Кыргый Эльтон, виноградлы Соль-Илецк

Кыргый Эльтон, виноградлы Соль-Илецк

Үткән елның җәендә Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәреннән икеле-микеле хисләр белән кайтып кергән идек. Дөрес, сәфәребез безне беразга гына булса да ял иттерде үзе. Көндезләрен ялт итеп кояш балкып кинәндерсә, андагы күп сулыклар бары кичкә таба гына ак болытларны тартып китереп, кыска вакытлы яңгыр тамчыларын биетеп ала иде. Дым җитәрлек булганлыктан, фатир хуҗабикәләре берсеннән-берсе уздырып роза чәчәкләре, виноградлар үстерәләр. Көне буе тоз күлләрендә манчылып каешка әйләнгән керләреңне киптерергә элгәнеңне тәрәзәдән күреп калсалар, тозлы су ишегалдындагы үләннәрне корыта, дип шелтә дә ясап алалар.

Туристларга ял итү өчен фатир хуҗалары бөтен уңайлыкларны тудырырга тырышканнар анысы. Тик төп дәвалану күлләре территориясендә оештырылган шартлар йөз мәртәбә артыграктыр. Һе, эшләмичә карасыннар, көн саен ничә йөз сум түләп керәбез ич монда, дип әйтеп алды бер әңгәмәдәшебез. Тоз күлендә басып торып (нигәдер күпләр басып кына торалар) күзәнәкләрне әчеттереп арыганнан соң, суы майга тиң каршы яктагы «кортлы» күлгә кереп чумасың. Кызыл күбәләк канатларын хәтерләткән бу нәни бөҗәкләр һич чиркандырмыйлар, суга өстәмә бизәк кенә бирәләр кебек. Ике күлне кисеп утырган басмада буйдан-буйга сузылган ачык һава кафеларыннан килгән баллы-майлы исләр судан тартып чыгаралар бер мәлне. Ак тешләрен күрсәтергә теләгәндәй елмайган аш-су осталарының пылаулары, самсалары, пәхләвәләре өчен рәхмәт әйтеп, бүгенгә тагын җиңеләйгән акча янчыкларыбызны кыстырып, «грязь» күленә юнәләбез. Агачтан әле яңа гына җыйнак итеп ясалган җәяүлеләр юлы сузылган сузылуын, тик яныннан мультфильмнарда гына күренә торган уенчыкны хәтерләткән сары «паровоз» йөреп торганда, нигә тәпиләп интегергә. Бәясе дә илле сум гына. Ул күлдә коенучы юк, кара ләмгә сыланып басып кына торасың. Тәвәккәлрәкләре уртагарак кереп ләмнең дегет кебек иң карасын, майлысын алып чыгып бирсәләр, бүген дәваның йөз процентын алгансың дип исәплә. Кайтышлый, бернинди тозларга катнашы булмаган йомшак сулы күлгә дә сугылып аласың. Тик йөзәргә өйрәнергә теләп уртага керергә киңәш итмәс идем, шактый тирән урыннары бар. Шушы маршрутка хыянәт итмичә, ялыбызның һәр көнен файдалы үткәрергә тырыштык. Иртәнге базардан кәрзин тулы авыл ризыкларын җыеп кайтулар безнең сихәтебезне баетты, гәүдәләребезне тагын да түгәрәкләндереп җибәрде.

Бер танышымның танышы 2000нче елдан бирле кара ләм белән сыланырга барып кайта икән, тик еракка… Эльтон күленә. Без дә, чагыштыру өчен генә булса да, әлеге юнәлешкә билетлар алырга ашыктык. Саратов шәһәрендә дүрт сәгатьлек тукталыш ясагач, икенче вагонга күчеп утырдык. Озакка сузылган буш вакытны кыскартырга теләп, тәрәзәгә карап барасың, ә анда кояштан саргайган үләннәр, яңгырга сусап утырган агач-куаклар озатып кала. Чү, ниһаять, бик еракта җәйрәп ялтырап яткан иксез-чиксез күл күренеп калды… Менә тиздән тиешле станциядә төшеп калдык. Монда, берсеннән-берсе уздырып, туристларга фатир тәкъдим итеп торучылар юк. Ак тышлы бер типтагы өйләрнең һәр тәрәзәсе эчке яктан фольга белән капланган. Бу – кояштан качуның бер чарасы икән. Йорт хуҗалары чыгып, һич иренмичә, кунакларга торырга әзерләгән яшәү шартларын күрсәтеп йөриләр. Эльтон күленә һәр көн барып кайту өчен таксист та тәкъдим иттеләр, чөнки ара ерак – 5-6 км чамасы. Торак пунктта һәр өч кешенең икесе казах, тик ни өчендер бик теләп үзләренә урыс кушаматлары алганнар, бәлки килгән-киткән кешеләрнең хәтерләренә тизрәк кереп калу өчендер инде. Русчаны руслардан да шәбрәк сиптергән Алексей машинасына дүрт кеше төялеп, беренче мәртәбә серле күлгә кузгалдык. Машинадан төшкәч тә, күзләр ирексездән зәңгәр сулы күлне эзлиләр. Тик никадәр ерак барсаң да, очсыз-кырыйсыз ак өсле баткаклык, ара-тирә очрап куйган суга тиеп киткән саен, аякны чеметтереп ала. Шул чаклы күп чакрымнар үтеп шушы сазда ятарга килдемме мин монда, дип кычкырыплар елыйсы килде бер мәлне.

Изображение удалено.

Менә ак киңлектә акрын гына кыймылдаган таплар күренә башлады. Үз җайлары белән генә килүче кешеләр, ягъни безнең кебек туристлар булып чыкты алар. Авызлары ерык, тәннәре сөтсез кофе төсенә кергән, кулларында пластмасс чиләкләр. Кичә сазда казып калдырган чокырларын эзлиләр, кояш кыздырганчы, шунда җыелган суга кереп ятарга кирәк, аннары кара ләмне сылап басып торсаң да була. Кешедән калышмаска теләп, без дә бу сәер дәвалану сеансын үтәдек. Өстеңдәге кара ләмне сылап төшерү өчен кырыйдагы кечкенә күлгә ашыкмаска кирәк. Кояш астында эрегән тозлардан рапа дигән сыекча хасил була, шуның белән тәнеңне чын-чынлап майларга кирәк, әчеттерүенә түзә алсаң, әлбәттә. Кайту юлында күкертводородлы чишмәгә сугылмыйча калма. Аның суын Есентуки суы белән чагыштырырга була. Ә чишмәне каплап диярлек үскән үләннәрдән килгән хуш истән башың әйләнеп китәргә мөмкин. Бу яклардагы әрем шундый үзлеккә ия икән. Эсседән битеңне яшерергә тырыша-тырыша, күкертводородлы күлнең үзенә дә килеп җитәсең. Ә инде сәгать уникеләргә фатирыбызга кайтып ятарга ашыгабыз. Дүртләргә кадәр урамда күренмибез, чөнки бу якларның җиленә кадәр кайнар, өтеп алырлык. Кичләрен тагын күл тарафына, тик коенырга түгел, ә гаҗәеп зур булып батып барган кояшны фотога төшереп калырга ашыгабыз. Кайтуыбызга безне балдай тәмле карбызлар көтеп тора. Волгоград карбызлары, кабу белән, авызда эреп китәләр.

Дегет кебек кара майлы ләмне, энәгә тиң эре тозны, кайнар җилне сагынып, Эльтонга быелгы сәфәребезне бер айга алданрак башкардык. Яраткан китапны укыган саен яңа яктан ачкан кебек, Эльтонның да уңай якларын ача бардык. Бу юлы ул безне санаторийның яңа гына ачылган икенче бинасы белән шаккаттырырга теләде. Дөрестән дә, анда үзеңне бер шәһәрчеккә килеп эләккән итеп тоясың. Элек ләмне сылап кына дәваланган булсалар, монда хәзер ләмле душлар да бар. Тик тора-бара бу гаҗәеп уңай шартлар туйдыра башлый, күңел Эльтонның кыргый киңлекләренә, серле табигатенә тартыла.

Ләйсән ДИМИЕВА,

Казан шәһәре

Комментарии