагым кебек белә идем кебек.

Әйтик, аның тугызынчы бала булып дөньяга килүен, 12 яшендә үк баянда, аннары гитарада уйнарга өйрәнүен, тагын берничә уен коралын аз-маз гына «иярләвен» дә, хәзерге гаилә хәлләрен, кызыксынуларын, фәнни хезмәтләр язуын, хәйрия һәм җәмәгать эшләре белән шөгыльләнүен, тагын әллә ниләрне ачыклап бетердем. Интернеттан эзләп табып, җырларын тыңладым, хәтта танышларым аркылы шигырьләрен дә соратып алдым. Кыскасы, аның турында китап яза башласам да, мәгълүмат җитәрлек иде.

– Рафис әфәнде, сез, гомумән, бик кызыклы шәхес. Оешкан җинаятьчел төркемнәр чәчәк аткан чакта, 1990нчы елларда беренче шигырегезне язгансыз, кеше сугышырга йөргәндә иҗатка кереп киткәнсез, хәзер исә, прокурор булып эшлисез һәм шигырьләр, җырлар язасыз, өстәвенә үзегезнең иҗат кичәгезне уздырырга җыенасыз. Әгәр сезнең яңадан сайлау мөмкинлеге булса, юридик өлкәдә белем алыр идегезме, әллә инде сәнгать, иҗат юлын сайлар идегезме?

– Юрист та булмас идем, сәнгать юлыннан да китмәс идем. Җәмәгать эшлеклесе булыр идем, мөгаен. Чөнки тулы тормыш белән яшәү өчен азрак юрист та, экономист та, психолог та, социолог та, артист та булырга кирәк.

Изображение удалено.

– Сез бит бүген дә ул юнәлештән бик ерак түгел. Апас якташлар җәмгыятенең актив хезмәткәре һәм президуим әгъзасы булуыгыз мәгълүм. Шулай ук авылдашларыгыз тарафыннан оештырылган «Изге эш» хәйрия фондының әйдәп баручысы да икәнсез. Сонгы елларда шул фондның эшчәнлеге нәтиҗәсендә, туган авылыгыз Зур Болгаерда авыл мәчете, чишмәләр һәм урам төзекләндерелгән, балаларга спорт һәм хоккей мәйданы төзелгән, Бөек Җиңүнең 65 еллыгына мемориал куелган… «Изге эш» фонды призына багышланган хоккей турнирлары, авылдашлар очрашуы, концертларның даими узуы турында әйтеп тә тормыйм. Бу эшләргә кайчан тотындыгыз? Боларның барысына да ничек вакыт җиткерәсез?

– Элек авылда, безнең урамда 30лап йорт бар иде, ә хәзер 6 гына. Шул урамның бер башында безнең йорт, икенчесендә туган тиешле Әнсар абый Галиевныкы. Шуның белән ничектер сөйләшеп киттек тә, урамның ике башыннан башлап (ул үз ягыннан, мин үземнекеннән) аны төзекләндерергә алындык. Шуннан соң су колонкаларын да ясадык. Аннары балачакта уйнап үскән чирәмлекне дә футбол-хоккей мәйданчыгы иттек. Кыш көне шунда кайтып үзем дә хоккей уйныйм. Инде менә 4 мәктәп командасына хоккей формалары да юнәттек. Төзекләндерелгән авыл клубының бер бүлмәсендә сентябрь аенда гына музей ачтык. Аңа чаклы авылда берничә чишмәне, мәчетне, зират тирәләрен төзекләндердек. Әкренләп эшли торгач җыела икән ул. Әле авылдашларның да йомышларын башкарырга туры килә. Авылдан киттем дигәч тә, аны оныттым дигән сүз түгел әле. Гел кайтып йөрибез, һәр эштә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз.

– Төпчек малай, гадәттә, төп нигездә кала дигән гореф-гадәт бар дип әйтимме… Сез исә 2008 елда Казанга күчеп килгәнсез. Моның сәбәбе нидә?

– Мин 1994 елдан бирле прокуратурада эшлим. Мамадыш, Чирмешән, Арча районнарында эшләдем. Бер дә уйламаганда Казанга күчәргә туры килде. Төп нигездә кем кала дигән тема бездә бөтенләй күтәрелмәде, чөнки тормыш үзе һәркемне үз урынына куйды. Без җиде бала үстек, аның дүртесе – ир бала, мин иң кечесе. Хәзер авылда абыем яши һәм ул белеме буенча агроном, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли, үзе дә авылны бик ярата, бакчачылык, умартачылык белән шөгыльләнә.

– Сезнең җәмәгать эшләре, иҗат, сәхнәдән тыш, фән белән кызыксынуыгыз, ул өлкәдә дә эшләр башкаруыгыз турында беләм. 2006 елда прокуратура органнарының 285 еллыгына багышланган китабыгыз, 2008 елда «Время собирать камни» исемле тагын бер китабыгыз дөнья күргән. Шулай ук хокукый темага багышланган матбугат чараларында сезнең бик күп фәнни хезмәтләрегез басылган. Бу сезнең тормыштагы чираттагы максат – фәнни дәрәҗә алырга омтылыш дип бәяләсәм, дөрес булырмы?

– Дөресен генә әйткәндә, яза башлаган диссертациям бар, ул җинаятьләрдән зыян күргән кешеләр турында. Аны бераз соңрак төгәлләрмен дип уйлыйм, чөнки әлегә миңа иҗат өлкәсе кызык. Фәндә эшләү бик күп вакытны ала, бик күп фәнни эшләр өйрәнергә кирәк. Бүген миңа, инде кемдер өйрәнгән, язган, дәлилләгән әйберләрне укып, анализлап утыру түгел, ә үзем ниндидер яңалык булдыру, иҗат итү күңеллерәк.

– Сез бит әле шигырьләр генә түгел, аларга көй дә язасыз, үзегез дә җырлыйсыз икән. Җырлар яздыру, клиплар төшерү дә үзегезне ниндидер яңа өлкәдә сынап карау өчен кирәк идеме?

яздыруым бөтенләй очраклы рәвештә килеп чыкты. Продюсерлар: «Үзең башкарып кара әле, тавышың да туры килә», – дигәч, үземне сынап карадым. Аннары инде клиплар төшерелде. Радиода «Яңа » сәхифәсендә җырларны чыгарып карадык һәм тамашачыларның хөкемен көттек. Ул җырлар кызыксыну уятты, әле бер тапшыруда татарның Высоцкие дип тә сөйләп киттеләр. Иҗатка ныклап тотынуым иде бу.

– Шигырьләрегезне укыганда менә шушы куплетка игътибар иттем:

Йомшак та мин үзем, усал да,

Ак та була беләм, кара да.

Кара булсам, мине аклама,

Ак булганда, мәңге ташлама, дип язасыз. Шулай да, сез күбрәк акмы, карамы?

– Кешегә аклык та, каралык та тигез бирелгән дип саныйм. Картлар болай ди: «Адәмнең бер иңендә фәрештә, икенчесендә иблис», – диләр. Күбрәк фәрештә белән дус булырга тырышам. (Көлә.) Тормышта аклык-каралыкның кайсын күбрәк кулланасын һәркем үзе хәл итә. Кайчак, үзеңне туктатып, үз-үзеңә сорау бирә белү кирәк: нәрсә турында уйлыйсың һәм нәрсә белән шөгыльләнәсең? Ниятең яхшылыкта булып, күбрәк яхшы эшләр башкарырга тырышырга кирәк.

– Рафис әфәнде, сез мәхәббәт турында да язасыз, шансон җырларыгыз да бар. Тыңлаучы кайсын якынрак күрә?

– Мәхәббәт турындагысын тыңлаучы күбрәк. Аның хакында хәзер үлгән кеше генә язмыйдыр инде. Аны тыңлыйлар да, «ай, ничек матур» диләр дә, тиз арада оныталар. Андый җырлар ничек тиз яраттырса, шулай тиз онытыла да. Ә менә җитди җырлар сирәк. Шансон җырларны тыңлаган укучы аның хакында уйлап йөри, үз фәлсәфәсе белән фикерләп, уйлап бетерә, интернет аша миңа шул җырларның эчтәлегенә бәйле рәвештә сорау бирүчеләр дә бар.

– «УНИКС»та булачак иҗат кичәгездә сез «Юл уртасында» исемле җыр башкарачаксыз икән. Кичә үзе үк шул исем белән аталган. Нишләп аны шулай атарга булдыгыз?

– Әле шул кичәдә презентациясе ясалачак шигырьләр җыентыгым да «Юл уртасында» дип атала. (Көлә.) Бу фәлсәфи төшенчә. Моны гомернең уртасына җитү дип тә, яки кырыс законнар белән нәфис сәнгать арасындагы алтын урталыкта басып тору дип тә, башкача да аңларга мөмкин. Монда инде һәркемгә уйлану өчен җирлек бар.

– Кызыгыз Гөлүсә дә бу кичәдә чыгыш ясар дип өметләнәм, чөнки без инде аның 2010 елда Республика күләмендә узган «Йолдызлык-Созвездие» бәйгесендә «Мин гашыйк булып йөрим» исемле җыр башкарып көмеш медаль яулавын һәм җыр текстының үзенчәлекле эчтәлеге өчен дә икенче урын алуын беләбез. Ул Илназ Минвәлиев, Бәширә Насыйрова концертларында да катнашкан иде. Әйтегез әле, Гөлүсәнең сәхнәгә чыгуына да сезнең иҗатыгыз, җыр-моңга битараф булмавыгыз этәргеч булдымы?

– Без Казанга күченү белән кызларымның икесе дә җыр-бию түгәрәгенә язылды. Зур шәһәргә килгәч, һәркем мөмкинлекләрдән файдаланып калырга, булдыра алган кадәр үз өстендә эшләргә тырышадыр инде ул. Кызларымны ул түгәрәккә йөрергә беркем мәҗбүр итмәде, алар үзләре шул юлны сайлады. Бераздан төрле конкурсларда катнаша башладылар. Быел инде Гөлүсә чыгарылыш сыйныф укучысы һәм аның Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәсе бар, шуңа күрә җырлап йөрергә вакыты да юк.

– «Мин нишләдем?» дип аталучы беренче җырыгызны 2009 елда Габделфәт Сафин сәхнәгә алып чыккан. Шул ук елны Салават Фәтхетдинов та – «Соңгы очрашу», инде 2010 елда «Бер хыялым бар иде» дигән җырыгызны үз репертуарына кертте. Аннан соң да бик күп җырчылар булды. Сез аларга җыр текстларын үзегез тәкъдим итәсезме?

– «Барс-медиа» компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзегәнче үзем тәкъдим итә идем. Ә хәзер алар мин китергән җырларны сәнгать ягыннан тулыландырып, баетып, камилләштереп сәхнәгә чыгаралар. Илназ Баһның «Яныңа барам әле», Раяз Фасыйховның «Тукта, вакыт», «Син миңа киләсең», Ришат Фазлыйәхмәтовның «Ак шомырт – ак сирень» җырлары һәм башкалар шундыйлардан. Алардан тыш, Илнар Сәйфиев, Бәширә Насыйрова, Рөстәм Асаев, Гүзәл Идрисова белән дә иҗатыбыз бергә үрелеп бара. «Барс-Медиа» ул профессиональ оешма, аларның мөмкинлекләре зур.

– Үз иҗатыгызны нинди автор-башкаручылар, шагыйрьләр белән янәшә куеп карый аласыз?

– Янәшә куеп карый алам димим, ләкин шул автор-башкаручылардан үрнәк алып, аларның иҗаты белән рухланып алга барам дип әйтә алам. Булат Окуджава, Владимир Высоцкийлар, Зөлфәт Хәким, мәсәлән.

– Иҗат кичәсе сезнең өчен нәрсә ул: иҗатыгызга йомгак ясаумы, әллә бу эшкә җитди рәвештә тотынуыгызмы?

– Ул минем өчен тормышның яңа баскычы. Инде хәзер шул баскычны тизрәк узасы иде дип телим, чөнки оештыру эшләре артыннан йөреп, бик күп вакытым югала. (Көлә.)

– Ә ул баскычны узгач, нинди эшләр башкарырга уйлап торасыз?

– Иҗат кичәмне DVD һәм CD дисклар итеп чыгарырга планлаштырам. Үз сайтымны булдырырга телим. Аңарчы социаль челтәрдә үз битемне булдырып, иҗатымны шунда туплап куясым килә. Ике елдан бирле язылучы «Төпсез арба» романын төгәлләп, шуны татар һәм урыс телләрендә бастырып чыгару теләгем дә бар. Бераз соңрак исә, Язучылар берлеге әгъзасы булырмын дип өметләнәм.

– Рафис әфәнде, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, куйган максатларыгызга ирешүегезне, гел алга атлавыгызны телим!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

«Юрист та, да булмас идем» , 3.3 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии