Догадан күргән шифа

Тормышта төрле вакытлар була. Үз гомерендә авырлыкка тарыгач, кул күтәреп, Аллаһыдан ярдәм сорамаган кеше бармы икән ул? Кул күтәреп булмаса да, күңеленең бер почмагында иман, димәк, Аңа ышану дигән нәрсә һәркемдә бар дип исәплим. Ә шул догалар ярдәмендә кире яшәү көче тапкан, тормышка башкача карый башлаган, бирешмәс авыруларын җиңгәннәр турында беләсезме? Минем танышларым арасында бар андыйлар.

Гөлфирә апа гомере буе кеше арасында кайнаган, чая, тиктормас хатын. Халык «ут борчасы» ди андыйлар турында. Шул апага яшьнәп яшәр чагында «начар» авыру дигән диагноз куя табиблар. Азган формада дип, күкрәкләрен дә кисеп ташлыйлар. Операцияләр кичереп, химия курслары алып өенә кайтканда, иң якын кешеләре дә танымаслык булып үзгәреп, ябыгып, кибеп беткән була ул. Инде үләр көннәрне санап ятарга гына калды дияр идең, күңел андый түгел. Ниндидер тылсымга ышана ул. Әкренләп догалар өйрәнә, намазга баса, якыннарын да өйрәтә Гөлфирә апа. Намаз саен дога кыла, саулык сорый. Инде менә 15 елдан артык җир җимертеп эшли, яши бу ханым.

Факил абыйның да авыру тарихы моңа охшаш. «Начар» авыру диагнозын аңа шулай ук авыруы азган чакта куялар. Бирешә-бирешми дип уйнаган бизмәннәр үлчәвен ул бирешмим әле дигән якка күчерә. Аллаһыга ышануы алга барырга көч бирә аңа. Кайчандыр әтисе мөәзин булса, хәзер үзе бик теләп башкара бу эшне. «Кычкырып азан әйтү тамакта булган яман чирне җиңде бит», – дип әйтә ул.

Моннан дүрт-биш ел элек кызымны өшкертергә дип, Фәрит хәзрәт янына баруым искә төште әле. Коръән сүрәләре укып күз тиюдән генә арындырып калмый, кешегә кергән җеннәрне дә чыгара иде ул мәрхүм хәзрәт. Моны үз күзләрең белән күрмәсәң, ышануы авыр икән. Эчтәге җен белән сөйләшүләр, дога укый башлагач, ул җеннең ничек борчылуы, чыгарга теләмәве, кешенең бәргәләнүе, шашынуы… Куркыныч булып китә, билләһи. Хәзрәт шул чакта: «Тәһарәтле, госелле булсагыз, «Аятел көрси», «Нәс», «Фәләкъ», «Ихлас» сүрәләрен укып йөрсәгез, җеннәрдән курыкмагыз», – дигән иде.

Без яши торган заманы шундый, бераз гына бер күңелсезлек булса күрәзәчегә, им-томчыга йөгерәбез. «Бозмадылар микән?» – дип җан тынычлыгыбыз кача. Чөнки сихер белән шөгыльләнүче, ир белән хатын, туган белән туган арасын бозучы сихерчеләр адым саен. Балабыз елый башласа да, аны күтәреп, мулла абзыйга йөгерәбез. «Өшкерә күр тизрәк», – дибез. Ә ул өшкергәнне тәһарәтләнеп үзебез өшкерә алмыйбызмы? Яки ирләребезгә кушсак, нәрсә була? (Азан әйтеп ир кеше өшкерсә, шифасы күбрәк дигән сүз бар.) Чын күңелдән укып сорасаң, Аның каршында кемнең-кем булуы мөһим түгел ләбаса.

Күптән түгел генә хаҗдан кайткан бер танышым сөйләп торды. Алар быел бер гарәп хаҗие белән дуслашканнар һәм шул хаҗи: «Намаз укыр алдыннан каршыгызга стакан белән су куегыз, укыган догаларыгызның шифасы шунда сеңәр. Бу суны күз тиеп елаган сабыйларга эчерегез яки үзегез эчегез, файдасын күрерсез», – дип әйтә икән. Чыннан да, ник болай эшләү кеше әйткәнче башка килми икән ул?!

«Җир йөзендә һәрбер авыруга дәва бар», – диләр. Эзләп табарга һәм дөрес кулланырга гына кирәк. Җан, күңел авыруларына, медицина аңлата алмаган чирләргә дәваны адәм баласы догадан, Коръәннән таба ала. Бу турыда кеше язмышлары сөйли.

Энҗе НОГМАНОВА,

Мәскәү шәһәре

Комментарии