Төш күрдем

Төшләр, төшләр! Ниндиләре генә юк. Елатып, көлдереп, хәтта бик нык куркытып уята торганнары да бар. Аларның күбесе нигә юрасаң – шуңа. Бигрәк тә иртәнге якта күргәннәре дөрескә туры килә.

Кайбер кешеләр, төшләрне бик сирәк күрәбез, ә кайберәүләр, төш күрмичә йоклаган төнем дә юк, диләр.

Мин дә төшләрне көн дә күрүчеләр рәтендә. Алар бик күп, берничәсен генә языйм әле.

Үзем белгән бер ханымның кызы юкка чыкты. Айлар үтте, бер ел… Мин төш күрдем. Төркиягә барганмын икән. (Минем анда булганым юк.) Югалган кыз юлымда очрады. «Апа, әнигә әйт, мин исән-сау, хәзергә Төркиядә», – диде дә юкка чыкты.

Бу төш турында кызның әнисенә сөйләдем. Ун ел үткәч, югалган кыз әнисе янына исән-сау кайтты.

Быел җәй аенда тагын бер төш күрдем. Актанышка барганмын икән. Иң беренче безгә ботка ашаттылар. Аннан соң, бер генә кулланылышлы капка өч аш кашыгы бал салып, авызын бәйләделәр дә һәммәбезгә бүләк иттеләр. Бу төш турында иртәнге сәгать алтыда иремә, сәгать сигездә дус хатынга сөйләдем. Ә инде сәгать унга, миңа Актанышка барачагымны җиткерделәр.

Казаннан ике зур автобуска утырып килгән кунакларны, Мамадышның «Ак калфак» оешмасы әгъзалары, табигатьнең иң матур җирендә, челтерәп аккан җиде чишмәле яр буенда пылау ашатып, тәм-томнар белән чәй эчертеп, озатып калдылар.

Ә Актанышның Тәләкәй авыл җирлегендә һәрберебезгә бал бүләк иттеләр. Бу төшем турында алдан кешегә сөйләмәгән булсам, бер кеше дә ышанмас иде.

Күргәннәремнең барысын да язсаң, бик күпкә китә. Кыскача гына язам. Биш сумлык тимер акчалар күрсәм, көтмәгән җирдән байлык; идән юсам – юл төше; бура күрсәм (кемнең хуҗалыгында) – мәет чыгасын көт тә тор. Бәрәңге чүпләсәм – сүзгә; салам күрсәм –кайгы-хәсрәт; чи ит күрсәм – чиргә; янгын күрсәм – сөенечкә; эт таласа кем беләндер сүзгә килергә туры килә. Тизәккә бассам – уйламаган җирдән керем була.

Тешләрем коелып, кулыма алсам – сөенечкә, җиргә төшеп китсәләр, көенечкә була.

Үзем белгән берәүләргә бик нык, озакка сузыла торган кайгы килде. Мин аларны төштә күрдем. Өй түбәләре янып бетте. Төшемне үземчә юрап, аларга сөйләдем. «Курыкмагыз, хәсрәтегез озакка сузылмас. Төшемдә өегезнең түбәсе генә янды, өй эченә кермәде», – дидем. Чынлыкта, юраган төшем дөрескә чыкты.

Менә бүген дә төшемдә гөл бүләк иттеләр, үзем дә чәчемне бик матур итеп үреп куйдым. Нигә булыр?

Төшләрнең кайберләрен юрамаска, тизрәк онытырга тырышасың. Ә инде ниндидер яхшы йә булмаса ниндидер вакыйгалар белән очрашсаң, төшемдә кисәткәннәр иде, дип уйлап куям.

Һәрберегезгә тыныч йокылар, бары тик шатлыклы вакыйгаларга гына юрала торган төшләр керүен теләп,

Рафилә ФӘТТАХОВА,

Кукмара

Комментарии