Ясалма купшылык

Ясалма купшылык

Күптән түгел гаиләбез белән машинада илебезнең Төньяк-Көнбатыш тарафына барып кайтырга туры килде. 3 мең чакрымга сузылган бу сәфәр күңелемдә җанны чеметә торган кайбер тәэсирләр дә калдырды.

Юк, юлларны әйтеп тормыйм – федераль трассалар бездә чагыштырмача яхшы хәлдә (бәлки, бу Русиянең Европа өлеше өчен генә хастыр, Урал таулары артына чыкканым юк иде әлегә). Аерым урыннарны киңәйтергә кирәк инде үзе, анысы да берәр кайчан булыр, дип ышаныйк. Әнә бит акциз-«Платон»-транспорт салымы акчаларына шул заманча трассалар ясарга вәгъдә итәләр.

Сүзем бетеп баручы авыллар, кече һәм зуррак шәһәрләр турында иде.

«Татарстанда авыл яши әле, башка төбәкләрне карагыз!..» – диләр еш кына. Моның чыннан да шулай икәнлегенә чираттагы тапкыр инандык. Республикадан чыгып китүгә хәлләр әле ярыйсы: күрше татарлар алдында оятка калмыйк, диепме, әллә табигый тырышлыклары аркасындамы, Чуашстан авыллары «ничава гына» күренә, йортларында газ бар. Аларга чиктәш Түбән Новгород өлкәсе районнарында да тормыш, сүлпәнрәк булса да, кайный. Ә менә аннан ары киткәч… Еллар буе эшкәртелмәгән кырлар, төнлә узганда бер йортында да ут янмый торган авыллар, күзгә бәрелеп торган хәерчелек. Шәһәрләре дә Совет елларындагы пычрак, ярым җимерек Казанны хәтерләтә.

Һәм бу мескенлек арасында, күзне чекерәйтеп, гадәттә, бик мәһабәт биналар калкып тора. Яңа сәүдә комплекслары, элиталы торак йортлар яки заманча заводлар түгел – ә чиркәүләр. Шул бер чиркәү бөтен авылыннан 10 тапкырга кыйммәтрәк торадыр, дип тә уйлап куйдым берсендә. Ярый әле аңа халык гыйбадәт кылырга йөрсә. Һәм биредә Русия менталитетының чын асылы чагыла, минемчә.

Әйе, ясалма купшылык илебез өчен бик хас нәрсә. Моны без дәүләт дәрәҗәсендә дә, көнкүрештә тә күзәтәбез. Очын-очка ялгый алмаган кешеләр кредитка чит ил машинасы ала, «Айфон» белән йөрүчеләр эштә «Доширак» токмачы ашый, халкы ачлы-туклы яшәгән ил Олимпиадалар уздыра… Православ динендә булган ватандашларыбызның Аллаһ йортларын зиннәтле итеп төзергә омтылулары да – әлеге дә баягы менталитетның бер чагылышы гына. Шул ук христиан диненең башка конфессияләрендә без моны күзәтмибез: аларның чиркәүләре (тарихи әһәмияткә ия зур храмнарны исәпкә алмасак) «кычкырып тормый», тирә-як йортлардан үзенең зиннәтлеге белән аерылмыйлар. Аның каравы, авыллары, шәһәрчекләре гөрләп тора – хәлле ихаталар, тигез юллар, урамнары яктыртыла, чисталык, матур кырларында заманча авыл хуҗалыгы техникасы йөри.

Ислам диненә килгәндә, бездә дә авыл мәчетләрен, гадәттә, бик җыйнак, артык акча түкмичә төзиләр. Ә монда… Чиркәү саен шедевр.

Ул гыйбадәтханәләрне җирле халыкның күмәк көче белән төзегәннәр, дип уйламыйм. Әйткәнемчә, хәтта үз хуҗалыкларын сатсалар да, андый чиркәүнең нигезен булдыруга гына хәлләре җитәр иде ул авылларның. Димәк, иганәче тапканнар. Шул җирлектән чыккан берәр «мәртәбәле кеше» булгандыр ул, йә булмаса губернатор кушуы буенча «изге эшкә» алынган берәр олигархтыр. Халык йөрерме анда, юкмы – әһәмиятле түгел. Иң мөһиме – ялтырап торсын, узып китүчеләр аннан таң калсын. Соң, мин әйтәм, шул акчаларга асфальт җәеп, урам фонарьлары куеп, йортларга газ кертеп, авылдан «кәнфит ясарга» мөмкин бит. Һәм кечерәк кенә булса да, матур бер чиркәү салырга да калачак әле. Менә шунда ихластан «Аһ!» итәр иде бөтен кеше дә. Ләкин мондый эшләр Русиядә изгегә саналмый, күрәсең.

Сәяхәт вакытында бездә дин дәрәҗәсендә үк торган тагын бер өлкә барлыгына инандым – ул да булса спорт. Тик массакүләм, халыкны шөгыльләндерә торганы түгел, аерым спортчыларга миллионнар түләп, шоуга әйләнгәне. Череповец, Ярославльләрдә юлыбыз заманча боз сарайлары яныннан узды. Янәшәдә генә совет чорында төзелеп, шуннан бирле ремонт күрмәгән күп фатирлы панель йортлар, хрущевкалар тора…

Менә шундый илдә яшибез.

Сәет ХӨСӘЕНОВ

Комментарии